Арзан чакта язылып калыгыз!

Арзан чакта язылып калыгыз!

2018нче елның беренче яртысына язылу компаниясе дәвам итә. 5нче октябрьдән 15нче октябрьгә кадәр Русия почталарында абунәче ункөнлеге буласы. Газеталарыбызга бары шул атналык вакытында язылып калырга киңәш итәбез. Шактый акчагызны янга калдыра алачаксыз. Әйтик, бары шушы вакытта гына Татарстанда таралучы «Безнең гәҗит»кә 2018нче елның беренче яртысына 6 айга язылу хакы 76 сум 50 тиенгә арзанрак булачак. Ягъни 6 айга 648 сум урынына 571 сум 50 тиен генә түләячәксез (2018нче елга язылу хакы башка вакытта 648 сум). Игътибар! Мондый ташламалы бәяле газетаның индексы П2559). Газетабызга 16299 индексы буенча да язылып була, ләкин аңа ташлама юк.

Редакциябез сәламәт булу серләрен җиткерүче, көндәлек кирәкле йорт-бакча киңәшләре турында сөйләүче «Шифалы гәҗит» дип исемләнгән газета ( индексы П3321) белән, мавыктыргыч хикәяләр, гыйбрәтле язмышлар турында сөйләүче халыкчан роман-газета – «Серләр гәҗите»н дә (индексы – П3322) нәшер итә.

Алар айга бер тапкыр чыга. Бу газеталарга 5нче октябрьдән 15енә кадәр 6 айга язылу хакы 207 сум 60 тиен. Башка вакытта ул хак 234 сум. Димәк бу газеталарга да шул ункөнлектә язылып, 26 сум 40 тиен отарга мөмкин. Ә шушы ункөнлектә бу 3 газетага язылып калсагыз, 129 сум 30 тиенне янга калдырып була.

Татарстаннан читтә газетабыз «Безнең гәҗит Россия» дип атала, индексы П3320. 5нче октябрьдән 15нче октябрьгә кадәр абунәче ункөнлеге вакытында бу газета да якынча 66-75 сумга арзанрак булачак (һәр төбәкнең үз почтасы каталогыннан карарга). Арзан чакта язылып калыгыз!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии