Яңа салым – «Профессиональ табышка салым» пилот проекты

Яңа салым – «Профессиональ табышка салым» пилот проекты

2018нче елның 27нче ноябрендә Татарстан Республикасында 2019нчы елның 1 гыйнварыннан 2028нче елның 31 декабренә кадәр яңа салым системасы – «Профессионал табышка салым» пилот проектын гамәлгә кертү турында Закон кабул ителде. Яңа системаны милекләрен кулланып табыш алучы, эш бирүчесе булмаган, шартнамә буенча хезмәт күрсәтергә алган эшчеләре булмаучы һәм Татарстан Республикасында, Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү, Калуга өлкәләрендә эшләүче физик затлар һәм индивидуаль эшмәкәрләр куллана ала.

Яңа системаны кулланганда календарь елда салым базасы булган табыш күләме 2,4 млн. сумнан артмаска тиеш. Моннан тыш та әлеге режимны кулланып булмый торган очраклар бар. Болар:

– Акцизлы, мәҗбүри маркировка үтәргә тиешле товарлар сатканда,

– Товарларны һәм милек хокукларын алып сатканда,

– Файдалы казылма байлыкларын сатканда,

– Поручение, комиссия һәм агентлык шартнамәләре буенча икенче кешеләр файдасына эшләүче индивидуаль эшмәкәрләр.

Яңа режимны шулай ук нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар, бәя куючылар, медиаторлар куллана алмый.

Салым объекты булып төрле хезмәт күрсәтүдән, җитештергән товар сатудан алынган табыш санала. Салым периоды итеп календарь ае билгеләнгән.

Физик затларга хезмәт күрсәткәндә, җитештергән товарларны сатканда салым ставкасы – 4 % билгеләнгән, әгәр дә әлеге хезмәтләр индивидуаль эшмәкәрләргә һәм юридик затларга күрсәтелә икән, ставка – 6%.

10 ел өчендә салым ставкаларының артуы һәм максималь табыш алу күләмен киметү каралмаган.

Яңа режимны кулланганда пенсия фондына иминиятләү кертемнәрен түләү юк. Шул ук вакытта әлеге кертемнәрне ирекле рәвештә түләргә мөмкин.

2019нчы елның 1нче гыйнварыннан Русия федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) «Минем салым» (Мой налог) дип аталучы мобиль кушымта эшли башлады. Аның буенча салым инспекцияләренә бармыйча гына салым хезмәтләре белән бәйле мөнәсәбәтләрне көйләргә мөмкин, ягъни яңа режим куллану буенча исәпкә басу, салым түләү хакында хәбәрләр алу, салым түләү һ. б. сорауларга җавап табарга була.

Ай беткәннән соң икенче айның 12сендә салым органнары үзмәшгүльлек белән теркәлгән һәрбер гражданга түләнәсе сумма язылган хәбәрнамәне мобиль кушымтага җибәрәчәк. Салымны түләү вакыты ай беткәннән соң икенче айның 25енә кадәр каралган.

Әлеге яңа система буенча салым органнары алдында исәп-хисап тоту, ягъни отчет тапшыру каралмаган. Яңа салым системасы – «Профессиональ табышка салым»га күчкән салым түләүчеләр контроль – касса техникасы (ККТ) кулланудан азат ителәләр – сатып алучылар белән барлык мөнәсәбәтләрне «Минем салым» (Мой налог) дип аталучы мобиль кушымтада башкаралар.

Закон буенча 10 мең сум күләмендә салым чигерүе (вычет) каралган. Әлеге сумма мобиль кушымтада салым органында теркәлгәннән соң барлыкка килә һәм аз-азлап кулланыла башлый. Салым ставкасы 4% булган вакытта салым чигерүе (вычет) алынган табыштан 1 % каралган, ә салым ставкасы 6% булганда салым чигерүе (вычет) алынган табыштан 2 % тәшкил итәчәк.

Яңа салым системасы – «Профессиональ табышка салым»ны куллану ирекле рәвештә каралган.

Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясе бүлек мөдире Мөнир ШӘЙДУЛЛИН

Комментарии