- 26.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №34 (26 август)
- Рубрика: Архив
30 август бәйрәме якынлаша. Бу нисбәттән башкалабыз хакимиятендә күп төрле күңел ачу чаралары вәгъдә ителә. Шәһәр үзәгендә һәм спорт мәйданчыкларында концерт-тамашалар, спорт ярышлары оештырылачак. Бәйрәм 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясендә салют белән төгәлләнәчәк.
Борчылмый бәйрәм итәргә була 30 августта җәмәгать транспорты бәйрәм чаралары төгәлләнгәнче эшләячәк. Салюттан соң шәһәр халкына һәм башкала кунакларына 525 автобус, 27 троллейбус, 14 трамвай хезмәт күрсәтәчәк. Метро исә төнге уникегә кадәр эшләр, дип көтелә. Бәйрәмгә “бүләк” Быелның сентябреннән Казанда троллейбус һәм метрополитен поездларында йөрү бәясе 12 сум булачак. Трамвайда йөрү – элеккечә, ягъни 10 сум кала. Шәһәр хакимиятенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин пассажир ташучыларның культуралы хезмәт күрсәтүләренә игътибарын юнәлтте. “Маршрутларда махсус формалы шоферлар һәм кондукторлар гына эшләргә тиеш. Ә тәмәке тартучы шоферларны күрү бернинди калыпларга да сыймый. Гомумән, Америкадагы кебек җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыяр идем”, – диде ул.
“Азатлык” радиосы хәбәренә караганда, Уфада бу нисбәттән эшлекле тәҗрибә үткәреп карамакчылар, пассажирларга хезмәт күрсәтүче эшкуарлар берлеге сентябрьдә махсус акция игълан итә: шофер автобуста тәмәке тарткан очракта, пассажирлар юл хакын түләмәү хокукына ия.
Моның өчен автобус йөртүченең рульдә килеш тәмәке тартканын фотога төшереп алырга, автобусның маршрутын, дәүләт номерын язып, берлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаебе исбатланган шофер юл хакын пассажирга кире кайтарып бирергә бурычлы булачак.
Татарстан милициясе Чечнягә китте
24 августта Казаннан 100дән артык милиция хезмәткәре Чечнягә китте. Анда алар ярты ел тәртип һәм иминлек саклаячак. Министрлык вәкилләре, туганнары һәм руханилар китүчеләргә хәерле юл һәм исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Ә иминлек биредә бик кирәк. Чечнянең Шали районында шартлауда милициянең тагын 3 хезмәткәре үлде, берсе каты яраланды. Шартлатучы – Аргунда яшәгән 25 яшьлек Магомед Шахидов.
Мәрхүмнәрнең кайдан икәнлеге хәбәр ителми. Татарстан егетләре исән-имин хезмәт итәләрдер, дип өметләник һәм шулай булсын дип телик.
Нургалиев милициядә ришвәтчелекне бетерергә куша
Русия эчке эшләр министры Казанда төбәкләрнең эчке эшләр идарәләре башлыклары белән киңәшмәдә шундый белдерү ясады. Аның таләбе катгый: милиция 1 ай эчендә коррупциядән чистартылырга тиеш. Бу фәрманны үтәмәүчеләргә, нинди генә вазифада һәм нинди генә мактауларга ия булуларына карамастан, кырыс чаралар күреләчәк.
Ришвәтчелеккә каршы Пермь методы
Пермь крае губернаторы ришвәтчелеккә каршы үзенчә көрәшмәкче. Ул шоферларга “гаишник”ларга биргән ришвәтне үз кесәсеннән кайтарырга вәгъдә итә. Дөрес, моның өчен автомобиль йөртүче ришвәт бирелгән төгәл вакытны һәм урынны, шулай ук ЮХИДИ инспекторының номерын тәгаен әйтергә тиеш, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.
“Файдалы алыш-биреш тәкъдим итәм. Сез миңа, кемгә һәм күпме биргәнне җиткерәсез, ә мин шул чыгымны кайтарам. Әлбәттә, мәгълүмат тулы булырга тиеш. Хәбәр иясе сер булып калачак”, – ди губернатор Олег Чиркунов.
Җинаятьчеләрне кабат эзли башладылар
2006 елның февралендә Казанны тетрәткән вакыйга булды: шәһәрнең төрле почмакларында хатын-кыз мәете калдыклары табылды. Аның Наталья Агафонова икәнлеге ачыклана һәм җинаять эше кузгатыла, ләкин соңрак тикшерү эше туктатыла. Эшнең тикшерелүен һәм җинаятьчеләрнең җавапка тартылуын һәлак булган Натальяның әнисе Татьяна таләп итә. Һәм ул Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә. Юрист Фәридә Киселева ярдәме белән ул Вахитов судына шикаять яза, тикшерү эшен туктату турындагы карарны юкка чыгаруны сорый. Ләкин милициядә суд карарын көтеп тормыйлар. Җинаять эшен тикшерүне дәвам итәргә карар кылалар, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.
Казанда дуңгыз кизүе бар
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов Казанда дуңгыз кизүе белән авыручылар булуын раслады.
Кипр сәфәреннән кайткан бер яшь кеше авырып больницага килгән. Ул дәваланып инде өенә кайткан, әмма хәзер аның белән күрешкән кешеләр тикшерелә.
Бу кеше белән бергә сәфәрдә булган бер хатын-кызда да дуңгыз кизүе табылган. Хәзер ул больницада дәвалана һәм аның хәле куркыныч түгел диелә.
Лопушов Татарстан халкын дуңгыз кизүе булган илләргә бармаска, авыру билгеләрен сизү белән, табибка мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Бу атнада гадәти гриппка каршы вакцина ясау башланды. Ул башта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, аннан мәктәп укучыларына, соңрак табибларга һәм укытучыларга ясалачак. Көзгә дуңгыз гриппына да вакцина ясату оештырылыр дип фаразлана.
Әлеге эпидемия таралмасын өчен бар да эшләнә. Казан аэропортында чит ил сәфәреннән кайткан барлык кешеләрнең тән температурасы тикшерелә.
“Су анасы” фин телендә
Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте фин теленә тәрҗемә ителеп, китап булып басылып чыкты. 12 августта Хельсинкида бу китапны тәкъдир итү чарасы үтте.
Бу гаять зур эш Фәридә Низаметдин һәм Фазилә Насретдинның матди вә мәгънәви тырышлыгы белән башкарылды. Әкиятнең фин теленә тәрҗемәсен балалар язучысы Туула Королайнен эшкәртте. Китаптагы рәсемнәрне Марья Неувонен ясаган.
Китап ахырында татар, фин һәм инглиз телләрендә татарлар һәм Габдулла Тукай турында кыска мәгълүмат китерелгән.
Китапка беркетелгән CD дискында әкиятнең татар һәм фин телендә язмасы бар. Татарчасын – җырчы Җәмилә, финчасын язучы Туула Королайнен укыган. Хөкем ителгәннәр иреккә чыга
24 августта меңләгән хөкем ителүче җәзалау срогы тулганчы ук төрмәдән чыгу хокукын алачак, алар калган срокны иректә тутырачак. Чөнки Юстиция министрлыгының җәзаларны үтәү тәртибе турындагы күрсәтмәсе гамәлгә керәчәк. Әлеге документ буенча авыр булмаган җинаять кылган кешенең җәзасы өйдә утырып, акчалата түләү яисә хезмәт белән алыштырылачак.
Бу очракта, хөкем ителүче иреккә чыкса да, аны күзәтеп торачаклар. Җәза алган кеше катгый режим кысасында яшәячәк. Мәсәлән, аңа кафе, күңел ачу кебек урыннарга бару тыелачак.
Реформачылар шулай итеп явызрак җинаятьчеләр өчен төрмә шартларын кырысландырмакчы, ә ялгышкан затларга миһербанлык күрсәтмәкче.
Бүген Русиядә 890 меңгә якын тоткын исәпләнә, аларның якынча ярты миллионнан артыгы иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылган. Альтернатив җәзалау системасы үсеш алганнан соң, иректәге тоткыннар саны тагын да артачак, дип фаразлана.
Комментарии