Русиядә дә рәт юк, читтә дә көтмиләр

Русиядә дә рәт юк, читтә дә көтмиләр

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның янә президент кәнәфиенә утырырга теләве русиялеләрне әллә ни илһамландырмады, киресенчә, төшенкелеккә бирелүчеләр артты. Күпләр, илне юньле үзгәрешләр көтми, моннан качарга кирәк, дип исәпли. Гади халыкның тормышы начарлану, бәяләр үсү дә дәвам итә. Ришвәтчелеккә каршы төрле программалар кабул ителеп, хакимияттәгеләр төбәкләрдә аның белән көрәшүче комитетлар эшли, дип әйтүгә карамастан, ришвәтчелек үсә генә бара.

Мәскәүдәге бер ширкәтнең Владислав исемле җитәкчесе, башкала мэры булып Собянин килгәч, шәһәрдә ришвәтнең күләме нык артты, дип әйтә. «Элек Лужков вакытында ришвәт күләме дә, нәрсә өчен кемгә бирәсең дә билгеле иде, бу система бирүчеләрне дә, алучыларны канәгатьләндерде. Ә хәзер исә, хакимияттә калганнар ришвәт алырга курыккан булып кылана, ә чынлыкта төртәсе акчаның күләме нык артты. Собянин килгәч, хакимияткә урнашканнарга ничек якын килергә белмисең», – ди Владислав.

Русиядә ришвәтнең нык артуын илнең эчке эшләр министрлыгы да таный. Министр урынбасары Сергей Булавин 18 октябрь көнне: «Уртача ришвәт күләме 250 мең сум тәшкил итә, зур җинаять кылганнар 2010 елда 1,2 миллион сум бирә иде, ә быел ул 1,5 миллионга җитте», – дип белдерде. Әле февраль аенда министрлыкның икътисад иминлеге департаменты башлыгы урынбасары Александр Назаров Русиядәге түрәләр ала торган уртача ришвәт 2010 елда 2009 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артып, 60 мең сумнан югары күтәрелүен әйткән иде.

Өченче хакимият – судта да кануннар эшләмәүне, җинаять кылган дип шикләнүчеләрне күпмегә ябасылары килсә, шул вакытка япканнарын әйтәләр. «Барысын да төртеләсе акчаның күләме һәм өстә утырганнарның сүзләре хәл итә», – ди Маргарита. Ул юрист белеме алган. Мәскәүдәге бер судта ике ел инде хөкемдар ярдәмчесе булып эшли. «Судья миңа үзенең шәхси хезмәтчесенә караган кебек карый, илдә хокук дигән нәрсәнең «х» хәрефе дә юк», – ди ул. Гаиләсе белән чит илгә китү турында да уйлана башлаган алар. Аның сүзләренчә, хәзер күпләрне, бигрәк тә белемле яшьләрне Русиядән «качу» мәсьәләсе кызыксындыра.

Быел Русиядә, башка еллар белән чагыштырганда, чит ил паспортлары күбрәк ясалган. Җәй көне генә 10 миллион биометрик чит ил паспорты бирелгән. Русиянең җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге июнь аенда сораштыру үткәргән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, 18 яшьтән 24 яшькә кадәр булганнарның 40%ка якыны чит илгә китү җае чыкса, Русиядә калмаячакларын әйткән.

Русиянең милли энергетика иминлеге фондының генераль мөдире Константин Симонов фикеренчә, чит илләрдә Русиядән беркемне дә кочак җәеп көтеп тормыйлар. «Күп кенә русияле Көнбатышта аларны көтәләр дип, үзен югары бәяләп ялгыша. Алар яхшы һөнәргә ия түгел һәм шулай ук глобаль икътисадка җайлашуга да яраксыз. Русиядә куәт структуралары эшмәкәрлекне буса да, әле бу Көнбатыштагы берәр илгә китеп, шунда ук уңышка ирешергә мөмкин, дигән сүз түгел», – ди Симонов.

Аның фикеренчә, бары тик кесәләре бик калыннар, дәүләт контрактын алганда баеганнар, хосусыйлаштыру вакытында халык милкен үзләштергәннәр һәм урлаган түрәләр генә читкә китеп рәхәттә яши ала. Шулай булуга карамастан, бүген бигрәк тә яшьләр кулда диплом бар, мин чит илдә дә үземне туйдырырлык эш таба алам, дип уйлый. Уку йорты тәмамлаганнарның һәм тулы булмаган югары белемлеләрнең 30%ы үзенең якты киләчәген бары тик чит илләрдә генә күрә.

Симонов фикеренчә, Русиянең яшь белгечләре дә глобаль хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтсез. Иң беренче чиратта инглиз телен яхшы белмәү моңа зур киртә булып тора.

Инде хәзер мәгариф тармагындагылар Русиядә белем бирү Европа стандартларына туры килә, дисә дә, белгечләр югары белем сыйфатының күзгә күренеп түбәнәюен әйтә. Бары тик меңгә берләрнең генә илдә алган белеме чит ил икътисадына һәм фәненә ярап куярга мөмкин.

Константин Симонов фикеренчә, илдә барысы да начар дип, зарланып кул кушырып утыру һәм чит илгә китеп котылу турында уйлаулар берни дә бирмәячәк.

«Әгәр бездә Мадридтагы кебек 40-50 мең кеше урамнарга чыкса, бу каршылыкны күрми калырга тырышу мөмкин булмас иде. Бездә риза булмауларын бөтенесе дә әйтергә тырыша, ә урамнарга йөзләп кенә кеше чыга. Аз кеше катнашкан каршылык белдерүләрне, әлбәттә, хакимият күрмәскә тырышачак», – ди ул.

Наил АЛАН

КАЗАН БУ ЮЛЫ БУЛДЫРМАДЫ

Русия шәһәрләре арасында яшәү уңайлыклары ягыннан Казанга 14нче урын бирелде. Ул Грозныйдан да калып, Сургут, Төмән, Краснодар, Уфа һәм башка калаларны да алга үткәрде.

Русиянең архитекторлар берлеге һәм «Урбаника» аерым бер урынны планлаштыру институты әлеге рейтингны төзегәндә, керемнәрнең күләмен, торак бәяләрен, шәһәрләрдәге иминлекне, коммуналь түләүләргә күпме тотылганын, юллардагы чыгымнарны һәм башка күрсәткечләрне дә исәпкә алган.

Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Сургут шәһәре яшәү өчен иң яхшы шартлар тудырылган шәһәр, дип табылган. Икенче урында Төмән, ә өченче урынны янә Ханты-Манси бүлгесендәге Түбән Варта шәһәре алган. Бу шәһәрләр Русиянең иң күп нефте табылган төбәккә урнашкан. «Соңгы 10 ел эчендә Төмән бик нык үзгәрде»,– ди әлеге шәһәрдә яшәүче Әкрәм Ибраһимов. «Соңгы вакытта юллар бик яхшырды. Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән килүчеләрнең дә юлларның бик яхшы булуына исләре китә», ди Ибраһимов. Хәзерге вакытта Төмәндә торакның күп төзелүен һәм аны кешеләрнең сатып алуын да билгеләп үтте ул. Мөнирә Ибраһимова исә, башка шәһәрләр белән чагыштырганда, фатир түләүләренең артык кыйммәт булмавын һәм шәһәр транспортының сәгать кебек йөрүен, ташламасы булган һәркемнең хәтта коммерцияле автобусларда бушка йөрүен Төмәннең кулай яклары буларак билгеләп үтте. «Безнең хакимияттә яшь команда эшли, алар халыкка яхшы шартлар тудырырга тырыша һәм Төмән өлкәсенең көньягында нефть чыга башлау, тормыш шартларын яхшыртуда һәм шәһәрне кулай итүдә зур роль уйный», – ди Ибраһимов.

Көнбатыш Себердәге бу шәһәрләр Русия башкалаларын да артка калдырып, алдынгылыкка чыккан. Әлеге рейтингта Петербур – бишенче, Мәскәү тугызынчы урында. 2009 ел башында илнең өченче башкаласы дәрәҗәсен алуга ирешкән Казан 14нче булган.

Әлеге тикшерүне үткәрүчеләр Казанда заманча куллану урыннары күп, җинаять кылулар аз, табигать шартлары әйбәт һәм торак белән тәэмин итү яхшы, дип белдерә. Бу әйбәт дип белдерелгән күрсәткечләр дөреслеккә туры килми, диючеләр дә бар. Казандагы риэлтор Денис Владимиров, 116metrov сәхифәсенә: «Торак белән тәэмин итү шартларын ачыклаганда, кеше башына туры килгән квадрат метрларны түгел, кешеләрнең фатир сатып алу мөмкинлекләрен барларга кирәк иде», – дип белдерә.

«Ирек мәйданы» газеты баш мөхәррире Раиф Усманов әйтүенчә, бу рейтингны төзегәндә табигать шартларын гына түгел, ә җәй һәм көз көннәрендә казан фатирларындагы шартларны да тикшерергә кирәк булган. «Көз көне зур проблема – җылылык бирмиләр. Ул бушлай түгел бит, кыенлыгы да юк, ягу урыннарында су җибәреп, кранны гына ачып куярга кирәк. Җылылык булмаганга бик күп кеше авырый башлый. Ыгы-зыгы, зур шау-шу туа. Мин моны Казанның зур кимчелеге дип саныйм. Җәй көне җылы су мәсьәләсе гел калкып чыга. Башта котельныйларны төзекләндерәбез дип бер тапкыр 10 көнгә ябалар, аннан кайдадыр торбаларны алыштырасы исләренә төшә дә, тагын бик озакка җылы су бирми торалар. Өч җирдә эшлисе булса, аны килештереп бер вакытка туры китереп эшли алалар. Бу акчага да бәйләнмәгән, ә җитәкчеләрнең оешмаганлыкларыннан тора. Бүген Казанда балалар бакчаларына урнашу да коточкыч зур проблема. Казанда тораклы булу башка шәһәрләр белән чагыштырганда, яхшырак кебек. Әмма чынлыкта, ул бик кыйммәт. Аннан соң, социаль ипотека аша тораклы булу дәвам итә. Әмма анда бюджет оешмасында эшләүчеләр генә кертелә. Чынлыкта, бюджет оешмасында эшләүчеләр дә аны зур кыенлыклар белән ала. Ул тәртипкә салынсын, кеше чиратка баскач ике-өч ел эчендә алсын иде. Кешеләр тегендә чабалар, монда чабалар, бөтен җирдә танышлык кирәк», – ди Усманов.

Башкортстан башкаласы Уфа әлеге рейтингта Петербурдан соң алтынчы урынга чыккан. Ә Чечня башкаласы Грозный – 13нче урында, ул Казанга караганда да яшәү өчен уңайрак шәһәр дип бәяләнгән. Ул юлларда тыгымнар булмаганга һәм айлык куллану товарларының җыелма бәясе белән чагыштырганда кереме югары булганлыктан Казанны узган.

Әлеге рейтингны әзерләүчеләр Росстат, эре консалтинг һәм риэлтор ширкәтләрендәге, фәнни-тикшеренү институтларындагы мәгълүматларга таянып, Русиядәге 100 шәһәрне тикшергән.

Наил АЛАН


Халык аракы бәясе артуына битараф

Русия баш санитар табибы Геннадий Онищенконың аракы бәясен күтәрү тәкъдименә Казан халкы битараф калды. Халыкның күпчелеге, мондый чаралар белән сәрхүшлек афәтен җиңеп булмый, дигән фикердә.

Шушы көннәрдә үзәк гәҗитләрнең берсенә биргән әңгәмәсендә Чечня башлыгы сәрхүшлек террорчылык белән бер дәрәҗәдә тора, дип белдергән иде. Аның фикеренчә, сәрхүшләрнең гаиләсе дә, ватаны да, дәүләте дә юк. Алай гына да түгел, сәрхүш килеш руль тоткан машина йөртүче үзе генә үлеп калмый, башка кешеләрнең үлеменә дә сәбәпче була, дип белдерде ул. Шуңа күрә Русиядә бу куркыныч авыруга каршы көрәш максатыннан «коры канун» тәртибен кертергә кирәк, дигән тәкъдим дә ясады.

Рамзан Кадыровның әлеге сүзләренә карата Русия баш санитар табибы Геннадий Онищенко: «Мин бу тәкъдимгә бик теләп кушылам, әмма хәзерге вакытта Русиядә бу тормышка ашардай түгел», диде. Аның сүзләренчә, алкоголь эчемлекләрне сатып алучылар санында кимү булсын өчен, спиртлы эчемлекнең бәясен күтәрергә кирәк. «Хәзерге вакытта бер шешә аракы 98 сум тора, шуңа күрә дә бу эчемлекне яшьләр дә, социаль яктан начар тәэмин ителгән гаиләләр дә бик җиңел генә сатып ала ала. Бер шешә аракы 100 доллардан да ким булмаска тиеш», – дип белдерде ул. Моңа карата гади халык фикерен белик.

Күп еллар буена Казан айныткычларында эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган Фәрит Гыйльметдинов сүзләренчә, аракы бәясен арттырып кына эчкечелекне бетереп булмый. «Мондый хәлләр Советлар Берлеге вакытында булды инде. Бәяне арттырсалар, халык көмешкә куа башлаячак. Чөнки бәя арткач, халык аракы алмый башлаячак. Халык теләсә нинди арзан эчемлекләргә юнәләчәк. Хәзерге вакытта халыкның эше юк. Элек бит бар кеше дә эшли иде. Эштән кайткач кунакка йөрергә дә вакыт тапты. Хәзерге кебек сәрхүшләр күп түгел иде. Хәзер әнә күпме сукбай бар. Алар кайдан килеп чыга? Әнә шул эчкечелектән инде», дип белдерде Фәрит Гыйльметдинов.

Шулай да бүгенге көндә Татарстанда исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать 10нан алып иртәнге сәгать 10га кадәр сату тыелган.

Бу кагыйдәне кайбер җирле хакимият тагын да кырыслату хокукына ия. Ләкин бу чикләүләрнең рәсми статистикага ничек тәэсир итүе хакында әлегә мәгълүмат бирелми

Райнур ШАКИР.

Лужков: “Бердәм Русиянең” киләчәге өметсез

Мәскәү мэры итеп Сергей Собянинның билгеләнүенә бер ел тулганда, элекке шәһәр башлыгы Юрий Лужков “Азатлык”ның урыс редакциясенә әңгәмә бирде. Ул анда хакимияттәге “соры” шәхесләр, “Бердәм Русия” фиркасе киләчәге, Путин-Медведев тандемы турында сөйләде.

Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков “Бердәм Русия”нең киләчәген бик өметсез бәяли. Заманында үзе дә бу фирканең югары шурасында торган Лужков, мэрлыктан алынгач, “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгачагын әйтте. Моны ул әлеге партияне аңа карата барган ялган сүзләрдән, гайбәтләрдән якламавы белән аңлатты. Менә хәзер ул Медведев беләнме, яисә Медведевсызмы “Бердәм Русия”нең сабак алачагын һәм күп тавышларны югалтачагын әйтә.

“Бердәм Русия ул хакимият фиркасе түгел, чөнки беркайчан да халыкны якламады һәм бары тик хөкүмәт һәм президент идарәсенә генә хезмәт күрсәтте. Бүгенге көндә “Бердәм Русия”нең абруе түбәнгә тәгәри бара”, – ди ул.

Лужков белән бергә “Бердәм Русия” фиркасе югары шурасында Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев һәм Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та бар иде. Нәкъ алар төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кире кайтарырга чакырды. Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибе 2004 елда Беслан фаҗигасеннән соң гамәлдән чыгарылган иде. Лужков хәзер партиягә көчсез кешеләр керүен әйтә.

«Мин бу очракта җитәкчеләрне истә тотам. Аларның оештыру, акыл һәм башка өлкәдә потенциаллары күренми. Фирка үзе бик комфорт партиягә әйләнде. Бу шәхси сыйфатларга бәйле булса кирәк. “Бердәм Русия” җитәкчелеге үзенә уңай нәрсәләрне билгеләде. Илдә барган хәлләргә карата ниндидер үз фикереңне җиткерүгә караганда, хезмәт күрсәтү җиңелрәк” ди ул.

Лужков бу очракта «Бердәм Русия» фиркасе җитәкчесе Борис Грызловны истә тота. Ул кешенең каршы торырлык көче булмавын әйтә. Аны юлбашчы түгел, ә бары фирка җитәкчесе буларак кына бәяли. Һәм шәхси позициясе булмаучы җитәкче дип саный.

Рокировка фаразлары

Мәскәүнең элекке мэры Русия сәясәтендәге рокировка турында бәян итеп, Путин-Медведев тандемының какшамас булуына бик ышанмый. Бигрәк тә хәзерге президент Медведев хөкүмәт башлыгы була калса, әлеге хәл килеп туарга мөмкин, дип саный.

«Медведев ил мәсьәләләрен хәл итәргә сәләтле түгеллеген күрсәтте. Әмма премьерлык турындагы тәкъдим ул Медведевның президентлыгы кебек Русия өчен начар булачак. Медведев югары дәрәҗәдә ил белән идарә итүгә, мәсьәләләрне чишүгә әзер түгел», – ди ул. Лужков мэр вазифасыннан китәр алдыннан гына Дмитрий Медведевка хат та язган иде. Анда илдәге демократиянең кысылуы турында фикерләр әйтелде. “Безнең илдә үз фикереңне белдерүдән инде 1937 елдан бирле куркалар…” ди хатда Лужков Сталин заманнарын истә тотып.

Лужковның Медведев тарафыннан эштән җибәрелүенә шул хат та сәбәпче булгандыр, бәлки. Рәсми рәвештә Медведев аны президент ышанычын югалтканы өчен эшеннән алды, диелде. Хәзер исә Лужков, Русия хакимиятендәге үзгәрешләр чорында хөкүмәт башына илнең икътисадын торгыза торган кешене куярга кирәклеген әйтә. «Ул нефть, газ, табигать байлыкларын түгел, ә гади җитештерүне алга җибәрә торган кеше булырга тиеш. Авыл хуҗалыгыннан башлап автомобильләр, очкычлар, электроника, дарулар һәм башка әйберләрне җитештерергә кирәк”, – ди ул. Юрий Лужков сүзләренчә, Русия хәзер авыл хуҗалыгы әйберләренең 70% читтән сатып ала. Бу шул ук нефтьтән кергән долларларга алынуын әйтә.

Ландыш ХАРРАСОВА

Татарстанга да “крокодил” килгән

Русиядә дезоморфин киң таралды. Әлеге төр наркотик кулланышы ягыннан, героиннан кала, икенче урынга чыккан. “Крокодил” дигән исем алган бу матдәне Татарстанда яшәүче наркоманнар да якын күрә башлаган.

Наркотиклар әйләнешен күзәтчелектә тоту Русия федераль хезмәте идарәсенең Чаллы районара бүлекчәсе Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Тукай районнарында, Чаллы каласында эш алып бара.

Соңгы вакытта Татарстанда дезоморфин дип аталган яңа төр наркотик тарала башлаган. Шушы куркыныч уңаеннан наркотиклар әйләнешен күзәтчелектә тоту федераль хезмәтенең Чаллы бүлекчәсе башлыгы Заһит Мингәрәев матбугат очрашуы уздырды. Аның әйтүенчә, дезоморфин беренче тапкыр Русиядә 2004 елда Коми республикасында ачыклана. Инде 2007 елда дезоморфин Русиянең 19 төбәгендә кулланыш таба. 2009 елда бу наркотикны даими рәвештә 60 регионда кулланалар. Бу җәһәттән Татарстан да читтә калмый.

​​“Дезоморфин – морфин структурасының бер төре. Ул составында кодеин булган матдәләрдән ясала. Ә кодеинлы дарулар аптекаларда ирекле сатыла. Дарудагы кодеинга фосфор, бензин һәм тагын кайбер кушылмалар өстәп, дезоморфинны өй шартларында да ясап була. Хәзер дезоморфин наркоманнар арасында кулланылу ягыннан икенче урынга чыкты. Бу төр наркотик безнең якларга да килеп җитте. Ул хәзер республиканың Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләрендә кулланыла. Чаллы әлегә 4-5 урында.

“Балаларны әлеге афәттән саклап калырга, бу төр наркотикның таралуына чик куярга телибез, шуңа чаң сугабыз. Әлеге наркотикны куллана башлаган кеше күп дигәндә ел ярым-ике ел яши. Кеше бу матдәне кан тамырына керткәч, барлык әгъзалары зарарлана. Чөнки дезоморфинда бензин, тагын башка зыянлы катнашмалар бар. Энә кадаган урын тазармый, шул урында төзәлми торган җәрәхәт барлыкка килә. Җәрәхәтсез урынга энә кадагач, тора-бара бөтен тәнне җәрәхәт басып китә. Шул урыннар бераздан кабырчыклана, тән крокодил тиресе сыман була. Шуңа да дезоморфинны халык телендә “крокодил” дип йөртәләр. Әлеге проблемага каршы җәмәгатьчелек көрәш башлады инде. Быелның март аенда бу хакта президент Медведевка да җиткерделәр. Анда шушы наркотикка кагылышы булган даруларны табиб язуы белән генә җибәрү турында тәкъдимнәр булды. Ләкин бу юнәлештә карар кабул итү кичектерелде, ул үз көченә 2012 елның июнь аенда гына керәчәк. Аңа кадәр бу наркотикларны кулланучылар саны кискен артырга да мөмкин”, – ди Заһит Мингәрәев. Заһит әфәнде “крокодил”-дезоморфинның аптекаларда сатылганына, составында кодеин булган дарулардан ясалуына игътибар юнәлтте. Шунысын әйтергә кирәк: йөткерүдән һәм баш өянәгеннән кулланыла торган кодеинлы дарулар 2002 елда 30 миллион кап сатылса, 2003 елда – 34 миллион, 2004 елда – 39 миллион, 2005 елда – 58 миллион, 2009 елда 73 миллион кап сатылган. Шушы вакыт эчендә йөткерү һәм баш өянәген дәвалаучы кешеләр саны артмаган, киресенчә, кимегән.

Очрашуда наркотикларны күзәтчелектә тоту федераль хезмәте башлыгы Виктор Иванов мәгълүматы да күрсәтелде. Иванов сүзләренчә, Русия аптекаларында сатылган кодеинлы даруларның өчтән икесе наркоманнарга китә, икән.

Гафиулла ГАЗИЗ

Комментарии