«Колхоз бурычын каплау өчен кибет белән аптекамны саттым»

«Колхоз бурычын каплау өчен кибет белән аптекамны саттым»

Телевизордан күрсәткән тапшырулар буенча гына фикер йөртсәң, бездә бөтен фермерлар да шат, бәхетле һәм бай кебек. «Уф, үләм бугай инде мин бу комбайннар өчен алган кредитымны түләп!», «Сыер алдым – сөт арзанайды, үгез алдым – ит арзанайды!», «Чәчүгә чыгарга бер тамчы «сәләркә» юк!» – дип зарланган кешене күрсәтмиләр халыкка. «Фәлән Фәләнечкә рәхмәт, субсидия бирде», «Хөкүмәт алдында баш иям, нәселле таналар кайтарттык», – дип сөйләгәннәре генә бихисап. Ә бит бар шундый хуҗалыклар да: җитәкчесе оешманы ныклап аякка бастыру өчен көрәшә. Әмма андыйларның проблемалары турында телевизордан сөйләмиләр.

КИНӘТ БАШЛАНГАН ЭШ

Актаныш районына юлыбыз төшкәч, Татар-Суыксу авылына килеп чыгарга туры килде һәм «Агыйдел» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Эльвира Шәрәфетдинова белән күрешергә насыйп булды. Безнең председатель хатын-кыз, дигәч кызыксынган идек. Зәвык белән киенгән, тырнаклары буяулы ханымны иртәнге биштән, кояш батканчы әле басуда, әле фермада йөридер, меңәрләгән гектар басуның чәчелүен, уңышы җыелуын, йөзләгән баш сыерның савылуын контрольдә тотып яшидер дип әйтеп тә булмый. Ләкин чынлыкта бөтен кешедән иртә тора, бөтен кешедән соң ята ул. Шунсыз җитәкче булып булмый авыл хуҗалыгы берләшмәсендә. Кооператив җитәкчесе дигән сүзе генә купшы яңгырый аның. Төбенә төшеп карасаң, шул ук терлек асрау, иген чәчүгә кайтып каласың. Ир-ат өчен дә җиңел эш түгел, ә монда – хатын кыз идарәче…

– Сезгә җиңел түгелдер, әйеме? – дип куйдым, шуларны уйлап.

– Үз вакытында башны ташка бәрәсе килгән чаклар бар иде. Бурыч чоңгылына батып, акрын гына өскә күтәрелеп килүчеләрдән без. Бирешмибез әлегә, – дип елмайды әңгәмәдәшем. Ничек бирешсен?! «Агыйдел» – аның үз баласы. Аны оештыру эшен беренче башлап йөрүчесе дә үзе. Ә бит бөтенләй уйламаган җирдән барлыкка килгән бу кооператив.

Иң элек, 2007нче елда, авыл халкыннан сөт җыю белән шөгыльләнә башлый Эльвира ханым. Бу вакытта 29 яшь кенә була әле аңа. Шулай эшләгәндә, «аерым хуҗалыклар кооперативларга берләшсә, дәүләттән ярдәм зур булачак», дигән сүзләр ишетелә башлый. Форсатны кулдан ычкындырмый – тәвәккәлли ул. Бәләкәй генә оешма булсалар да, дәүләт биргән акчаларның бер тиенен әрәм итми – шунда ук сөт ташу машинасы, ике КАМАЗ, сөт суыту җайланмалары сатып ала.

Сөт күбрәк тапшырылса – кооперативка да файда бит. Шуңа күрә Эльвира Шәрәфетдинова беренче еллардан ук халыкта сөт тапшыруга кызыксыну уята. Берничә алым кулланып карый. Мәсәлән, берсендә 15 данә савым аппараты сатып алып, иң күп сөт тапшырган авылдашларына тарата. Әйбәт бит! Күршеңә бушлай аппарат биргәннәрен ничек тыныч күңел белән карап ятасың – икенче юлы сиңа бирсеннәр өчен әллә ниләр эшләрсең!

Халыктан сөт җыюны арттыруның икенче юлы да уңышлы була – лейкозлы сыерларны бетерү өчен ясалма орлыкландыру кертелә. Шуның нәтиҗәсендә сәламәт буын туа. Димәк, сыерларны иткә җибәрмиләр – сөт тә кимеми.

Бу вакытта Эльвира ханым авылларындагы колхозда бухгалтер да булып эшли әле. Барына да җитешә. Кооператив та үз җаена бара, колхоз да. Әмма көннәрдән бер көнне шушы вазыйфада эшләве тормышының астын-өскә китерә.

Колхозның үз аягында нык басып торган чагы булуга алданып, кредитка техникалар кайтарталар. Алай-болай булып, оешма кредитны каплап бара алмаса, бурычларны поручительләр түләргә тиешле. Колхозга дистәләгән миллион сум кредит алганда поручитель булып Эльвира ханым үзе һәм колхоз рәисе билгеләнә. «Түләп бара алырбыз, колхозның айлык кереме генә дә миллион сумнан артык бит», – дип фаразлыйлар. Әмма, үч иткәндәй, ел уңышсыз килә. Колхоз сыерларында лейкоз табыла, корылык сәбәпле уңыш та начар була. Кыскасы, бурычларны түли алмый башлый да, колхоз банкротлыкка чыга. Бурыч түләү йөкләмәсе тиз арада поручительләр җилкәсенә күчә.

– Ул чорда айга миллион сум табыш бирә торган кибетем, аптекам бар иде. Бәлки, бурычлардан котыла алырбыз, дип, аларны да, эчендәге товарларын да сатасы булды. Бу кабаладан шул рәвешле чыга алмаммы икән дип өметләндем. Булмады, бурычлар капларга ул да җитмәде. Үзем дә бернәрсәсез калдым, колхоз да… Халык хезмәт хакын сорап түгел, таләп итеп килә – ә түләргә акча юк. Хуҗалыклардан җыелган сөт акчалары да кредит түләргә салынган иде ул вакытта хәтта. Авылдашларга бер тиен бирү юк… Оят, чарасызлык, нишләргә белмәү йончытты. Үләселәр килә иде. Кем иренми, шул: «Ник түләмисез акчаны?» – дип килеп кычкыра. Мин ул акчаларны үземә алмаган бит инде. Аңламаучылар күп иде. 2014нче белән 2015нче елның яртысы бик авыр булды, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Нәрсә эшләргә, дигән сорауга җавапны төрле яктан эзләп карый Эльвира Шәрәфетдинова. Бердәнбер чыгу юлы – кайчандыр кызык өчен оештырган «Агыйдел» кооперативы аша гына икәнен аңлый. Кооператив уңышлы гына эшләсә, колхоз байлыкларын саклап калып та, бурычлардан котылып та булырга тиеш! Һәм… эшкә керешә.

– Банкрот колхозыбызның сыерларын банк сатарга тиеш иде. Ул маллар, сатылганчы, колхозда калып тора, ягъни банк сыерны сатып җибәргәнче аны без ашатабыз, соңыннан моның өчен билгеле бер суммада акча кайтаралар. Сыер бит сатып алучы табылганчы ач тора алмый. Шуннан соң мин уйладым да, колхозга конкурс идарәчесе итеп җибәрелгән кешене эзләп таптым. «Син малларны читкә җибәрмә, сатма, – дим. – Без бу сыерларны алып кала алсак, банкка булган бурычны да каплый алачакбыз», – дидем. Хәлгә керде. Сыерларны ашатып торган өчен банктан барлыгы 9 миллион сум акча күчте. Ул акчага сатарга куелган бу сыерларны кооперативыбызга алып бетерә яздык. Хәзерге вакытта залогта 200ләп кенә баш мал калгандыр, аларын да алачакбыз. Шулай булгач, бу малларны саклап алып бетерәм, дип уйлыйм инде мин, – дип сөйли Эльвира Шәрәфетдинова.

ГОМЕР БУЕ ЭШЛӘНГӘН ЭШ

Шушы сүзләрне сөйләшә-сөйләшә фермага килеп кердек. Банк һөҗүменнән котылып кала алган бәхетле сыерларны фотога төшереп алыйм әле…

Минем фотога төшереп торуымны күреп, артымда берәү кычкырып җибәрде: «Ой, ямьсез җирләрне төшермә!»

Изображение удалено. Фермагызның ямьсез җире булса, төшерер идем! – дим. Кооперативның сыерлар яши торган берничә фермасына ремонт ясалган, терлекләр ябык түгел, улаклары тулы ризык. Тагын ни кирәк?

– Ә менә бу минем сыер савучыларым, бозау караучыларым инде, – дип, яныма Эльвира ханым үзе дә килеп басты. – Хезмәт хакы бирә алмаган вакытлар әле дә булгалый, кызганыч. Ләкин минем эшчеләремә рәхмәтем зур – хәлне аңлыйлар. Көн саен төнге өчтән торып киләләр, эшлиләр, кайвакыт жәлләп тә куям үзләрен. «Ярый, бүген булмаса, акча иртәгә булыр. Без көтәбез. Хәлләре җайга салынсын инде кооперативның, аннан соң җиңел суларбыз әле», – диләр бит алар! Искиткеч зур рәхмәт бу кешеләргә. Акча бирә алмасак – бозаулата алалар. Чебиләтә дә бирәбез.

– Анысы ничек була?

– Чаллыдагы кош фабрикасы белән килешү төзедек. Без аларга үгезләр бирәбез, алар шул бәягә – чеби. Һәр эшчемә утызар бройлер чебеше кайтырга тиеш бүген, алар шуны сөенеп көтеп тора инде, – ди җитәкче.

…Эльвира ханым үзе юк чагында ипләп кенә эшчеләреннән сораштырам – авыр түгелме хезмәт хакы тоткарлануларга күз йому?

– Барысыннан да канәгатьбез. Без монда бушлай эшләмибез, ул барыбер түли. Фермага эшлисе килеп йөрибез. Гомер буе сыер савучы булып эшләдем мин үзем. 35 ел булды. Сыерларсыз яшәп тә булмыйдыр ул хәзер, – дип сөйли 53 яшьлек Алина Яманова. Аның сүзенә бозаулар караучы Фәнҗия Бакирова да кушыла.

– Башка эш булса да, ферманы ташлап китмәс идем. Гомер буе шушында эшләдем, пенсиягә кадәр эшләргә язсын, – ди ул. Аның сүзен башкалар да җөпли: «Эльвира белән эшләп була, кешене аңлап, киңәшләшеп эшли ул!»

Анысын алданрак та ишеткән идем. Авыл халкы белән аралашканда кооперативның 150 баш сарыгы барлыгын, ул сарыкларның йоннарын өмә ясап алдырулары турында сөйләгәннәр иде. Начар җитәкчегә, минемчә, ярдәмгә килергә атлыгып тормас иде халык. Күрәләрдер. Колхозның соңгы сыерына кадәр саклап калырга тырышып өзгәләнүен аңлыйлардыр.

ЧӘЧҮ АЛДЫ БОРЧУЫ

– Әле бу айларда, чәчүне ничек башкарып чыгарбыз, дип борчылган идем. – Эльвира ханым белән машинага кереп утырдык та, басуларны карарга киттек. Шунда күңелендәге борчуын ачып салды. – Техникалар иске, эшләргә кеше юк. Ягулыгын алу өчен дә «рәт» кирәк – бурыч түләгән башым белән кабат кредитка якын да килмим инде мин. Узган ел район башлыгы Фаил Камаев банкротлыктан чыгарга тырышкан авыррак хәлле хуҗалыкларга, оешмаларга бушлай 10 тонна ягулык өләшкән иде. Шуның ярдәмнәрен тойгач, рәхәт булган иде. Ә быел яңа башлык кайтты, ләкин бернинди ярдәм дә юк, «Хәлең ничек?» – дигән кеше дә булмады. Чәчүне башкарып чыгып булмас иде, ярый дәүләттән субсидия килде, шуның белән, Аллага шөкер, басуларга чыктык, – дип сөйли җитәкче.

Бушлай ягулык бирелмәсә дә, аның каравы, Эльвира ханымга икенче бер «ярдәм» тәкъдим ителгән булган. Районның халык телендә «глава» дип йөртелгән башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов кооперативка бер ярдәмче җибәргән. Эльвира ханым бик куанган инде моңа – әҗәт чокырыннан чыгып булмасмы әле бу ярдәмче дигәннәренә ияреп! Ә «кунак»ның кызыксынулары бүтәндә булган икән. Бернинди акча чыгармый гына кооперативның басуларына әзер орлык чәчешә дә, уңышы исә уртак була. Уңышы гына түгел инде, ул кооператив җирләренең бер өлеше дә! Шәп, әйеме? Вәт ярдәмче бу! Планнары «изге» булса да, ярдәмче кабат килми басуга. Әллә эштән куркып кала, әллә законсыз рәвештә гамәлләр кыла калса, җавап бирәсе булыр дип шөлли шунда… «Все-таки», кеше басуына кереп, рөхсәтсез әйбер чәчү, әле җитмәсә шуны җыеп та алу – ул нормаль күренеш түгел бит инде!

Ә кооперативның җирләренә ымсыну әле дә бар, ди. Читләтеп кенә бер өлешен башка хуҗалыкка бирергә кыстыйлар. Кем кыстый, ни сәбәпле – әлегә монысы турында газетабызда язмый торыйк. Андый-мондый хәл була калса, язарбыз.

Кыскасы, кооперативның хәле шундый – эшли, тырыша, ләкин аяк чалучылар да бар. Тик Эльвира ханым ялгыз түгел. Бу җирләр, бу басулар – халыкның җир пайлары. Көрәшсез генә алар үзләре дә аларны башка кешегә бирергә риза түгел. Инде кулларын салындырып: «Булмый бу», – дип, җиренә кул сузучылар белән көрәштә җиңелергә җыенган чагында әнә шул авылдашларының хуплавы урыныннан торгызган аны.

…Кооператив басуларында чәчү әле дә дәвам итә. Җитәкченең техника белән проблемалары булуын белеп, тракторы булган авылдашлары да үз теләкләре белән кырга чыккан. Ярдәмләшеп яшәүләре сокландыра. Басу карарга гына дип килгән идек тә, тракторчыларның үзләрен үк күрергә туры килде. Алар төшке аш алдыннан басуның урта бер җирендә тузанлы бит-кулларын юып, өстәл тирәли җыелыша башлады. Минем дә күргәнем юк иде әле тракторчылар өчен дип, басуга өстәл алып чыкканнарын. Менә, ичмасам, «Агыйдел» кооперативы бу! Үрнәк алырлык әйберләр хәйран икән монда.

Кооперативның эшләп килгән көчләрен карап чыкканнан соң: «Бу бит тырышлар кооперативы. Болар булсынга эшли!» – дип сокланып тордым. Үткәннәрнең авыр мизгелләре турында Эльвира ханым үзе дә уйламаска тырыша. Киләчәккә өмет белән карамасаң, яшәп булмый бит. Аның да хыялы зур. Кире кайтарылмый торган субсидияләр программасында катнашып, берничә миллион сум акча ала алырбыз, шул акчаларга шәхси хуҗалыклардан җыелган чиста сөтләрне эшкәртербез һәм авыл ризыклары: каймаклар, катыклар әзерләп, сатуга чыгарырбыз, дип өметләнә ул. Актанышта нәкъ менә сөт эшкәртү заводлары юк икән. Районның бер авылында шундый завод ачыла, диләр, хәтта май ясалачагы да билгеле. Әмма имеш-мимешләргә караганда, бу заводтагылар Белорусиядән кайтартылган коры сөт белән эшләячәк. Ә менә «Агыйдел» кооперативы үз продукциясенә мондый әйберләрне кушу яклы түгел. Берничә елдан соң үз продукцияләрен сатуга чыгару өмете белән яшиләр. Өметләре чынга ашсын!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан–Актаныш–Казан

Комментарии