- 27.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №16 (27 апрель)
- Рубрика: Архив
Мәктәпләре ябылырга торган авыллардан ярдәм сорап язган хатлар бик күп. Инде бу хакта газетабыз битләреннән укып беләсез. Шәһәр мәктәпләренә дә куркыныч яный: «Яр Чаллыдагы 29нчы татар гимназиясен – атаклы Вәгыйдуллин мәктәбен ябалар!» дигән хәбәр республикабызны шаулатты. Татар җәмәгатьчелеге 29нчы гимназияне яклап кала алды. Тик татарның күпчелеге үз теле өчен борчылмый. Бүгенге мескен хәлебезнең төп сәбәбе шундадыр. Гаепне гел читтән эзлибез. Татар гаиләсендә баланың рус телендә генә сөйләшүенә кем гаепле соң?
Шулай уйланып йөргәндә Казан шәһәренең инглиз телендә тирәнтен белем бирүче 165нче рус мәктәбендә оештырылган «Нур» татар театрыннан чакыру алдык. Аяз Гыйләҗевның «Шикәрем син, балым син» спектакле булачак икән. Бу беренче премьера түгел: узган ел Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен куеп, тирә-як мәктәпләрне таң калдырган иде бу коллектив укытучылары. Әсәрне ул чакта сәхнәгә мәктәпнең директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдинов үзе куйган. Инде менә яңа спектакль өлгерткәннәр.
Залда укучылар, әти-әниләр, укытучылар. Бар да тын да алмый сәхнәгә төбәлгән. Алкышларга күмделәр яраткан укытучыларын. Спектакль тәмамланды. Рәхмәт сүзләре, теләкләр күп булды коллективка. Өстәлгә чыккан хуш исле ит бәлеше коллективтагы матур мөнәсәбәтләргә туганлык җылысы да өстәгәндер.
Артистлар «табадан гына төшкән»
Яхшы күңелле күрше әбисе Бәдриҗамал күзләргә яшь китерерлек дәрәҗәдә дулкынландырды. Бу образны тудырган актрисага – мәктәптә лаборант вазыйфасын башкаручы Наилә Закированың осталыгына, мөкәмәл сөйләменә сокланмыйча мөмкин түгел.
– Татар теленең бетә баруына йөрәгем әрни. Классларны, мәктәпләрне берләштерү – бик тә аянычлы хәл. Авыллар мәктәпсез кала, – ди ул ачынып.
Татар теле укытучысы – яшь мөгаллимә Гөлназ Ибәтуллина – спектакльдәге коеп куйган Әминә.
– Бу мәктәптә 2 ел эшлим. Репетицияләр вакытында кичке 9ларга кадәр мәктәптә булабыз. Илһамланып яратып эшләгәндә һәр эшкә вакыт табарга була. Директорыбызның һәр эштә башлап, безне рухландырып йөрүе көч өсти үзебезгә. Театр эшчәнлеген туктатмаска иде. Ә бүгенге спектакльне туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз да карады.
Сәрбиназ – тискәре образ. Әле мәктәптә берничә ай гына элек эшли башлаган Алсу Мостафинаның укучылары чибәр, сөйкемле укытучыларының шундый да «була алуына» аптырап утырганнардыр. Хәер, моңа артистка үзе аптырамый:
– Дәрәҗәм төшәр, дип уйламадым. Алай булырга ярамый, дип бик тырышып уйнадым. Рус балаларына татар теле укытам. Бу коллективта эшләве җиңел, рәхәт.
Мәктәпкә ир-егетләр кирәк!
Бер киңәшмәдә район җитәкчеләренең берсе: «Ир-егетләрне мәктәпләрдә саклап калу өчен 50% өстәмә түләү кертер идем», – дигән иде. Килешми мөмкин түгел. Укучыларга бүген ир-ат тәрбиясе җитми. Менә 165нче мәктәптә дә бары 5 ир укытучы. Бүген икесе сәхнәдә.
– Мин Якутиядән килдем. Анда яшәгәндә дә спектакльләрдә катнашканым бар иде. Билгеле, анда рус телендә генә аралаштым. Биредә ике генә ел эшлим әле», – ди Солтангәрәй ролен башкаручы технология укытучысы Рөстәм Гыйльметдинов.
«Нур» театрын оештыруда башлап йөрүче кеше – мәктәп директоры. Айдар Шәмсетдинов бүген Солтангәрәй ролендә. Сүз дә юк, иң күп алкышларны ул җыйды бугай. Ул республика күләмендә билгеле шәхес, Казан шәһәр Думасы депутаты да. Күпме тәрбия дәресе бирә алырлык театр оештыра алган.
– Айдар Илдарович, Сезнең татар мәктәбендә эшләргә теләгегез юкмы? – дип сорадым хушлашканда.
– Безгә үзләренең телләрен, моңнарын оныта башлаган татар балалары да килә. Татар директорының рус мәктәбендә эшләве мең тапкыр мөһимрәк, дип саныйм мин, – диде ул кыска гына.
«Режиссер кем?» – дип сорасагыз…
Әсәрне сәхнәгә Нурания Җамали куйган. Без Татарстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания ханымның зәңгәр экраннар аша телевизион фильмнарын күреп сөенәбез. 165нче мәктәптә аны күрүемә гаҗәпләндем билгеле.
– Роберт Миңнуллинның “Китап” дигән тапшыруы “Татарстан – Яңа гасыр” каналында эфирга чыга. Бер тапшыруның кунагы – 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов иде. Ул коллективы турында яратып, дәртләнеп сөйләде. Соңыннан: «Коллективыгыз турында шундый итеп сөйләдегез, хәтта мәктәбегездә эшлисем килә башлады», – дип куйган идем, шаяртып. Ә бер танышым бу мәктәп коллективының спектакль куярга ниятләвен әйтеп, булышуымны сорады. Мәктәпләрендә Аяз Гыйлаҗев музеен ачарга җыенып йөргән көннәре иде. Атна вакыт эчендә бу әсәрдән 20 минутлык өзек әзерләргә өлгердек. Музей ачылганда кунаклар күп булды. Камал театры артистлары алдында да «имтихан тоттылар» укытучылар. Инде менә бүген тулысынча тамашачы хөкеменә тапшырдык.
Айдар Илдарович үзе бик тырыш кеше. Ул Г. Тукайның «Су анасы»н инглиз теленә тәрҗемә иткән. Инде бу китап дөнья күрде. Соңгы вакытта Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повестен инглиз теленә тәрҗемә итү белән мәшгуль», – ди Нурания ханым.
Тел – милләт сакчысы
Күп кенә әти-әниләр балаларының үз телләрен белмәүләрендә мәктәпне гаепләмәкче. Имештер, мәктәптә татар телен өйрәтмиләр, укыту рус телендә генә бара. Бу сүзләрдә дә дөреслек юк түгел. Чыннан да, безнең шәһәрләрдәге, хәтта татар дип аталган мәктәпләребездә дә күп фәннәр русча укытыла. Балалар үзара русча гына сөйләшә. Ә бит татар мәктәпләре булмаган илләрдә дә телне онытмыйлар. Чөнки анда татар теле – гаилә теле. Ә гаиләдә сине матур моңлы итеп татарча сөйләшүдән бернинди закон да тыярга җыенмый. Татарча бөтенләй белмәгән кайбер җырчыларыбызның, моңлы итеп, үз ана телләрендә җырлаганын ишеткәнебез бар. Аларның күңелләрендәге милли моң татар сүзе сорый. Димәк моң ул телне «уятучы» да.
Ә бүгенге спектакльне мин моңлы җырга тиңләр идем. Телне уятучы җырга. Балаларыбыз киләчәктә: «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», – диярлек булсын иде.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Рус мәктәбендә татар театры,

Комментарии