«Безгә – 55»

Урсай авылында быел 8нче Март бәйрәме үзенчәлекле төстә үтте. Безгә – 55 яшь дип аталган бәйрәм кичәсендә Урсай мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган классташлар авылдашларын, әниләрен, укытучыларын ихлас сәламләделәр. Һәркем яхшы аңлый: концертны куючыларга артистларга караганда да авыррак. Артистларның бит ул төп эше. Ә мондагыларның һәрберсен, бу бит фәләннең улы, бу бит минем күршем, дип бәяләп утыралар.

Күп кенә җырлар барыбыз өчен дә иң изге зат булган әниләргә, туган авылларына багышланды. Кайберәүләрнең дымлы күзләреннән иң кадерле, иң газиз кешеләре белән мәңгегә хушлашу ачысын кабат күңелләреннән кичерүен күрү кыен түгел иде. Якты дөньялардан яшьли китеп барган сыйныфташларын да искә алдылар.

Кайберләребез үз дөньясына, үз мәшәкатьләренә бикләнеп, очрашуга килә алмады. Килергә бик кирәк иде, югыйсә! Урамда очрашкан вакытта кайчак бер-беребезне күрмәмешкә салышып үтсәк тә, монда инде кочак җәеп күрешә аласың. Күңелдә сакланган хатирәләрне уртаклашасың, булганына шатланасың, булмаса – көенмисең, ә өметләнәсең.

Кичә тәмамланды. Ә авыл халкы атна-ун көн бәйрәм турында фикер алышты. Талантлар безнең арабызда икән ләбаса. Аларны күрә белергә генә кирәк. Рәхмәт кызларга! Дөньяның ыгы-зыгысыннан туйган халыкка яшәү көче биреп, рәхәтләнеп ял иттерделәр.

Рузилә ЗАРИПОВА,

классташларның класс җитәкчесе,

Азнакай районы, Урсай авылы

Комментарии