Зөлфәт Хәйруллин: «Автобуста кешеләрнең йөзен карарга яратам»

Зөлфәт Хәйруллин: «Автобуста кешеләрнең йөзен карарга яратам»

абый, рәсем ясау – зур сәләт. Аның чишмә башы кайдан килә?

– Әтием киномеханик булып эшләде. Ул бик матур итеп рәсем ясый, тип-тигез итеп яза иде. Миңа әтидән – рәсем ясау, әнидән – моң күчкән. Кечкенә чакта, әнине җырлатканда, елый идем. Көнләшкәнмендер инде.

– Әти-әниегезнең сурәтен ясаганыгыз бармы?

– Әнием бик иртә үлде. 42 яшь кенә иде аңа. Без, биш бала, ятим калдык. Әнинең бер фотосурәте дә сакланмаган иде. Үзбәкстаннан туганнар аның бер фотосурәтен табып алып кайтты. Әнинең каберендә дә мин ясаган рәсеме тора. Әле 16 яшемдә әнинең рәсемен ясаган булганмын, шуны күптән түгел генә компьютерда рәтләп бирделәр. Ул каралган, таушалган иде. Әнине күз алдына гына китереп ясый идем. Кечкенә чакта кемнәрдер: «Әти-әниең бармы?» дип сорагач: «Бар», – дия идем. «Бай син», – диләр иде миңа. Ничек бай булыйм инде, дип уйлый идем. Әти-әниең булу шундый зур байлык икән ул. Әти-әнине кадерләп яшәргә кирәк, сеңлем.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

– Шарж һәм карикатура бер-берсенә охшамаган, диләр. Аермалары нидә?

– Шаржда кешене күтәрәсең, үстерәсең. Ә карикатура, киресенчә, кешедән көлеп, мыскыл итеп ясала. Шарж бит ул – күңелне күтәрүче сәнгать. Кеше үзенең шаржын күреп: «Карале, мин нинди кызык йөзле кеше икән бит», дип көләргә, шатланырга һәм, иң мөһиме, үз-үзен яратырга тиеш. Кирам Сатиев: «Шарж – ошар эш», – ди. Тик шаржда да бар кешене дә матур итеп ясап бетереп булмый.

– Кешеләргә карагач ук уегызда аның шаржын да ясыйсыздыр инде?

– Әйе. Кешеләрнең йөзе белән бергә шаржын да күзаллыйм. Бигрәк тә автобуста барганда, кызык йөзле кешеләр күреп, күзләремне түгәрәкләндереп, аны өйрәнә башлыйм. «Әһә, бу бит моңа, бу тегеңә охшаган», дип шаккатып барам. Автобуста бит шундый күп кеше йөри. Алар арасында шундый-шундый кызык йөзле кешеләр очрый. Кайсының күзе, кайсының авызы, кайсының борыны бик кызык күренә. Менә ничек инде аны шарж итеп күзалламаска мөмкин!?

– Шарж ясау – төп һөнәрегез була алыр идеме?

– Шарж ясауны мин хобби буларак кабул итәм. Аны ясаудан туктап та, аннан арынып та булмый. Яхшы ясыйм дип әйтә алмыйм. Гомумән, үземне гел тәнкыйтьләргә тырышам. Үз-үзеңне тәнкыйтьләү кирәк дип саныйм. Ул кешегә үсәргә, тагын да яхшырак иҗат итәргә, туктап калмаска ярдәм итә.

– Шаржларның исәбен алып барасызмы?

– Юк. 500ләп кешенең шаржын ясаганмындыр. Бик күп алар минем, бик күп.

– Гаиләгез шарж ясау хоббиегызга ничек карый?

– Кечкенә кызым да шарж ясарга ярата. Бер-беребезгә комачау итмибез, өйрәтмибез. Һәркем үзенчә ясый. Кайчакта гына бераз төзәтеп җибәргәлим. Әле кайчакта автобуста кызым белән бергә кешеләрнең йөзләрен күзәтеп, кемгә охшаганлыкларын бергәләп уйлап барабыз.

– Зөлфәт абый, беренче ясаган шаржыгызны хәтерлисезме?

– Мин кечкенәдән, мәктәптә укыганда ук рәсем ясый идем. Ә беренче шаржымда Балтач районы, Норма авылындагы баянчы Кирам абыйны ясаган идем. Ул шарж өчен миңа түләргә дә туры килде бит әле (көлә). Кирам абый килде дә: «Син ясадыңмы моны?» дип, авызга берне менеп төште.

– Шаржларыгызны аңлап бетермәүчеләр дә бар, димәк?

– Бар, сеңлем, бар. Кешеләр сәнгатьне аңлап бетерми шул. Аннан соң, шарж – яңа, сирәк очрый торган сәнгать төре дә бит. Гади халыкка караганда, сәнгать кешеләре шаржны якынрак кабул итә. Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атлар үзләренең шаржларына көлеп карый. Ә менә хатын-кызлар: «Мин мондый ямьсез түгел, ник болай ясадың мине?» дип үпкәлиләр. Кайчакта юри, күңелләрен күрер өчен килмәгән җирләрен килештереп ясап куям инде.

– Хатын-кызларны ясау авыр дисез. Хатын-кыз шарж өчен яратылмагандыр…

– Төрле кеше бар. Кайбер ир-атларның да шаржын ясап булмый. Шарж кызык йөзле кешеләрне ярата. Хатын-кызларны туйда ясарга яратам. Алар матур киенгән, ясанган була.

– Балаларны ясаганыгыз бармы?

– О-о, балаларны ясау бик кызык ул. Бер сабан туенда 10-12 яшьләр чамасындагы бер кызны ясаган идем. Бик кызык иде аны ясавы. 4 яшьлек оныгым Камиләне ясарга яратам. Үзенә күрсәтәм дә: «Бу – син», – дим. Оныгым карап тора-тора да: «Аха, бу – мин», – ди.

– Беренче ясаган шаржыгыз өчен яхшы гына эләккән. Еш эләгәме үзегезгә?

– Бик күп булды андый эләгүләр. Апас районында бер елны туй алып барган идем. Шунда өстәл артында утырган абзыйның шаржын ясадым. Берзаман яныма берәү килде. Шкаф хәтле теге абзый: «Жить не хочешь, да?!» дип, шаржны ертып ташлады. Әле дә саклана әле ул шарж миндә. Эх, курыкканнарым ул чакта. Тимәде, хәер. Шулай да, микрофонымны кулымнан бер дә төшермәдем, килә башласа берне тартырмын дип сакланып йөрдем. Хәзер туйга баргач, башта кешенең характерын чамаларга тырышам.

– Ә үзегез иҗатыгызны аңламаучыларга үпкәләмисезме соң?

– Үпкәләмим, миңа түзгәннәренә рәхмәт (көлә).

– Портрет ясый аласызмы?

– Табигать тә, портрет та ясыйм. Кешенең йөзенә карап, йә шарж, йә портрет ясап була. Ә кайбер кешене бөтенләй дә ясап булмаска мөмкин.

– Эх, күргәзмәгез булса иде! Һәр кеше килеп карый алыр, кәефләрен күтәреп, рәхәтләнеп көләр иде.

– Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында үз галереям бар. Әле профессорларның шаржларын ясарга диләр. Тик моңа бик күп вакыт кирәк. Һәрберсен фотога төшереп, аннары шаржларын ясарга кирәк булыр инде. Үз күргәзмәмне ясарга дип, Горький музее белән дә сөйләшкән идем. «Кил дип», дәшеп калдылар. Тиздән үз күргәзмәм дә булыр дип ышанам.

– Фотога төшерергә кирәк дидегез. Шарж фотосурәт ярдәмендә дә барлыкка килә аламы?

– Фото – шарж ясый ул. Кайчак кешенең йөзенә карап, шарж ясап булмый, ә берәр фотосында коеп куйган шаржы яшеренгән була. Әле ярый фотоаппарат уйлап тапканнар, бик яхшы нәрсә бит. Кешене шалт кына фотосурәткә төшереп аласың да, вакытың булганда шаржын да ясап куясың.

– «Дусларым – дус ишләрем» дигән тәүге китабыгыз бик кызыклы. Яңа китап чыгару турында уйлаганыгыз бармы?

– Икенче китабымны чыгарырга исәбем бар. Яңа шаржларым да күп җыелды инде. Ләкин өстән-өстән генә түгел, төптән уйлап, яхшы сыйфатлы китап чыгарасым килә.

– Бауман урамында рәсем ясап утыручылар бик күп. Алар турында нинди фикердә сез?

– Урамда портрет ясап утыручылар бик талантлы кешеләр! Бауман урамы дигәннән, бер тапкыр мин дә табигать күренеше ясалган картинамны анда сатуга куйган идем. Озак тора алмады, чөнки анда да аренда өчен акча түләргә кирәк. Тиз арада гына сатып алучы булмагач, бер танышыма бүләк иттем мин аны.

– Табигатьне дә шәп ясыйсыздыр…

Укып бетергәндә, югарыда телгә алган институтта күргәзмәмне ачкан идем. Берничә картинамны урлап киткәннәр иде. Урларлык булгач, матур ясалган булганнардыр инде (көлә).

– Интернет белән дуслыгыгыз бармы? Үз сайтыгызны булдырырга исәплисезме?

Интернетта бик алай утырганым юк. Хәер, интернетта кызык әйберләр күп инде ул. Сайт турында шәп идея бит! Кызыма әйтергә кирәк булыр әле.

– Зөлфәт абый, сез күпкырлы талант иясе. Сез – журналист, әле тагын баянда да уйныйсыз, шигырьләр дә язасыз…

Музыка, сәнгатьне яратам мин. Татар җырларын, классиканы аеруча да яратам. Үземнең дә җырларым бар. Берара бик күп яза башлаган идем, хәзер ташладым. Җыр язганда моң булырга тиеш. Кеше яза дип кенә, күләм өчен язып булмый, алай язарга ярамый. Безнең халык җырлары нинди матур бит. Аларны тыңлаган саен тыңлыйсы, җырлаган саен җырлыйсы гына килеп тора. Гомумән, татарлар гаять талантлы халык. Меңъяшәр Тукаебызны гына алыйк. Еллар үтсә дә, халык аны онытмый. Чөнки аның җылы, тәмле, матур сүзләре халыкның күңеленә уелып кергән.

– Мәҗлесләр дә алып барасыз бит әле…

Тамада булырга туры килгән чаклар да бар. Баян белән тулы бер залның игътибарын җәлеп итеп, тотып торып, күңелен күреп булганлыкка шаклар катам. Нинди шәп уен коралы бит! Әле бер тапкыр рус туен да алып барырга туры килде. Татар туе була диеп, программа төзеп килгән идем. Аннан соң, рус туе икәнен белгәч, программамны тиз-тиз генә тәрҗемә иттем дә, Аллага тапшырып, мәҗлесне башлап җибәрдем. Бераздан сәгатькә карасам, ике сәгать русча туй алып барганлыгымны аңлап, шатланып куйдым. Шактый күңелле узган иде ул туй. Бар кунаклар да биеп, җырлап күңел ачты.

– Зөлфәт абый, иҗатыгызда зур уңышлар телим. Укучыларыбыз якын киләчәктә, шәхси күргәзмәгезгә барып, рәхәтләнеп көлеп, кәефләрен күтәреп кайтыр дип ышанабыз.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии