Социаль ипотека колга әверелдерә

Социаль ипотека колга әверелдерә

Без – өч кешедән торган яшь гаилә. Ирем дә, мин дә – авылдан, икебез дә югары белемле. Ике яшьлек улыбыз үсеп килә. Өйләнешкәнебезгә өч ел булса да, үз торагыбыз юк. Казанда кеше фатирында гомер итәбез. Барлык акча шуңа китеп бара. Хуҗага бәйле булып яшәү бик авыр. Шушы өч ел эчендә биш тапкыр яшәү урынын алмаштырырга туры килде.

Беренче күченү бигрәк тә хәтердә. Яңа ел алды иде. Улыбыз ике айлык. Хуҗабикә фатирын сатуын әйтте. Аның һәм сатып алучы арасындагы килешү буенча фатир 29 декабрьгә бушарга тиеш. Без хуҗаларыбыздан Яңа елны каршылаганнан соң күченүне үтенсәк тә, алар риза булмады. Кемнәрдер Яңа ел салатлары әзерләгәндә, мин елый-елый төенчекләремне җыйдым. Булган җиһазны иремнең апаларына күчердек (алар шәхси йортта яши). Ирем фатир тапканчы, мин улым белән ике ай авылда әниләрдә яшәп тордым…

«Нигә болай тилмерергә соң? Социаль ипотека буенча торак ал да рәхим итеп яшә. Мин балалар бакчасында эшләгәч, бу программага эләгәм бит!» – дип уйладым. Иремнең апасының гаиләсенә рәхмәт, безне Казанга пропискага керттеләр. Социаль ипотека буенча кеше башына 18 квадрат метрдан артык булмаска тиеш, ә безнең 18,4 чыга. Шулай итеп, ул вакытта без программага эләгә алмадык.

Бүген 16 кв. м чыга (апалар кияүләрен пропискага кертте). Ләкин хәзер, балам авырып больничныйга чыкканга күрә, мине эштән китүемне үтенделәр. Хәзерге заманда яшь бала белән балалар бакчасында да эшләп булмый икән. Без яшь аналарга нишләргә? Кайда эшләргә?

Балам әзрәк үсеп, ныгып, яңадан эшкә дә кердем, дип уйлыйк. Документлар җыю буенча «сират күперләрен» кичеп, исәпкә баскан очракта, безнең гаиләгә 54 квадрат метрлы торак бирелергә тиеш. Бүгеннең күпертелгән саннары белән исәпләгәндә, аның бәясе – 1 миллион 200 мең сум чамасы! Конкурс буенча күп акча кертеп (якынча фатир бәясенең яртысы), тизрәк фатирга кереп утыру мөмкинлеге бар. Ләкин бу вариант безнең кебек тормышны «урамнан» башлаучылар өчен түгел. Чиратка басып, әз-әзләп түләп беренче взносны җыйган очракта, фатир көтеп ярты гомерең (иң матур булырга тиешле яртысы!) узып китәчәк.

Ә икенче яртысы, руслар әйтмешли «закат»ы, торак өчен кредит түләп узачак. Түләп бетермичә фатир синеке саналмый әле. Түли алмасаң, «очыртып» чыгаралар. Син тагын гаиләң белән урамда каласың. Ходай саулык биреп, түләп барган очракта, 15-20 ел син ирекле кеше түгел, ә банк колы. Син хәзер ирең белән көне-төне эшләргә тиеш буласың. Балалар табарга, аларны тәрбияләргә, киенергә, дәваланырга, концерт-театрга йөрергә, балаң белән шөгыльләнергә, аны берәр секциягә йөртергә вакытың да калмаячак. Чөнки бөтен яшәү максатың булып ипотека түләү кала.

Бүген без, Казанда түләп булмый башлагач, Казан читендәге авыл җирлегенә күчтек. Социаль ипотекага бирелгән йортта торабыз. Хуҗалар социаль торак алган, ләкин коттеджда яшиләр, «иномаркада» йөриләр, бизнеслары бар… Менә бит, социаль ипотека да байлар өчен икән! Хатыны яки үзе фиктив рәвештә генә бюджетка эшкә урнаша да, ришвәт биреп, социаль торак ала. Коттеджлары әти-әнисе яки туганы исемендә. Кайберәүләрнең туганнары яки җизнәләре министрлыкта, хакимияттә утыра. «Җылы урындык» туганнарны да «җылыта». Инде күбесе балаларына социаль йорттан өчәр бүлмәле фатирлар алып куйган.

Казанда кеше күп. Шуңа карамастан, беребез дә урамда яшәми әлегә (бомжлардан кала). Яңа буш йортлар күп. Арендалыйм, дисәң, җаның ниндиен тели, шуңа бар! Акчаң булса, кеше коттеджында да яши аласың. Алам дисәң дә, торак бар, бәяләре генә бик күпкә күпертелгән. Реаль бәя түгел.

Авыллар соңгы 10 ел эчендә бетте. Укырга дип килгән авыл яшьләре шәһәрдә калырга мәҗбүр. Казанда – пропискасыз, йортсыз-җирсез. Нишләргә соң безгә? Безнең өчен дә берәр кулайрак программа чыксын иде. Чын мәгънәсендә «социаль» (дәүләт акчасын халык өчен файдаланучы) программа. Яшь гаиләләр дә хәзер күбрәк үз тораклары булмаганга аерыла. Кешене бит өмет яшәтә. Ә киләчәк бер дә өметле күренми. Гаилә корганчы, бергә төзегән планнар, хыяллар челпәрәмә килә. Өй тутырып бала, тәрәзә төбе тулы гөлләр үстерәсе килә иде. 2011 елны тагын кеше фатирында кол булып каршыладык.

Резидә.

Комментарии