ҮЗ ШӘҺӘРЛӘРЕН БӨЛГЕНЛЕККӘ ТӨШЕРӘЛӘР

ҮЗ ШӘҺӘРЛӘРЕН БӨЛГЕНЛЕККӘ ТӨШЕРӘЛӘР

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр җирле бюджетларны бөлгенлек чигенә җиткерә ала. 1991нче елга кадәр төзелгән торак муниципалитет хисабына капиталь төзекләндерү узарга тиеш дип, алар судка мөрәҗәгать итә. Һәм күп очракта оталар. Мәсәлән, Омскида 13,5 млрд сумлык 646 шундый суд карары чыгарылган. Ә шәһәрнең еллык бюджеты – 15,6 млрд сум.

«Известия»

«СӨРГӘННӘР»

ФСБ академиясенең җәнҗалга эләккән чыгарылыш студентлары Ерак Көнчыгыш – Чукотка яки Камчаткада эшләячәк. ФСБ җитәкчелеге «шакмак джиплар»(«Безнең гәҗит», №27, 6нчы июль, 2016) кортежында катнашучылар өчен шундый җәза билгеләгән.

«Лайф-ньюс»

Изображение удалено.ЗИРАТТА УРЫННЫ – ИНТЕРНЕТТАН

Киләсе елдан Русиядә зираттагы урынны өйдән чыкмый гына, Интернеттан «броньлап» булачак. Бу хактагы канун проектын илнең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы әзерли. Тармактагы коррупцияне чикләү өчен «Күмү хезмәте» дип аталган бердәм автоматлашкан мәгълүмат системасын булдыру да күздә тотыла.

«Реальное Время»

ЮГАРЫ СӘНГАТЬ ЮГАРЫ БӘЯЛӘНӘ

«Рособоронэкспорт» ширкәте Мәскәүдәге Зур театрда 13,2 миллион сумга еллык абонемент сатып алмакчы. Дәүләт карамагында булган компания «бенуарның сул ягындагы 4нче ложеда» 6 урынга дәгъва итә. Шулай итеп, һәрбер еллык билет, уртача, 2,2 миллион сумга төшәчәк. Игълан дәүләт заказы сайтында эленгән.

«Бизнес-Онлайн»

10 МИЛЛИОНЛЫК БҮЛӘК

Изображение удалено.Танылган балет йолдызы Анастасия Волочкова социаль челтәрләрдә үзенә ясалган бүләк белән мактана. Зур чәчәк бәйләмнәре кочаклап, ул кызы белән 10 млн сумлык «Майбах» машинасы янында фотога төшкән. Бүләкне аның «иҗатын сөюче» Кырым эшмәкәре, җирле мөселманнар эшкуарлары берлеге җитәкчесе Рамил Әхмәров ясаган, дип фаразлый мәгълүмат чаралары.

«ИсламРевью»

Комментарии