Әнинең елаганын онытасым юк

Мин – сугыш чоры баласы. Әтидән тугыз айлык булып калганмын. Әтиемнән өч кенә хат килгән, аннан… хәбәрсез югалу турындагы кара хәбәр. Әнием берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән калган. Ачлык, ялангачлык, кимсетелү, рәнҗетелүләр белән үткән балачак һәм үсмер еллар әле дә йөрәкне әрнетә.

Унике яшьләремдә бригадир миңа комбайнда салам ташлатучы булып эшкә барырга кушты. Ул вакытта әле колхозның үз комбайннары юк, билгеле бер тәртип буенча МТСтан килә. Һәм иң әһәмиятлесе: эшләгән өчен акча бирәчәкләр. Икенче көнне таң белән комбайн янына килдем. Иртәнге салкыннан дерелдәп, комбайнчылар каршында басып торам. Аңлаттылар. Салам ташлагыч әле ул вакытларда автоматик рәвештә эшләми, комбайнның үзен дә трактор тарта. Салам ташлагыч тулгач, мин рычагка басарга тиеш. Салам юеш булса, төшми, аннан соң ачлы-туклы баланың көче күпме инде, әле бит ипи ашаган вакыт түгел. Шуңа күрә еш кына салам өстенә сикерәсең. Комбайн баруын белә. Йөгереп барып утырырга кирәк. Аякларның хәле юк, бөтен гәүдә дерелди. Кичен көч-хәл белән кайтып егыласың. Ничә көн эшләгәнемне белмим инде, ләкин унбиш сум акчаны әнигә биргәч, шатлыгыбызның чиге булмады. Иртәрәк шатланганбыз булып чыкты, чөнки кәнсәләргә чакырдылар. Шул акча белән әни түләүләрнең күпмедер өлешен каплады. «Ичмаса, сумка алырлык акчаны да алып калып булмады», – дип, әнинең мине кочаклап елаганы гомерем буена хәтердә тора.

Илсөя БАТТАЛОВА.

Арча районы, Кышкар авылы.

Комментарии