Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук

Александр РУСЕЦКИЙ, Русия Генераль прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы:

«Элеккеге түрәләрне хәзерге чыгымнары өчен җавапка тартуны гамәлгә кертергә кирәк. Артык кыйммәтле әйберләр сатып алулары ачыкланган очракта, аларның бәясен бюджетка түләсеннәр!»

«Интерфакс»

Изображение удалено.Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:

«Безгә алмашка килүче булырмы, дип борчылырга туры килә. Без, гармун уйнап үскән балалар, инде олыгаябыз, ә хәзерге балаларның башлары компьютердан чыкмый».

«Бердәмлек»

Комментарии