- 27.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Архив
Русиянең Беренче телеканалында эфирга чыгучы «Пусть говорят» тапшыруы дистәләрчә миллион тамашачы җыя. Димәк, ток-шоуны алып баручы Андрей Малахов Мәскәүдә үткән митинглардан да, хәтта Русия Президентының турыдан-туры эфирыннан да тәэсирлерәк булып чыга. Андрей Малаховның аудиоториясе илбашын яраткан булып кыланучылар даирәсеннән дә киңрәк, диләр. Янәсе, тыңлап торыгыз, халык үзе туйганчы сөйләсен! Бу инде Русиядә хөрриятнең дөньядагы иң демократик илләреннән арттырып жибәреп дулавы дигән сүз. Ышанып буламы моңа?
Ай-һай, Мәһди әйтмешли, «едва ли». Ләкин узган атна азагында Беренче каналда барган тамаша шундый тәэсир калдырды. Менә 10 көн инде Казанның «Дальний» полиция бүлегендә булган хәлләр турында көн саен бар канал да бөтен Русиягә, дөньяга сөйләп тора. Чечняда барган сугыш турында да алай сөйләмәгәннәр иде. Мәсьәлә ачык, бу тема туйдыра башлады, яңалык юк.
Шулай дияр идең дә, әмма торган саен яңа фактлар чыга. Гыйнвар башында шул ук «Дальний» полиция бүлегендә Алия Садыйкованы акча урлауда гаепләп, көне-төне сорау алганнар, куркытканнар. Беренче канал экранын тутырып аның күз яшьләре, елаган чырае озаклап күрсәтелде, әнисенең, якыннарының хисләре дә шунда ук трансляцияләнде.
Чыннан да, нинди хәл бу? Полиция, тикшерү комитеты, прокурорлар, мәхкәмәләр бергәләп кешене газаплый. Шундый матур, акыллы кыз 70 мең акча урлаган дип кем әйткән, аның нинди дәлилләре булган? Узган гасырның 37нче еллары кайткан булып чыга, НКВДсы да шул килеш калган. Шулай микәнни? Димәк, реформалар, узган сайлаулар юкка гына булган? Канун, гаделлек булмаган илдә Малахов сүзе теләсә-кемне узып китә булып чыга. Ләкин моның өчен аны кыйнап КПЗга озатмыйлар, киресенчә, прайм-таймда 140 миллион кешеле ил халкына «җомга вәгазе» сөйләтеп, үзенә мул гына акча бирәләр. Вәт каһарман ичмасам!
Хикмәт нәрсәдә? Бу болай да аңлашыла. Әллә кайчан, 460 ел элек яуланган ил һәм борынгы милләт варислары һаман бетмичә, башкаларны узып, төрле өлкәләрдә үрнәк күрсәтүе белән «коткы тарата» ич! Милли республика дигән яман чир һаман юкка чыкмаган. Хәтта Мәскәүдәге Президент тандемы да аны юк итәргә бик кыймый, вакытны суза. Менә шуның сурәтендә беркемгә дә билгеле булмаган Сергей Назаровның нәкъ менә Казанда газаплап үтерелүе татарга каршы көчләр өчен зур бүләк булды.
Малахов тапшыруында бу вәзгыятьне ләззәтләнеп күрсәттеләр. Полициядә эшләүчеләр – барысы да татарлар. Чыннан да, урам сакларга, җинаятьче эзләргә, хәтта Чечняда тәртип сакларга да авылдан килгән таза татар егетләрен җигәләр. Киез итек, бушлат кидереп, күсәк тоттырып урамга чыгарып җибәрер өчен татар авылыннан килгән фатирсыз егетләр бик кулай. Аларның да төрлесе буладыр, татар егетләре система нинди сабак бирә, шуңа өйрәнә. Җитмәсә «ментларның» Татарстандагы һәм Русиядәге иң зур башлыклары да татар кешесе бит әле. Шуңа күрә илдәге җинаятьчелек өчен гаепне татарларга тагып кую ләззәте Мәскәүдә бик көчле.
Малахов тапшыруына чакырылган эксперт-депутатлар мондый вәхшәтнең бөтен Русиядә киң таралуын әйтсә дә, күз алдында татарның, Казанның торуы студиягә җыелган кешеләрне исерткән иде. Полиция бүлегеннән үлеп кайтучы Назаров та, Юдинода йөрәге туктаган кеше дә – урыслар. Ә газаплаучылар – гел татарлар килеп чыга. Күрәләтә милләтара коткы таратмау, полицияне фаш итү өчен Малахов тапшыруына чакырылган Казан кешеләре татар исемле – анысын да уйлаганнар!
Татарлыклары күпме булуын әйтеп булмаса да, хокук яклаучының да, Назаров дустының да, полицияне сүгүче башкаларның да татар булуы бу юлы милләтара сугышның студиядә кабынып китүенә юл куймады. Әгәр Алия Садыйкова урынына берәр «марҗа» туры килсә, баш бетәчәк иде! Татарларга урамга чыгарга да куркыныч булыр иде. Татарлар полиция киеме киеп, урысларны үтерә, диярләр иде.
Татарстан полициясен Русиядәге иң шәп полиция диделәр. Күрәсең, җинаятьчелек белән көрәштә артык «тырышып» ташлаганнар. Оешкан җинаятьчелекне тар-мар иткән, бандитларны утырткан, йә аларны Татарстаннан куган генерал – Әсгать Сәфәров. Ул бар Русиядәге иң көчле министр булып санала. Русия полициясендәге яман чирнең нәкъ Татарстанда тишелеп чыгуы очраклы хәл булырга тиеш.
Мәскәүдә зур урында эшләп, күп белүче танышларым фикеренчә, полициядәге ерткычлыклар Мәскәүдә, төбәкләрдә дә көн саен булып тора. Ләкин бүген Татарстанда булганын күпертеп кулланырга булдылар. Бөтен яманлыкны татарга тагу очраклы хәл түгел. Анысы күптәннән, тарихтан килә.
Ләкин Малахов барысын да уздырды. Назаровның әнисе әйткән ләгънәт сүзләре, никахсыз хатынының кайгысы, күршеләрнең мактавы («тыныч, позитив кеше, әйбәт, уңай…») аңлашыла. Андый «фәрештәне» газаплаучыларга нәфрәт хисен кыздырганда, Назаровның корбан булуы гына җитми, күрәсең. Мәрхүмнең исерек булуы, ул көнне кесә телефоны урлап тотылуы, 52 ел гомеренең 18 елын төрмәдә үткәрүе, 6 тапкыр җинаять кылуы (шуларның берсе – кеше үтерү!) Малаховның миллионлаган тамашачысы өчен сер булып калды. Тәмам җанга тиеп беткән бу адәмнән читтә торырга кирәк булган. Криминал дөньяда аны үз әшнәләре үтерсә, Назаровны кызыл табутта, телекамералар алдында зурлап күммәсләр иде. Ә «Дальний» полиция бүлеге ахмаклары ярдәмендә ул хәзер каһарманга әйләнде.
Татарстан Эчке эшләре министрлыгына каршылык митингына килүчеләр арасында, төрмәдәге бандит-бурларны яклаган, аларны чыгаруны таләп иткән плакат күтәргән криминаллар булган. Хәзер чын җинаятьчегә дә якын килеп булмас, дип кайгыра икән кайбер намуслы (андыйлар да бар) полиция хезмәткәрләре. Андрей Малахов үзе дә хөкемдар вазифасын алып, ток-шоуга җыелучылардан полиция хезмәткәренең үзләрен шампан шешәсенә утыртырга кирәклеген әйттерде. Сенсацияле вазгыять белән соклануын яшерә алмаган Малаховның кулындагы зур микрофон ул кичтә буш шампан шешәсе булып күренде. Кешеләргә кайсы яктан мондый корал белән килү мөһим түгел, чөнки куркыту, газаплау нияте уртак.
Шулай итеп, бу көннәрдә гаепсездән гаепле хәлендә калган Татарстан һәм бик күп татарлар өстәмә рухи газап кичерә. Бу вакыйгалар тиз онытылмаячак. Республикаларны юкка чыгару турында яңадан сүз кузгалса, Татарстан дигән сүзнең тискәре мәгънәсе калкып чыгачак.
Беренче каналның «җомга вәгазе» теләсә нинди «дошман радиосына», «экстремистик басмага» караганда усалрак итеп Русиягә, аның яңа сайланган Думасына, Президентына һөҗүм итте. Бөтен системаны фаш итүнең ихласлыгына ышанып булмый. Бу сәяси уенга Путин-Медведевлар үпкәләми (хәлбуки 5-6 ел элек барлык чит ил радиолары ретрансляциясен кысрыклап чыгарып, үзләренә газиз каналларны гына калдырсалар да).
Димәк, бу сәяси уенның кайберәүләргә файдасы бар. Хәзер инде демократия, сайлауларның чисталыгы турында сүз куерту урынсыз, шөрепләрне бушатырга түгел, катырак борып куярга кирәк дигән тәэсир кала. Бигрәк тә Казанда шундый вәхшилекләр булып ятканда, татарлар дилбегәдән ычкынганда…
Малахов тамашачысы бер дә патриотик хисләр уятмады. Киресенчә, бөтен системага, хакимияткә җирәнеп карарга мәҗбүр итте. Укшыткыч дару, косасы килү кем файдасына булачагын алдан үлчи алмаганнардыр. Узган елда уңышсыз очкан космик корабның Марска түгел, җиргә очканын алдан белә алмаган кебек.
Әгәр Русиянең Беренче каналы алдында шундый курку, илгә җирәнү хисләрен уяту максаты куелган булса, Малахов һәм аның хуҗалары (татарга үч итеп булса да) бу максатка иреште, моның белән аларны котларга мөмкин.
Римзил ВӘЛИ.
Русия бәйгесендә Татарстан укытучысы җиңде
Март башында Мәскәүдә укытучыларның һөнәри осталыгы буенча «Минем яраткан дәресем» дигән темага уздырылган Бөтенрусия бәйгесенә йомгак ясалды. Бу бәйгене Менделеев исемендәге хәйрия фонды оештырган. Анда бер фонд кына түгел, Русиянең Мәгариф министрлыгы да, Дәүләт Думасының мәгариф комитеты да, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты да катнашкан.
Бирегә Русиянең бар төбәкләреннән дә укытучылар җыелган. Оештыручылар сүзенә караганда, бәйгедә катнашырга 710нан артык укытучы теләк белдергән. Финал өлешенә бары тик 200 укытучы гына чыккан. Калининградтан алып Якутиягә кадәр укытучылар катнашкан бу бәйгедә Татарстан укытучылары да бар иде. Шуларның берсе – бәйгедә беренче урын алган Югары Ослан районының Килдеево мәктәбе укытучысы Фәния Хөснетдинова беренчелекне яулады.
Казанда педагогика институтының география бүлеген тәмамлаган 39 яшьлек Фәния ханым инде 17 ел буе укытучы булып эшли. Бөтенрусия бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашса да, ул Татарстанда республика күләмендә уздырылган күптөрле бәйгеләрдә катнашкан һәм аның уннан артык Мактау грамоталары һәм дипломнары бар. Фәния Хөснетдинова үзенең яраткан дәресе итеп табигать белемен алган һәм эшенең өндәве итеп инглиз язучысы Бернард Шоуның «Белемгә илтүче бердәнбер юл – эшчәнлек» дигән сүзләрен китергән.
Ул Югары Ослан районының Татар Макылы авылында яши. Авыл мәктәбендә 200дән артык бала укыса да, укытучы урыны булмаганга, ул башка мәктәпләрдә укытырга мәҗбүр. Шунысы кызыклы, Фәния ханым үзләреннән 12 чакрым булган, урыслар гына яшәгән Килдеево авылы мәктәбендә татар теле һәм табигать белеме, ә 20 чакрым ераклыктагы Вахитов авылы мәктәбендә информатика укыта. Эшкә ул үз машинасында йөри.
– Фәния ханым, сезнең районда чын татар мәктәпләре бармы соң?
– Әйе, Вахитов авылында барлык фәннәр дә гел татар телендә генә укытыла торган мәктәп бар. Шунысы кызганыч, алар бар фәннән дә татар телендә белем алалар, ә менә бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә бирергә мәҗбүрләр. Бу балалар өчен бик авыр.
– Мәктәпләр һәр авылда да бармы?
– Юк шул. Балалар азайды дип байтак мәктәпне ябып куйдылар. Аны ябу җиңел, тик ачу өчен бик күп чыгым кирәк булачак. Үзем белгән мәктәпләр турында әйтәсем килә: балаларны мәктәпкә автобус белән озаталар, алып кайталар. Ләкин анда да үзенең проблемалары бар. Татар авылына йөреп укый торган балалар өчен автобус юк. Ә урыс мәктәбенә йөрүчеләргә транспорт бирелә. Әлбәттә, әти-әниләр баласын 3-4 чакрым юлга җәяү чыгармый, ул аны урыс мәктәбенә баручы автобуска утыртып җибәрә. Һәм шунда укыта да. Болай булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Автобус белән дә баланы иртүк килеп алалар, дәресләр бетеп 3-4 сәгать узгач кына яңадан китереп куялар. Ул инде ач, арган була. Өенә кайткач, дәрес турында уйларга вакыты да калмый аның. Һәр баланың туган авылында, өе янында мәктәбе булырга тиеш дип уйлыйм.
Бездә Янгилдино дигән авыл бар. Андагы мәктәпне ябып куйдылар. Чынлап та укучылар юк иде. Тик балалар бакчасына егермедән артык бала йөри. Берничә елдан алар бит мәктәп яшенә җитәчәк. Ябып кую тиз, ә менә ачылырмы ул яңадан, анысы бүтән мәсьәлә. Ул тирәдә алма, чия бакчалары бик күп. Кешегә эш бар. Ләкин мәктәп булмагач, балалары мәктәп яшенә җиткән яшь кешеләр авылны ташлап китәргә мәҗбүр. Эш тә бар, яшәү мөмкинлекләре дә уңай – мәктәп юк.
Нәзифә КӘРИМОВА.

Комментарии