- 26.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Кредитлар ягыннан караганда, кеше ике төркемгә бүленә: берәүләр бурычка алудан, аның процентларын түләүдән уттан курыккандай курка, икенчеләр исә, бар әйберсен кредитка алырга тырыша. Шунысын да әйтим, көннән-көн күбрәк кеше беренче төркемнән икенчесенә күчә бара. Бер тапкыр кредит алып караган кешеләр, әлбәттә, ниндидер җиһаз яисә күчемсез милек алу өчен, еллар буе кассага акча җыеп, бәхетле көн киләсен көтеп ятмый. Хыялын көнендә тормышка ашыру җаен белә бит ул хәзер!
Кредит алу проблемасы белән быел мин дә очраштым. Моңарчы ул хакта уйларга да курка идем. Китте шуннан мәшәкать! Банктан – банкка чабасың, процентларын белешәсең, телевизордан гел шул кредитларга бәйле банклар рекламасын карыйсың, урамдагы такталарда да гел шул «кредит» сүзе күзгә ташлана… Баш катыргыч эш, мин сезгә әйтим.
Баксаң, минем кебекләрнең күп булуын исәпкә алып, кредит алырга теләүчеләргә ярдәм итүчеләр дә бар икән. Алар сиңа кайсы банктан күпме алсаң, отышлырак буласын, күпме вакыт эчендә бурычны каплап бетерсәң, процентлары азрак икәнен исәпләп чыгара, банкларга әллә ничә кат мөрәҗәгать итеп тә уңай җавап ала алмасаң, ярдәм итә… Кыскасы, банклар белән гади кеше арасында үзенә күрә бер арадашчы ролен үти. Шулай итеп мин дә «Агенство кредитных решений» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барып эләктем. Анда эшләүче белгеч Рузилә Әмир кызы ЕЛИНА белән дә бик тиз уртак тел таптык. Ә минем сораулар бик күп иде…
– Рузилә, кеше гомер-гомергә дәүләт банкларына ышана, кредит ала башласалар да, анда процентлары түбәнрәк дигән булып, шунда юл тота…
– Әллә ничә банкта булдым дип үзегез әйтәсез бит, димәк, дәүләт банкларында кредит процентлары азрак дигән сүзнең дөреслеккә туры килмәвен аңлагансыздыр. Бүгенге базар икътисады чорында яңа банклар пәйда булып тора һәм алар, популярлык казану өчен, иң башта бик түбән процентлар билгелиләр. Аларны күреп-белеп бетерергә һәм шуннан файдаланып калырга кирәк. Шулай ук бер сумманы бер төрле банктан алу отышлы булып, башкасын икенче банктан алу кулайрак килергә мөмкин. Моны гади кеше белми дә.
– Урамда бик күп җирдә реклама такталары күргәнем бар: елга 14%лы кредит диелгән…
– Бу бары тик реклама гына. Хәзер кредитны 20-21% белән ала алсаң да, оттым дип санарга мөмкин. Ә ул реклама бирүчеләр кешеләрдән акчаны артыгы белән суырып ала, чөнки кредит эчендә иминиятләү, кредит теркәгән өчен махсус комиссия – тагын әллә нинди өстәмә түләүләр бар. Шуннан җыела да инде. Әле менә узган атнада гына бер ир дә 20%лы кредит буламыни дип ачуланып чыгып киткән иде, ахыр чиктә банклар буенча йөргәч, анда тәкъдим ителгән килешүләрне өйрәнгәч – барыбер безгә кире килде.
– Мин машина алу өчен 250 мең сум чамасы кредит алырмын дигән идем. Әйтегез әле, автокредит отышлыракмы, әллә инде кулланучы кредитымы?
– Әгәр автокредит отышлы булмаса, аны уйлап та чыгармаслар иде. Кулланучы кредиты биргәндә, банкның бернинди гарантиясе юк. Син аны түлисеңме-түләмисеңме, банк моны белми. Ә машина алучы белән башка очрак: әгәр кредитны түли алмасаң, машина банкныкы булып кала – шул гына. Менә шул гарантия булганга, анда процентлар да азрак куела.
– Әгәр фатир алырга теләсәм, сезнең аша ипотека да эшләтеп буламы?
– Әлбәттә була. Без сезгә кайсы банктан нинди шартларда ипотека кредиты алып булуын аңлатырбыз, күпме түлисе булачагын санап чыгарырбыз. Бу өлкәдә күп эшләгәч, кайда, ничек, күпме булуын, без яхшырак беләбез. Ниндидер банкка өстенлек бирү күренеше бездә юк, чөнки бик күп банклар белән эшлибез, барысының да эш шартларын аңлыйбыз.
– Әгәр ниндидер бизнес башлыйсым килсә… Хәзер бит банкларда кече һәм урта эшмәкәрлек өчен кредит программалары бар. Сездә ничек?
– Аларда бар икән, димәк, без дә шуны ук эшлибез. Бары тик бездәге бар эш күпкә тизрәк башкарыла. Берничә көн эчендә бик зур суммаларны хәл итәбез, банктан уңай җавап алуга ирешәбез.
– Ә сезгә авыллардан килүчеләр бармы?
– Авыллардан күбрәк тә киләләр әле. Казанда банклар күбрәк, шуңа күрә аларның үзләренә дә бирегә килеп кредит алу уңайлырак бит. Хезмәттәшлек итүче банкларыбыз бик күп, әйтик, АКБ «Спурт» (ОАО), ОАО АКБ «БТА-Казань» һәм башкалар.
Киңәшче кирәк булса, «Агенство кредитных решений» ҖЧҖенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты 34нче йорт, 2нче корпус.
Телефон: 8 (843) 240-74-54
Язма реклама хокукында бирелә! ИНН: 1660172142

Комментарии