Мамадыш удмуртлары өч телдә сөйләшә

Мамадыш удмуртлары өч телдә сөйләшә

Күптән түгел Мамадыш районының берничә авылында удмуртлар яшәгәнен ишеткәч, алар белән танышу теләге туды. Хәзерге туган тел дип көрәшеп йөргән заманда удмуртлар ничек яши? Алар да тел өчен көрәшәме? Шул якларга барып, танышып кайту теләге туды. Удмуртлар яшәгән ул авыллар элекке Тәкәнеш районына кергән булган. Тәкәнеш районы Мамадыш районы белән берләшкәч, өч удмурт авылы Мамадыш районында калган.

Саннарга килгәндә, Татарстанда ун меңнән артык удмурт милләте вәкилләре яшәве, шуларның 27 авылы Кукмара районында булуы да билгеле. Шунысы да кызыклы, удмурт милләтенең диалектларын тикшергән галимнәр бу төбәкләрдә яшәүче удмуртларны Кукмара диалектында сөйләшүчеләр дип йөртәләр икән. Чынлап та аларның туган телдә сөйләшүләре үзенчәлекле, аларның сөйләмендә күп төрле татар сүзләре булуы да гадәти кабул ителә.

Авыл кешеләреннән күпме сорасак та, бу якларга удмуртлар кай чорларда килеп утырганлыкларын әйтә алмадылар. «Без гомер буе биредә яшибез, әби-бабайлар да биредә яшәгәннәр. Калганы белән кызыксынганыбыз юк», – диде алар. Ә инде тарихи чыганакларга караганда, удмуртлар бу якларга XVIII гасыр урталарында килеп урнашкан булганнар. Ул заманнарда биредә бакыр эзләгәннәр, бакыр чыгару шахталары эшләгән. Алар бакыр эретеп, һөнәрчелек иткәннәр. Шул эшләргә күпләп килеп утырган удмуртлар авыл-авыл булып урнашып, урманнар кисеп, иген басулары да ясаганнар. Яңа Уча авылыннан ерак булмаган бакыр чыгарган урыннарны хәзер дә «Завод нюк» (Завод иңкүлеге) дип атап йөртәләр икән.

Безгә бары тик удмуртлар гына яшәгән ике авылда – Яңа Уча белән Түбән Уча авылларында булырга туры килде. Ул авылларның һәр икесендә дә 70ләп хуҗалык бар һәм ике авылга бергә өч йөзгә якын кеше яши. Иң кызыклысы – ул авыл кешеләренең олысы да, кечесе дә татарча татарлар кебек сөйләшә. Авыллар белән таныштырган җирле хуҗалык рәисе Рөстәм Хәмизуллин: «Удмуртларның бер бәхетле ягы – алар өч телдә дә камил сөйләшә. Татарча да, русча да, удмуртча да», – диде. Чынлап та, авылда йөргәндә урамда удмурт телендә исәнләшсәң дә алар барыбер татар телендә җавап кайтаралар.

Элек авылда башлангыч мәктәп булган. Хәзер инде ул мәктәпләр бетерелгән. Балалар укырга Кукмара районының Уреста авылына йөриләр. Аларга удмурт теле беренчедән алып, 11нче сыйныфка кадәр укытыла икән. «Нигә соң авылыгызга якын булган Тәкәнешкә йөртмисез балаларны?» дип сорагач, авыл кешеләре: «Тәкәнештә удмурт теле укытылмый. Хәзер инде безнең балалар беренче сыйныфтан ук дүрт тел: удмурт, рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәләр», – ди.

60 яшьлек Валентина ханым Петрова: «Элек шәһәрдән кайтып урысча сөйләшкән кешеләрне, әй, мактанып сөйләшә, дип өнәп бетерми идек. Хәзер барысы да русча сөйләшә. Ләкин алар үзебезчә дә сөйләшә, телне беләләр». «Сездә тел бетә дигән куркыныч яшәмиме?» дигән сорауга, ханым бик тыныч кына: «Юк, тел бетмәячәк. Әле безнең оныклар да удмуртча сөйләшә. Минемчә, татар теле дә бетмәячәк. Әле бит без дә татарча сөйләшәбез, нигә тел бетсен инде», – диде.

Түбән Учада да, Яңа Учада да авыл кешеләре белән очрашып, сөйләшеп утыру форсаты булды. Аларның татар телендә камил сөйләшүләре генә түгел, татар җырларын моңлы итеп, җиренә җиткереп җырлаулары да гаҗәпләндерде. Болай татарча сөйләшергә ничек өйрәндегез, дигән сорауга, 77 яшьлек Валентина ханым Семенова: «Мин үзем мәктәптә 30 елга якын укытучы булып эшләдем. Татарлар арасында эшләгәч, татарчага өйрәнми булмый. Алар да аңлый удмуртча, ләкин сирәге генә сөйләшергә өйрәнә. Ә нәрсә өйрәнеп торырга, без татарча сөйләшкәч, аларга кирәк тә түгел инде. Без татарчаны өйрәнүне татар җырларыннан башладык. Бервакытны җырлап йөрибез: «Тюнге, юнге булса да», – дип. Аңламыйбыз әле, татарча шулай, дип уйлыйбыз гына. Ә анда «төн караңгы булса да» дип җырларга кирәк икән. Аңлагач, көлдек инде».

Бер татар җыры җырлагыз әле, дип үтенгәч, Валентина ханым безгә шундый моңлы итеп «Рамай» җырын җырлады.

Бүгенге көндә бу ике авыл халкы терлекчелек белән яши. Авылда үзләренең бер фермеры да бар. Авыл халкы тормышыннан зарланмый. Йортлары матур, төзек. Биредә тырыш, нечкә күңелле халык яши дигәннәр иде, без дә шуңа инандык.

Нәзифә КӘРИМОВА

Татарстанга һөҗүм барганда ни өчен «Татмедиа» читтә тора?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында мәгариф һәм фән министрлыгын ешрак телгә алса да, президентның шулай ук «Татмедиа»га да «сәламе» яңгырады. Бу оешманың бүгенге шартларда нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеге әйтелде.

«Татмедиа» тирәсендә гауга чыгып кына тора, аның эшчәнлеге еллар дәвамында тәнкыйтьләнә, татар зыялылары тарафыннан утлы табада сикертелә, Татарстан җитәкчелегенә хатлар, мөрәҗәгатьләр юллана тора, әмма «Татмедиа» эшчәнлеге генә үзгәрешсез кала.

Еллык бюджеты 1 миллиард сумнан арткан оешмага дәгъвалар шактый. Аеруча соңгы ярты елда Татарстанга, аның җитәкчеләренә басым артканда дәүләт карамагында булган матбугат, медиа лаеклы җавап тотмый. Бу хәл Татарстан һәм федераль үзәк арасында булган шартнамәне озайтмауда да ачык күренде. Республика матбугаты шартнамә турында дәшмәде. Бу хакта беренче булып бәйсез һәм федераль матбугат язды, сораулар бирде, ә республика матбугаты парламент, республика җитәкчелекләре белән бергә, могҗиза булыр дип көтеп, дәшмәүне кулай күрде. Дәүләт телләрен уку-укыту тирәсендә чыккан бәхәстә дә дәүләт басмалары мәгълүматны тамызып кына бирә.

Республика мәнфәгатен яклап, халык үзаңын үстерүдә, бердәм фикерен формалаштырырга тиешле булган «Татмедиа»ның эшчәнлеген ничек җанландырырга? Ул ничек үзгәрергә тиеш? «Азатлык» бу хакта белгечләр белән аралашты.

Журналист һәм блогер Ирек Мортазин: «Татмедиа» журналистларга профессиональлекне үстерүдә булышу урынына, аларны күзәтүче, кулларын богаулаучы оешмага әверелде», – ди. Аның фикеренчә, татар матбугаты дотациядә калырга тиеш, ә рус телле матбугат үзен-үзе ашата ала, бюджет акчасына аларны туендыру артык:

– Дөресен әйтәм, «Татмедиа»ны ничек үзгәртергә мөмкин булуын белмим. Кайчандыр мондый оешманың кирәклеге хакында ул чактагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә үзем тәкъдим иттем. Хәзер оят. Мин аны методик киңәшләр бирә торган, журналистларга төрле курслар, тренинглар, семинарлар оештырган структура итеп күзалладым. Әмма ул финанска ия булып, аларны контрольдә тоткан, акча бүлешү, матбугатны тышаулау, авызын каплау оешмасына әверелде. Элек акча Татарстанның элемтә министрлыгыннан күчә иде, хәзер финанслар белән «Татмедиа» идарә итә.

Матбугатка дәүләт акча бирсә дә, эчтәлеккә тыкшынырга тиеш түгел. Эчтәлек сәясәте – редакция карамаганда. Нәрсә һәм ничек язуга килгәндә, балансны саклап калырга мөмкин. Хакимиятнең дә эшчәнлеген күрсәт, шул ук вакытта урынлы тәнкыйтьлә дә. Гафу итегез, әмма Андрей Кузьмин кебек шәхесләр татар теле, Татарстан өчен җанын фида кылмаячак, – дип сөйләде Мортазин.

«Татмедиа» эшчәнлеген үзгәртергә кирәк, дип язган татар язучы-шагыйрьләре арасында Зөлфәт Хәким дә бар иде. Ул илдәге сәяси шартларга карамастан, Татарстан хакимияте дә, «Татмедиа» дә үзгәрергә ихтыяр көчен табарга тиеш дигән фикердә:

– Безне бетерү максаты куелган, аны «матур гына» гамәлгә ашырып киләләр. Бу эшкә «Татмедиа» да җигелә. Дилбегәне бушатырга вакыт. Бу булмый икән, ярык тагарак алдында калыначак. «Татмедиа»га эшне җанландырырга кирәк. Ул бит эшне камилләштерү өчен булдырылган. Хакимият аңларга тиеш, ләббәйкә дип торган журналистлар белән алга китеп булмый. Без үзен хөрмәт итмәгән, кадерен белми торган милләткә әверелеп барабыз. Халыкның үзаңын күтәрергә кирәк. Сүз иреге юк бит. Бер яклы гына итеп, матурлап, проблеманы читләтеп узып, фольклор турында гына, җырчыларның бер-бер артлы бала тапканын язып кына исән калып булмый. Кичекмәстән, «Татмедиа» уйлый торган, кыю фикерле журналистлар тупларга тиеш, – ди Зөлфәт Хәким.

«Ирек мәйданы» һәм башка газеталар нәшире Раиф Усманов, безгә читтән килгән уенчылар уйнаган 10 спорт командасы белән түгел, үзебезнең 10 татар телеканалы белән мактанырга кирәк, дип саный һәм үзгәрешләрне башкарырга мөмкин булган юлларны тәкъдим итә.

– Бүген гәҗит редакцияләренә аерым яшәү кыен. Чөнки интернет тарала, авылларда да өй саен кабель челтәре аша йөзләгән телеканал карыйлар. Безнең кечкенә генә редакциядә дә төрле темадагы берничә газета чыга, алар бер-берсенә теләктәш, үзара конкурент түгел. «Татмедиа» ачык акционерлар җәмгыяте очрагында да шулай кирәк дип саныйм – ул бер зур тату гаилә булырга тиеш. Басмалар бер-берсен күтәрергә, рекламаларга тиеш. Идарә аппараты кыскарсын. Экономияләнгән акча журналистлар һәм газет-журналлар чыгаруда катнашучы техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга тотылсын. Ширкәтнең автопаркы зур, журналистлар командировкага рәхәтләнеп йөри ала. Ягъни элементар әйберләр. Бернинди катлаулылыгы юк. Иҗат кешеләренең ирекле эшләве һәм аларга игътибар – үсешнең беренче һәм төп шарты. Карагыз, узган көз «Татар-информ» агентлыгына яңа җитәкчеләр килде һәм бер ел эчендә нинди зур уңай үзгәрешләр ясады.

Балалар матбугаты авыр хәлдә. Күпме язучы һәм шагыйрьнең беренче мәкаләсе, хикәясе, шигыре чыккан «Сабантуй» газетасын айга бер тапкыр чыгучы журнал иттеләр. Ул матур, ялтыравык, ләкин укырлык әйбер юк. Чаллыда атналык «Көмеш кыңгырау» газетасы чыга, аның финанс хәле авыр, ләкин тырышалар, балалар иҗатына зур урын бирелә, бик бай басма.

Дәүләтнеке булмаган редакцияләргә һәм аерым иҗат әһелләренә грантлар булдыру кирәк. Беренче чиратта – проза һәм балалар язучылары, интернет, кинематография өлкәсендә.

Татар телендә ТМТВ, «Мәйдан», «Туган тел» каналлары бар, озакламый дини һәм балалар телеканалы ачылырга тиеш. Аларны бөтен Русия татарлары карарлык итеп иярчен аша таратуга ярдәм итәсе иде, – дип сөйләде нәшир Раиф Усманов.

Миңнеханов телне саклау өчен, өйдә дә татарча сөйләшергә өнди

Ташкентка өч көнлек эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүче татарлар белән очрашып аз санлы халыкларның телләрен саклау мәсьәләләсен дә күтәрде. Миңнеханов телне саклау өчен ул телдә аралашу кирәклеген әйтте. «Мәктәптә укытудан тыш әле аралашу да кирәк. Әгәр өйдә ул телдә аралашу булмаса, телне саклау бик авыр, мөмкин түгел. Үзеңнән башларга, үрнәк күрсәтергә кирәк», – диде Татарстан Президенты. Миңнеханов Финляндия һәм Австралия тарарларының үз телләрен саклавын башкаларга үрнәк итеп китереп.

Татарстан депутатларына тел турында сорауларга җавап бирү өчен «белешмә» әзерләнә

Дәүләт Шурасы утырышында Бердәм Русия депутаты Николай Рыбушкин мәктәпләрдә татар телен укытудагы вазгыять турында Татарстан мәгариф һәм фән министры мәгълүматын тыңларга тәкъдим итте. «Беләсез, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә шау-шу купты. Халык бездән җавап көтә. Очрашулар вакытында безгә аларга ни дип әйтергә?» – дип сорады Рыбушкин. Аның фикеренчә, депутатларда дөрес сайланган бердәм тактика булырга тиеш.

Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф министрлыгына депутатларга сайлаучылар белән очрашулар өчен «белешмәләр» әзерләргә тәкъдим итте. «Депутатлар әлеге мәгълүматны якын араларда алырга тиеш», – диде Мөхәммәтшин.

Комментарии