Даими авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәледән озак яшәү рецепты

Даими авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәледән озак яшәү рецепты

«Безнең гәҗит»тә чәршәмбе иртәсе каһвәдән түгел, Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕнең шалтыратуыннан башлана. Бу көнне «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә укучыларыбыздан шалтыратулар кабул итәбез бит. Һәр атнаны иң беренче булып Сәгъдулла абый шалтырата. Башта хәл-әхвәлләрне сораша, берәр бәйрәм булса – матур итеп котлый, аннары теге яки бу темага фикерләрен җиткерә. Аның шулай һәрвакыт беренче булып шалтыратуына без дә ияләштек инде, көтеп кенә торабыз, кайвакыт шалтыратмый калса – сагына башлыйбыз.

Сәгъдулла абый белән кайчан танышканны да хәтерләмибез инде. «Безнең гәҗит»не чыга башлаган көннәреннән үк алдыра ул. Үзе дә еш яза. Репрессия корбаны буларак, үз башыннан кичкәннәрне яза. Язганнарын яратып укыйлар, «поклонник»лары да күп. Газета укучыларыбыз арасында анкета уздырып, анда «Кайсы журналистның язганын яратасыз?» дигән сорау бирсәк, күпләр «Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәлене» дип яза (ә ул белеме буенча икътисадчы, журналист түгел). Хәер, Сәгъдулла абый, чыннан да, хезмәттәшебез кебек инде. «Безнең гәҗит» гаиләсенең бер әгъзасы ул.

Узган атнада Сәгъдулла абыйга кунакка барып кайттык. Даими авторларыбызга шулай кунакка йөрергә яратабыз без. Ләкин бу юлы баруыбызның сәбәбе бар. Даими авторыбыз һәм укучыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәлегә 23нче августта 90 яшь тулды! Аны шушы матур бәйрәме белән котлап, хәл-әхвәл белешеп, озак яшәүнең серләрен сорашып кайттык.

Шуны да әйтергә кирәк: аңа бер дә 90 яшь биреп булмый. «Үземне 60 яшьләрдә дип хис итәм», – ди үзе дә. Елмаеп кына тора. Репрессия еллары турында сөйләгәндә генә күзләре яшьләнә. Апас районы, Иске Әнәле авылында тимерче булып эшләгән әтисен 1949нчы елда «Сугышта җиңгән булдык, нишләп халык ач тора?» дигән сүзләре өчен Себер сөрәләр. Аның артыннан бөтен гаиләсен дә җибәрәләр, йортларын, булган малларын тартып алалар. Сәгъдулла абыйга ул вакытта 18 яшь була, ә иң кечкенә сеңлесенә – 3 кенә яшь. Алты елдан соң гына Казанга кайтуга ирешә алар. Сөргендә күргәннәрен «Безнең гәҗит»тә язып тора Сәгъдулла абый. Аны хәзер – рәсми рәвештә аклангач кына язып була. Ә теге елларда репрессияләнгән булуыңны сөйләп йөрергә ярамый. Финанс институтына кергән Сәгъдулланы бер генә тапкыр КГБга чакыртып, сорау алалар. Бәхеткә, институттан чыгармыйлар (ә «кулак» тамгасы аркасында институттан куылганнар күп була ул вакытта). «Проректор Мөхәммәт абый Зәбировка рәхмәт. Аңа гына сөйләдем мин ул хәлләрне, башка берәүгә дә сөйләмәдем», – дип искә ала Сәгъдулла абый.

Хатыны Фәридә вафатыннан соң, сеңлесе Хәния белән яши ул. Анысы да «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныш исем. Хәния Миңнуллина «Аһ-һай хәлләр» бәйгесендә дә даими катнаша, «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә дә фикерләрен җиткереп тора. «Әйдә, «Ай-һай хәлләр»гә язасыңмы? «Алло»га язасыңмы?» – дип, абый искә төшереп кенә тора. Бергә утырып язабыз аннары», – ди Хәния апа.

«Безнең гәҗит»не алуга, Сәгъдулла абый иң элек үз язмаларын эзли башлый икән. Хат ташучы газетаны өенә китереп биргәнне дә көтеп тормый ул: һәр чәршәмбе почтага барып, үзе алып кайта. «Арткы биттән карый башлыйм, башта сканвордын чишәм. Аннары Хәния белән битләргә аерып укыйбыз – бер битен ул укый тора, бер битен – мин. Үзебез укып бетергәч, газетаны кешегә таратам. Бер генә газетаны да ташлаганым юк», – ди Сәгъдулла абый. Ә үз язмаларын кисеп, ак биткә ябыштырып, папкага тутырып җыеп бара. Бер киштә тулган инде үз язмалары белән! Бер папка – «Безнең гәҗит»тә басылганнар, бер папка – «Шәһри Казан», бер папка – «Ватаным Татарстан»… Язмаган газетасы, алынмаган темасы юк Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең!

Беренче язмаларын урыс телендә язган Сәгъдулла абый 90нчы елларда милли хәрәкәткә кереп китә, бик күп митингларны оештыруда, халыкны җыюда башлап йөри. «Ул елларда һәр көнне бер мәкаләм дөнья күрә иде», – дип искә ала. Хәзер дә милли темага, аеруча катнаш никахлар темасына бик күп яза ул. «Татар өчен үлә инде ул, җаным. Шул газетага язган мәкаләләре белән яши», – ди сеңлесе Хәния апа.

Сәгъдулла абыйның «Әнәле» булып киткәненә 7-8 ел гына әле. Туган һәм 18 яшенә кадәр яшәгән авылының исемен иҗади тәхәллүс итеп алган. Ә хәзер аны бөтен кеше «Сәгъдулла Әнәле» дип белә.

«90га җитүнең, озак яшәүнең сере нәрсәдә?» – дип сорыйм Сәгъдулла абыйдан. «Мин ашауга бик игътибарлы, килде-китте ашамыйм. Дуңгыз итен, исерткеч эчемлекне авызыма да капмадым, тәмәкене тартып та караганым булмады, тартучылар янында тормый да идем. Майлы ашамыйм. Зәйтүн маен гына тотабыз, ул файдалы. Кич белән ашыйсым килсә дә ашамыйм – ашказаны эшкәртеп бетерми аны. Көнгә берничә тапкыр әз-әзләп ашарга тырышам. Элек эшкә гел җәяү йөрдем. Шимбә-якшәмбе 4-5 сәгать урманда чаңгыда йөри идем», – ди Сәгъдулла абый.

Тик үзе тагын бер серен әйтеп бетерми: кешеләрне ярата, тормышны ярата ул. Кешеләр дә аны ярата. Әнә бит Хәния апа да: «Безнең өйдән кеше өзелгәне, телефонның тынып торганы юк Аллаһка шөкер!» – ди. Без Сәгъдулла абыйга сәламәтлек, тыныч-имин көннәр, улы Шамил гаиләсенең уңышларына куанып, 6 яшьлек оныгы Аселяны сөендереп яшәвен телибез! Бергә булыйк!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии