- 26.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №42 (26 октябрь)
- Рубрика: Архив
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия иясе Мөдәррис Әгъләмовның тууына 65 ел тулды. Шул уңайдан Казанның Тукай музеенда шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде.
Кичәгә Мөдәррис Әгъләмовны якыннан белгән, аның белән аралашып яшәгән шәхесләр, шагыйрьләр, язучылар, артистлар килгән иде. Чыгышларда шагыйрь белән бәйле булган вакыйгалар искә алынды, аңа багышланган шигырьләр, шул исәптән шагыйрьнең үз шигырьләре дә укылды.
Мөдәррис Әгъләмов мәктәптә укыганда ук шигырь яза башлаган. «Инде 15 яшьләрендә ул өлгергән шагыйрь иде», – дип искә алды аны шагыйрь Разил Вәлиев. 1959 елдан Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләре район газетында, аннары Татарстан һәм Башкортстан балалар матбугатында даими басыла башлаган. Тумышы белән Зәй районы Биш Субашы авылыннан булган әдип, яшьли ятим калып, апасы Рәсимә кулында тәрбияләнгән. Бүгенге көндә халыкка билгеле булган күп кенә шагыйрьләр, язучылар Мөдәррис Әгъләмов белән Чаллыдагы әдәби түгәрәктә танышкан икән. Разил Вәлиев тә шагыйрь белән нәкъ шунда аралаша башлаган. Казан дәүләт университетына (хәзер КФУ) укырга керергә дә алар бергәләп килгән. Бу вакыйганы Разил Вәлиев болай дип искә алды: «Мөдәррисне мин шагыйрь буларак кына түгел, кеше буларак та яратам. Менә киләсе елга минем аның белән беренче тапкыр күрешүемә ярты гасыр тула: Чаллы шәһәрендә, әдәби түгәрәктә таныштык. Ул вакытта безнең әдәби түгәрәккә Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәен килеп йөри иде. Шул вакытта инде Мөдәррис үзенең шигырьләрен республика матбугатында бастырып чыгара иде. Без аңардан көнләшә идек, аңа охшарга тырыша идек. Һәм шул ук вакытта шигыренә шакката идем, икенчедән, аның шундый горур булуына. Ул, мин – татар, мин – мескен, минем телем бетә, дип йөрмәде. Телне дә, мәктәпне дә, мәдәниятны да, милләтне дә мин күтәрәм дип ышанып, ике аягына нык басып йөри иде. 1965 елда безнең икебезгә дә «Коммунизм байрагы» газетыннан Казан дәүләт университетына укырга керергә юллама бирделәр һәм без Мөдәррис белән пароходка утырып, Казанга юл тоттык. Юлга бер буханка ипи, бер килограмм помидор алдык, тозын пароходта таптык, ашаганыбыз шул булды. Казанга килеп төштек, бик кызык: икебезнең дә бер тиен акчабыз юк, нәрсәгә ышанып килгәнбездер. Казанны яуларга, югыйсә Явыз Иван 300 мең гаскәр белән килгән, ә без өч тәңкә акча белән. Һәм шушы өч тәңкә белән Казанны яуларга кирәк иде. Шунысы кызык: юлда әйбәт кешеләр очрап торды. Иртән-иртүк пароходтан килеп төшкәч, Бауман урамында йөргәндә, Зәки Нурины очраттык. Ул әллә каян күренә иде. «О, Чаллы хулиганнары, нишләп йөрисез монда?» – диде. Безне култыклап алды да, язучылар берлегенә алып китте. Без инде, нәрсәгә алып керә икән, дибез. Алып керде дә: «Сез ничек? Акчагыз бармы?» – ди. Без: «Бар әзрәк», – дибез. «Сез кая туктадыгыз?» – дип сорый. Без: «Туктамадык әле, урамда йөрибез», – дибез. Ул безгә кәгазь бирде дә, әйтеп торып гариза яздырды. Һәм икебезгә дә 30 сум акча биреп чыгарды».
Мөдәррис Әгъләмов – татар халкы, милләте, шигъриятендә иң күренекле шәхесләрнең берсе, без әле аны аңлап, бәяләп бетермибез. Аның кебек татар теленең стихиясен, моңын, куәтен тойган, аңлаган һәм шигъри юлларга салган шагыйрьләр бездә бармак белән генә санарлык кына.
Тукайның, Такташның, Туфанның бөеклегенә бүген әкрен-әкрен генә төшенә барган кебек, Мөдәррис Әгъләмовка да әкрен генә килербез. Беренче чиратта аның мөмкин кадәр тулы басмасын чыгарырга кирәк», – дип сөйләде Разил Вәлиев.
Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА.
Мөдәррис Әгъләмовны искә алдылар ,
Комментарии