- 26.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №34 (26 август)
- Рубрика: Архив
21 август – Татарстанмилиция хезмәткәрләре көне
Милиция хезмәткәрләре Сабан туе үтә дигәч, бераз аптырап калдым. Артистлар, журналистлар аерым Сабантуй оештыра оештыруын. Ләкин кырыс һәм төгәл, погонлы абыйлар бәйрәмдә үзен ничек тота икән? Аларның җырлап-биеп утыруын күз алдына китерүе кыенрак. Шикләнүем тикмәгә булмаган икән. Тыйнаклык, төгәллек, команда белән эш итү – боларны бәйрәмнең сыйфатлары дип тә атарга була. Кеше характерын формалаштыруда һөнәрнең өлеше, һичшиксез, бар. Инде 13 ел хокук саклаучылар рәтендә эшләүче майор гына минем белән килешмәде.
– Сиңа шулай тоела гына. Бүген бөтенесе бәйрәм итә, үзләрен иркен тота, – дип акланган булды ул.
Сабантуйда гаҗәпләндергән нәрсә – әлеге һөнәр ияләренең күплеге. Хезмәткәрләрнең хатыннары белән балаларын ияртеп килүен, ветераннарның чакырылуын, кунакларны да исәпкә алсаң, биредә халык шактый җыелды.
– Зурлыгы буенча Казаннан әллә ни аерылмаган башка төбәкләр белән чагыштырсак, бездә милиция хезмәткәрләре, чыннан да, сан ягыннан күбрәк. Сакларлык байлыклар бар, димәк. Аңа карап кына хезмәт хакы артмый шул. Менә мин майор башым белән 11-12 мең сумга эшләп йөрим. Бу акчага Казанда, гаиләле ир кешегә яшәү мөмкинме, әйт әле? Хәзер кесәмдә 50 сум акча бар, сиңа чәй эчертергә дә җитми бит, ичмасам. Пенсиягә чыгарга өч ел вакыт калды. Түзәргәме, юкмы, белмим… – диде Марат.
– Аның каравы, Сез иртәрәк пенсиягә чыгасыз. Милиция хезмәткәрләренә 100дән артык фатиры булган йорт бирелүен бүген дә җитәкчеләр тантанада әйтте.
– Милициядә эшләп фатир алу – әкият. Эшебезнең плюсы: проездной бирәләр, отпуск озын – минеке 45 көн. Тискәре ягы – хезмәт хакы аз. Эчке тәртипләр кырыс. Салган килеш рульдә эләксәң, ике дә уйламыйча эштән куалар. Соңга калырга ярамый, көнгә ике мәртәбә җыелыш үтә.
– Халыкта милиция хезмәткәрләренә карата тискәре фикер формалашкан. Бу нидән килеп чыга?
– Үзебез гаепле дип саныйм. Ләкин ришвәтчелек проблемасы турыдан-туры хезмәт хакына килеп тоташа. АКШ, хәтта Үзбәкстанда милиция хезмәткәренә 10 тапкыр артык түлиләр. Акча җитмәү аркасында бер дигән егетләр эштән китә бит! Хөкүмәткә менә шуны аңлатырга кирәк, – дип фикерен йомгаклады Марат.
Яңа танышым Таһир да эшен мактарга ашыкмады.
– Армиядән кайттым, ә авылда эш юк. Шуннан милициягә урнашып калдым. Ул вакытта мәктәптә математика фәнен укытучы әнием 300 сум алса, минем хезмәт хакы 500 иде. Безнең илдә укыган кешене тиешле дәрәҗәдә бәяләмиләр дигән сүз бу. Хәзер инде пенсиягә ерак калмады дип эшлим, – диде ул.
– Эш кайда да авыр, бөтен җирдә тырышырга кирәк. Җиңел тормыш эзләп, урыннан урынга сикереп булмый ич, – дип яныбыздагы Айрат әңгәмәне җөпләп куйды.
Һәр һөнәр иясенең үз зары, үз проблемасы инде. Мин погонлы абыйлар белән танышкан арада, мәйданда спорт уеннары гөрләде. Көрәш, капчык белән сугышу, йомырка кабып йөгерү, танылган артистлар… Бөтенесе гади Сабантуйдагыча дисәм… Юк, бу көнне “Динамо” Җәмгыятенең VI Спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды. Кинолог, спецназлар чыгышын күрергә, ату һәм шартлау тавышын ишетергә мөмкин иде анда. Ачылу тантанасында ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, эчке эшләр министры, милициянең генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров, Халыкара полиция ассоциациясенең Польша секциясеннән делегация вәкилләре чыгыш ясады. Русиянең эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев килә, дигән хәбәр генә тормышка ашмады. Җитәкчеләр милиция хезмәткәрләренә рәхмәт укып, эшләрендә сабырлык һәм тырышлык теләде. “Татарстан хокук саклаучылары бөтен күрсәткечләр буенча Русиядә алдынгы. Аларга киләчәктә дә уңышлар, шулай ук фидакарь хезмәт итүләрен теләп калабыз”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии