Азат абый, без сине онытмабыз

Азат абый, без сине онытмабыз

Татар милләте авыр югалту кичерә. 2017нче елның 24нче сентябрендә, 78 яшендә, татар халкының мәшһүр улы, күренекле галим, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы, техника фәннәре докторы, профессор, Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган химигы Азат Зыятдинов вафат булды.

Азат абый данлы тормыш юлын үткән кеше. 1939нчы елның 20нче гыйнварында Балтач районы Таузар авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлаган. 1968-2009нчы елларда «Түбәнкаманефтехим» берләшмәсендә мастер, смена җитәкчесе, цех җитәкчесе урынбасары, лаборатория җитәкчесе, фәнни үзәк директоры булып эшләгән. 2009-2017нче елларда Татарстан Фәннәр Академиясендә вице-президент, киңәшче вазифаларын башкара.

Азат абый күренекле татар сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе. 1990 – 1995нче елларда Татарстан Югары Шурасы депутаты, 2009 -2014нче елларда Дәүләт Шурасы депутаты.

Азат абый – яңа Татарстан дәүләтчелегенә нигез салучыларның берсе. 1990нчы елда кабул ителгән «Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация», 1992нче елгы бәйсезлек турында референдум, 1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе – бу бөек тарихи вакыйгаларда ул әйдәп баручыларның берсе булды.

Азат абый – Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәген оештыруда актив катнашты. Күп еллар Иҗтимагый үзәкне җитәкләде. Түбән Кама шәһәрен милли рухлы, милли йөзле итүдә аның тырышлыгы бәяләп бетергесез. Түбән Камада Җәмигъ мәчетен төзү, Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә һәйкәлләр ачу, яңа китапханә оештыру, «Җидегән чишмә» әдәби берлегенә нигез салу, урамнарны Тукай, Сөембикә, Бакый Урманче исемнәре белән атау, милли тәрбия бирүче гимназияләр ачу – болар барысы да татар халкы өчен җан атучы Азат абыйның гамәлләре.

Азат абый – бөек татар, бөек милләтпәрвәр, ватанпәрвәр, сәләтле галим, кыю көрәшче иде. Без аны беркайчан онытмаячакбыз.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы

Комментарии