Русия дөньядан аерылып яши аламы?

Русия дөньядан аерылып яши аламы?

АКШ һәм Европа санкцияләренә ачуы чыккан Русия үз кредит карталары, үз интернеты һәм үзенең җыр бәйгеләре белән генә үз дөньясын корырга тели. Мөмкин эшме бу?

Күптән түгел, хәзерге Русиядәге балаларны кызганып, бер Мәскәү түрәсе тимер пәрдә булган чорга кайтырга чакырган иде. Кремль тарихны кирегә таба борырга тели кебек. «Көнбатышта булып яткан хәлләр чүплекне хәтерләтә, чүптән тәмле ис килеп торса да», дигән иде Русиянең балалар хокукларын яклаучы вәкиле каршындагы гаилә кыйммәтләрен саклау шурасы әгъзасы Ирина Медведева.

Узган ел нәкъ аның башлангычы белән чит ил ватандашларына (беренче чиратта бу АКШ ватандашларына кагыла) Русиядән балаларны тәрбиягә алу тыелды. Русиянең Украинадагы сәясәте аркасында көнбатыш билгеләгән чикләүләрдән соң Мәскәү интернеттан, глобаль навигация системасыннан (GPS) баш тарту ниятен белдерде. Шулай ук Русиягә дөньякүләм түләп булган Visa һәм MasterCard банк карталары, төрле рейтинг агентлыкларының мәгълүматлары, «Евровидение» җыр бәйгесе кирәк түгел булып чыкты. Боларның барысы урынына Русия үзенекен ясый, әлегә кәгазьдә генә булса да.

Тимер пәрдә ишелүгә инде 25 ел вакыт узган, үзгәрешләр күп. Бүгенге көндә икътисади үсешнең 0.5% да азрак булачагы фаразланганда, Русиянең «үзем» дип шапырынуы аңа зыянга гына, ди белгечләр. «Русиянең Украинадагы низагка карата шулай акылдан язуы аның үзен дөньядагы иң бөек бер дәүләт итеп санавыннан килә», ди АКШ хокук белгече Джесси Хит. «Русия ялгыша», дип дәвам итә ул.

Путинның Кытайга сәфәре Русиянең бөтен дөньяга көнбатыштагы «явыз партнерларга» алардан баш тартуын гына түгел, көнчыгыштагы яңалары белән нәтиҗәле эшли башлавын күрсәтергә теләгән вакытка туры килде. «Газпром» һәм Кытай дәүләтенең нефть һәм газ ширкәте арасында Кытайга 30 елга Русия газын сату турындагы килешүгә кул куелды. Газ үткәргечләре 2018нче елга кадәр сузылачак, дип фаразлана. Килешүнең күләме 400 миллиард доллар. Газның бер кубометры бәясе – 350-380 доллар. Кытайга китәчәк газның күләме Европага сатылганы белән чагыштырганда «диңгездә бер тамчы» ди белгечләр.

Путинның июнь аенда Икенче дөнья сугышының борылыш ноктасы саналган беректәшләрнең Нормандиядә очрашу көнен искә алырга Франциягә баруы көтелә. Ул сәфәрендә дә Президент Русиянең Европага бәйле булмаганын күрсәткән берәр чыгыш ясар дип фаразлый белгечләр. Украина кризисы башланганнан бирле көнбатыш керткән санкцияләр башта йомшак булды һәм аерым Путинга якын кешеләргә генә кагылды. Соңрак АКШның югары технологияләрен куллану чикләнде. Моның инде Русиянең иярчен сәнәгате һәм башка шундый технология җитештерү сәнәгатенә зыяны зур булачагы фаразлана. Русия ачу итеп 2020нче елдан американ космонавтларын Халыкара галәм станциясенә үзенең корабында илтмәячәген белдерде. (Үзенең кызыклы коментарлары белән танылган премьер-министр урынбасары Дмитрий Рогозин американнар моннан соң галәмгә батутта сикереп менсен дип язды.) Көнбатыш технологияләреннән колак кагу Русия өчен акчалата миллиардлаган зыян, дигән сүз. Петербурда узган икътисади форумга Siemens, PepsiCo, Morgan Stanley кебек эре ширкәтләрнең җитәкчеләре килмәде. Кремль эшкуарлары анда зур гына инвестицияләр алачагына өмет иткән иде.

Ләкин барлык бу чикләүләрнең уңай ягын күрүчеләр дә бар. Русиянең көнбатыш белән араларын өзмичә, ниһаять, үзендәге көч белән аякка басарга акылы җитәр, дигән өметен белдерде Мәскәүдә эшләүче икътисади киңәшче Крис Уифер. «Русия акча күчерү, технологияләр генә түгел, ашау-эчү һәм авыл хуҗалыгына да көч салып инде күптән артта калган бу өлкәләрне, ниһаять, үстерер дигән өмет бар», диде белгеч.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев инде берничә тапкыр икътисадны төрлеләндерергә, яңача идарә итәргә кирәк, диде. Ул да санкцияләрне илнең үз сәнәгатен үстерер өчен кулланырга тәкъдим итте. Путин кешеләре теманы тагын да үстереп төрле тәкъдимнәр белән чыкты. «Русия тимер юлы» җитәкчесе Себердә транспорт һәм инфраструктура проектын әзерләде. Путинның төбәк икътисади интеграциясе мәсьәләләре киңәшчесе Сергей Глазьев долларны кулланыштан чыгару планын тәкъдим итте.

Русияне көнбатыштан аеру тәкъдимнәре Путинның Советлар Берлеген сагыну чыгышларына аваздаш. Русия президенты моңа акрынлап Грузия һәм Украина җирләрен тартып алу, Евразия таможня берлеге һәм Күмәк иминлек килешүе оешмасын төзеп, аның нигезендә алты элекке совет республикаларының кайберләре белән хәрби өлкәдә берләшү юлы белән килә. Русия үзе өчен яңа базарны хәтта Төньяк Кореяда да эзли. Быел анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып кайтты.

Кырымны «кайтару» Путинның үз халкы алдында дәрәҗәсен арттырды. Ләкин Русия халкы соңгы елларда икътисади комфортка ияләнде. Көнбатыш санкцияләре әле тулысынча гамәлгә дә кермәде – фикер белешүләргә караганда, халыкта бу вазгыять борчылу тудырган. «25 ел чит илгә йөрүгә, чит ил киемнәре һәм ашау-эчүгә, техникага, интернетка өйрәнгән Русия ватандашларының моны үзгәртәсе килмәячәк. 1998нче елгы кризистан соң Русия үзгәрде. Бу инде бөтенләй башка ил», ди Мәскәүдәге икътисад белгече Уифер.

«Укучылар татар теленнән тест бирде, йә шуннан нәрсә?»

Татарстан мәктәпләрендә тугызынчыны тәмамлаучылар татар теле һәм әдәбиятыннан тест тапшырды. Аның нәтиҗәләре беркайда да чагылыш тапмый.

Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы апрель азагында тугызынчы сыйныфлар тапшырган тестка нәтиҗә ясамады әле. Казан шәһәре мәгариф идарәсе нәтиҗәләрне мәктәпләрдән җыеп алган. Казанның 149нчы татар лицее директоры Фирдәвез Вафина сүзләренчә, алар тест нәтиҗәләре белән әти-әниләрне дә, укытучыларны да таныштырган. Вафина үзләренең бу имтиханны начар бирмәүләрен әйтә. Быел 149нчы лицейда 53 укучы тугызынчыны тәмамлый. Шуның 39ы «4» һәм «5»кә тапшырган, ике укучы «2»ле алган.

Алдан ук министрлык бу тест нәтиҗәләре укучының еллык билгесенә йогынты ясамаячак дип белдергән иде. Вафина сүзләренчә, йогынты ясамаса да, укытучылар да, укучылар да аны борчылып көтеп алган. «Тугызлар психологик яктан әле гомумән тест тапшыруга әзер түгел. Без үзебез дә (мәктәп җитәкчелеге, укытучылар) моңа бик борчылдык, куркып та калдык», – ди Вафина.

Тугызны тәмамлаучылар кулларына аттестат һәм сертификат ала. Аттестатка ел буе укыган бөтен фәннәрнең дә йомгак билгеләре куела, ә сертификатка математика һәм рус теленнән имтихан нәтиҗәләре языла. Татар теле һәм әдәбиятыннан бирелгән тест ни өчен кирәк дигән сорау да туа. Укучының белем дәрәҗәсен ачыклау өченме? Укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге аны болай да яхшы белә, чөнки еллык билге чыгарыла. Югарыда утыручылар мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын ачыкларга телиме? Әллә укучы алдында, тест тапшырасы булгач, татар теле һәм әдәбияты дәрәҗәсен тагын да күтәрү өчен эшләнәме? Нәтиҗәсенең ни өчен кирәклеге бик үк аңлашылып бетми.

​Соңгы вакытта «татар теле гаиләдә бирелергә тиеш» дигән сүзләр еш яңгырый. Болай дип белдерүләр мәктәптә өйрәнүне дә, татар телен көндәлек тормышта куллануны да икенче планга этәрә. Педагог фикеренчә, гаиләдә татар теленә нигез салынырга, мәктәптә өйрәнелергә, ә тормышта ул бөтен өлкәләрдә дә кулланылырга тиеш.

«Сезнең шәһәрдә тукталышлардагы исемнәргә игътибар биргәнегез бармы? Шаккаткыч! Элмә такталарны әйтеп тә тормыйм. Без мәктәптә татар, татар теле мохите тудырырга тырышабыз. Бәйрәмнәрне татар телендә үткәрәбез, әти-әниләр белән татар телендә аралашабыз. Әмма мәктәптән чыгу белән татар теле кемгә кирәк?

Бала мәктәптән чыкты да шуның белән бетте. Алга таба аларны кайда татарча укыталар? Мин бөтен өлкәдә дә дип әйтмим, әгәр эшкә алганда татар телен дә белүне мәҗбүри итеп куймаган очракта, безнең эшебез юкка чыга. Бүген татар теленә дәүләт масштабында карарга кирәк. Бездә ике дәүләт теле икән, ни өчен мин теләсә кайсы урынга барып татарча чыгыш ясый, теләсә кая барып татарча сорау бирә алмыйм? Менә проблема нәрсәдә бит! Татар теле проблемасын мәктәп җилкәсенә генә калдыру – ул дөрес түгел. Татар теле дәүләт буларак бөтен җирдә дә эшләргә тиеш», – ди Вафина.

Наил АЛАН.

Мәскәү сөрген турында тагын бер фильмны тыйды

«Приказано забыть» дип аталган фильмда чечен һәм ингушларның 1944нче елның февралендә сөргенгә сөрелүе вакытында күргән михнәтләре тасвирлана. Фильм инде май башында ук әзер иде һәм аның премьерасы 10нчы май көнне Грозныйда күрсәтелер дип вәгъдә ителде.

Билгеле булганча, чечен-ингушларның сөргенлегенә 70 еллыгы уңаеннан матәм чараларын уздыруны Чечня хакимияте 23нче февральдә тыйды һәм ул 10нчы майга күчерелде. Яңа фильм да шул көнне күрсәтелер дип уйланылды, әмма «Приказано забыть»ның продюсеры Руслан Коканаев әйтүенчә, ул көнне инде фильм күрсәтүне оештырырга вәгъдә итүчеләр бөтенләй телефоннарын алмаган. Ул гына да түгел, 20нче май көнне әлеге чечен-ингушларның кайгылары турындагы фильмны Русия мәдәният министрлыгы бөтенләй тыйган. «Карар инде кабул ителгән. Әлеге хат минем адреска җибәрелгән. Анда әлеге фильм милләтара нәфрәт тудыра дип язылган», ди Facebookта Коканаев.

Шулай ук «Эхо Москвы» язуынча, министрлыкта әлеге фильмны шактый «кискен» дип белдергәннәр. Коканаев үзе моның белән килешми. Аның сүзләренчә, әлеге фильмда милләтара нәфрәт тудырырлык берни дә юк.

Мондый хәл килеп чыгасын инде фильмны эшләүчеләр алдан ук чамалаган кебек. Коканаев әйтүенчә, Мәскәүдәге рәсми чечен диаспорасына берничә тапкыр мөрәҗәгать итүенә карамастан, фильмны төшергәндә беркем дә килмәгән. «Алар фильм төшерүебезне белмәгәннәрдер дип санамыйм. Мөгаен өстән ниндидер боерык булгандыр. Шул ук вакытта мин Мәскәүдә мәчеттә сөйләгәч, гади егетләр, карт-карчыклар фильмдагы зикер кылу, ясин чыгу кебек күренешләрдә төшәргә ризалашты. Алар әллә ничәшәр кат студиягә килеп бушлай ярдәм күрсәттеләр», – ди ул Facebookта.

Коканаев фильмның Русиядә тыелуына әллә ни аптырау белдерми һәм аның халыкара фестивальләрдә күрсәтеләчәген әйтә. «Миңа инде 5 халыкара фильм бәйгеләре төркеме аны караганын һәм бәйгегә алырга әзерлеген әйтте. Аларга ул бик ошаган. Инде бу да минем өчен зур уңышка ирешү дигән сүз», ди ул.

Билгеле булганча, кырымтатарлар сөргенен тасвирлаучы «Хайтарма» фильмын да Казанда узучы халыкара мөселман фильмы фестиваленең бәйге программасына кертмәгәннәр иде. Монда да Русия тышкы эшләр министрлыгы кулы уйнаган булып чыкты. Русия тышкы эшләр министрлыгы фестивальне оештыручыларга аны бәйгегә алмаска дип тәкъдим хаты язган. «Хайтарма» Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә бәйгегә кертелмәсә дә, тамашачылар арасында иң зур кызыксыну тудырган әсәр булды.

Әсәрне фестиваль барышында күрә алмаучылар, аны интернетта эзли башлады, әлеге фильмны «Яңа Гасыр» телевидениесендә дә күрсәтү тәкъдимнәре яңгырады. Киев-Мәскәү каршылыклары тумаган булса, Русиядә әлеге фильмның күрсәтелүе бик шикле иде. Кырымны Русиягә кушу хәлләре башлангач, кырымтатарлар белән очрашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кырымтатар АТР телеканалының ТНВ белән хезмәттәшлек итүен теләвен әйтте. Нәкъ шул вакытта «Яңа Гасыр»ның «Хайтарма» фильмын күрсәтәчәге турында мәгълүмат таралды.

Әлеге хәлләр инде мартта ук булуга карамастан, ТНВ фильмны күрсәтергә ашыкмады. Хәтта социаль челтәрләрдә бу уңайдан дәгъвалар да яңгырый башлады. Ахыр чиктә халыкның нәкъ бакча эшләре кызган вакытына туры китереп 18нче май көнне «Яңа Гасыр» телеканалы «Хайтарма»ны күрсәтергә булды.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии