Татар авылы энциклопедиясе

Авылдашым, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрдәновның узган ел гына басылган «Тарихта тибрәлгән Тәбәрле» (771 битле!) китабын укыгач шул хакта сезгә дә язасым, бу байлык белән бүлешәсем килде. Ул әлеге китапта халкыбызның XVI-XX гасырлардагы көнкүрешен, рухи-дини тормышын, көрәшен, гомумән, тарихын Әгерҗе районы, Тәбәрле авылы мисалында ачып сала. Биредәге һәр мәгълүмат бөртекләп өйрәнелгән, объективлык белән язылган.

Хезмәтнең кереш өлешендә автор бу эшкә алынуының максатын болай аңлата: «Тәбәрленең бер улы буларак, авылыбыз тарихына багышланган китап язуны үз тормышымдагы иң зур һәм изге бурычым дип санадым. Моның өчен вакытым һәм көчемне кызганмадым. Бу максатны үземә бер олы вазифа һәм дәрәҗә итеп йөкләп, бөтен эшләремнән дә җаваплырак гамәлем итеп тойдым».

Хезмәтнең архив материалларына, истәлек-хатирәләргә, фоторәсемнәргә, район, республика матбугат чараларында XX гасырда басылган мәкаләләргә, авылдашларның армия хезмәтеннән, фронттан язган хатларына, гомумән, чыганакларга искиткеч бай икәнен ассызыклап, автор сүзенең гаҗәеп дәрәҗәдә хакыйкый, ихлас булуын искәртү кирәк.

Бу гаять күләмле, киң диапазонлы гаҗәеп бай фәнни хезмәттә Тәбәрленең нигезләнүе, авылның исеме, биләмәләре, табигате, халкының кәсебе, көнкүреше, рухи-дини яшәеше, мәдәният-мәгариф эшләре, авылдашларның нәселләре, зиратлар, урамнар, тәбәрлеләрнең хәрби хезмәтләре, яуларда катнашулары турында тәфсилләп, архив материаллары һәм башка чыганаклар белән дәлилләп язылган. Китапта шулай ук авылыбызның тел һәм сөйләм үзенчәлекләре, халык иҗаты үрнәкләре, бәйрәм-йолалары да чагылыш тапкан.

Әлеге китаптан тарихи кыйммәткә ия мәгълүматларны аерып алырга мөмкин. Әйтик, Петр I вакытында гына да халыкны ач үлемгә дучар итә торган салым күләменең биш тапкыр артуын, 1919 елдан (игътибар итегез: репрессияләр унтугызынчы елларда ук барган, утыз җиденче еллар аның иң югары ноктасы булган) 1950 елга кадәр авылыбызның 21 кешесе репрессияләнеп, шуларның икесе үлем җәзасына хөкем ителүен, безнең якларда 1553-1920 еллар аралыгында булган һәм безнең авылдашлар катнашкан халык баш күтәрүләре…

Моңарчы да эпитафия – кабер ташларындагы язуларны уку, өйрәнү белән шөгыльләнгән Раиф әфәнде зиратлар темасына тулы бер бүлек багышлаган. «Халык исәбе», «Нәселләр»дигән бүлекләр архив материалларыннан тора диярлек. Авылдашларның күпчелеге өчен «Нәселләр»бүлеге кызыклы һәм файдалы булыр. 23 битле бу бүлекне язу өчен автор зур хезмәт куйган! Уйлап кына карагыз: 1600 еллардан башлап, авылдагы төп нәселләрнең буын тармакларын тәртибе белән сызып, әзерләп, 17 нәселнең шәҗәрә сызымнарын биргән! Тәбәрлеләр бу сызымнардан үзләренең 10нчы һәм хәтта 13нче буын бабаларының исемнәрен таба ала.

Урыс империясе алып барган исәпсез-хисапсыз сугышларда да татарларның катнашмый калганы юк. Тәбәрле ир-егетләре дә бу афәтләрдән читтә кала алмаган. Петр Iнең 1722 ел 19 гыйнвар фәрманы нигезендә, ясаклы татарлардан мәҗбүриләп солдатка алу башланганнан бирле (10-12 яшьлек ир балалары рекрут итеп алынган аналарның йөрәкләренә кара кан саугандыр; малайларның өчтән бере чукындырылып, денщик хезмәтенә озатылган, өстәвенә рекрутларның зур күпчелеге беркайчан да авылга исән-имин әйләнеп кайтмаган), безнең көннәрдә бара торган мәгънәсез Кавказ (чечен) сугышларына кадәр авылыбыздан ир-егетләрне хәрби хезмәткә ала торалар. Автор үтә бер төгәллек белән, архив материалларына таянып, XVIII гасыр башында рекрут итеп алынган авылдашларыбыздан башлап, XXI гасыр башында Чечняда террорга каршы чараларда катнашучыларга кадәр исемләп язган.

Биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның да исем-фамилиясе, әтисенең исеме генә түгел, туган елы, сугышка киткән елы, һәлак булган вакыты һәм урыны, исән кайтучыларның вафат булган еллары күрсәтелгән. Барлыгы 234 кеше: 230 ир-ат, 4 хатын-кыз. Шуларның 147се сугыш кырларында ятып калган.

Раиф әфәнденең нәсел җебе әтисе ягыннан Төрдәле һәм Кырынды авыллары халкына 44 ел иман тараткан хәзрәт Гыйззәтулла Габделмәннәф улына (1801-1868), ә әнисе ягыннан заманына күрә шактый белемле, мәдрәсә гыйлеме алган, татарча-урысча грамоталылыкка ия булган, авылыбыз тарихында сизелерлек эз калдырган Фатыйх Мөхәммәтлатыйф улы Вәлиевка (1893-1969) тоташа. (Менә шул Фатыйх бабасының Тәбәрле тарихы турында язу хыялын тормышка ашыра да Раиф). Галимнең әти-әнисе исә авылның абруйлы кешеләре – укытучы Рәшидә апа (1921-2002) белән мал табибы Фәтхелбәян абый (1924-1995) Мәрдәновлар.

Раиф Мәрдәновның «Тарихта тибрәлгән Тәбәрле» китабы киң катлам укучылар – үз халкының тарихына битараф булмаган һәркем өчен файдалы, кызыклы булыр. Чөнки бу китап – чын-чынлап халкының XVI-XX гасырлардагы энциклопедиясе. Үткәнебез белән кызыксынган һәркем, бигрәк тә авылдашлар, Раиф әфәндегә рәхмәтледер дип уйлыйм. Шәхсән үзем бу китапта бирелгән нәсел таблицасы буенча 12нче буын бабаларыма кадәр белдем. Аларның кайберләренең тормышында әһәмиятле урын тотуы да мәгълүм булды. Мәсәлән, унынчы буын бабам Сәвәләй Сөркәй улы 1716 елларда авылыбызда староста булып торган, 1907 елда бу вазифаны Гыйбадулла бабамның энесе Хәмидулла Гобәйдуллин үтәгән.

Афәрин, Раиф әфәнде! Сез авылыбыз Тәбәрлегә генә түгел, Пушкин язгандай, үзегезгә дә гаҗәеп һәйкәл куйгансыз, чөнки хезмәтегез һәм шуңа бәйле рәвештә исемегез халкыбыз хәтереннән җуелмас.

Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА.

Кадыбаш авылы.

Татар авылы энциклопедиясе , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии