Яман гадәтләрнең башы – депрессия

Яман гадәтләрнең башы – депрессия

Депрессия – бүгенге заманның яңа чире. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматына караганда, ел саен 800 мең кеше, тирән депрессиягә бирелеп, үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитә.

Казан читендәге бер бистәдә яшәүче 63 яшьлек Галиәхмәт Шәрәфиев та көннәрдән бер көнне шушы чир белән авырый башлый. Эшеннән кыскарталар аны. Шул сәбәпле депрессиягә бирелә. Исерткеч эчемлекләр белән дә мавыга башлый. Хәтта үз-үзенә кул салырга да тели. Аның шулай бәргәләнгәнен күргән туганнары, Галиәхмәт абыйны көчләп диярлек дәвалаучы Гусейн Абушов янына алып баралар. Аннан соң ниләр булганын Галиәхмәт абый үзе сөйләде: «Гусейн Абушов ун минут эчендә бөтен авыруларымны һәм депрессиямнең сәбәбен әйтеп биргәч – шаккаттым. Беренче барудан соң ук өмет барлыкка килде. Өченче сеанстан 18 яшьлек егетләрдәй балкып чыктым», – дип сөйләп китте ул танылган дәвачыга керергә чират торганда.

Эчүен дә ташлый Галиәхмәт абый. Бүген ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, каравылчы булып эшкә дә урнашкан. Яшәүдән тәм табып, балалары һәм оныклары бәхетенә куанып яши.

Гусейн Абушов дәвалый ала торган чирләр исемлегендә алкоголизм, тәмәке тарту, симерү, курку, үз-үзеңә ышанмау, үз-үзеңә кул салырга теләү, кияүгә чыга алмый тилмерү, гаилә низаглары, буын һәм умырткалык авырулары һәм башкалар бар. Дәвачы Казан шәһәре, Солдат урамы, 8нче йорт адресында урнашкан бинада, 310нчы бүлмәдә кабул итә (Энергоинститут тукталышы). Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга көннәрендә – 13 сәгатьтән 17:30га, ә шимбә-якшәмбе – 11дән 13:00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 917-927-03-44 (Гусейн Абушов), 8 917-392-68-82 (ярдәмчесе Гөлчәчәк). Кабул итү өчен алдан язылу мөһим түгел.

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында

Комментарии