- 27.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №09 (28 февраль)
- Рубрика: Архив
Көньяк Кореяда XXIII кышкы Олимпиада тәмамланды. Тарихта ул допинг гаугасы һәм Русия спортчыларының нейтраль әләм астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән дә истә калыр. «Азатлык» уеннардагы татар спортчыларын барлады.
Алдан фаразланганча, бу Олимпиаданың иң якты йолдызчыгы фигуралы шуучы Алинә Заһитова булды. Быелгы уеннар сәләтле кызга берьюлы ике медаль китерде: төркем турнирында – көмеш, шәхси беренчелектә – алтын. Алай гына түгел, Алинәнең алтыны Олимпиадада Русия командасы яулаган беренче алтын медаль булды.
Алинә 2002нче елның 18нче маенда Ижауда туган. 2018нче елда Европа чемпионы булды, 2017дә Гран-при финалы җиңүчесе, шул ук елда – юниорлар арасында дөнья чемпионы. Быел Алинә Русия чемпионы исемен яулады. Алинә – татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы.
Фигуралы шууда командалар ярышында татар кызы ирекле программа өлешендә чыгыш ясап җиңү яулады. Алинә 158,08 балл җыеп, шәхси рекордын яңартты һәм көндәшләрен шактый артта калдырды. Нәтиҗәдә, беренче урынны алып, ул Русиянең олимпия атлетлары командасы белән көмеш медаль яулады. Аерым ярышларда кыска программада Алинә дөнья рекорды куеп, Пхенчхан Олимпиадасында хатын-кызлар арасында фигуралы шууда җиңү яулады.
Алинә, катлаулы комбинация башкарып, үзенең бу спорт төрендә дөньяда иң яхшылардан булуын раслады. Күнегүләрдә ул рәттән биш тапкыр «өчле» сикерү башкарды. Мондый сикерүләрне дөньяда беркем дә булдыра алмый, хәтта ирләр дә. Алинәнең шушы уңышларына карамастан, Русиянең танылган спорт эшлеклеләре – тренерлар Татьяна Тарасова, Илья Авербух һәм башкалар мәгълүмат чаралары белән әңгәмәләрендә ачыктан-ачык Алинәнең көндәше Евгения Медведевага җиңү теләделәр.
Алинәнең алтын медале интернетта, танылган спорт эшлеклеләре арасында төрлечә бәяләнде. Социаль челтәрләрдә күпчелек Алинәне җиңүе белән котласа да, әлеге дә баягы Евгенияне читкә этәрделәр дип үпкә белдерүчеләр дә булды.
Кызганычка, татар спортчыларыннан башка берсе дә Олимпиадада мондый уңышка ирешә алмады.
Мисалга, Уфа егете Эрнест Яхин Кореядан буш кул белән кайтып китте. Эрнест чаңгыда ике төр ярышның беренче төрендә, уртача озынлыктагы трамплиннан сикерүдә 21нче урынны алды. Чаңгы ярышында Эрнест лидердан 2 минут 16 секундка соңрак кузгалып китеп, 38нче булып килде. Озын трамплинда чаңгы белән сикерүдә һәм 10 чакрымга чаңгыда узышуда Эрнест гомуми нәтиҗәләр нигезендә 35нче урынны алды. Әмма шуны да искәртеп үтәргә кирәк: татар егете бу спорт төрендә Русиядән катнашкан бердәнбер спортчы иде.
Казан егете Руслан Сәмитов та ике һәм дүрт кешелек бобларда узышуда медаль яулый алмады. Ул чананы этеп, тизлек бирүче спортчы буларак катнашты. Аның өчен Пхенчхандагы Уеннар гомерендә беренче Олимпиада иде. Дүрт кешелек чаналарда Руслан команда составында 15нче урынга чыкты. Шәхси нәтиҗәләре белән ул хәзер дөньяның иң көчле 30 спортчысы арасына керә.
Могул ярышында (фристайлның бер төре, чаңгыда калкулыклы тау сыртыннан шуып төшү) чыгыш ясаучы татар кызы Регина Рәхимова шулай үк дөньяның иң яхшы 30 спортчысы исемлегенә керде. Ул ярышларда 10нчы урынны алды.
Хатын-кызлар хоккеенда да татар кызлары күп булды. Русиянең хатын-кызлар хоккее җыелма командасына берьюлы өч татар кызы керде: Актаныш кызы Лиана Ганиева, Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова һәм Мәскәүдә туып үскән Диана Канаева. Хоккей ярышында кызлар командасы бронза медаль яулый алмады, алар 3:2 исәбе белән Финляндиягә оттырды. Ләкин дүртенче урын да Русия хатын-кызлар командасы өчен яхшы күрсәткеч, бу әлегә аларның иң югары нәтиҗәсе. Моңарчы Русия кызларының Олимпия уеннарында мондый уңышка ирешә алганнары юк иде. Русиянең хатын-кызлар җыелмасы тарихта беренче мәртәбә Олимпия уеннарының ярымфиналына чыкты. Чирекфиналда кызлар Швейцарияне 6:2 исәбе белән отты, алкаларның берсен көндәш капкасына татар кызы Лиана керткән иде.
Ә менә Казан егете Динар Хафизуллин Олимпия медальләре өчен көрәштән, гомумән, төшеп калды. Русия командасында аны Егор Яковлев алыштырды. Корея командасы белән контроль уеннан соң Русия җыелмасы баш тренеры Олег Знарок: «Имгәнгән Хафизуллинны Яковлев алыштырачак», – дигән иде.
Русиянең хоккей җыелма командасы Олимпиада алтынын яулаганын исәпкә алганда, татарлар «кесәсендә» тагын бер медаль була алыр иде. Хәер, Русия хоккейчыларының уңышында татарлар өлеше дә бар дип санарга була, чөнки Русия командасында бер татар тренеры да бар – Рәшит Давыдов. Ул Русия җыелмасының капкачыларын әзерли.
Казахстан өчен чыгыш ясаган татар егетләре 18 яшьлек Илдар Бәдретдинов һәм Тимур Хәмитгатин да медальләр яулый алмады. Илдар фристайл-акробатика ярышларында финалга чыга алмады. Ярышта 89,18 балл җыеп, ул 19нчы урынга калды, ә финалга иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 6 спортчы гына эләгә. Шулай итеп, Илдар медальләр өчен көрәштән төшеп калды, әмма барыбер татар егете өчен бу ярышлар уңышлы булды, ул бу спорт төрендә дөньяның иң көчле 30 спортчы арасына керүен раслады. Тимур Хәмитгатин 20 чакрымга биатлон узышында катнашып, медальсез кайтырга мәҗбүр. Ул 83 спортчы арасында 72нче урынга калды.
Шулай да татарларга тагын бер милләттәшләренең уңышлары белән горурланырга мөмкинлек бар. Русия спортчысы Сергей Ридзик ски-кросс ярышында бронза яулады. Бу – әлеге төр ярышларда Русия спортчылары яулаган беренче медаль. Сергейның әнисе татар, тамырлары Татарстаннан: бабасы Тәтештән, ә әбисе Тукай районыннан. Әнисенең исеме Нәзирә Вәли кызы. Ридзикның шәхси тренеры да татар кешесе – Тәлгать Сәяпов.
Татарстан спортчылары да быелгы уеннарда шактый иде. Аларның күбесе яхшы чыгыш ясады, Татарстан исәбенә дүрт медаль китерделәр. Казан кызы Евгения Тарасова Владимир Морозов белән команда турнирында парлы фигуралы шууда кыска программада беренче урын алды. Алар 80,92 балл җыеп, шәхси рекорд куйды. Нәтиҗәдә, Евгения фигуралы шууда команда ярышында көмеш медаль яулады. Бу Татарстан өчен кышкы Олимпиадада беренче медаль иде. Ә менә индивидуаль ярышларда Дәрвишләр бистәсендә туып-үскән Евгения медаль яулый алмады, ул партнеры Владимир Морозов белән 4нче урынга калды.
Икенче медальне Татарстанга чаңгычы Анна Нечаевская китерде. Ул чаңгы эстафетасында бронза медаль яулады. Медальләрнең өченчесен һәм дүртенчесен Яшел Үзән егете Андрей Ларьков алып килде. Башта ул чаңгы эстафетасында көмеш медаль иясе булды, соңыннан 50 чакрымга узышта өченче урынны алды. Марафон – чаңгы узышларында иң абруйлы ярыш. Андрейны җанатарлар Татарстан әләме, «Казан», «Яшел Үзән» дип язылган әләмнәр белән алкышладылар.
Шулай итеп, Татарстаннан барган һәм татар милләтеннән булган спортчылар бер алтын, ике көмеш һәм өч бронза медаль яулады. Татар тренерларының уңышларын да билгеләп китми булмый. Украина өчен чыгыш ясаган Александр Абраменко фристайлда җиңү яулап, алтын медаль алды. Аның тренеры – кырымтатар Энвер Аблаев. Ул халыкара спорт остасы, Украинаның фристайл буенча җыелма командасының баш тренеры.
Белоруссия өчен чыгыш ясаучы дүрт тапкыр Олимпия чемпионы биатлончы Дарья Домрачеваның да беренче укытучысы –Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туып үскән спортчы һәм тренер Альберт Мусин.
«Бердәм Русия»легә сайлауга 20-50 кеше алып килергә
Владимир Путинның сайлау штабы, президент сайлауга халык күбрәк килсен өчен, «Мегаполис» дип аталган проект эшләтеп җибәргән. Анда «Бердәм Русия» фиркасе әгъзалары катнашачак. Фиркадә тоткан урыннарына карап, һәр әгъза сайлауга 20-50 кешене алып килергә тиеш, дип яза «Коммерсантъ».
Басма чыганагы сүзләренә караганда, сайлауга җәлеп ителергә тиеш кешеләр саны 2008нче елгы президент сайлауда катнашканнар санына карап билгеләнергә тиеш. Ул вакытта сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән иде.
Кырымда тавыш бирүчеләр саны 2014нче елда «Русиягә кушылу референдумы»нда катнашучылар санына карап исәпләнергә тиеш, диелә. Кырымга яшерен рәвештә Русия гаскәрләрен кертеп оештырылган ул чарада сайлаучыларның 89,5 проценты тавыш бирде, дип игълан ителде.
Путин штабындагы чыганак белдерүенчә, эчке тикшерүләр зур шәһәрләрдәге тавыш бирүдә сайлаучыларның 40-50 проценты катнашыр дип күрсәтә.
Элегрәк Кремль сайлаучыларның 70 проценты тавыш биреп, «төп намзәт»нең җиңүенә өметләнүен белдергән иде. Президент идарәсе кешеләрне сайлауга җәлеп итү өчен төбәкләргә тәкъдимнәр җиткерде.
Шул ук вакытта Кремль сайтында президентлыкка намзәт Владимир Путинны сайларга агитацияләп фото урнаштырганнар. Күптән түгел Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Путин файдасына агитация уздырганы өчен президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка кисәтү ясаган иде. Песков декабрьдә Путинны «җәмәгатьчелек фикеренең абсолют лидеры, сәяси олимпның абсолют лидеры, аңа кем дә булса җитди көндәш була алмый» дип белдерде. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова кисәтүеннән соң, президентның матбугат сәркатибе гафу үтенде һәм киләчәктә игътибарлырак булырбыз, дип вәгъдә бирде.
Кремль сайтына Путинга агитация урнаштыру да канунсыз, дип белдерә «МБХ Медиа». Сүз уңаеннан, бу матбугат чарасының хуҗасы – Михаил Ходорковский.
Казан мэриясе: «Реестрга кертелгәнче, көмешкә музее музей түгел»
Казанда көмешкә музее ачарга җыенуларын белгәч, «Иман» ислам мәдәнияте үзәге, каршылык белдереп, Казан мэриясенә мөрәҗәгать юллаган иде. Шуңа җавап килгән.
Әлеге музейны Казанның Бауман урамында ачарга җыеналар. Белдерүдә әйтелгәнчә, музейда көмешкәне эчеп карап та булачак, балаларга да керү тыелмаячак. «Болайга китсә, мәктәп укучыларын да бирегә экскурсиягә алып килә башларлар. Әгәр бу музейда исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында сөйләсәләр, яхшы булыр иде, ләкин монда көмешкә җитештерү турында сөйләп, «горурлык хисе» уятмакчылар», – дип язган «Иман» үзәге мэриягә мөрәҗәгатендә.
Ә мэрия җавабында «ачабыз», «ачмыйбыз» йә булмаса «тикшерербез» дигән сүзләр юк. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов «Иман» үзәгенең мөрәҗәгатенә: «Татарстандагы музейлар реестры исемлегенә кертелгәнгә кадәр көмешкә куу музее музей булып саналмый», – дип җавап биргән.

Комментарии