- 26.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №47 (27 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Республикабызда бер үзенчәлекле район бар. Башкаларда ничек тә яраса – бу районда бар да ал-гөл булырга тиеш. Анда халык та чүпне тышка чыгарырга ярамавын белә, шуңа ул яктан зарлы хатлар да килми. Зарланыр иде дә бит, моның ахыры ни белән бетәсен бер Алла һәм… шундагы җитәкчеләр генә белә. Чөнки зарланган кешегә монда тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. Аны хәтта психик яктан авыру дип тә танырга мөмкиннәр. Бу хакта алдагы саннарда шауларбыз, ә бүгенгә әлеге райондагы кайбер башка галәмәтләр турында язарга булдык.
Нинди район хакында сүз баруын аңлагансыздыр булса кирәк. Әйе, Саба районы, билгеле. Аның башлыгы хөрмәтле президентыбызның энесе – Рәис Миңнеханов. Ә менә шул районга килүемнең төп сәбәбе булган ЮХИДИ инспекторлары ахыр чиктә кемгә буйсына? Миңнехановларның тагын берсенә – Рифкатенә.
Кыскасы, кайсы яктан гына карасак та, тәнкыйтебез бу язмада Миңнехановларның барысына да барып тоташа бит, каһәр. Юкса, бер дә моның шулай булуын теләмәгән идем.
НИЧЕК БАРЫП ҖИТКӘН?
Газетабызга мөрәҗәгать иткән егет – Сабадан түгел. Ул күрше районныкы. Шуңа күрә Сабадагы ЮХИДИ инспекторларының башбаштаклыгы хакында сөйләргә дә курыкмыйча, безгә мөрәҗәгать итте.
– Бу хәлләр 17нче ноябрь төнендә башланды, – дип сөйли Алмаз Хәбибрахманов. – Төнге 2 тулып киткән иде инде. Машинаның арткы утыргычында ике кыз һәм туган тиешле бер егет белән Сабага килдек. Кызларны төшереп калдырырга җыенып туктамакчы идем, арттан ЮХИДИ машинасы килеп туктады. Без, нәрсә булыр икән дип, шаккатышып карап утырабыз. Инспектор килде дә машина ишеген ачты. Үзе белән таныштыру юк, иң беренче сүзе: «Чык, малай машинадан, кая чабасың? – булды. – Күрмисең мәллә, мин сине светофор кырыенда туктаткан идем», – ди бу. Мин аны күрмәдем. Машинада утырган башка кешеләр дә күрмәгән. Берзаман бу машинаны карый башлады да: «Ач капотыңны!» – ди. «Не имеешь права!» – дидем инде. «Неподчинение инспектору өчен беләсеңме нәрсә була?» – дип, бу мине куркыта башлады. Барыбер ачарга туры килде. Шуннан бу тагын ишекне ачты да руль рейкасын борып карады: «Чыгып оча бит бу хәзер», – диде. Ничек ачыкладыгыз дип сорагач, үзенең очлы күзле булуын әйтте, күп еллар эшли икән, имеш. Шуннан мин дә моның документларын сорадым. Кадыйров Габделбарый дигән кеше иде. Шуннан бу миңа әйтә: «Медосвидетельствование узарга барабыз», – ди. Икеләнеп калдым, чөнки мондый очракта нишләргә белмим, беренче тапкыр шундый хәлгә юлыгуым иде бит. «Отказываешься чтоли, отказываешьсямы?» – дия башлагач, ризалаштым инде. Бер инспекторны утыртып, машинаны штрафстоянкага алып киттек. Юкса, минем бит техосмотр талоным да, башка документларым да бар. Шул арада штрафстоянкага да кирәкле кешесе килеп җитте, техосмотрга да кешесен чакырып китерделәр. Шуннан техосмотр уздыра башладылар. Ничек кенә бәйләнмәделәр минем машинага. Башта габарит утлары дөрес түгел, әллә нәрсәгә туры килми, дип сөйли башладылар. Кызыл, сары, зәңгәр утлар ярамый икән, ә минем закон буенча ярый торган утлар. Аны алыштырганым да юк. Шуннан соң тормозың яхшы тотмый диделәр. Аннары руль эшләми диделәр. Авария билгесе дә икәү булырга тиеш икән, имеш. Машинада бераз гына яньчелгән урынны да ачыкладылар. Машинаның алгы тәрәзәсенә таш тиеп, бераз эз киткән иде, шул да ярамый булып чыкты. Кыскасы, мин Сабага кадәр ничек килеп җиткәнмендер, исем китте. Машинаны калдырып кайтып киттем. Әле әйтергә онытканмын, шунда ук миңа 4 протокол тутырдылар. Номер салдырганга, штрафстоянкага куйганга, төзек булмаган машина белән йөргән өчен… Икенче көнне машинаны алып булмый иде – дүшәмбе эшләмиләр. Сишәмбе көнне ничек итсәм иттем – машинаның бөтен төзексезлекләрен бетереп, аны саклаган 55 сәгать өчен 3354 сум түләп, машинаны алып чыктым, – дип, Алмаз миңа 4 протоколны күрсәтте.
Ул сөйләп бетергәч җиңел сулап куйдым. Тик Алмаз сул як куен кесәсеннән тагын 4 протокол тартып чыгарды. Бу әле вакыйгаларның башы гына икән.
РЕНТГЕН КҮЗЛӘР ТУМЫШТАНМЫ? МИҢА ДА КИРӘК!
Машинасын штрафстоянкадан алган Алмаз Сабаны чыгып барганда кабат туктаталар. Бу юлы өлкән инспектор Марат Гаязов аның юлына аркылы төшә. Егетнең машинасының номерлары пычрак икән, имеш.
– Номерларым күренмәслек түгел иде, пычрак чәчрәгән, әмма күренәләр. Янымда утырган туганым Илдар номерларымны фотога да төшереп алды, видеога да төшерде, – ди ул.
Протокол язарга машинага утырырга чакыралар да, тик Алмаз үз хокукларыннан файдаланып, машинадан чыкмаячагын әйтә. Ишекләрен бикләп үк куя. Шуннан соң ЮХИДИның акыллы инспекторлары саклаучы экипажны чакырта. Урамда калган Илдар вакыйгаларны видеога төшереп йөргәндә, килеп җиткән полиция хезмәткәрләре 3әүләшеп аны куып тотып, җиргә бөкләп салалар. Машинага алып кереп утырталар, богаулар киертәләр.
– Мин шул чакта һаман машинада бикләнеп утырам бит инде, – ди Алмаз. – Илдар бераздан ППС машинасыннан чыкты да, минем машинага таба чаба башлады. «Йомышын йомышлыйсы бар», – дип алдап урамга чыккан икән. Мин тиз генә машинаны ачтым да, ул кереп утырды. Тагын эчтән бикләндек. Тик кенә утырмадык, билгеле. Үзебез дә шул чакта бөтен таныш-белешкә шалтырата башладык. Таныш юристлардан киңәшләр сорадык. Без һаман ишекне ачмагач, багажникны ничектер ачып, болар шуннан керә башлады. Шул чакта гына машинаның ишеген ачып тышка чыгарга мәҗбүр булдык. Илдарны машинага салып алып киттеләр. Аннан алкоголь исе килә, диделәр. Шахитләрне юкка чыгару өчен шулай эшләү кирәк иде шул, әлбәттә. Минем яныма килгән инспектор да: «Кая, нәрсә төшердең анда?» – дип, мине юмалый башлады. – «Машинаң неисправный», – ди бу. Әле генә штрафстоянкадан чыктым, сез ничек аның төзек түгеллеген билгеләдегез дигәч: «Безнең күзләр рентген кебек», – дип җавап бирде. Шуннан соң телефонны үзем бирмәгәч, минем кулларымны каерып, капотка сузып салдылар да кесәдән телефонны алып, бөтен булган язмаларны бетерделәр. Әле өлкән инспекторның булышчысы көлеп тора: «Хәзер ничего не докажешь», – ди.
Номерларны салдырып, шул көнне тагын 4 протокол яздылар, – дип сөйли Алмаз.
Икенче көнне номерларын алырга баргач, аны беренче көнне туктаткан Габделбарыйның машинасына номерларын алырга җибәрәләр.
Алмаз шул урыннан туп-туры прокурорга барып гаризалар калдырып чыга.
– Сабада кул-кулны, кул-битне юа, моны бөтен кеше белә, шуңа күрә мин Югары судларга барып җитәчәкмен, ләкин бу әйберне болай гына калдырмыйм, – ди ул.
Илдарны исә ППС машинасы бүлекчәгә алып килгәннән соң, фотоаппаратын йолкып алып, тагын бөтен мәгълүматларны сөрткәннәр. Кыскасы, чиста эшли полиция дә, ЮХИДИ да.
– Алмаз, ә нигә нәкъ менә сиңа шулай бәйләнделәр соң? – дигәч, ул миңа абыйсының телефон номерын бирде.
– Гөлүс абыйга шалтыратыгыз әле, ул да сезгә Саба ЮХИДИ инспекторлары хакында сөйләр.
НИГӘ БӘЙЛӘНӘЛӘР?
– Саба ЮХИДИ инспекторлары элек-электән бәйләнчек булуы белән аерылып торды, – ди Гөлүс Хәбибрахманов. – Миңа әле соңгы тапкыр ноябрь бәйрәмнәренә кайткан чакта, 6-7 ноябрьдә бәйләнделәр. Караңгы иде. Марат туктатты да, тизлекне арттыруымны әйтте. Машина номерымны күрсәтүен сорадым. Ике якты ут кына фотога төшкән, номерым юк. «Син миннән көләсең мәллә? Бу минеке түгел, монда бит минем номерым да юк, берни күренми», – дигәч: «Аны якынайтып була», – ди. «Алайса әйдә якынайтып күрсәтегез дә, штраф язарсың», – дидем. Инспекторга буйсынмау өчен дә штраф язу белән куркыта башлады. Озак утырдым аның машинасында. Саубуллашкан чакта: «Ярар, мин сине бер тотам әле, менә шунда карарбыз», – диде ул. Аңа кадәр бер бәхәсләшкән бар иде инде. Әле шул чактагы бәхәсне бу юлы да искә төшереп: «Нәрсә, теге чакта номерларыңны сөрттеңме соң?» – диде. Хәтерлиләр, беләләр. Энемә бәйләнүләре дә үч алу гына түгел микән дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.
ЗАКОННЫ КҮП БЕЛҮЧЕЛӘР КОМАЧАУЛАСА…
Булган хәлләргә азмы-күпме аңлатма алып булмасмы дип, Саба районы ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Минҗан улы Вәлиев белән элемтәгә чыктым. Вакыйгаларны тасвирладым, төп геройларны санадым.
– Ленар Минҗанович, әйтегез әле, ЮХИДИ инспекторлары ничек шулай күз белән генә машинаның төзек түгеллеген ачыклый ала?
– Марат Гаязов ул техник күзәтү уздыручы инспектор. Ул шуңа өйрәнгән һәм ул хәтта күз белән дә машинаның төзек түгеллеген әйтә ала. Рульне тотып карап та аның төзексезлеген белә. Ә Габделбарый Кадыйров исә, ул егетне туктаткан да, ул егет туктамыйча узып киткәч, аның тормозлары төзексезлегенә шикләнеп, аның артыннан киткән. Туктагач янына килгән.
– Ә бер кат машинаны штрафстоянкада тотканнан соң, шуннан чыгып 10 минут та үтмәс борын аны туктатуны һәм яңадан төзексезлектә гаепләүне ничек аңлатып була?
– Стоянкадан чыккан машинаны ул автосервиска алып барып төзәтергә, аннары яңадан техосмотр уздырырга тиеш иде. Ә ул уздырмаган бит аны. (Уздырмаганын кайдан белеп туктатканнар диген! Әллә соң Габделбарый белән Марат үзара хәбәрләшеп эшләгәнме бу эшне?)
– Нинди очракта ЮХИДИ инспекторлары үзләренә ярдәмгә башка полиция хезмәткәрләрен дә чакырта ала?
– Әгәр йөртүчегә протокол төзергә кемдер комачаулый икән… Законны белгән кешеләр инспекторга үз эшен эшләргә комачауласа… Исерек пассажирлар булса…
– Ә 19нчы ноябрь көнне нигә чакыртканнар?
– Исерек пассажир булган анда. Ул сүгенгән һәм инспекторга комачаулап йөргән. Экипаж килгән дә аны медицина экспертизасы узарга алып киткәннәр. (Илдар үзенең эчкән булуын раслый, ләкин полиция куып йөрерлек хәлдәге кешенең нинди дәрәҗәдә исерек булуы аңлашыла булса кирәк. – Авт.)
– Ә ЮХИДИ инспекторлары нинди очракта кешенең телефонын кесәсеннән алып, аннан фото-видеоларны бетерергә хокуклы?
– Монысы хакында мин белмим…
Хөрмәтле ЮХИДИ инспекторлары! Сез, әлбәттә, бик акыллы, ләкин, шуңа карамастан, бүгенге технологияләрне белеп бетермисез булса кирәк. Телефонга яздырган аудио һәм видеолар Google аша турыдан-туры интернетка китәргә сәләтле. Синхронлашу турында ишеткәнегез юк мәллә? Фотоаппаратка яздырган әйберләрне дә бетереп кенә аннан котылып булмый. Аларны яңадан торгызу – мөмкин эш. Киләчәктә эшегездә уңышлар телим. Законны күп белүчеләр еш очрамасын! Ә Алмазның эшен әле тиз генә күз уңыннан ычкындырмаячакбыз. Тикшерү ничек булыр бит…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Саба-Казан.
«Рентген күзле» инспекторлар Сабада эшли,

Комментарии