Украинада сепаратистлар ягында сугышудан татарга ни файда?

Украинада сепаратистлар ягында сугышудан татарга ни файда?

Башкортстаннан Руслан Гарәфиев Украинада әсирлеккә төшкән яки үлгән булырга мөмкин. Сепаратистлар ягында сугышучы татарлар булуы турында элек Украина мөфтие дә әйткән иде.

Псков өлкәсендә яшертен рәвештә ике хәрби җирләнде. Newsru.com язуынча, алар Псков өлкәсенең Донецкида украиннарга каршы сугышкан Чернигов хәрби бүлеге гаскәриләре булырга мөмкин. Җеназа вакытында полиция сакта торган һәм чит кешеләрне кертмәгән.

Интернетта Черниговның 76нчы хәрби бүлегендә хезмәт итүчеләрнең ут астына эләгеп һәлак булу ихтималлыгы турында яңалыклар пәйда булды. Сишәмбе Псковта матәм игълан ителгән. Имеш Псков янында сынауларда десантчылар шартлаган һәм алар җирләнәчәк икән. Аларның саны 10-15ләп дип әйтелә.

Билгеле булганча, 18нче август көнне Русия Президенты Владимир Путин батырлыклары өчен Чернигов дивизиясен Суворов ордены белән бүләкләгән иде. Әлеге орден нигездә сугыштагы казанулар өчен тапшырыла.

Гарәфиев үлгәнме, әллә әсирлеккә эләккәнме?

Украинаның көнчыгышында үлгән яки әсирлеккә эләгүчеләр арасында Башкортстаннан Руслан Гарәфиев исемле 20 яшьлек егет тә бар.

Үзенең ВКонтакте битендә Гарәфиев «Мачу хохлов в Растове!!!» дип язып калдырган. Соңгы тапкыр ул социаль челтәргә 15нче август көнне кергән.

​Гарәфиев турында тулырак мәгълүмат алу мөмкин булмады диярлек. Аның белән бер мәктәптә укыган Нәфисә Назарова туганнарыннан егетнең бары әнисе генә булуы турында әйтте. Русланның тагын бер якын танышы Светлана Миңнеханова: «Мин аның белән соңгы тапкыр 2нче август көнне ВКонтактеда сөйләштем. Руслан турында бик начар әйберләр язалар. Ә сезгә ул нәрсәгә кирәк?», – диде.

Чыннан да интернетта Руслан Гарәфиевның сепаратистлар ягында сугышуы турында мәгълүматлар пәйда булды. Имеш ул анда армиядән качып киткән. Бу хакта аның белән Түбән Новгородта бергә хезмәт иткән һәм Руслан белән украиннарга әсирлеккә эләккән Петр Хохлов видеоязмада сөйләде.

Хохлов сүзләренчә, ул Түбән Новгородта 9 ай гаскәрдән соң килешү белән хезмәт итүгә күчкән. Аларны Ростовка хәрби күнегүләргә җибәргәннәр. Шунда аны Руслан Гарәфиев 150 мең сум түлиләр дип сепаратистлар ягында сугышка китәргә үгетләгән.

Хохлов әйтүенчә, алар берничә көн барганнан соң, Русия тарафлы сепаратистларга кушылганнар һәм нәтиҗәдә украиннарга әсирлеккә эләккәннәр.

Мәскәү Донецкида Русия хәрбиләре юк дип даими рәвештә белдереп килә. Шуңа Хохлов белән Гарәфиев хезмәт иткән бүлектәге гаскәриләр башта аларны танулары турында социаль челтәрләрдә язса да, соңыннан бу язулар юкка чыкты.

Чаллыда Насыйров җирләнгән иде

Элегрәк Украина мөфтие Сәет Исмәгыйлев Фейсбукта Донецкида сепаратистлар ягында кавказлылар гына түгел, татарларның да сугышуы турында язган иде. Ул бу хакта кардәшләреннән ишетүе турында әйтте.

Чыннан да, Гарәфиевтан тыш, Украинаның көньягында һәлак булган дип саналучы тагын бер мөселман фамилияле кеше бар. Ул Рөстәм Насыйров.

Июль аенда Чаллыда Луганскида һәлак булган 28 яшьлек Михаил Насыйровның җирләнүе хәбәр ителгән иде. Бу әле безгә билгеле булган исемнәр генә.

Ландыш ХАРРАСОВА.

«Татарстанга элек килгән качаклар кол хәлендә кала»

90нчы елларда Татарстанга ирексездән күченеп кайтучылар Русия Президенты һәм прокурорына, шулай ук Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләгән. 28нче августта алар Казанда урам чарасы оештырмакчы. Мөрәҗәгатьне имзалаган 12 кешенең берсе – Айрат Габдуллин белән күрешеп сөйләштек.

– Айрат әфәнде, әлеге мөрәҗәгатьтә сез нәрсә таләп итәсез?

– Хөкүмәттә бер генә төрле канун булырга тиеш. Элегрәк, Татарстан качакларны кабул итүче төбәкләр исемлегендә юк, дигәннәр иде. Барлыгы 15 төбәк – Иваново, Тверь, Түбән Новгород өлкәләре бар иде, әмма хәзер, Украинадан килгән качаклар, дигән сылтау белән Татарстанны тутыралар.

Шул ук вакытта ни өчен ул качакларга торак, көн саен 800 сумлык матди ярдәм бирелә? Ә элек Татарстанга килгән качаклар кол сыйфатында торып кала. Әлегә аларга ярдәм дә, фатир да юк. Русия кануннары бөтен мәсьәләне бертөрле чишәргә тиеш. Монда икейөзлелек килеп чыга.

– Мөрәҗәгать инде юлландымы?

– Юлларга җыенабыз. 28нче август көнне Казанның хөкүмәт йорты каршында зур урам җыены уздырмакчы булабыз. Без хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итеп карасак та, диварга борчак сипкәндәй булды, бернинди дә җавап ала алмадык.

Шуңа күрә шушы мөрәҗәгать нигезендә урамга чыгарга җыенабыз. Әлбәттә, ирексездән күчеп кайтучыларның барысы да чыгар дип уйламыйм, чөнки күбебезне куркыттылар. Күпләрне, урам җыеннарына чыккан өчен, хәтта фатир исемлегеннән сызып ташладылар.

– Татарстанда башка милләт вәкилләренә урын бар, ә татарларга урын табылмый килеп чыга…

– Бу – Русия хөкүмәтенең куркып алып барган сәясәте, чөнки Татарстанга татарлар күбрәк килсә, татар халкы күбәя дигән сүз, әгәр урысларны кертсәң, ассимиляция башлана һәм татарларны җиңәргә көч була. Татарларны кимсетү Явыз Иван чорыннан башланган икән, хәзерге хөкүмәт менә шул сәясәтне алып бара.

– Киләчәктә Украинадан килгән качаклар сезнең кебек ярык тагарак янында калмасмы?

– Юк, аларны калдырмаслар, чөнки безнең хөкүмәт куркак. Менә хәрбиләргә Урман аръягы бистәсендә ике өй төзиләр. Безнекеләргә түгел, ә чит төбәкләрдән килгән хәрбиләргә бит. Шулай ук Чернобыль фаҗигасендә катнашкан урысларга фатир бирделәр, татарларга – юк. Монда да шул ук хәл булачак. Урысларга бирәчәкләр, ә татарлар – түзем халык, алар буш калачак.

– Төбәкләр үз акчасына асрар микән бу качакларны, чөнки федераль үзәктә аларга акча аз бүленә?

– Хәзер Татарстан төзелештә беренче урында бара. Еллык планның 75 проценты үтәлгән. Бу инде әзерлек белән килгәнне күрсәтә һәм аларга Татарстан хисабыннан фатир бирәчәкләр. Сертификатны инде көтеп торасы булмаячак. Узган елны 17 сертификатның бишесе генә бирелсә, тагын 12сенең кая киткәне билгесез. Прокуратурага язып караган идек, аннан да җавап булмады.

Украинадан килгән качакларга беренче чиратта фатир бирәчәкләр, чөнки Русия үзен күрсәтергә тиеш. Имеш, алар – килгән, кимсетелгән кешеләр. Ә үз ватаннарына күчеп кайткан татарлар шул ярык тагарак янында калды да инде.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Азык-төлек сугышыннан иң зур зыян Русия халкына булачак

Мәскәүнең 7нче августта АКШ, Европа Берлеге, Австралия, Канада һәм Норвегиядә җитештерелгән күп кенә төр азык-төлеккә чикләүләр игълан итүе көтелмәгән хәл булды. Чөнки Русия азык-төлекнең 40 процентын, күбесенчә балык, сөт, сыер ите һәм сырны читтән ала. Шуңа күрә бу чикләүләрдән беренче чиратта Русия кулланучылары зыян күрәчәк.

Узган ел Русия быелгы чикләүләргә дучар булган илләрдән барлыгы 17,2 миллиард долларлык азык-төлек кертте. Халыкара сәүдә үзәге мәгълүматларына караганда, шуның 9,2 миллиард долларлык өлеше – быел чикләүләргә дучар булган азык-төлек төрләре.

Мәскәү теләгәнчә, кайбер Көнбатыш җитештерүчеләре хәзер кыенлыклар кичерә. Үзләре җитештергәннең зур өлешен Русиягә сатучы ширкәтләр аеруча зур зыян күрә. Нәтиҗәдә Европа Берлеге, бу чикләүләрдән зыян күргән авыл хуҗалыгы ширкәтләренә ярдәм итү өчен, 170 миллион долларлык махсус фонд булдырды. Әмма чикләүләрдән иң зур зыян күрүче Русия халкына ярдәм итү турында бернинди сүз әйтүче дә юк.

Мәскәү рәсмиләре әйтүенчә, чикләүләр башланганнан бирле башкаланың төп кибетләрендә туңдырылган балык бәясе – 6, сөт –5,3, сыр 4,4 процентка арткан. Ел ахырына кулланучылар кәрҗине 20 процентка кыйбатланыр дип фаразлана. Өстәвенә, бу бәя артулар болай да илдә инфляция дәрәҗәсе 7,5 процентка җиткән чорга туры килде. Икътисадчылар, Путинның бу чикләүләре инфляцияне тагын да арттырачак, дип кисәтә.

РУСИЯ ЧИТТӘН КЕРТЕЛМӘГӘННЕ ҮЗЕ ҖИТЕШТЕРӘ АЛАМЫ?

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев, чикләүләр яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк, читтән азык-төлек алуны туктату илнең үзендәге җитештерүчеләргә этәргеч бирәчәк, диде. 12нче августта Ставропольдә чыгыш ясап, Медведев хөкүмәтнең моңарчы азык-төлек читтән күпләп сатып алыну сәбәпле игътибардан читтә калып килгән авыл хуҗалыгына акча белән ярдәм итәчәген белдерде.

Русиядә азык-төлек тармагы чыннан да зур үзгәрешләргә мохтаҗ. Илнең үзендә җитештерү кыйбат булу сәбәпле, күп кенә төр азык-төлек читтән сатып алына. Шуңа күрә якын арада бу чикләүләр җирле җитештерүчеләргә иркенрәк сулау мөмкинлеге бирәчәк. «Көндәшләрне алып ату җитештерүче өчен һәрвакыт файдага, шуңа күрә читтән азык-төлек кертүне тыю Русиянең авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы хәбәр», – ди элек Мәскәүдәге Яңа икътисад мәктәбен җитәкләгән, хәзер Париж сәяси тикшеренүләр институтында эшләүче Сергей Гуриев.

Әмма бу Русиядәге инвесторлар шунда ук үз акчаларын азык-төлек җитештерүгә кертәчәк дигән сүз түгел. Украинадагы кризис чишелү белән, ул чикләүләр тиз арада бетерелергә мөмкин. Шулай ук Үзәк банкның банк процентларын күтәрүе инвесторлар өчен бурычка акча алуны тагын да кыйбатлатачак.

Тәэминатны арттыру проблемаларын да истә тотарга кирәк. Читтән сыр алу тыелган икән, Русиянең үзендә сыр җитештерүне арттыру өчен күбрәк сөт кирәк булачак. Ләкин бу чикләүләр Европа Берлегеннән сөт алуны да тыя бит. Ә Русия сыерлары, Путин кушканга карап кына, сөт бирүне арттырмаячак. Өстәвенә, Русиядә сөт җитештерү Европа Берлегендәгегә караганда 30 процентка кыйбатрак чыга. Сыр җитештерүчеләр бу бәя аермасын кулланучылар хисабына каплаячак. Алар бәяне илдәге сыр кытлыгын да истә тотып арттырачак.

РУСИЯ БАШКА ЧИТ ИЛЛӘРДӘ АЗЫК-ТӨЛЕК ТАБА АЛАМЫ?

Русия хәзер Европа Берлегенә кермәгән илләрдән, Якын Көнчыгыштан һәм Латин Америкасыннан азык-төлек алуны арттырырга тели. Әмма Вашингтон белән Брюссель андый илләрне игътибардан читтә калдырмаячак. 11нче августта Путин, Сочида Мисыр президенты Габдел Фәттах Сиси белән очрашканнан соң, Русиянең азык-төлекне Мисырдан сатып алырга җыенуын белдерде. 15нче августта Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Брюссельдә очрашып, Мисырга (Европа Берлегеннән зур ярдәм ала торган ил) һәм Русия базарында Европа берлегенең урынын алырга теләүче башка илләргә ничек итеп бердәм рәвештә җавап бирү турында сөйләште. Җавапның нинди булачагы турында мәгълүмат әлегә игълан ителмәде.

Наиф АКМАЛ.

«Мәскәү полициясе үзен бандитларча тота»

Илдар Дадин 2011нче елның декабреннән бирле протест чараларында катнаша. Аны егерме тапкырдан артык тоткарлаганнар. Егет Украинада һәлак булганнар истәлегенә үткән чарада полициянең бигрәк тә вәхшиләрчә кылануын, көч куллануын белдерә.

21нче августта Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Илдар Дадин эшен карарга тиеш иде. Илдар җитәрлек дәрәҗәдә әзер булмаганга, бу мәхкәмәгә бармаган. «Алар миннән башка да гаепләү карары чыгарырга мөмкин, аны барыбер шикаять итәчәкмен, чөнки мин канун бозмадым, ә полиция үзен бандитларча тотты, миңа карата көч кулланды», – ди ул.

Илдар 12нче августта Мәскәүдәге Украина илчелеге янында Украинада һәлак булганнарны искә алу чарасында тоткарлана. Аның сүзләренчә, аны бер гаепсезгә көч кулланып тоткарлыйлар. «Чара башланганчы ук монда автозаклар китерелгән, ОМОН хезмәткәрләре бу урынны чорнап алган иде инде. Безне бер сәбәпсезгә тоткарлый башладылар. Бер автозакка 14 кешене көч кулланып тутырдылар. Минем янга полиция киемендәге берәү килеп, автозакка сөйри башлады. Аңардан документын күрсәтүне таләп иттем. Бу аның ачуын чыгарды, күрәсең: автобус эчендә аркама китереп сукты, кулларымны каерды һәм башымны беләгенә кысып, буа башлады. Әлеге кешеләрнең гамәлләрен полиция турындагы канун белән чагыштырсаң, бандитлык дип кенә атап була», – дип искә ала Илдар хокук саклаучыларның кыланышларын.

Күпмедер вакыттан соң Илдарлар утырган машинаны «Хамовники» полиция бүлегенә китерәләр. Полиция хезмәткәрләренең канун бозуына каршылык күрсәтергә һәм аларның түшләрендәге тамгаларын язып алырга тырышкан өчен, Илдарны иң соңгы итеп машинадан чыгаралар һәм бу бүлекнең иң ерактагы бер читлегенә биклиләр. Машинадан чыгарганчы да аңа карата көч кулланыла. Кулын җилкәсенә таба каерып, башын берничә мәртәбә машина кырыена бәрәләр. Бүлеккә алып кергәндә дә төрмә тоткыннарын йөрткән кебек кулларын арттан каерып, җиргә кадәр иелеп барырга мәҗбүр итәләр.

«Мине каты гына будылар. Ике тапкыр аңымны югалта яздым. Күпмедер вакыт үткәч, хокук яклаучы Алексей Домников тавышын ишеттем. Кычкырып, аны минем янга кертүләрен таләп итә башладым. Русия Конституциясенең 48нче маддәсе нигезендә, теләсә кемнең, хәтта тоткарланган кешенең дә юридик ярдәмгә хокукы бар. Полиция хезмәткәрләре минем таләпне ишетмәмешкә салышты. Шуннан мин тагын да катырак итеп, икенче таләбемне куйдым. Хәтерем ялгышмаса, канун нигезендә, мин шикаять, йә үтенеч язу өчен кәгазь һәм каләм таләп итә алам. Полиция хезмәткәрләре мине ни сәбәпле тоткарлауларын да, нигә миңа карата көч куллануларын да әйтмәгәнгә, протест белдерә, читлек ишегенә тибә һәм кычкырып җырлый башладым», – ди Дадин.

Күпмедер вакыттан Илдарның бу гамәлләре полиция хезмәткәрләренең ачуын кабарткан. Биш-алты полиция хезмәткәре килеп кереп, берсе Илдарны буа, калганнары кулларын артка каера башлаган. Шуннан аны идәнгә егып салып, аякларын скотч белән бәйләп куялар, бер кулын богау, икенче кулын скотч белән читлекнең челтәренә беркетәләр һәм чыгып китәләр. Илдар, кулы арткы якка каерылып челтәргә өскә беркетелгәнгә, асылынып торган рәвештә кала. Аңа ике сәгатькә якын әнә шулай асылынып торган рәвештә торырга туры килә.

Аның белән бергә тоткарланган Игорь Шелков, полиция хезмәткәрләре күрмәгәндә, Илдарны фотога да төшереп ала. Дадин белән бергә тоткарланганнар ашыгыч ярдәм дә чакыра. Әмма алар Илдарга күз салалар да борылып чыгып китәләр. «Полиция хезмәткәрләренең бу садизмы, күрәсең, алар өчен гадәти хәл һәм ашыгыч ярдәм дә полиция канаты астында эшли, дип аңладым», – ди Дадин. Илдар, тырыша торгач, бер кулын скотчтан азат итә һәм бик авырлык белән генә кесәсеннән ачкычларын алып аягындагы скотчны да өзә. Бераз вакыттан соң бер полиция хезмәткәре килеп богауны салдыра. Икенче көнне кичкә таба гына аны һәм тоткарланган тагын ике кешене Пресненск мәхкәмәсенә алып китәләр. Кичке алтыда мәхкәмә ябыла, аларга чират җитми һәм эшләрен карауны 21нче августка кадәр кичектерәләр.

Ике ел ярым эчендә аны егерме тапкырдан артык тоткарлаганнар. Илдар сүзләренчә, бер тапкыр да канун нигезендә тоткарлау булмаган. «Бервакытта да үзләренең кем икәнен, ни өчен, нинди канун нигезендә тоткарлауларын әйтеп тормыйлар. Мин аларның бу гамәлләрен бандитларча урлау дип атар идем», – ди ул.

20нче август төнендә билгесез кешеләр Мәскәү елгасы буендагы Котельническая ярында урнашкан 26 катлы бинадагы йолдызны Украина төсләренә буяп, Украина әләмен урнаштырды. Твиттерда «бу – Илдар Дадин эше, ул – гей» дип язучылар булды. «Әләмне мин куйган һәм мине гей-активист диючеләр – иң кабахәт ялган таратучылар», – ди Дадин. «Әгәр бу байракны элгән булсам, бу минем өчен зур горурлык булыр иде, чөнки Путин системасы аркасында Украинада күпме кан коела, Путин оештырган бу сугыш өчен миңа оят. Бәлки, алга таба альпинист күнекмәләре алырмын да мин дә шундый ук батырлыкны кабатлармын. Мин үз гамәлләремнән курыкмыйм, кануннар бозмыйм, әнә алар, бандитлар, курыксын. Киләчәктә аларның, бу ялганнары һәм гаепсезләрне төрмәгә утыртканнары өчен, җавап бирәчәкләренә ышанам», – ди Илдар.

Наил АЛАН.

Татарстан түрәләре нинди машиналарда җилдерә?

«Ведомости» газетасы Мәскәүнең Көнбатышка каршы яңа чикләүләр исемлеге әзерләвен һәм машиналар кертүнең дә тыелырга мөмкинлеген язып чыкты. Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, бу хәбәрне җөпләп, Көнбатыш тагын чикләүләр кертә калса, «өстәмә чаралар күреләчәк» дип белдерде.

Июль уртасында Медведев түрәләргә дәүләт заказы нигезендә чит илдә эшләнгән машиналар алмаска дигән карар имзалады. Әлеге карарга айдан вакыт узды. «Азатлык» бу документ буенча Татарстандагы министрлыкларда берәр үзгәреш көтелмиме дигән сорауны 17 министрлыкка, хөкүмәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьминга да юллады. «Премьер-министр, министрлар һәм аларның урынбасарлары нинди машиналарда йөри, алга таба Русия маркалы машиналарга күчәргә җыенмыйлармы?» дигән сорау иде ул. 17 министрлыкның җидесеннән: Икътисад, Мәдәният, Хезмәт һәм мәшгульлек, Транспорт, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыкларыннан җавап килде. Аларның берсендә дә министрларның һәм аларның урынбасарларының бүген нинди машинага утырып йөрүе күрсәтелмәгән. Бары тик ике министрлык кына төгәллек керткән: Мәдәният министрлыгы: «Безнең җитәкчеләр Русиядә җыелган автомобильләрдә йөри», Икътисад министрлыгы: «Безнең министрлыкка бүлеп бирелгән машиналар Алабуга шәһәрендәге «Форд Соллерс» заводында җыелган».

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, министрның ялда булуын, беренче урынбасарның авырып китүен әйтеп, җавапны соңрак бирәчәкләрен белдерде. Калган алты министрлыкның матбугат үзәге җитәкчеләре әзерләгән җаваплар бер үк төсле дип тә әйтергә була. Анда министрлыкларны машиналар белән тәэмин итү хөкүмәтнең хуҗалык идарәсе өстендә, сорауларыгызны аларга юлласагыз, яхшырак булачак, диелгән иде.

Андрей Кузьминга, аның урынбасары Эдуард Хәйруллинга юлланган сорау, атна узып китсә дә, җавапсыз калды. Аларның хөкүмәт порталында күрсәтелгән телефоннарын алучы булмады.

Русия, Көнбатышка үч итеп, читтән машиналар кертүне дә тыйса, бу машина базарын яңадан бүлешүгә китерәчәк, ди белгечләр. Чит илдә эшләнгән машиналар алырга яратканнар арасында, Мәскәүнең бу нияте тормышка аша калса, тотылган машиналарга да, чит ил лицензиясе белән илдә җыелган машиналарга да бәяләр нык үсәчәк, дип борчылучылар да бар. «Чит ил машинасында йөреп караганнар, әгәр бик каты китереп кысмаса, Лада-Калинага утырмаячак», – ди алар.

Наил АЛАН.

Комментарии