- 27.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №29 (25 июль)
- Рубрика: Архив
Бу сезонда “Рубин” уникаль акция уздыра. Әгәр син яки берәр дустың әлеге футбол командасының кайсы да булса уенчысына охшаган икән… Әйтик, Рыжиков кебек көчле тавышлы, Карадениз кебек җитез, Навас кебек озын, Шароновныкы кебек чәчле булсагыз, яки башка ниндидер тышкы охшашлыклар күзәтелсә, синең ТВ экраннарыннан ялтырау, шәһәрдәге реклама такталарында үз рәсемеңне күрә алу бәхетенә ирешү мөмкинлегең бар. Уйлап кына кара, сине бөтен шәһәр таныячак!
Бу акциядә катнашу өчен фотоларны һәм видеоязмаларны, 3 августка кадәр, “Вместе Мы Рубин!” исеме астында vmeste@rubin-kazan.ru адресына юлларга кирәк. Хатта шулай ук тулы исем-фамилияңне, телефон номерыңны һәм интернеттагы почта адресын күрсәтү зарур.
Без сине 4 августка, рекламада төшү өчен җанатарлар сайлап алынасы кастингка, “МЕГА” сәүдә үзәгенә чакырачакбыз. Кастингта катнашкан һәркем истәлекле бүләккә ия булачак!
Тулырак мәгълүмат http://rubin-kazan.ru интернет сәхифәсендә. Рубин рекламасында төшәсең киләме? ,

Комментарии