- 27.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №37 (22 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Быелның декабрендә Казан метросының “Кәҗә бистәсе” станциясе ачылачак. Шулай итеп, җир асты юллары тагын 2,5 чакрымга озыная. Октябрь аенда ук яңа вагоннар алып кайтып, пассажирлар ташырга әзерләячәкләр.
Кызлар кырыслана
Казандагы Беломор урамында көндезге өчтә милиция патруле урам буйлап баручы шәрә үсмер кызга тап була. Туктап хәлне ачыклагач, аны иптәш кызлары кыйнаганы, әйберләрен тартып алып, анадан тума чишендереп өенә кайтарып җибәрүләре мәгълүм була. Мәсхәрә итүче өч үсмерне шунда ук тоткарлыйлар. Аларның иң олысына – 20, иң кечесенә 14 яшь булып чыга. Хәзер җинаять эше кузгатылды.
Әнисен үтергән
Түбән Кама шәһәре вәхшилек хакында ишетеп, “аһ” итте. 46 яшьлек ир-ат 72 яшьлек әнисен үтергән. Ул анасына биш тапкыр пычак кадый. Әлегә мондый кансызлык сәбәпләре ачыкланып кына ята. Ир-атны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, ул кулга алынды.
Кыйммәтле көнчелек
Узган шимбәдә Дю Солей циркының кичке тамашасы күрсәтелеп бетми, артистлар һәм халыкны эвакуациялиләр. Эш шунда ки, милициягә бер бәндә шалтыратып: “Циркта бомба, ярты сәгатьтән соң күккә очырам”, – дип яный. Бомба табылмый, әлбәттә, ә менә “телефон террорчысын” эзләп табалар. Ул циркка киткән хатынына үч итеп, исерек баштан шулай иткән икән. 30 яшьлек көнчегә хәзер 3 елга кадәр колония яный. Моннан тыш, Дю Солей циркы өзелгән тамаша өчен чыгымнарны да түләтмәкче. Ә ул 15 миллион сум чамасы.
Бәрәңгегә файдасы
“Әбиләр чуагы” вакытында Татарстандагы бәрәңге һәр төптә 150 граммга арткан. Бу хакта галимнәр хәбәр итә. Әле кайчан гына гектарыннан 30 центнер уңыш җыелса, хәзер ул 42 центнерга җитә икән. Шуңа күрә “икенче икмәк”не августта ук җыймый сабыр итүчеләр откан гына. Ә менә Белоруссиядән кайтарылган бәрәңге радиация белән зарарланган дигән сүзләрдән белгечләр көлә генә. Тикшереп караганнар – зыянлы нәрсә юк, ди. Бәрәңге кебек үк әһәмиятле булмаса да, базарларда сатылучы гөмбәләр дә санитар табибларның күз уңында. Чуашия һәм Югары Осланда җыелганнарында авыр металлар табылган.
Халык санын белербезме?
Татарстанда октябрьдә үтәсе халык санын алучылар Татарстанстат белән контрактларын өзеп, эшләүдән баш тарта. Бу – аларга йөкләнүче вазыйфаларның артык катлаулы булуына бәйле, диләр. Аннан соң, кара көздә пычрак ерып дистәләрчә чакрымга йөрү дә ансат түгел – кайбер районнарда машиналар бирелмәгән. Әле бит усал этле, биек капкалы коттеджлар ишеген кагасы да бар. Кешеләр сан алучыга ишек ачмаска да хаклы. Дөрес, узган юлы андыйлар ил күләмендә 30 мең кешедән артмаган, аларның исем-фамилиясе, туган елларын паспорт өстәлләре аша гына белгәннәр. Татарстанда халыкны сан алуда актив катнашырга чакыралар. Бигрәк тә ике графаны тутырганда, игътибарлы булырга кирәк – милләт һәм туган тел дигәннәрен.
Азәрбайҗан – милләтме?
Татарстан Прокуратурасы судка мөрәҗәгать итеп, республикада оештырылган азәрбайҗаннар профсоюзын юкка чыгаруны таләп итә. Юристлар азәрбайҗанның һөнәр түгел, милләт булуын, ә профсоюз һөнәри берлек икәнлеген искәртә. Моннан соң тегеләре, Уставка үзгәреш кертеп, профсоюзга “азәрбайҗаннар кабул ителә” дигән сүзләрне “Русия гражданнары” дип куйган. Ләкин профсоюзның исеме элеккечә – азәрбайҗаннарныкы булып калган. Хәзер янә суд юлын таптыйсы. Профсоюз оештыручыларга: “Сезнең Казанда милли-мәдәни мөхтәрият бар бит”, – дигәч, “Алар җыр-бию оештырып кына ята, без милләттәшләрне юридик яктан якларга телибез”, – дип җавап биргәннәр.
Мәңге янарга…
Русиядә янгыннар туктарга уйламый – гарасат Ульян өлкәсенә килеп җитте. Бу юллар язылганда, кызыл әтәч 60 гектарлап мәйданда котыра иде. Көчле җил аркасында аны авызлыклап булмый. Җирле хакимият авылларга куркыныч янамый дип ышандыра. Хәзер ут белән 600 кеше көрәшә, аларга күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә кушылган.
Өч ятимнең берсе кайтарылган
Русиядә балалар хокукларын яклаучы Балалар фонды башлыгы Альберт Лиханов сүзләренә караганда, ятимнәр йортыннан тәрбиягә алынган һәр өч баланың берсе, ягъни 30 меңе кире дәүләт оешмаларына кайтарылган. Яңа ата-аналар бу балалардан, аларны карау өчен дәүләттән акча вакытында җибәрелмәү сәбәпле баш тарткан, дип хәбәр ителә. 2008 елдагы глобаль икътисадый кризис аркасында Русиядә ятим балалар өчен түләүләр кимеде.
Рәсми саннарга караганда, бүгенге көндә Русиядә икенче Бөтендөнья сугышы чоры белән чагыштырганда да ятим балалар саны югарырак. Илдә балалар йортында 700 меңләп ятим тәрбияләнә. Бу Русиядәге бөтен балаларның – 20%.
100 мең кеше эшсез кала
Русия Президенты Дмитрий Медведев дәүләт хезмәтендә эш урыннарын кыскарту турында киңәшмә уздырды. “Кыскартулар максаты – дәүләт хезмәтен нәтиҗәлерәк итү. Узган елларда дәүләт хезмәткәрләре саны үсә барды”, – диде Президент.
Финанс министры Алексей Кудрин: “Алдагы өч елда 100 меңнән артык кеше дәүләт аппаратыннан кыскартылачак”, – диде.
Комментарии