Кем ул патриот?

Мао Цзе Дун. Бу кеше Сталин чорында эшләгән Кытай җитәкчесе һәм үз иленең патриоты. Хәзер безнең илдә патриотлык төшенчәсе онытыла бара. Күп еллар элек патриотлыкка багышланган бер тапшыру булган иде. Анда кайда да җитешә торган Жириновский да катнашты. Берсен-берсе уздырып, патриотлык хакында сөйләшкәннәрен карап-карап тордым да шул дәрәҗәдәге кешеләрнең, шаклар каттым. Сөйләделәр-сөйләделәр. Тик берсе дә чын патриотлыкның нәрсә булуын гади генә итеп әйтеп бирә алмады. Телевизор каршында утырган җирдән, патриотлык ул үз илеңне хөрмәт итү, һәм аны төрлечә кимсетүләргә юл куймый торган кеше була дип, кычкырасым килә башлады. Язмам башында искә алынган Мао әнә шундый патриотларның берсе була да инде. Ул үзләренең күтәрәмгә калган илен безнең ил ярдәмендә аякка бастырган кеше һәм бу ил бүгенге көндә дә лидерлар рәтендә. Мао үз халкының да хөрмәтен казана, бүген аның урыны мавзолейда.

Мао төзегән социалистик система бүгенге көндә дә уңышлы гына яшәп ята. Аны беркем дә торгынлык чоры дип таркатмады. Демократия ул, минемчә, кем нәрсә теләсә шуны эшләргә ярый дигән сүз түгел, киресенчә, бөтен халыкка да бер төсле караудыр, дип аңлыйм. Бездәге демократия ул – бер-береңне ашау, көчсезләрнең башына басып йөрү. Ә патриотлар алай эшләми, киресенчә, ярдәм итә. Даруларга гына да бәяне ничек телиләр, шулай куялар. Чирле кеше даруга дип килеп, бәясен күргәч, аңа инсульт булырга мөмкин. Больницага барсаң, иң зур чират невролог ишеге төбендә, шуннан аңлашыла инде илнең кая таба барганлыгы.

Марат ШАКИРОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии