- 27.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №37 (22 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Мәскәүнең Текстильщиклар районы мөселманнары мәчетле булабыз дип шатланып йөргәндә, урындагы халык каршы чыкты (“БГ” 15 сентябрь, 2010 ел). Шуннан соң мөселманнар ярдәм сорап, Рус православие чиркәвенә мөрәҗәгать итте. Протоирей Всеволод Чаплин исә бу очракта җирле халык фикере истә тотылырга тиеш, дип саный. Аның сүзләренчә, мәчет төзү алдан ук бар тарафлар ягыннан, шул исәптән җирле халык белән дә килештерелсә, низаглы хәлләр тумый.
Ләкин Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов мәчет төзү тирәсендә мондый хәлләрнең инде ике дистә ел дәвам итүен әйтә. “Бар җирдә дә катгый рәвештә каршылык хәрәкәте бара. Халык моңа игътибар да итмәс иде. Башка объектлар, мисал өчен, рестораннар, төнге клублар, чиркәүләр төзегәндә, беркемнең беркемдә эше юк. Әлбәттә, халыкны туплап була. Мөселманнар да каршы чыга ала. Әмма без ул юлга басарга теләмибез”, – ди ул.
Христианнарның Мәскәүдә 900гә якын чиркәве булганда, ике миллион мөселман өчен дүрт мәчет кенә эшли. Быел Ураза гаетендә Мәскүнең җәмигъ мәчетенә намазга 60 меңгә якын кеше җыелган. Алар мәчет эченә һәм тирәсенә генә сыймыйча, метрога кадәр җиткәннәр. “Без нишләргә белмибез. Намаз укымаска гына каладыр инде. Алар шуңа ирешмәкчедер. Җомга намазы вакытында да 1,5 мең кеше мәчет эчендә булса, өч меңләп кеше урамда кала. Алар кышын газета куеп карга утырып, җәен кояш астында намаз укырга мәҗбүр”, – ди Аширов.
Җирле халык әлеге урында мәчет төзелсә, этләр йөртүгә зыян килер дип борчыла. Аширов сүзләренчә, бүген Русиядә мөселманнар хокукы этләрнекенә караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә килеп чыга. “Шул ук вакытта якын арада Мәскәүнең үзендә 200 чиркәү, Екатеринбургта – 50, Петербургта – 150 тирәсе, ягъни һәр шәһәрдә рәсми рәвештә чиркәү төзү планы бар. Әмма без каршы түгел. Хаҗәтләре булса, Казанга барып төзесеннәр”, – ди Аширов.
Ландыш ХАРРАСОВА
Амбицияле Кадыйров
Татарстан соңгы ике дистә елда Русиядәге мөселман төбәкләре арасында күп кенә өлкәләрдә беренче булды. Биш ел элек Европада иң зур саналган “Кол Шәриф” мәчете дә Казанда ачылды. Русиянең иң тәэсирле мөселман төбәге башлыгы Минтимер Шәймиев чорында илдәге бердәнбер ислам кино фестивале дә биш ел буе нәкъ менә Татарстан башкаласында үткәрелде.
Әмма 2007 елда Мәскәү тарафыннан билгеләнгән Рамзан Кадыйров бар көче белән Чечняне Русиянең яңа күтәрелеп килүче төбәге буларак танытырга тырыша. Ул үзенә каршы чыгучыларны бар халыкны куркыткан сугышчылары белән алып китеп газаплауларда гаепләнсә дә, аның ике сугышта җимерелгән Чечняны төзекләндерү эшләре күпләрдә хуплау таба.
– Хәзер Чечня үзен Русиянең чагыштырмача мөстәкыйль төбәге итеп кенә түгел, ә мөселман үзәге итеп тә күрсәтә, – ди сәяси күзәтүче Николай Петров.
Татарстанда Шәймиевнең сәяси җитәкчелектән китүе Кадыйровта Казанның әйдәүче ролен үзенә алу омтылышларын тагын да көчәйтеп җибәргәнгә охшый. Татарстанны ике дистә ел чамасы җитәкләгән Шәймиев бу елның мартында хакимиятне үзенә ышанычлы, әмма үзенеке кебек тәэсир көче булмаган Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
Петербургтагы Европа Университеты профессоры, сәясәт галиме Владимир Гельман: “Элек Шәймиев Мәскәүдә кайбер мәсьәләләргә басым ясый алса, Миңнехановның мондый мөмкинлекләре күпкә кимрәк. Кадыйровның бу вәзгыятьтән файдалану мөмкинлеге бар. Ул күпкә энергиялерәк һәм харизматиграк һәм ул акчаны үз ягына тартырга тырыша”, – ди.
Бу юнәлештә чираттагы адымын Кадыйров узган атнада ясап, Чечняда дөньядагы иң зур мәчетне төзү теләген әйтте.
Грозный 2008 елда ук ун мең кеше сыйдырышлы мәчет ачып, Казанның “Кол Шәриф”ен күпкә артта калдырган иде. Моңарчы биш ел рәттән Казанда үткәрелеп килгән “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман кино фестиваленең дә быел Грозныйда үткәрелү мөмкинлеге турында сүзләр йөри. Казан исә узган атнада үзенең аерым мөселман кино фестивален үткәрде. Грозныйда инде 2008 елдан бирле ислам белән башка диннәр арасында татулыкны арттыруга багышланган “Нух көймәсе” исемле халыкара кино фестивале үтә.
Кадыйров җәмәгатьчелеккә үзен хак мөселман итеп танытырга тырыша һәм Чечняда ислам кагыйдәләрен ныгыту өчен, яңадан-яңа чаралар күрә. Әмма күп кенә сәясәтчеләр фикеренчә, Кадыйров исламны сәяси һәм финанс максатларында файдалана. “Дин бүген сатулашуларда бик зур кыйммәткә ия. 90нчы еллардагы сатулашуларда исә милләт шундый кыйммәткә ия иде. Минтимер Шәймиев Мәскәүгә карата шантаж ысулы буларак бу мөмкинлекне бик нәтиҗәле файдаланды. Хәзер замана үзгә, андый сатулашуларда дин кыйммәтрәк йөри”, – ди Гельман.
Әмма Кадыйров ничек кенә тырышмасын, аның Чечняны Русиянең ислам үзәге буларак таныту теләге бик өметле түгел. Татарстан Чечнядан җир мәйданы белән дә, халык саны белән дә күпкә зуррак, икътисадый яктан көчлерәк һәм бирегә ислам да күпкә элегрәк килгән. Әлегә Казан Кадыйровның дин өлкәсендә Чечняны беренче итү тырышлыкларын тыныч кына күзәтеп килә. Шулай да июнь аенда Русиядә ислам кабул итү көнен билгеләү мәсьәләсендә беренче каршылыклар булып алды.
Гомумән алганда, бу көндәшлектән әлеге ике төбәккә зыян килгәне юк. Әмма кайберәүләр Татарстан белән Чечняның көндәшлеге ахыр чиктә аларның икесе өчен дә зыянлы, ә Мәскәүнең төбәкләр автономиясен авызлыклау тырышлыкларына файдалы булып чыгарга мөмкин дип борчыла.
Наиф АКМАЛ
Татар теле сөйләш кенә…
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Коммерсантъ” газетасына биргән әңгәмәсендә үзен тагын бер кат башкорт дип атады. Ул 80нче елларда әтисе белән шәҗәрәсен төзүен, анда ерак бабаларының берсе Караидел районының Мулләхмәт исемле башкорт авылыннан чыгуын әйтә. Шәҗәрә төзүе моңа кадәр билгеле булмаса да, рәсми булмаган чыганаклар ул вазыйфасына билгеләнгәнче Мәскәүдән белгечләр килеп, аның башкортлыгын исбатлаучы документлар эзләвен хәбәр итә. Архивларда “казыну” нәтиҗәсендә, Рөстәм Хәмитовның ерак бабаларының берсе башкорт булуы ачыкланган. Тик аның “сословный”мы, түгелме икәнлеге турында сүз юк.
Татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре Президентның барлык милләтләргә тигез каравын, һәрберсенең үзбилгеләнешкә хокукын инкарь итмәвен тели иде. Ләкин бу өметләр тормышка ашмаска охшаган. Чөнки Президент “Коммерсантъ”ка әңгәмәсендә шулай ди: “Башкортларда икетеллелек бар. Бер өлеш башкортлар көньякта таралган сөйләштә аралаша. Икенчеләре татар сөйләшендә”.
Тел диалектларга бүленә. Диалектлар исә сөйләшләрдән тора. Мәсәлән, Арча сөйләше, Туймазы сөйләше… Президент сүзләренә караганда, татар теле башкортның хәтта бер диалекты да түгел, ә сөйләше генә булып тора икән.
“Президентны техник фәннәр докторы һәм демократ карашта торучы буларак хөрмәт итәм. Ләкин, минемчә, өстән, ягъни Мәскәүдән, аңа башкорт милләтчеләре баш күтәрмәсен өчен тырышырга кушылган. Шуның өчен ул җанисәпне искечә үткәрү яклы. Моның өчен аңа безнең хокукларны инкарь итәргә туры килә”, – дип саный Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов.
“Ул башкорт дип атаган төбәкләрдә күпчелек татарлар яши. Президентны мәдәниятле, белемле кеше буларак беләм. Ләкин заманында шундый ук белемле, мәгърифәтле Шакиров, Нуриев, Ахунҗанов кебек кешеләр, вазифаларын югалтмас өчен, татарга каршы бик күп эшләр кылды. Без моның кабатлануына юл куярга тиеш түгел”, – ди Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, башкаланың Орджоникидзе районы татарлары корылтае рәисе Рәис Карачурин.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин: “Президент татар телен сөйләш дип атый. Ягъни без хәтта башкорт теленең диалекты да түгел, бер сөйләше генә. Рөстәм Хәмитов техник фәннәр докторы буларак, мондый нечкәлекләргә кереп, дөрес эшләми. Бу – филологлар, тарихчылар, лингвистлар эше. Бу Рөстәм Хәмитовның тәүге хатасы булып калсын дип телибез. Киләчәктә ул белгечләр сүзенә колак салыр дип уйлыйбыз. Моның өчен Татарстан һәм Башкортстан Президентлары тарафыннан ике як галимнәрен җәлеп итеп, төньяк-көнбатыш төбәктә яшәүчеләрнең телләрен тикшерү өчен махсус лаборатория төзү ихтыяҗы мәсьәләсен күтәрәчәкбез”, – диде.
Мөнир ВАФИН
“Сугыш уеннары”
Үткән ял көннәрендә Праганың Bila Hora бистәсендә 1620 елда булган тарихи сугышның “уены” күрсәтелде. Тамашаны күрсәтүчеләр саны 700ләп булса, аны карарга меңләгән кеше килде. Ике көн дәвамында чех халкы үз тарихына кайтты, шул чорның җыр-биюләрен карады, тимерчеләрнең рыцарь киемнәрен ясавын күрде, тарихи сувенирлар сатып алды, атта йөрде.
Bila Hora сугышы – Чехия тарихында зур борылыш ясаган вакыйга. 30 еллык сугышның хәлиткеч көрәше 1620 елның 8 ноябрендә була. Бу канлы бәрелештә чехларга дин иреге биргән таныклык көчтән чыгарыла. Чех җирләре сәяси мөстәкыйльлеген югалтып, австрияле Габсбурглар нәселе биләмәсенә кертелә. Чех морзалары милке тартып алына. Тик 1918 елда, Габсбурглар империясе җимерелгәч кенә, чех җирләре кабат мөстәкыйльлеккә ирешә. Bila Hora сугышы чехларга җиңелү китерсә дә, гасырлар дәвамында халыкның үзаңын кайтаруда зур этәргеч булып тора.
Мондый сугыш уеннары Русиядә дә үткәрелә, ләкин алар еш кына рәсми, ялган тарихка нигезләнә, патриотизм хисләрен ныгыту максатына хезмәт итә.
Узган атна ахырында Тула өлкәсендә дә Куликово сугышына 630 ел тулуга багышланган тантана үтте. Дмитрий Донской белән Мамай гаскәрләре бәрелешен чагылдырган берничә минутлык “сугыш уены” күрсәтелгән. “Уен”да Русиянең 20ләп төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да хәрби-тарихи клублар катнашкан.
Тарихка «Куликово кырындагы сугыш» дигән исем белән кереп калган вакыйга 1380 елның 21 сентябрендә булган дип санала. Алтын Урда тәхетенә дәгъва иткән һәм Туктамыш ханга каршы чыккан төмәнбашы Мамай гаскәрләре Мәскәүнең ярлыклы кенәзе Дмитрий Донской җитәкчелегендәге көчләре белән сугыша һәм тармар ителә.
Соңрак бу тарихи вакыйга русларның татар басымыннан котылу башы дип бәяләнә башлый, бу караш бигрәк тә православие чиркәве тарафыннан яклана. Русия хакимияте дә шушы карашны яклый. Мәктәптәге тарих дәреслекләре дә, нигездә, татарларны явыз басып алучы буларак сурәтли.
Кайбер тарихчылар, Куликово кырында татарлар белән руслар түгел, ә фәкать Алтын Урдадагы үзәк хакимият вәкилләре (Туктамыш, Дмитрий Донской) һәм аңа каршы чыккан фетнәчеләр (Мамай) сугышкан дип саный. Тарихчы Фаяз Хуҗин Куликово кырында зур күләмле сугыш булуына, гомумән, шик белдерә. Көнбатыштагы тарихчылар арасында хәтта Куликово кырында андый бәрелешнең бөтенләй булмавы, аны фәкать рус милли идеологиясен ныгыту өчен генә уйлап чыгарылуы турында фаразлар әйтелә.
Дилбәр ИСЛАМОВА
Фәүзия Бәйрәмова: “Бәйсезлек фикереннән баш тартмадым”
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова Татарстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итүнең 20 еллыгын, үзенең 60 яшен хөкем карарын үтәп каршылый.Фәүзия Бәйрәмованың милләтара низаг тудыруда гаепләнеп, 282нче маддә нигезендә хөкем ителүенә ярты ел чамасы вакыт узды.
– Хөкем эше сәяси күрсәтмә белән башкарылды. Бәйсезлек дигән өчен, көрәшкән өчен мине генә түгел, татар милләтчеләрен, бәйсезлек фикерен хөкем иттеләр. Аңа карап, татар зыялылары бәйсезлеккә омтылышларыннан баш тартмас дип уйлыйм. Үзем дә бу уйдан баш тартмадым. Татар халкы бер милләттән дә ким түгел, аңа үз дәүләте кирәк. Алга таба да шуның өчен көрәшәчәкмен, – дип белдерде Бәйрәмова.
Чаллы суды Фәүзия Бәйрәмовага 1 ел шартлы хөкем чыгарды. Шушы карардан соң Фәүзия ханым һәр айның икенче сишәмбесендә хөкем җәзасын үтәү идарәсенең Чаллы бүлегендә теркәлү уза. Яңадан айга бер тапкыр Чаллы милициясендә күренергә тиеш. “Таш яуса да, үлем түшәгендә булсаң да, бу шартларны үтәү зарур. Имзамны куям. Кая барсам да, гариза язарга туры килә”, – ди Бәйрәмова.
Моның өстенә язучыга 1 ел сынау шарты да бирелгән. “Сынау”ның нәрсә икәнен аңлатуны сорап, бик күп урынга мөрәҗәгать иткән ул, ләкин тулы җавап бирүче таба алмаган. Шулай да “сынау” дигәнен артык сөйләргә, артык язарга тиеш түгел дип кабул итә сәясәтче.
Шунысы да игътибарга лаек: Бәйрәмовага суд карары булганнан соң, милли хәрәкәт вәкилләренә яңа суд эшләре кузгатылу хакында хәбәрләр ишетелмәде кебек.
– Миңа җәза биреп, башкаларныкын туктатып торганнардыр, дип уйлыйм. Шулай булсын, XVIII гасырда Батырша хәзрәтне җәзалаганнан соң, күп кенә мөселманнарга бераз җиңеллек килә, хөкем эшләрен туктатып торалар. Лидерларны хөкем иткәч, империя бераз тынычланып тора, тарихта бу билгеле. Әмма моңа карап тынычланырга ярамый, дигән фикере бар язучының.
Кайбер кешегә авыр шартларга эләккән очракта илһам килә, иҗади эшчәнлеге бермә-бер көчәя. Хөкем карары Фәүзия Бәйрәмованың хезмәтен көчәйтүгә дә этәргеч биргән икән.
– Шушы 6 ай эчендә гаризалар язып, Вологда, Чиләбе, Оренбург һәм Свердловск өлкәләре архивларында эшләдем. Авылларда татар җәмәгатьчелеге белән очраштым. Шулай да булды: биредәге татар авылларына бер баштан мин, икенчесеннән башкортлар килеп керә иде. Алар җанисәп алдыннан татар авылларын башкорт авыллары итеп күрсәтергә тырышса, мин дә халык белән очрашуларда сүземне әйттем. Хөкем иттеләр дип, кул кушырып утырмыйм. Элеккегә караганда да күбрәк язам. Әле генә “ГУЛАГ – яралы язмышлар” дигән китабым чыкты. Хөкем эшләренә кагылышлы тагын бер китап әзерлим. Әмма 60 еллыгыма әдәби әсәрсез киләм, – дип борчыла язучы.
Фәүзия Бәйрәмованың әйтүенчә, Чаллы судының хөкем карары аның яклаучысы тарафыннан халыкара судка яңадан карау өчен тапшырылган.
Гафиулла ГАЗИЗ
Комментарии