- 27.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №34 (28 август)
- Рубрика: Архив
Татарстанның Әлмәт шәһәре үзәк мәйданында шәһәрдә химия заводы төзелешенә каршы митинг узды. Урам җыенында якынча 300 кеше катнашты.
Җыенга килүче кешеләр «Тончыгасы килми, ә һава сулыйсыбыз килә», «Чиста шәһәрдә яшәргә телибез», «Без химия заводы төзелешенә каршы», «Үлем заводын төзүне туктатыгыз» һәм башка шигарьләр тотып торды.
Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» ширкәте нефть-газ химия комплексын төзү инициативасы белән чыкты. Моның өчен 70 млрд сум тотылачак, дип әйтелде. Заводта ангридрид, полипропилен кебек матдәләр җитештерергә ниятлиләр.
change.org сайтында бу химия заводына каршы петиция дә булдырылды. Исемен Елена П. дип куйган автор: «Бөтен дөньяда мондый заводларны шәһәргә кимендә 100 чакрым ераклыкта төзиләр, бездә яңа химик корылма шәһәр эчендә булачак дияргә мөмкин, Түбән Мактама авылы янында. Биредә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелә. Ангидрид һавага эләккән очракта, күзләргә, тән тиресенә, тын юлына зыян сала. Аның парларын сулау аллергиягә китерергә мөмкин», – дип яза. Бүгенгә петицияне 5 меңнән күбрәк кеше имзалаган. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия Президенты Владимир Путинга һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногмановка адресланган.
Кешеләр, завод төзелсә, яман шеш, тын юллары чирләреннән интегүчеләр саны артыр, дип борчыла. Алар фикеренчә, кешеләрнең сәламәтлеге инвестицияләргә караганда мөһимрәк.
Урам чарасында «Татнефть» ширкәте вәкиле Ренат Мамин да катнашты. Ул, төзелеш вакытында барлык экология экспертизалары уздырылачак, дип ышандырды. «Европа җиһазлары урнаштырылачак. Химия калдыкларын һавага чыгармый торган заманча технология кулланылачак. Калдыклар булмаячак», – дип әйтте ул.
Халык моңа җавап итеп «Ялган!» дип кычкырды.
Моңарчы да «Татнефть» җитәкчелеге, корылма шәһәр һәм район экологиясенә зыян китермәячәк, дип ышандырырга тырышкан иде. Заводның торбасына, күрсәткечләрне күзәтеп тору өчен, ике җиһаз куелачак, диелде.
Татарстан мөфтияте кызлар өчен «Яшь килен», егетләргә «I’MAN» клублары оештыра
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сентябрьдән яшьләр өчен яңа проектлар башлый. Галиев мәчетендә элек «Женская гимназия» дип аталган проект үзгәртеләчәк. Ул хәзер «Яшь килен» исеме белән эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.
Мөслимәләр өчен җиде атна дәвамында берешәрләп укылган лекцияләр хәзер гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән тематик очрашулар итеп үзгәртеләчәк. Алар тулысы белән шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләре күзлегеннән карап, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышланачак.
Очрашулар һәм видеодәресләрдә яшь кызларга һәм яңа гына гаилә корган яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек темалар сөйләнәчәк. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунак каршыларга өйрәнә алачак. Очрашуларда психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чыгыш ясаячак. Курслар 26нчы сентябрьдә башланып, айның һәр икенче атнасында Галиев мәчетендә булачак. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19нчы декабрьдә узачак. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк, диелә.
Мөселман егетләренә аерым клуб оештырылган. Ул – «I’MAN» проекты. Анда катнашучыларны туплау башланган инде. Беренче очрашу 11нче сентябрьдә булачак. Әлеге проектта ислам кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер, 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм егетләр катнаша ала. Аларны атналык очрашулар, җитди практика, спорт һәм бик күп яңа гыйлемнәр көтә, диелә.
Бу очрашулар да Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларда көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас булырга тиешле әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан бушану ысуллары турында сөйләнәчәк, диләр оештыручылар.
Башкортстан башлыгын сайлау: татар теленә дәүләт статусы кирәкме?
8нче сентябрьдә Башкортстанда республика башлыгы сайланачак. Башлык вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм тагын берничә намзәт арасында көрәш бара. Айрат Дилмөхәммәтов белән Рамилә Сәетова сайлауга кертелмәде. «Азатлык» намзәтләрдән республикада тел статусы ничек хәл ителергә тиешлеген белеште.
Бөлгенлеккә төшкән «Восток» банкының элеккеге җитәкчесе Рәфис Кадыйров республика җитәкчесе итеп сайланган очракта һәр кешегә 250 мең доллар акча түләргә ышандыра. Бу хакта ул 24нче августта Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәге активистлары белән очрашуда белдерде.
Рәфис Кадыйров әнисенең татар, әтисенең башкорт булуын әйтсә дә, үзенең кайсы милләткә каравын өздереп әйтми. Татарлар белән очрашуда да ул урысча гына сиптерде. Шул ук вакытта аның фикеренчә, республикада татар теле башка телләр белән бертигез булырга тиеш. «Кеше дәүләттә яши икән, ул татар, башкорт, чуаш, яки башка милләт кешесеме, аның теле дәүләт теле булырга тиеш. Дәүләттә һәр тел дә тигез булырга, бар телдә дә укыту оештырылырга тиеш. Телләр беренче, икенче сортларга бүленә алмый. Төбәктә кайсы халык күп – шул халык теле төбәкнең дәүләт теле була. Татар авылы икән – татар теле, башкорт авылы икән – башкорт теле. Чуаш, мари һәм башка телләр белән дә эшләр шулай торырга тиеш. Республикада күпчелекне тәшкил иткән башкорт һәм татар телләре югары уку йортларында да укыту теле булырга тиеш дип исәплим. Мин икетеллелек яклы. Русиядә яшәгән кеше урыс теленнән кала үзенең туган телен дә белергә тиеш.
Республика оешуга 30 ел узды. Башта башкорт теле шактый үсеш кичерер кебек иде. Бүген исә ул дәүләт оешмаларында кулланылмый. Ихтыяҗ юк икән, тел кирәксезгә әйләнеп кала. Болай барса, ул берничә дистә елдан бөтенләй бетәчәк. Мин хатаны төзәтергә тырышачакмын», – ди Рәфис Кадыйров.
Кадыйров үз программасында төп мәсьәләләр – икътисад һәм тел дип саный. «Мин республикага читтән сәнәгать кертү яклы түгел. Зарарлы заводлар төзеп, эш урыннары булдырабыз дип, мохитны пычрату, халыкны агулау яхшыга китерми. Төбәкнең мөмкинлегенә, андагы чимал, табигать байлыкларына карап эш итәргә кирәк. Мәсәлән, төбәктә минераль су чыга икән, шифаханә төзергә була. Халыкка эш тә була, милләт тә саклана. Шифаханә урнашкан җирдә татар авылы икән, анда укытуны татарча булдырырга кирәк. Башкорт авылы икән, башкортча оештырылырга тиеш. Авылларны милли үзәкләр итеп оештыра алсак, милләт яшәячәк. Мәдәни үзәкләр булырга тиеш, шулар аша гына сакланып калу мөмкин. Миңа шведлар якын. Аларның таулардан, кардан башка байлыклары да юк кебек. Ә алар икътисадны һәм милли мәсьәләне яхшы оештырып, үрнәк дәүләт төзүгә ирешкән», – ди ул.
Уфа шәһәр проектлары фонды җитәкчесе Владимир Барабаш – шулай ук теркәлгән намзәт. Аны «Гражданская сила» фиркасе тәкъдим итте. Барабаш фикеренчә, татар теленә дәүләт статусы бирү-бирмәү – мөһим проблема түгел.
«Әгәр Башкортстанда яшәүче күп санлы татарлар татар телен өйрәнү мөмкинлеге, татар китапханәләре булуын, татар мәдәнияте үсүен тели икән, дәүләт моңа ярдәм итәргә тиеш. Телнең дәүләт статусы булуы аны өйрәнү һәм үстерү мөмкинлеге кадәр үк мөһим түгел… Татарларны диаспора дип санамыйм. Төбәктәге халыкның өчтән берен ничек инде диаспора дип атап була? Татарлар, мәсәлән, АКШта, ягъни башка бер илдә диаспора була ала. Ә Башкортстанда диаспора түгел. Алайга китсә, урысларны да бу төбәктә яшәүче диаспора дип атап була», – дип сөйләгән ул «Idel.Реалии»га.
Җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәетова республика башлыгына намзәт итеп теркәлә алмады. «Башкортстанда ике дәүләт теле – урыс һәм башкорт. Тигезлек булырга тиеш. Әмма дәүләт оешмаларында ике телне куллануда тигезлек бармы? Түрәләр дәүләт телләрен куллануда тигезлекне үтиме? Муниципаль берәмлекләрдә, дәүләт оешмаларында документлар әйләнеше ике телдә дә башкарыламы? Юк бит тигезлек. Ике телдә белем бирү тигезлеге кайда? Башкорт телендә БДИны бирү мөмкинлеге кайда? Урыс, башкорт телләре белән беррәттән татар теле дә дәүләт теле статусына ия була алмый. Аның өчен Татарстан бар. Башкортстан Конституциясендә инде ике дәүләт теле беркетелгән бит. Башкортстанда татар теле проблемасы юк. Бу мәсьәләне хәзер күтәрү ни өчен кирәк? Халыкка сугыш игълан итү, Конституцияне үзгәртү кемгә файда китерәчәк? Бүген республика Конституциясенең гамәлдә булуына, кануннарның үтәлешенә ирешү төп максат булып тора. Өченче дәүләт теле – Башкортстан халкына сугыш игълан итү. Болай да киеренке бит вазгыять», – дип сөйләде Сәетова.
Татарстанда урамда йөрүчеләрне гәүдәсеннән тану технологиясен сынамакчылар
Русиянең Ntechlab ширкәте кешене гәүдәсеннән тану технологиясен уйлап тапкан. Ул кешеләрнең шәһәрдә йөрүен күзәтә ала. Технология якынча ике айдан әзер булачак, аннары аны Мәскәү, Татарстан һәм тагын берничә төбәктә сыный башлаячаклар.
«Кешенең силуэты йөзе кебек үк уникаль. Әлеге технология силуэтны танып кына калмый, ә бөтен шәһәр камералары аша аның хәрәкәт итүен күзәтә ала. Мәсәлән, шәһәр үзәгендә велосипед урладылар, ди. Камера ерак, урлаучының йөзен танып булмый, әмма гәүдәсе күренә. Без бу кешенең кая киткәнен күзәтә, аның маршрутын төзи алабыз һәм йөз таный ала торган камера янына барып җиткәнче карап тора алабыз», – дип сөйләгән ТАССка Ntechlab җитәкчесе Александр Минин.
Узган яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәттә кешеләрнең йөзләрен таный торган FindFace системасы кертелү турында игълан ителгән иде. Эзләүдә булган ике кеше әлеге технология ярдәмендә берничә атна эчендә табылды, дип белдерелде. Әлеге технология дә NtechLab ширкәтендә җитештерелгән.
Былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда «акыллы полиция» системасы белән танышып кайткан иде. Аерым алганда, Миңнехановка кешеләрнең йөзләрен һәм машиналарның номерларын таный алучы системалар, күпьяклы анализ ясалган видео һәм фотолар сакланган тупланма күрсәтелгән. Бу база ярдәмендә камераларга эләккән һәркемнең исеме яки фотосы аша аны табарга һәм кайларда йөргәнен билгеләргә мөмкин.
Соңгы елларда Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Белгечләр Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин, дип фаразлый.

Комментарии