Нурулла Гариф: тарихтан биздерү гасырлар буе бара

халкының азатлык өчен көрәше” китабы тирәсендә төрле фикерләр арта. Галим Овчинников китап өстеннән Мәскәүгә шикаять бирде.

“Бу хакта “Эфир” телеканалы сөйләде. Журналист әлеге китап турында, татар халкы урысларга гына түгел, ә кыпчакларга һәм башкаларга да каршы көрәшкән, дигәнрәк фикер әйтте. Китапта мондый фикер юк”, – ди китап авторы Нурулла Гариф. Ләкин ул канәгать. “Урыс телендәге тапшыру ул. Һәм андагы алып баручы урыс кешесе. Алардан шундый “искаженный факт” булса да, минем өчен яхшы”, – ди Нурулла Гариф.

Әлеге китап Татарстан китап нәшриятында 2007 елда ук басылып чыккан. Әмма аның тирәсендә шау-шу күптән түгел генә башланды. “Беренче сәбәбе – безне диннән, телдән, тарихтан яздыру гасырлар буенча килә. Икенчедән, быел 282нче маддә чыкты. Хәзер аның нигезендә тезләнмәгәннәрне, буйсынмаганнарны буйсындыру теләге бар. Шул да роль уйный”, – ди ул.

Моннан кала да сәбәпләр бар. Берничә атна элек керәшен татары, тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников Татарстан прокуратурасына гариза язды. Ул “Освободительная война татарского народа” дип аталган китапта экстремист юнәлешләр бар дип белдереп, экспертиза үткәрүне үтенгән иде.

Мәрҗәни исемендәге тарих институты ясаган тикшерүгә нигезләнеп прокуратура Овчинников шикаятен кире какты. “Нурулла Гарифның китабында кеше һәм кешеләр төркемен, зат, раса, милләт, тел, килеп чыгыш һәм дингә мөнәсәбәтле күралмау, я булмаса дошманлыкка һәм шулай ук кимсетүгә юнәлгән туры дәлилләр юк”, – дип рецензия ясалды “Звезда Поволжья” газетасында. “Мин үземнән бернәрсә дә өстәмәдем. Минем диссертация ханлыгы турында. Мәскәүдәге архивларда күп утырдым. Анда елъязмалар белән таныштым. империясенең безнең халыкка кылган җинаяти эшләре мине тыныч калдыра алмады”, – дип, Нурулла Гариф бу китапны чыгаруга нәрсә этәргеч булганын белдерде.

Овчинников: “Татарстан прокуроры бәйсез экспертиза үткәрүгә каршылык тудыра. Моны безнең милли төбәктәге үзенчәлекле иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән аңлатып була. Мин Татарстан прокуроры гамәлләрен Русиянең генераль прокуратурасына шикаять итәргә җыенам, бәйсез экспертиза үткәрүне таләп итәм”, – дип белдерде “Свободная пресса” аша.

“Азатлык радиосы”на ул шикаятьләрен Русия генераль прокурорының беренче урынбасары Бастрыкинга һәм Президент каршындагы тарихны дөрес яктыртмауга каршы тору комиссиясе рәисе, Русия Президенты хакимияте башлыгы Нарышкинга тапшырганын әйтте.

Овчинников фикеренчә, Русиядә бер генә милләт – русияле формалашырга тиеш. “Төрле милли чыгышлар – урысмы, татармы, башкортмы, чеченмы – уртак милләт булдыруга тискәре йогынты ясый”, – ди ул.

Рыбаков һәм Преображенскийның “История Отечества” дәреслегендә татарларны кеше ашаучылар итеп сурәтләүгә килгәндә, Овчинников: “Толерантлык кирәк, китапта андый рәсемнәр булмаска тиеш”, – диде.

“История Отечества” Нурулла Гарифның китабыннан күпкә алда – 2002 елда ук чыккан иде.

Наил АЛАН

Мәскәү-Казан арасы: татар теле бәласе

Республика укытучыларының август киңәшмәсе узды. Киләчәктә татар мәктәпләре сакланып калырмы? Министр тынычландыра, укытучылар билгесезлектә.

Республика укытучыларының август киңәшмәсе алдыннан пикетка чыккан Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре янына килгәндә, Татарстан Президенты пленар утырышта милли белем бирү мәсьәләсе күтәреләчәген әйткән иде.

Чыннан да, Президент та, Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та үз чыгышларында моңа басым ясады, әмма шулай да сораулар күп калды.

Ни кызганыч, татар теле укытучыларын үзләренең киләчәк язмышы борчыса да, киңәшмәдә бу хакта сораулар бирүче булмады. Бәлкем, җитәкчеләрнең “Барысы да яхшы булачак” дигән чыгышы шулай тәэсир иткәндер.

Министр Гыйльметдинов әйтүенчә, хәзер яңа мәгариф проекты эшләнгән һәм ул имзаланган очракта, милли мәгариф өчен зур мөмкинлекләр ачылачак. Әлеге яңа стандартлар Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы кулы астында эшләнә. Аның эксперт комиссиясенә министр Гыйльметдинов та керә. “Ул комиссиягә Татарстан галимнәре һәм укытучылары милли телне укыту өлкәсендә үз тәкъдимнәрен кертеп торды. Безнең республика тәкъдимнәренә колак салдылар һәм аларның күбесе проектка кертелде”, – диде министр.

ТАТАР ҺӘМ УРЫС ТЕЛЕ БЕРТИГЕЗ БУЛЫРГА ТИЕШ

Татарстан җитәкчелеге татар һәм урыс теленең бертигез укытылуы өчен көрәшә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин да элегрәк берничә мәртәбә әйткән иде. Элек Мәскәү Татарстанда татар телен күбрәк укытуны да тәкъдим иткән иде хәтта. Яңа стандартлар нигезендә укыту 2010 елның 1 сентябреннән башлана. Әмма инде быелдан ук кайбер мәктәпләрдә тәҗрибә рәвешендә яңа стандартларны кертә башлау күздә тотыла.

Шәймиев сүзләренчә, федераль стандартларда 1-4 сыйныфларда ана телен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр карала. “Хәтта артыгы белән дә”, – дип өстәде Президент.

Ул ТИҮ вәкилләре белән очрашканда да, кечкенә чактан алып 4 сыйныфка кадәр татар телен өйрәтсәк, гомерлеккә сакланып калачак, дигән иде. Өлкәнрәк сыйныфта Президент урыс һәм инглиз теленә басым ясарга кушты. Ягъни бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) башка төбәктәге укучылар белән бер дәрәҗәдә бирерлек булырга тиеш.

Ни кызганыч, август киңәшмәсендә БДИны татарча бирдерү турында сүз булмады. Гәрчә ТИҮ вәкилләре пикетта моны да таләп иткән иде. Күрәсең, бу мәсьәләгә инде нокта куелгандыр. Шулай да Шәймиев министрга ТИҮ вәкилләре белән очрашып сөйләшергә киңәш итте.

АВЫЛДА ДИСТАНЦИОН УКУ

Билгеле булганча, БДИны тапшыру нәтиҗәләре буенча, республика күрсәткечләре мактанырлык түгел. Моның сәбәпләрен мәгариф оешмалары җитәкчеләре имтиханнарның объектив үтүендә күрә. Ләкин 11 ел буе татарча укыган балага урысча бирдереп, нинди нәтиҗә көтәсең. Киңәшмәдә бу хакта да әйтелмәде. Гәрчә элегрәк Данил Мостафин бу өлкәдә анализ ясаячакбыз дисә дә.

Киңәшмәдә аз санлы укучылар мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе түбән булуы әйтелде. Моны хәл итү өчен, берәүләргә – база мәктәпләренә, икенчеләргә интернатларда яшәп белем алырга, өченчеләргә дистанцион укуга күчәргә туры килергә мөмкин.

Ландыш ХАРРАСОВА

Фикерләр

Татар мәктәпләре бармы?

Хәл, чыннан да, куркырлык. Мисал өчен, Башкортстан Президенты барлыгы 49 гимназия төзетте һәм алар башкорт гимназияләре дип атала. Ә Татарстанда бер генә дә яңа татар гимназиясе бинасы төзелмәде. Ачылганнарының да күбесе күз буяу өчен генә.

Галишан НУРИӘХМӘТ,

Татар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисе.

Чигенүнең дә чиге булырга тиешУкытучылар җыелышы мәгариф проблемалары турында гомуми буш сөйләшүгә генә кайтып калды, анда татар теленең киләчәк язмышы бөтен зурлыгында күтәрелмәде һәм ачылмады. Ул гына да түгел, бу киңәшмә барышында без Татарстан Президенты авызыннан өр-яңа фикер ишеттек. Имеш, балаларны башлангыч мәктәпләрдә ана телендә укыту да җитә ала икән! Шул ук фикерне Мәскәүдән килгән бер мәгариф түрәсе дә әйтте, әмма ул башлангыч мәктәпләрдә ана телен өйрәтүне дәрестән тыш, ягъни “внеурочный” вакытка кайтарып калдырды, бу исә бары тик факультатив рәвештә генә белем бирү, дигән сүз.

Ә урта мәктәпләр, югары уку йортлары кайда, алардан – татар теле куыла дигән сүзме бу?

Тел мәсьәләсе, мәктәп мәсьәләсе ул суверенитеттан да җитдирәк, чөнки аның нәтиҗәләре бик аяныч. Сүз дәүләтнең генә түгел, милләтнең дә юкка чыгуы турында. Әгәр бала мәктәптә үз ана телендә белем алмый икән, ул бу телдә укый-яза белмәячәк, ягъни мәктәпне ана телсез калдыру ул үз артыннан барысын да төпсез, телсез упкынга өстери – әдәбиятны, сәнгатьне, матбугатны, милли тормышны һәм милләтнең үзен…

Татар зыялыларының, милли сәясәтчеләрнең бу мәсьәләдә тешсез һәм инициативасыз булуы да – бик борчулы күренеш. Шул август киңәшмәсендә язучылардан да, Татар конгрессыннан да вәкилләр булырга һәм өздереп үз сүзләрен әйтергә тиешләр иде югыйсә.

Әгәр 309нчы федераль канунны Мәскәүдә Дәүләт Думасы аша туктатып булмый икән, Татарстан Дәүләт Шурасы милли мәгариф турында үз канунын кабул итәргә тиеш. Анда, Русия һәм Татарстан Конституцияләренә каршы килгәнгә күрә, 309нчы канунның Татарстан җирендә үтәлмәячәге һәм ана телен, милләтне саклап калу максатыннан, Татарстанның үз милли мәгариф кануны нигезендә яши башлаячагы белдерелергә тиеш. Моны эшли алучылар табылса, алар чын мәгънәсендә, милләтне коткарып калу өчен көрәшүчеләр булачак, юк икән, алар халыкны алдаучылар. Чөнки чигенүләрнең дә бер чиге булырга тиеш. Ул чик бүген татар теле, татар мәктәпләре аша үтә, аннан ары чигенергә урын да, хакыбыз да юк.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, Милли Мәҗлес рәисе.

Пикуленко: “КамАЗ” – “АвтоВАЗ” чукрак белән сукырның берләшүе”

Шушы көннәрдә “Ростехнология”нең “КамАЗ” һәм “АвтоВАЗ” ширкәтләрен берләштерергә теләве мәгълүм булды. Яңа төзелгән ширкәт 25%ка – “АвтоВАЗ”, 37%ка – “КамАЗ” һәм 30%ка “Автодизель” ширкәте акцияләреннән торачак икән. Reuters агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге холдингның төзелүе турында Мәскәүдә “Интеравто” күргәзмәсендә игълан ителәчәк. Яңа ширкәтнең башлыгы итеп “КамАЗ” җитәкчесе Сергей Когогин билгеләнер дип көтелә.

Икътисад белгечләре беренче чиратта әлеге килешүнең уңай якларын билгеләп үтә. Янәсе, ширкәтләр берләшеп, кризиска каршы ныграк тора, эшсезлек мәсьәләсен хәл итә ала һәм башкасы. дөньясында танылган белгечләрнең берсе Александр Пикуленко исә “Эхо Москвы” радиосы аша бу мәсьәләгә карата кискен фикер әйтте. “Бу чукрак белән сукырның берләшүе. Ике имгәкне берләштерү бернинди яхшы нәтиҗә бирмәс, минемчә. Берәм-берәм банкротлыкка чыксалар яхшырактыр. Ни өченме? Чөнки бу ике ширкәт бер-берсеннән нык аерыла. Техник базасы, мөмкинлекләре дә төрле. Мәсәлән, “Volvo”, “Mersedez Benz”ны берләштереп, уртак йөк машиналарын ясау ширкәтен ачсалар, аңлап булыр иде әле. “КамАЗ” белән “АвтоВАЗ” очрагында ничек булыр, билгесез. Минемчә, бу гади бер сәяси уен”, – ди Пикуленко.

“Ике ширкәтнең кушылуын хупламаса да, бәлки Когогинның уртак җитәкче итеп билгеләнүе дөрестер. Заманында “Когогин сазлыкка батып баручы “КамАЗ”ны аякка бастыра алган, шуңа күрә аның килүе белән “АвтоВАЗ”да да хәлләр яхшырырга мөмкин. Когогин бүгенге Русия авто сәнәгатендә иң яхшы җитәкчеләрнең берсе. Ул проблемаларны гадәти булмаган юллар табып чишә белә. “АвтоВАЗ”га күптәннән шундый җитәкче кирәк иде. Әмма бу бары тик сәяси уен гына булса, өметләр акланмаска мөмкин. Ул очракта бу бюджеттан мөмкин кадәр күбрәк акча сорау ысулына гына кайтып кала. Чөнки элек һәр ширкәт үзенә генә ярдәм сораган. Хәзер исә, берләшкәч, алар икеләтә күбрәк акча сорый ала. Әлеге берләшү бу максаттан гына башкарылса, билгеле, Русия машина сәнәгатенең үсеше турында сүз бара алмый”, – ди Александр Пикуленко.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Саян-Шушенда онытылмаслык фаҗига

Саян-Шушен су электр станциясен 17 августта су басты. Һәлак булучылар саны 71гә җитте. 4 кешенең язмышы билгесез. “Русгидро” ширкәте җитәкчелеге станциясенең техник хәле канәгатьләнерлек иде, дип белдерде. Авария күп корбаннар белән бергә экологик казаларга да китерде. Енисей елгасына 40 тонна чамасы май агып чыккан. Ул су буйлап аска тарала.

ИМИНЛЕК ИМИН БУЛГАНМЫ? Илдәге иң зур һәм иң имин дип саналган Саян-Шушен су электр станциясе, һич көтмәгәндә, кайгы-хәсрәтле вакыйга үзәгенә әверелде. 1978 елда төзелеп, Советлар Берлегенең горурлыгы санала иде ул.

Хәзер мондый казалар башка кабатланмасмы дигән сорау борчый. Алга киткән чит илләрдә су электр станцияләре, кимендә, 100 ел эшли алырлык итеп төзелә. Канада кебек илләрдә аннан соң аларны сүтеп алалар.

Теге яки бу станцияләрне төзүчеләр аларны ничек кенә имин дип мактарга тырышмасын, каза булмыйча эшләгәндә дә, алар күпмедер дәрәҗәдә тирә-як мохиткә барыбер зыян сала. Моны экологлар гел әйтә килә. Ләкин шунысы бар: элек Советлар берлеге булганда да, хәзерге Русиядә дә җитештерү корылмаларын төзүгә төп игътибар бирелеп, алардагы экологияне саклау җайланмаларын да булдыру башка вакытка кичектерелә. Күп җирдә ул чаралар “калган эшкә кар ява” кебек җайлап кына онытылып та куя.

Алга киткән дәүләтләрдә сусаклагычларны төзегәндә, иң элек андагы тирә-як мохиткә мөмкин кадәр азрак зарар салу чаралары күрелә. Хәтта ул тирәдәге киек-җәнлекләрнең җайланган яшәешенә комачаулык тудырмау өчен дә, күп эшләр башкарыла. Чөнки моны алардагы хөкүмәт шулай таләп итә.

РУСИЯДӘ ХӘЛЛӘР БАШКАЧАРАК. Зур төзелешләрне теге яки бу юбилей вакытына өлгертәсе дип, хакимиятләр алдында яхшы атлы булырга тырышып, экология кебек мәсьәләләргә әллә ни дикъкать итү юк.

Башкортстан белән Татарстанда да зур сусаклагычларның куркыныч тудыруы хакында күп сөйләнде. Түбән Кама сусаклагычындагы су биеклеген күтәрүгә бәйле бәхәсләр дә еллар дәвамында туктамый. Шулай ук күп шау-шуга сәбәпче булган Куйбышев сусаклагычының Татарстанга китергән зыяны турында сөйләп торасы да юк. Әмма бу проектны тормышка ашыручылар да, башкалар да үз хатасын танымый, билгеле.

Башкортстанда 80нче елларда ук Нөгеш сусаклагычын төзи башлаганнар иде. Никадәр авыллар су астында калырга тиеш булды. Кайберләре хәтта, андагы халыкның зар елавына да карамастан, башка урыннарга күчерелде. Экологлар, халыкара оешмаларны да җәлеп итеп, ул төзелешне өлешчә туктатып кала алды.

Ләкин хакимиятләрнең үз туксаны-туксан иде. Бу сусаклагычның кәттәрәген алар, башка җирдә төзетте. Йомагуҗа сусаклагычы дип атала ул. Анда да меңнәрчә гектар уңдырышлы авыл хуҗалыгы җире су астында калды. Республикадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, киләчәктә бу сусаклагычларның файдасыннан зыяны күбрәк булачак. “Алар бихисап акчаны “юу”, кемнәрдер кесәсенә шудыру өчен дә төзелде, – ди ул. – Ә киләчәк буыннар турында уйлаучы юк”.

ГЭС фаҗигасеннән соң карашлар үзгәрерме? Югыйсә, әнә авариясеннән соң Татарстанда Кама Аланында төзелә башлаган атом электростанциясе туктатылды бит.

ТЕХНИКА ИСКЕРӘ

Моннан берничә ел элек чит ил матбугаты да, Русиянеке дә бер-берсен уздырып вакытында корылган җитештерү җиһазларының срогы чыкканлыгы, алыштыру кирәклеге турында язды. Менә сүз тагын кузгатыла. Метро, тимер юллар, электростанцияләр һ.б. бик күп корылмалар яңарту көтә. Соңгы вакытта һәлакәтләрнең артуын шуның белән аңлатучылар бар. Русия Президенты Медведев, җиһазларның технологик яктан артта калуын, чынлап та, танырга кирәк, ләкин җитештерү тармагы паникага бирелерлек халәттә түгел, дип белдерде.

Ләкин самолет артыннан самолет мәтәлү, завод-фабрикалардагы шартлаулар, инде фаҗиганең монысы – җавап таләп итә.

“Азатлык” радиосы хәбәрчеләре Али Гыйльми, Фәнис Фәтхи ярдәмендә Эльмира ХӘСӘНОВА

Комментарии