Татар телен яклап әйткән сүзебезне ишетәләрме?

Татар телен яклап әйткән сүзебезне ишетәләрме?

Татар телен яклап язылган хатлар Путинга барып җитмәгән – президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «РЕН ТВ» каналына әнә шулай дип белдергән. Ә без хатлар язган, «татар телен үтермәгез» дигән петицияләргә имзалар куйган булабыз. Безне ишетмиләр булып чыга түгелме соң?

Татарстанда татар теле белән бәйле вазгыять кискенләшә бара. Балалар мәктәптә энә белән кое казыган арада, аларның әти-әниләре, ике лагерьга бүленеп, татар теле өчен тарткалаша. Бер лагерь «татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылсын, чөнки ул Татарстанда – дәүләт теле» дисә, икенче лагерь «безгә татар теленең кирәге юк» дип белдерә. Ике лагерь да петицияләргә имза җыя, Президентка хатлар яза, кыскасы, кулларыннан килгәнне эшли тора.

Менә шундый хатларның берсен, татар телле ата-аналар язганын, Русия Президенты алмаган, имеш. «Без бернинди дә хат алмадык. Бу хакта берни белмибез», – дип Дмитрий Песковның сүзләрен китерә «РЕН ТВ».

«Вконтакте» сайтында оешкан «Татар ата-аналары» төркеме активистлары исә Владимир Путинның электрон почтасына Русия Конституциясенең төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирүен искә төшергән, татар һәм урыс телләренең бертигез укытылуын саклап калу мөһимлеге турында язылган ачык хаттан тыш, мөрәҗәгать тә җибәрүләрен белдерә. Җаваплар инде бар, бер үк эчтәлекле хатлар килә, ди алар. Русия Президенты аппаратының гражданнардан һәм оешмалардан хатлар, мөрәҗәгатьләр кабул итү департаменты җитәкчесе тарафыннан имзалаган хатта мөрәҗәгатьнең кабул ителүе һәм Русия Мәгариф министрлыгына, Татарстан хөкүмәтенә юллануы турында язылган. Ягъни Русия Президентына: «Татар телебезне яклагыз, аны укыту хокукын тартып алмагыз әле», – дип мөрәҗәгать иткән хатны кире Татарстанга юллаганнар булып чыга.

Ә Татарстан нәрсә? Моңарчы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кына: «Татарстанда ике дәүләт теле дә тигез укытылачак, татар теле киметелмәячәк», – дип әйтә килде, министрлык сайтында хәтта шундый аңлатма язуы да урнаштырылды. 21нче сентябрь көнне, ниһаять, президент Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде. Дәүләт Советына еллык юлламасында Президент татар телен укытуның хәзерге методикасын тәнкыйтьләп алды һәм Милли педагогика институтын кабат торгызырга кирәклеген әйтеп үтте.

БАШКОРТЛАРДА НИ ХӘЛ?

Татарлар татар теле язмышы өчен әлегә виртуаль дөньяда гына көрәшсә, башкортлар берничә мәртәбә митинг та оештырырга өлгерде инде. Күршеләр дә башкорт теленең, дәүләт теле буларак, республикада мәҗбүри укытылуына ирешү өчен көрәшә.

«Күк бүре» башкорт хокук яклау хәрәкәте әгъзасы Урал Янсарин сүзләренчә, әлеге митингка килүчеләрнең күпчелеге – ата-аналар. «Балалары белән дә килүчеләр күп иде. Шулай ук студентлар да байтак катнашты. Ә иң мөһиме: Уфа халкы гына түгел, районнардан килгән яшь парлар да бар иде. Әлеге митинглар безнең күп һәм бердәм булуыбызны күрсәтте», – дип сөйләде Урал.

Бөтендөнья башкорт корылтае иҗтимагый оешмасының башкарма комитет рәисе Әмир Ишемголов исә үзләрендә башкорт телен яклау үзәге булдырырга җыенулары турында хәбәр итте. «Бу үзәкне Корылтай каршында ачарга ниятлибез. Үзәк республикада башкорт теленең кулланылышын хокукый яктан яклау белән шөгыльләнәчәк», – дип белдерде ул.

Милли телләр өстендә болытлар куеруның бер файдасы булды – берләшә башладык. Шул ук «Татар ата-аналары» төркемендә бүгенгә 5383 кеше теркәлгән. Ул кешеләр барысы да чын кеше булса, татар телен яклап, үз сүзен әйтсә һәм әле бу 5 мең кешегә интернетта утырмаган милли җанлы кешеләребез дә кушылса, димәк, без чыннан да көч. Димәк, нәрсәнедер үзгәртә алуыбызга ышаныч бар!

Без хәзер татар телен яклау өчен нәрсә эшли алабыз:

  1. «Вконтакте» социаль челтәрендә «Татар ата-аналары» (https://vk.com/telemtatar) төркеменә кушылып, мөмкин кадәр күбрәк дусларыбызны, танышларыбызны, белгән һәм белмәгән кешеләрне әлеге төркемгә кушылырга өнди алабыз;
  2. Русия Президентына татар теле язмышын уңай якка хәл итүен сорап язылган ачык хатка имзабызны куя алабыз (әлеге хат шул ук «Татар ата-аналары» төркемендә бар);
  3. Үз исемебездән Русия һәм Татарстан Президентларына, прокурорларга һәм мәгариф министрларына мәктәпләрдә татар телен яклап хатлар җибәрә алабыз (кирәкле электрон адреслар шулай ук төркемдә күрсәтелгән);
  4. БДИны татарча тапшыруны таләп иткән петициягә кул куя алабыз (сылтамасы – төркемдә).

Татар телен саклап калу һәр кешенең активлыгыннан тора. Миннән башка да кайгыртучылар, имза куючылар табылыр әле, дип утырыр чак түгел. Хәзер менә активлыкны, туган телгә булган мәхәббәтне күрсәтергә, милләтнең (димәк, үзебезнең, балаларыбыз һәм оныкларыбызның) киләчәге турында уйлана һәм, ул имин булсын өчен, берәр эш эшли башларга вакыт җитте!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии