Күрәчәктән качып булмый…

Бәла агач башыннан түгел, адәмнекеннән йөри, диләр. Бу кисәтү туктаусыз башымда бөтерелә. Күңелем, ихластан, Аллаһы сакласын, дип тәкрарлый… Түзмәдем, юлга чыктым…

районының Сасмак авылы. Тау башыннан ук үзәнлеккә таралып урнашкан. Матур авыл. Көне дә нинди бит: чалт аяз. Быелгы җәй көйдергән табигать яшәрергә азапланып ята. Тик инде соң, алтын-сары төс иңдереп, көзнең хуҗа булып ятышы.

Сул якта зират кала. Юлдан күренә: анда кемнәрдер кайнаша, димәк, баланың соңгы сыеныр урыны әзер. Котчыккыч хәсрәт килгән нигезнең кайсы урамда икәнен дә сорашып тормаган идем. Күңелем ялгышмый туп-туры шунда алып бара. Әнә бит никадәр … Сабантуй мәйданына җыелганнармыни! Арырак халык тезелешеп баскан. Урамга да сыярлык түгел, ахры. Машинамны туктатып, мин дә сиздермичә, кыенсынып кына шул халыкка килеп кушылдым. Кешеләр баш кагышып исәнләшә дә күзләрен аска төшерә. Күтәрелеп карарга, нидер сорарга кыюлык җитми… Ул арада колашага сабыйны алып чыгып та салдылар. Ирләр дә кыенсынып кына күз яшьләрен сөртергә тотынды. Җеназа сабыйның соңгы сукмагы буйлап алга кузгалды.

– Балам! Мин сине болай китсен өчен таптыммыни! – дигән үзәк өзгеч тавышка борылып карадым. Әниседер, дип уйладым. Янында гына атлап түгел, янәшәдәгеләргә асылынып диярлек икенче бер ханым бара. Урам чатына кадәр шулай озатып калдылар…

Юк, бу күренешне сөйләсәләр, колакның тыңлыйсы килмәс иде. Ә монда кичерәләр, үз башларыннан.

Күз алдына китерә торган түгел шул соңгы 3 көн эчендә Сасмакта булган хәлләрне. Сөйләсәң дә ышанмаслык, чәч агартырлык хәлләр…

ӨМЕТ ӨЧ КӨН ЯШИ

Изображение удалено.

…Узган пәнҗешәмбедә урамга чыгып киткән 3 яшьлек Динарны күз уңыннан югалта Люция апа. Әле генә монда булган оныгын эзләп, ары чаба, бире чаба ул. Гөнаһ шомлыгына каршы, кызы да өйдә түгел. Отпускыда булса да, район үзәгендәге эшенә – фондына чакыртып алганнар. Очраган кешеләр дә тынычландырырлык хәбәр ишеттерә алмый. Нәтиҗәдә, сабыйны эзләргә бар авыл кузгала. Район үзәгенә хәбәр ителә. Күрше авыллардан, 5 мәктәптән киләләр. Капшап диярлек бар тыкрык, басу актарыла. МЧС вәкилләре, хезмәткәрләре эшкә керешә. Водолазлар чакыртыла. Каршыда гына шактый тирән су бит… Һәркемдә әле бала исәндер дигән өмет бар. Өстәвенә, әле анда, әле монда күргәннәр икән, дигән хәбәр җиткерүче “белдеклеләр” дә табыла. Күрәзәче-экстрасенсларга баралар. Алар да: “Сау-сәламәт ул, табылачак”, – дип өметләндерә. Соңгыларының шарлатанлыклары шунда күренә дә инде. Хәер, ялган мәгълүмат җиткерүчеләр нинди гөнаһ кылганнарын аңламый булса кирәк. Ул бит кадерле вакытны исраф итү…

Ә бу вакытта сабый каршыдагы берничә метр ераклыктагы инештә су төбендә ята… Водолазлар шимбә көнне тартып чыгара үзен. Тал куаклыклары баскан, агач тамырлары белән челтәрләнеп беткән болганчык суда сабыйны табу кыен шул. “Кулларын, аякларын нәкъ ана карынындагы кебек җыеп куйган иде”, – диделәр миңа, күз яшьләрен сөртеп. Сабыйның инстинктив хәтере онытырга өлгермәгәндер шул әле әнисенең күкрәк астындагы чагын…

“КАРТЛАР ҮЛЕМ КӨТӘ, ЯШЬЛӘР ҮЛЕП КИТӘ…”

– Зиратта яшьләр күп ята, – дим, янымда торган өлкән яшьтәге Дәүләт абыйга. Хәер, бу бүген Сасмак өчен генә хас түгел. Зиратларда яшьләр кабере тезелеп киткән, анысы. Сүз ялгансын өчен генә әйтүем иде…

– Фаҗигале үлемнәр ешайды шул, – дип, минем белән килешә Дәүләт абый. – Суга батып үлүчеләр дә, машина белән бәрелүчеләр дә, энем, асылынучылар да күп хәзер. – Дәүләт абый бармагын бөгә-бөгә санап китте. – Мин белгәннәр генә дә 30лап кеше чыга бугай, – диде ул.

– Ярар, безнең гөнаһлар да бар. Сүгенәбез дә, ә менә бу сабыйның күңеле бит чип-чиста, – дип сүзгә кушылды, исемен әйтергә теләмәгән абый.

– Шулай бала җирләп йөр инде, – дип уфтанды икенчесе.

Зираттан кайту юлында җеназа йоласын үтәтүче хәзрәт вазифасын башкарган Нияз белән сөйләшәм, үлем-китем күпме булуы хакында сорашам. Ул күрше авылдан икән. Берничә авылга шулай кирәк булганда килеп, булышып йөри. Әле бу гаиләгә туган тиешле дә, ди.

– Булгалап тора шул. Бу авылда мәчет юк. Күршеләрдә бар. Аракы белән дус булганнар да юк түгел. Шул зәхмәт тә кыскарта инде гомерләрне, – дип бүгенге кыйбласызлыкка ачынып сөйләп китте ул. – Ә бу сабый турында язарга уйласагыз, бик җайлап кына яза күрегез инде. Олы хәсрәт бит. Язмыштан узмыш юк. Барысы да Аллаһы кулында. Баланың әнисенә, әбисенә, туганнарына бик кыен. Аллаһы сабырлык бирсен. Күрәчәктән качып булмый шул. Әле менә үзебезнең әти дә больницада бакыйлыкка күчте. Вакыт җитсә, та ярдәм итә алмый…

ДИНАР СУДАН КУРЫККАН, ӘММА СУ АЛГАН

Башына олы хәсрәт ишелеп төшкән кешегә иң зур ярдәм – аның янында булу, кайгысын уртаклашу. Мин дә ятим калган ана белән әбине күрергә дип, өйгә үттем. Әбисе Люция апа белән әнисе Илсөя янына алып керделәр. Люция апа танып алып, кочагыма ташланды.

– Ничек, киләсе иттең, энем. Җыештырып яза белмим. Бар булышучыларга рәхмәтемне язып чыксаң иде. Районнардан килделәр бит. Биектау халкына, авылдашларыма, булышкан мәктәпләргә, аерып кына әйтә дә алмыйм, бик күп килделәр, зур рәхмәт. Кызымның эш урыныннан бик булыштылар. Хәсрәтебезне бар да уртак итеп кабул итте. Карап бетерә алмадым ич улымны, – дип өзгәләнергә тотынды Люция апа.

– Язмыштан качып булмый шул, Люция апа. Алай ярамый. Гаепләмәгез үзегезне. Бу гөнаһ. Күрәчәк үзенекен итә, барыбер гүргә сала, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Үзебез дә әнә узган ел бик якын 4 кешебезне рәттән озаттык. Берни эшли алмадык, – дип сөйләп киттем, кайгыдан сыгылган анага.

– Балакаем, ничекләр генә су буена барды икән?! Судан курка иде бит ул, – дип сүзгә кушыла Динарның әнисе Илсөя дә.

Хәсрәткә күмелгән кешене юатырлык сүзләрен дә табып булмый бит ул. Динарның рәсемен сорап алып, саубуллашып, исәнлек теләп чыгып киттем. Урамдагы ирләрдән бәхетсезлек урынын күрсәтүләрен сорадым. Люция апаның улы, Илсөянең абыйсы Айрат басманы күрсәтте. Су кимегән. Басма биегәйгән. Бала шунда иелеп кулын юды микән, уенчыгын төшереп җибәргәнме – моны инде белә алмыйбыз. Су аны үзенә тартып алган.

– Яшенә караганда зур күренде ул. Аңа 3не түгел, 5 яшь бирәләр иде. Бик тере булды. Әни артыннан өлгерә алмый. Сеңлем эштә булганда, әнием белән кала иде. Яраттыра белә иде ул, – ди Динарның абыйсы Айрат.

Әйе, туйганчы яраттырырга да, көйсезләнергә дә өлгермәгән, әле куеннан чыкмаска тиешле сабый бүген гүргә иңдерелде.

Сасмакта балалар бакчасы юк. Балалар аның әти-әнисенә генә кирәк шул, дәүләткә, хакимияткә түгел. Аннан 18 яше җиткәндә (әти-әнисе төн йокысын калдырып, сәламәт итеп үстерә алса) исенә төшерәләр: дәүләт алдындагы бурычыбыз – армия бар ич…

КҮРӘ КЕШЕ БАШЛАРЫ…

Авылда өч ел элек 4 бала туган. “Хәзер икесе генә калды”, -диделәр миңа. Динарга кадәр дә бер бала вафат булган. Инде менә Динарны да бу фани дөньядан вакытсыз китеп барган Гөлнара апасы үз янына алды. Люция апаның кызы Гөлнара Ибраһимова энесе Динар туганчы ук 31нче туган көнен уздырып 9 көн үтүгә, фаҗигале төстә үлеп китә. Аны юксыналар. Каберен чәчәкләр бизи. Хәзер менә энесе белән янәшә яталар. Киләсе язда, 9 апрельдә Динарга да 4 яшь тулган булыр иде. Аның да каберен чәчәкләр бизәр.

– Бик күпне күрде инде Люция апа да, Илсөя дә. Монысы өсте-өстенә артык зур булды шул. Бер килсә килә бит ул. Илсөя олыгаеп кына тапты Динарны. Сабырлыктан аермасын инде. Шул суда Илсөя белән бергә коенып үстек бит без, – диде миңа авылдашы Гөлнара.

Моннан берничә ел элек күренекле шәхесебез, академик Индус Таһиров белән сөйләшеп утырган идек. Ул шушы авылда Люция апаларның күршесендә генә йорт тергезеп, авыл тормышы белән яшәп ята икән. “Каршыдагы инештә җәен генә түгел, кышын да су керәм”, – дип, серен дә чишкән иде әле. Галим судан сихәт тапкан. Кызганыч, су сихәт кенә түгел, бәла да китерә шул. Уттан, су афәтләреннән үзе сакласын иде.

Кайткач, 11 айлык оныгыбыз – Мәрьямне бик озак алдымнан төшермәдем. Бала хәсрәтләре күрсәтмәсен… Киңәш бирү – бер хәл, ә менә башыңнан кичерү – икенче. Хәсрәтен биргән икән, Хак Тәгалә чыдарга сабырлыгын да, көчен дә бирсен иде. Бу гаиләгә ишелеп килгән кайгыларын уртаклашабыз…

P.S. Илсөяләрнең якты хыяллары булган. Биектауда фатир алып, шунда күчәргә җыенганнар.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

- Биектау-Сасмак–.

Комментарии