Дала төлкеләре үрчи

Дала төлкеләре үрчи

Татарстанда соңгы елларда дала төлкеләре үрчи, саранча яулары күзәтелә, корылыклар да ешрак кабатлана. Сарманда яшәүче сунарчы Раян Галиев та, галим Олег Аськеев та климат җылынуга таба бара, дип белдерә. Аськеев сүзләренчә, Болгар ханлыгы чорында хәзерге белән чагыштырганда күпкә җылырак булган.

Сарманда яшәүче Раян Галиев кечкенә вакытыннан бирле сунарчылык белән шөгыльләнә. Бу һөнәрнең нечкәлекләрен аңа әтисе өйрәткән, кечкенәдән үк бергә ауга йөргән алар. Раян әфәнде хәзер үзен кыр казы атуда, куян аулауда белгеч дип саный, Татарстанның көньяк-көнчыгышы табигатендәге һәр үзгәрешне күзәтеп бара, үзенчә нәтиҗәләр ясый.

– Хәзер безгә дала төлкеләре (карсаклар) килде, Оренбур якларыннан күчтеләр. Гадәти төлке белән чагыштырганда кечерәк һәм ачыграк төстә алар. Безнең якларга хас булган зур төлкеләрне кысрыклап чыгара баралар, кечерәк булгач, алар өлгеррәк һәм күп очракта төнлә йөриләр. Куяннарны да тиз тоталар. Берсе куа, ә икенчесе шул куянга ташлана. Алар хәтта төлке һәм байбакларны (сурок) ояларыннан куып чыгаралар да шунда яши башлыйлар. Мин үзем бу дала төлкеләрен атып алам һәм котырган авыру таралмасын өчен яндырам, – ди Галиев.

Аның сүзләренчә, дала төлкеләренең Татарстанда да күпләп пәйдә булуы климат үзгәрүнең бер күрсәткече булып тора. Шулай ук байбакларның үз-үзләрен тотышлары да табигатьтә үзгәрешләр баруын дәлилли аныңча.

– Байбаклар гадәттә 15 августта йокларга ята иде. Хәзер 5 сентябрьгә кадәр йөриләр, чөнки климат үзгәрде, җылылык килүне алар да сизә инде, – ди Галиев.

Гомумән, сунарчы сүзләренчә, соңгы елларда табигатьтә сәер күренешләр шактый. Элек челәннәр елга буйларында оя коруны хуп күрсә, хәзер бөтенләй сулыклар булмаган урындагы нарат агачы башында оя ясап бәбкә чыгарырга да мөмкиннәр.

Татарстан халкы быел башта корылыктан иза чикте, аннан соң саранчалар пәйда булды, алар 20дән артык районда теркәлде. Алабуга районында аның үрчеп китеп кырларга зур зыян салу мөмкинлеге дә әйтелде. 2010 елгы корылык вакытында бу бөҗәк Татарстан кырларында күренгән иде инде.

Быел җәй халык арасында «климат үзгәрә, озакламый бәрәңге һәм икмәк урынына йөзем һәм карбыз үтстерә торган төбәккә әйләнәчәкбез», дигән сүзләр дә йөрде.

Татарстан фәннәр академиясенең Экология һәм җир байлыкларын куллану институтында биомониторинг лабораториясе бар. Аның җитәкчесе Олег Аськеев сүзләренчә, чыннан да климат җылынуга таба бара, әмма мондый үзгәрешләр җир шарында күп мең еллыклар эчендә даими булып тора. Ул климаттагы глобаль үзгәрешләрне һәм аның үсемлекләр, тереклек дөньясына йогынтысын өйрәнә.

– Дала төлкеләренә килсәк, алар бездә элек тә көньяк-көнчыгыш районнарда 200-300ләп бар иде. Әгәр алар күпләп күренә башлаган икән, бу күчеш (миграция) белән бәйле. Мөгаен, Оренбур өлкәсендә, Казахстанда аларга ашарга табу кыенлашкан да булырга мөмкин, – ди Аськеев. x

Аның сүзләренчә, соңгы берничә ел эчендәге Татарстанда эссе җәй булу, корылык килүе дә дала төлкеләренә бу якларга күчәргә ярдәм иткән булырга мөмкин. Көньякта гына була торган төрләр хәзер үзләренең яшәү урыннарын төньякка таба киңәйтә. Татарстанда моңа кадәр беркайчан да күренмәгән кошлар һәм бөҗәкләр дә пәйдә булган. Мисал өчен, алтынсу корташар (чурка золотистая) соңгы елларда температура күтәрелгәнгә Татарстан табигатендә үзен яхшы хис итә башлаган.

Саранчаларга килсәк, галим аларның әледән-әле күренгәләп алуын әйтә. Биомониторинг лабораториясе хезмәткәрләре быел да Татарстанда аларның үрчүен теркәгән. «Әле алга таба зуррак һөҗүмнәр дә булырга мөмкин. Соңгы елларда аларның Казахстанның төньяк районнарында, Оренбург һәм хәтта Башкорстанда да артуы күзәтелә. Бу күренешләр элек тә булган, әмма хәзер алар киңрәк тарала бара, чөнки климат үзгәрә. Шунлыктан көньякта гына күзәтелә торган тереклек кискенрәк рәвештә төньякка таба юл ала», – ди Аськеев.

Галим әйтүенчә, Татарстан һәм шул исәптән Башкортстан климаты да элекке еллар белән чагыштырганда җылына бара.

– Климатта элекке вакыт белән чагыштырганда кискенрәк үзгәрешләр бар. Җәй көне бу бигрәк тә сизелә, һаваның температурасы кискен югары күтәрелә. Ә яз һәм көз көннәрендә мондый кискенлек артык сизелми кебек. Хәзер табигатьнең уянуы да иртәрәк күзәтелә. Температураның кисәк күтәрелеп китү очракларын без узган гасырның 70нче елларында сизә башладык. Бу хәлләр һәр ел саен күзәтелмәскә мөмкин, ул акрын гына, дулкын-дулкын булып бара. Күп галимнәр әйтүенчә, мин дә шулай дип уйлыйм, мондый үзгәрешләр алга таба да дәвам итәчәк, температураның күтәрелүе котылгысыз хәл, – ди Аськеев.

Ул Европаның көнбатышы белән чагыштырганда Татарстан да кергән көнчыгыш өлешендә мондый үзгәрешләрнең салмаграк баруын белдерә.

Аськеев температураның күтәрелүе белән беррәттән явым-төшемнең дә арта баруына игътибар итәргә кирәк, дип әйтә.

– Бу сүзләр гаҗәп тоелса да, Идел буеның урта өлешендә явым-төшем артуга таба бара. Уртача күрсәткечкә җитмәгән еллар да була әлбәттә, әмма күпчелек очракта артуга таба бара. Бу хәлләр Русиянең көнбатыш өлешендә генә түгел, күп җирендә күзәтелә хәзер. Кышын кар күбрәк ява башлады. Күпләр элек кар күбрәк иде, ди, әмма бу алай түгел. Хәзер кышкы явым-төшемнең кискен артуы күзәтелә. Шунысын да онытмаска кирәк, ул бит күп очракта шунда ук кар булып ятмый, – ди Аськеев.

Галим климаттагы үзгәрешләрнең тагын бер үзенчәлеген атый. Соңгы вакытта тотрыксызлык арткан. «Эсселек дулкыннары бөтен Европаны һәм аңа чиктәш Азия өлешен дә каплый башлады. Һәм мондый эссе көннәр ешрак күзәтелә һәм алар озаккарак сузыла. Бу хәлләрдән соң көтелмәгәнчә күп итеп яңгыр яварга мөмкин. Элек табигатьне күзәтүчеләр мондый тропикларга гына хас күренешләрне бездә теркәмәгән», – ди Аськеев.

Галим бу үзгәрешләрне глобаль җылыну белән бәйләми. Ул «глобаль җылыну» дигән төшенчә дөрес түгел, ә «климатның глобаль үзгәрүе» дип атарга кирәк дип белдерә. Кайдадыр җылына, ә җир шарының кайбер урыннарында артык каты булмаса да суыта, явым-төшем кайдадыр арта, ә кайдадыр аның кимүе күзәтелә, ди галим.

– Җир шары һәрвакыт мондый үзгәрешләргә дучар булып торган. Без яшәгән урыннарда моннан мең ел элек бөтенләй башка климат хөкем сөргән. Болгар ханлыгы вакытында да хәзерге белән чагыштырганда күпкә җылырак булган. Без хәзер интерстадиал эпоха дип аталган вакыт аралыгында яшибез. Бу бозлыклар чоры арасы дигәнне аңлата. Хәзер менә климат җылынуга таба бара, ә күпмедер вакыт үткәч салкынаюга таба борылачак. Һәм, бу очракта куш тырнаклар эчендә әйтәм, кабат «бозлык чоры» кичерәчәкбез, – диде Аськеев.

-+Наил АЛАН.

Миңнеханов үз сүзен кистереп әйтте

22нче августта -+Арчада укытучыларның август киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды. Татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклады ул: «Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы түгел. Кайсы тел дә кирәк, әгәр мин тагын ике-өч тел белсәм, начармыни? «Татар теле кирәк, кирәк түгел» – бу нинди ахмаклык тагын. Әлбәттә, кирәк.

Бала балалар бакчасында, мәктәптә булганда бөтен телләрне өйрәнергә тиеш. Рус, татар, инглиз, әгәр мөмкин икән – кытай, испан телен дә. Бу нинди сөйләшүләр тагын? Ул бит баланың белемлелеге, аның көндәшлеккә әзер булуы. Әйтерсең лә татар теле ниндидер кимсетелгән тел. Без Татарстанда яшибез.

Әлбәттә, татар теле киләчәктә кирәк булачак. Бала төрле илләргә бара, башка телләрне өйрәнгәндә татар теле аңа нигез булып тора ала. Шуның өчен өстәмә рәвештә, ата-ана теләге белән, татар яки рус теле дәресләре укытылу сорала икән, күпме сәгать кирәксә, шулкадәр биреләчәк.

Чуаш, мари, мордва, удмурт телләренә, алар өчен белгечләр әзерләүгә дә игътибар итәргә тиешбез. Без Татарстан мисалында, милли телләргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген күрсәтергә тиеш. Телне уку кирәк яки кирәкмәү турында нинди сөйләшүләр бу? Ул бит халыклар, мәдәниятләр дигән сүз. Әгәр дә телне югалтсак, аннары барысы да югалачак, – де президент.

Бүгенгә Татарстанда татар телендә укыткан 854 мәктәп бар. Әмма республиканың алты район мәктәбендә әлегә кадәр татар телле сыйныфлар да юк. Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов әлеге районнар турында хәбәр биреп, аларны тәнкыйтьләп узды: «Күңелне борчыган тагын бер мәсьәләгә тукталырга кирәк. Инде ничә еллар тәнкыйтьләнүгә карамастан, бүген алты район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, татар телендә укыту сыйныфлары да булдырылмаган. Бу – Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас район үзәкләре. Бу бик зур хата.

Мәктәпләребездә рус телендә генә укытуны, БДИ рус телендә булуына сылтау, телне саклау – гаилә учагы, дип карау, тамырдан дөрес түгел. Ни өчен милли мәктәп төшенчәсе, кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш? Ана теле ул – кешенең үзен саклап калу, яшәтү чарасы, кешенең умыртка баганасы.

Гёте: «Үзенең туган телен белмәгән кеше чын мәгънәсендә шәхес була алмый», дип язып калдырган. Хөрмәтле район башлыклары, бу мәсьәлә нигездә сездән тора», – диде министр.

Читтәге татарларга телне өйрәтү өлкәсендә дә эшләр киңәйтеләчәген әйтте ул.

Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА.

Уфада мөселманнар өйләрендә тентү узды

Уфа шәһәрендә дүшәмбе көнне унлап мөселманның фатирында тентү узган. Мөселманнарның берсе Айдар Гарифьяновның хатыны Алена Манапова әйтүенчә, аларның дүртесенә 282нче маддә (экстремизм) нигезендә элек җинаять эше ачылган булган. Дүрт ай сак астында тотканнан соң, аларны җибәргәннәр.

– Ике ел дәвамында гаепләү карары чыгару өчен бернинди дәлилләр булмаса, җинаять эше автомат рәвештә ябыла. Ике ел тулырга бары ике ай гына калып бара иде, шуңа көч структураларына нәрсә дә булса уйлап чыгарырга кирәк. Бүген минем иремне сорау алуга дип чакырдылар. Аннары инде аның белән бергә битлек кигән ОМОН вәкилләре дә килеп өйдә тентү уздырдылар. Бар нәрсәне пыран-заран китерделәр. Берни тапмадылар, – ди ул.

Манапова сүзләренчә, хәзер дүрт мөселманны 278нче маддә, ягъни хакимиятне көч белән кулга төшерүдә гаепләмәкчеләр. Бу хакта аңа ире әйткән. Кичкә таба кайбер мөселманнарны cак астыннан азат иткәннәр.

Таһир Минибаев дигән мөселманның өендә ишеген ватып кергәннәр.

– Аның аягына типкәннәр, хәзер ул аксап йөри. Мөселманнар фатирларындагы барлык компьютерларны да алганнар, – ди Манапова.

Узган атнада Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты хезмәткәре Фәнзил Әхмәтшинның хөкем карары нигезендәге шикаяте Башкортстан югары мәхкәмәсендә каралды. Аңа ике айны чигергәннәр. Нәтиҗәдә Әхмәтшин 4,4 ел төрмәдә утырачак.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии