Мәктәбебездә кунакта – кытайлылар!

Мәктәбебездә кунакта – кытайлылар!

Әле сентябрьнең 2сендә генә мәктәбебездә бер төркем төркиялеләр кунак булып киткән иде. Ә 19нчы сентябрьдә без чираттагы чит ил кунакларын кабул иттек. Болары – авыл мәгарифе проблемаларын өйрәнү буенча халыкара конференция үткәрергә килүче Кытай Халык Республикасы һәм Чабаксар шәһәре «Мәгариф үсеше һәм мониторингы үзәге» вәкилләре.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Кунаклар ишек алдында ук Мәдәният йорты каршында оештырылган үзешчән ветераннар һәм балалар бию коллективы, музыка мәктәбе чыгышын карадылар, милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз иттеләр. Башларына бүләк итеп кигертелгән түбәтәйләр, хатын-кызларның җилкәләренә салынган ак яулыклар кунакларыбызга милли рух өстәде.

Мәктәп буенча экскурсия башланды. Бу көнне мәктәп коридорындагы экспонатлар Санкт-Петербургның Эрмитажыныкыннан ким булмагандыр. Пенсиядәге укытучыларыбыз Нәфисә һәм Миңнегали абый Ганиевларның агачтан ясалган сыннары; тере почмакка урнаштырылган куян, ташбака, әрлән, әкәм-төкәм, кенәри кебек җан ияләре; музей экспонатлары кунакларда зур кызыксыну уятты.

Шушы югары дәрәҗәдәге халыкара конференцияне оештыруга күрше авыл мәктәбе, Мәдәният йорты, Авыл Җирле үзидарә вәкилләре дә җәлеп ителгән иде. Урсай урта мәктәбе коллективы рус милли ризыкларыннан бай табын әзерләгән. Кунакларны гөмбә, калтыравык, пилмән кебек ризыклар белән сыйладылар. Беренче сыйныф укучылары башкаруындагы рус биюе ямь өстенә ямь бирде. районында берәү генә булган чуаш авылы Якты күл һәм татар авылы Үчәлле вәкилләре кунакларга чуаш сәнгатен күрсәтте. Кәкре Елга мәктәбе дә татар милли мохитен оста итеп чагылдыруы белән конференция делегатларын җәлеп итте. Аларның экспонатлары арасында әйләнеп тора торган җил тегермәненә кадәр бар иде. Ә Сарлы урта мәктәбе коллективы спорт залында милли бәйрәм Сабантуйны оештырды. Районыбызның мәктәп директорлары Кытай кунаклары белән бергә капчык та киеп йөгерделәр, бау да тартыштылар, кул да көрәштерделәр, чүлмәк тә ваттылар, рәхәтләнеп татарча биеделәр. Тренер Нәфис Әхмәтҗанов өйрәткән балалар кунакларыбызга татарча милли көрәш күрсәтте.

Ике ил арасында мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга нигез салган бу проект Актлар залындагы түгәрәк өстәл артында, чәй табыны янында дәвам итте. Әңгәмәдә мәктәпләрдә заманча укыту алымнары, мәгариф проблемалары яктыртылды.

ЮНЕСКОның «Белем – бар кешегә!» масштаблы программасы кысаларында авыл мәгарифе проблемаларын өйрәнү буенча оештырылган халыкара проектның бер өлеше быел «Республиканың иң яхшы йөз мәктәбе» бәйгесендә җиңү яулаган Тымытык урта мәктәбендә үтүенә без бик шат. Бу дуслык визиты кунакларның күңелендә озак сакланыр әле.

Халидә НУРГАЛИЕВА.

Азнакай районы, Тымытык урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Комментарии