- 27.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Архив
27нче февральдә Самара – Өфе – Чиләбе юлында авыр йөк машинасы MAN белән Mercedes-Benz Sprinter микроавтобусы бәрелеште. Газетабызны нәшриятка җибәргәндә төгәл мәгълүматлар юк иде әле. Микроавтобуста 12 кеше булу ихтимал, шуның 9ы һәлак булган. 3 кеше больницага озатылган, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online» газетасы.
Моннан элек бу урыннан ерак түгел 2 йөк машинасы бәрелешеп янып киткәннәр иде. Анда 3 кеше үлеме турында әйтелә. Бу минутларга бу да төгәл түгел иде.
Бу трассада узган җәй дә һәлакәттә 14 кеше янып үлде, 12 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган иде.

Комментарии