- 26.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №42 (27 октябрь)
- Рубрика: Архив
21 октябрьдә Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русия Президенты Дмитрий Медведевка хисап бирде. Аннан соң Башкортстан Президенты вазифасына керешүенә 100 көн тулу уңаеннан Gazeta.ru сәхифәсендә он-лайн сөйләшүдә катнашты.
Әңгәмә өчен сораулар берничә көн алдан интернет аша да җыелды. Һәм иң бәхәслесе Хәмитовның татарлыгы турында булгандыр.
Gazeta.ru форумында Гүзәл исемле бер кеше: “Cез үзегезне башкорт дип атыйсыз, интернетта сезнең татар булуыгыз турында документлар чыкты, кем соң сез, Хәмитов әфәнде?” – дип сорау бирде.
Рөстәм Хәмитов: “Нәсел тамырларында казынуның рәхәтен аңламыйм”, – дисә дә, җавабын бирде.
– Республиканың төньягында һәм төньяк-көнбатышында яшәүче башкортларның бер өлеше татар теленә якын диалектта сөйләшә. 30нчы елларда, шуңа карап, аларны татар дип мәҗбүри яздырганнар. Сәбәбе нинди булгандыр – белмим.
Башкортларның шактый өлешен татар дип яздырып, зур буталчык китереп чыгардылар. Бу безнең гаиләне дә урап узмады. Мин XVII гасырга кадәр нәселемне өйрәндем, әтием ягыннан бөтен бабаларым башкорт булган. Бу хәл Советлар заманыннан бирле милләт графасын теләсә кемнең теләсе ничек тутыруы аркасында килеп чыкты, – дигән ул.
Этнолог Дамир Исхаков Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән килешми: “30нчы елларда Башкортстанның көнбатышында телләр якын булу сәбәпле башкортларны татар дип яздырганнар дигән сүз – үзенә күрә ачыш. Бу төбәкләр мәсьәләсе Башкортстанның үзендә тикшерелгән. 1933-35 еллар арасында халык телен өйрәнүче экспедицияләр оештырылган.
Бу эш Башкортстан өлкә комитеты кушуы белән башкарыла. Мәсәлән, мәгариф министры һәм мәдәният, әдәбият институты башлангычы белән 14 экспедиция үткәрелгән. Шуларның 4се Башкортстанның көнбатыш районнарында булган. Нуриман, Миякә, Караидел, Янавыл районнары турында сүз бара. Тикшерү нәтиҗәләре өлкә комитетына җиткерелгән. Ул турыда документлар сакланган һәм Башкортстанда эшләүче этнологик тикшерү институты җитәкчесе урынбасары Фаил Сафин аларны китабында бастырды.
Документларга караганда, башкорт галимнәре республиканың көнбатыш районнары татар телле булуы турында ачыктан-ачык язып чыккан. Шуңа нигезләнеп, бу районнарда татарча укыту алып барыла диелгән. Анда яшәгән башкортлар турындагы проблема да куелган. Кайбер башкорт авылларында татарча укытыла, анда башкортча укытырга кирәк дип тә әйтелгән. Әмма тикшеренү нәтиҗәсе бер: монда телне беркем көчләп такмаган, бу анда яшәүче халыкның үз теле булган. Башкортларның бер өлеше дә бу телдә сөйләшкән.
Бу хакта 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләрендә дә әйтелә. Мәгълүматларга караганда, башкорт катламына керүчеләрнең бер өлеше татар телле итеп язылган. Аларны болай язылырга беркем мәҗбүр итмәгән. Бу Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына карый. Тел экспедициясенә нәтиҗәне Баишев исемле билгеле лингвист ясаган. Башкорт галимнәре объектив рәвештә монда татар теленең таралганын таныган. Бу мәсьәләгә яңа караш тудыру сәяси вәзгыять белән бәйле. Башкортстан Президентының бу районнарда башкортлар ялгыш язылган дип әйтүе җанисәп вакытында халыкның аңына йогынты ясау өчен эшләнә, дип уйлыйм”.
Башка сорауларга җаваплар да кызыксындыра. Әйтик, Рөстәм Хәмитов үзбелдеге белән генә “Башкортстан Президенты” дигән атамадан ваз кичмәячәк. “Әмма төбәк җитәкчеләрен бер төрле генә атамага күчерү хакында федераль канун кабул ителсә, Башкортстан да аңа иярәчәк”, – дип белдерә ул.
Әңгәмәдә башкорт булмаган балаларга башкортча укыту-укытмау турында да сорау бирелгән. Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, Башкортстанда башкорт теле укытылырга тиеш, ләкин башка милләтләргә аны көчләп тагу да – дөрес түгел.
Республикада барган халык исәбен алу барышына кагылышлы сорау да бирелә Президентка. Башкортстанда район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына башкортлар саны күпме булырга тиешлеге хакында күрсәтмәләр төшерелгән, дигән хәбәрләр йөри. Моңа карата фикерен белдереп, “Бернинди “разнарядка” да бирелмәде. Быелгы җанисәп, 2002 елгысыннан аермалы буларак, тыныч шартларда үтә”, – ди ул.
Башкортстан хөкүмәте җитәкчесен билгеләүгә кагылышлы сорауга Рөстәм Хәмитов тәгаен генә җавап бирми. “Башкортстан премьер-министрын билгеләү карарын әлегә кабул итмәдем. Көчем җиткәнчә, бу вазифаны үзем башкарам”, – ди ул.
Бүген элекке премьер Сарбаев кайда икән дигән сорауга Президент: “Ул әле Башкортстанда, ләкин республикадан читтә тәкъдим ителгән кайбер вазифаларны өйрәнә”, – ди. Ә элекке Президент Мортаза Рәхимов белән бик сирәк аралаша икән Хәмитов әфәнде. “Өч ай эчендә ике тапкыр гына очраштым аның белән”, – дип җавап бирә Рөстәм Хәмитов
26 октябрьдә Уфада Башкортстан Президенты журналистлар белән тагын бер зур очрашу оештырды. Анда ул үзенең беренче 100 көнлек эшенә хисап тотты.
Бикә ТИМЕРОВА, Фәнис ФӘТХИ.
Комментарии