- 26.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №34 (26 август)
- Рубрика: Архив
Казанның “Рубин” командасы оттыруны күз алдына да китерә алмый. Оттырса, ул шундук турнир таблицасының беренче баскычыннан тәгәрәргә мөмкин, чөнки икенче урында баручы Мәскәүнең “Спартак” клубы татарларга ябышкан диярлек. Хәтта бер генә оттыру да “Рубин”ны берничә уенга “хушын алырга” мөмкин. Әле сезон Русия Премьер-лигасы белән генә тәмамланмый бит, алда Чемпионнар Лигасында иң яхшы Европа командалары белән көч сынашасы бар. Оттырсак, бар планнар челпәрәмә киләчәк. Әлегә “Рубин”, тфү-тфү, тотрыклы уен алып бара. Соңгы өч уенның гомуми исәбенә күз салсак, 10:1 исәбе белән көндәшләрне отканбыз. Тик күпләр моны танырга теләми. Әйтерсең Русия регионнары беренче булырга тиеш түгел.
Әйтик, Чемпионатның 19 турында “Рубин” читтә Мәскәүне – “Динамо” командасын тар-мар итте. Исәп – 3:0.
Шушы уеннан соң ыгы-зыгы янә купты. Ике голның пенальти аша керүе ошамады көндәшләргә. Менә хөкемдарны сатып алганнар, эш болай барса, чемпионатның аутсайдеры да фаворитны манчый ала, дигән сүзләр йөрде… Уеннан соң “Динамо”ның баш тренеры Андрей Кобелев: “Рубин” бездән яхшырак уен күрсәтмәде, ә менә хөкемдарлар мәсьәләсендә казанлылар безне узып китте”, – дип, ризасызлык белдерде. Моның белән генә эш бетми, мәскәүлеләр үз позициясендә нык торып, бу очрашуның баш хөкемдары Илдус Бигловка 6 эпизод буенча шелтә белдерде. Шул рәвешле Биглов делегатлардан “3ле” билгесе алды. Ә хөкемдар ярдәмчеләренә уенны хөкемләгән өчен “5ле” билгесе куелды.
Илдус Биглов тулаем объектив хөкем итте, дип беркем авыз тутырып әйтми. Сатыламы, юкмы дигән сорау мәгънәсезрәк тоела. Ләкин Мәскәү агае шулхәтле оста уйнагач, ник көндәшләрен 90 минут эчендә берәр тапкыр булса да “борчуга салмаган?” Гомумән, “Динамо” капкачысы уенга 4 сэйв (капкачы көндәшеннән килгән тупны капкага керттермәү, тоту. — А.Ш.) ясарга мәҗбүр булганда, безнең капкачы бер сэйв кабул итеп, уен буе ял итте диярлек. Нәрсә, мәскәүлеләргә тупны “Рубин” капкасына тибәргә хөкемдар аяк чалып торган мәллә? Парадокс.
Өстә телгә алынган, “Рубин” хөкемдарлар аркасында гына җиңүгә ирешә, дигән фикер зур фетнә чыгарды. Хәзер Мәскәү матбугаты да “Рубин” командасы исемен язар урынга хөкемдарның исемен, ягъни “Динамо” – Биглов” дип яза башлады. Комментарийлар турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Без анда да бөтен җир шарын колачларга әзер Татар мафиясе булып тасвирланабыз.
P.S. Форумнарда бәян ителгәнчә, имеш, Казан командалары бер-бер артлы җиңү яулап, Русия спорты традицияләренә балта чаба икән. Совет заманында калыплашкан гел Мәскәү генә беренче була торган традиция кирәк аларга. Ул вакытта регионнарга традиция булдырырга ирек бирделәрме? Бүгенге “Ак Барс”ның хәле – бүгенге хәл, ә кайчандыр Ск. им. Урицкого исемен йөрткән командага сезоннан-сезонга Югары лигадан башка түбән лигаларга, “переходной” турнирларга күчәргә мәҗбүр итәләр иде. Ул вакытта турнир таблицасын бер Мәскәү командалары гына җитәкли алды. Мөгаен, хәзер дә шуны телиләр. Ләкин спортта оттыра да белергә кирәк!
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии