Татарстан Олимпиадага үз спортчыларын җибәрә аламы?

Татарстан Олимпиадага үз спортчыларын җибәрә аламы?

Пензада яшәүче татар егете Йосыф Исәнәев Рио-де-Жанейрода узачак җәйге Олимпиадада Татарстан спортчылары, Русиягә карамыйча, аерым да чыгыш ясый ала, ди. Моның хокукый нигезе бар, дип белдереп, ул Татарстан Президентына хат юллаган.

Халыкара Олимпия комитеты быелгы Уеннарда Русия атлетлары катнаша алсын өчен, аларга шартлар куйды. Иң мөһиме – Бөтендөнья допингка каршы бәйсез комиссия таләпләренә туры килгән допинг сынавын үтү. Олимпиадада катнашу рөхсәте алган спортчыларны спорт төре федерациясе дә тикшерәчәк.

Допинг шау-шуы аркасында 68 Русия атлетының әлеге халыкара абруйлы чарага китү-китмәве кыл өстендә булды. Әллә катнаштыралар, әллә юк булып килде.

Түрәләргә ияреп, ярыша-ярыша, Көнбатыштагы «дошаманнар»ның Русиягә карата астыртын эш итүе, дип сөйләгәндә татарлар башка юлны эзли. Пенза егете Йосыф Исәнәев Татарстан халыкара спорт ярышларына үз командаларын мөстәкыйль рәвештә җибәрә ала, дип саный. Мисалга ул Бөекбританиянең кайбер төбәкләрен китерә. Футболда Англиянең үз командасы бар, Төньяк Ирландия, Уэльс җыелмалары да яңа гына төгәлләнгән Европа беренчелегендә аерым чыгыш ясады. Русиядә дә шулай эшләп була, моның тулы хокукый нигезе бар, дигән фикердә Исәнәев.

Татарстанның федераль үзәк белән имзаланган шартнамәсе бар, аның нигезендә ике якның аерым мөнәсәбәтләре корылган. Татарстан җыелма командасын булдыру республиканың Төп канунына да каршы килми, ди Исәнәев. «Конституциянең 6нчы маддәсендә Татарстан Республикасының үз вәкаләтләре кысаларында халыкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләр кора алуы күрсәтелгән. Димәк, Татарстан футбол, хоккей һәм башка спорт төрләре уеннарында үз җыелма командаларын халыкара ярышларга җибәрә ала», – дип аңлата ул үз фикерләрен.

Исәнәев фикеренчә, командага Татарстаннан чыккан, аның өчен чыгыш ясаган спортчылар алынырга мөмкин.

«Русия спортчыларын ярышларга кертмәсәләр, Татарстан вәкилләре дә, башка төбәкләрдә яшәүче татар спортчылары да әлеге спорт чарасыннан мәхрүм калачак. Республикадан читтә яшәүче татар спортчылары шактый күп, алар халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Мисал итеп Алия Мостафина, Василий Мосин, Гөлнара Сәмитова-Галкина һәм башкаларны китерергә була. Хакимиятнең мине ишетүен, татар халкының үз җыелма командасын булдыра алуын аңласыннар, дип исләренә төшереп хат яздым», – дип сөйләде ул «Азатлык»ка.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Йосыф Исәнәев хатын укыганмы-юкмы – билгесез. Әмма хатка җавап кайтару бурычы йөкләнгән республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Пенза егетенең фикерләре белән килешми. Министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов имзалаган рәсми җавап хатында: «Татарстан, Русия федерациясе субъекты буларак, чикләнгән хокукларга ия… Руcия субъектлары дипломатик тану мәсьәләсен күтәрә һәм чит илләрдә илчелек дәрәҗәсендәге вәкиллекләр ача алмый, Русия субъектларының спорт командалары халыкара ярышларда халыкара хокукның мөстәкыйль субъектлары буларак катнаша алмый», – диелгән.

Динә НАГАЕВА

«Мәчетләрдә булса да татар теле саклансын иде»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Президенты тәнкыйтеннән соң татар теленә игътибарны арттыра. Ул Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча гына калдырмакчы.

Мөфти сүзенә караганда, әлеге тәкъдим белән аңа кайбер хәзрәтләр чыккан икән. Ә бу хактагы карар мөселманнарның Диния Нәзарәте пленумында кабул ителергә мөмкин. «Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар: ул да булса гореф-гадәт, тел һәм милли кием, дип әйтеп калдырган Шиһабетдин Мәрҗәни. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк», – дигән Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфтинең, хәзрәтләр сүзенә карап кына, мондый кискен карарга килүе икеле. Асылда, мөгаен, Президент Рөстәм Миңнехановның соңгы вакыттагы шелтәләре ятадыр. «Яңарыш» фонды утырышында Сәмигуллин Болгар ислам академиясенең урынлы төзелүе, Болгарның электән Русиядә ислам тарату нигезе булуы турында ун минут дәвамында чыгыш ясады. Мөфти, бер татар сүзе кыстырмыйча, урыс телендә генә сиптерде. Моңа Рөстәм Миңнеханов түзмәде: «Камил хәзрәт, бераз татарча да сөйләсәгез була иде», – дип шелтәләде.

Мәчетләрдәге җомга, хөтбә намазларында вәгазьләрнең ана телендә булырга тиешлеге хакында Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Татар дин әһелләре форумында да сүз кузгатылды. Республика Президенты: «Татарча вәгазь сөйләүче имамнар юк дәрәҗәсендә. Нишләп бу шулай килеп чыкты?» – дигәч, конгресс җитәкчелеге Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләшеп, уку йортында татар теле кафедрасын оештырырга кирәк, дигән фикергә киленгән.

Татарстанда җомга вәгазьләрен татарча гына уку тәкъдиме өммәттә бик күп бәхәсләр уятты. Берәүләр дин милләттән аерылган дисә, икенчеләре моны хуплый.

«Азатлык» Казан мәчетләрендәге җомгаларга барды, төрле мәчетләргә йөргән мөселманнарны да сораштырды. Бары тик татар телендә генә хөтбә алып барылган гыйбадәтләр күп түгел, имамнар ике телдә вәгазь сөйләүне хәерлерәк күрә.

Иске татар бистәсенең «Мәрҗани», «Гали», Азино бистәләрендәге «Гаилә», Борисководагы «Шамил», «Әниләр», «Өмет», Казанның йөзек кашы – «Кол Шәриф», Северный бистәсендәге «Салихҗан» мәчетләрендә татар телендә вәгазь сөйләү сакланган. Урысча-татарча аралаштырып сөйләүче мәчетләр арасында «Ярдәм», «Солтан», «Казан нуры», «Хөзәйфа», «Рамазан», Бишбалта гыйбадәтханәләре телгә алына.

«Нурулла» мәчетендә җомга саен вәгазь урыс телендә бара. Биредәге имам ара-тирә татарча да сөйләргә тырыша, диләр, әмма күп очракта татарчасына вакыт калмый икән. «Борнай», «Кабанарты» мәчетләрендә дә вәгазьләр урысча гына бара.

«КАЗАНДА УРЫСЧА ВӘГАЗЬ СӨЙЛӘГӘН МӘЧЕТЛӘР ДӘ КАЛСЫН»

Татарстанның элекке мөфтие, «Нурулла» мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла татарча вәгазьләрне алып баруга омтылыш матур күренеш, әмма бүгенге шартларда моңа ирешү авыррак булачак, дигән фикердә.

«Барысы да татарчага күчә алмый, бу кирәк дип тә әйтә алмыйм. Үзегез күреп торасыз: Казан үзәгендәге мәчетләргә татарларга караганда Урта Азия, Кавказ кешеләре күбрәк йөри. «Нурулла»га да килүчеләрнең 20 проценты гына татарлар. Мәчеткә килүчеләргә дини, әхлакый тәрбия бирү, хөкүмәткә яхшы караш тудыру, кешеләр арасында уңай мөгамәлә тудыру хакында вәгазьләр аңлаешлы телдә булырга тиеш. Бүген уртак урыс теле бар. Имам татар телендә генә сөйләсә, аны аңламаячаклар.

Мөфти белән очрашканым юк, әмма аның нияте дөрес. Телне саклап калу мәсьәләсе бар бит. Шулай да Казандагы 60 мәчет арасыннан 3-4 мәчет вәгазьне урысча сөйләрлек итеп мөмкинлек калдырырга кирәк, дип уйлыйм», – диде ул «Азатлык»ка.

«ЯҢА МОДА МӘСКӘҮДӘН БАШЛАНДЫ»

Билгеле имам, Киров мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиулла «Азатлык»ка Татарстан мөфтиенә бу мәсьәләдә аяк чалучылар күп булачак, дип сөйләде.

«Берничә урыс телле мәчет калсын ул, татарча аңламаганнар, өйрәнергә теләмәгәннәр шунда йөрсен. 20 мәчетнең өчесе урысча булса, яхшы әле ул. Әмма бездә өчесе татарча эшли, калганы урысчага күчеп бетеп баралар кебек.

Начармы, яхшымы, әмма Татарстан дигән дәүләтебез бар. Аның дәүләт теле татар булырга тиеш. Дәүләт телсез була алмый. Мәмләкәт ул җир биләмәләре генә түгел, ул – динебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез. Дәүләт эчендә тел аерым урын алып тора. Телебез дә, динебез дә сакланып калырга тиеш. Бөтен җирдән татар теле кысрыкланып чыгарыла бара бит, ичмасам, мәчетләрдә саклансын ул!

Татарстан мөфтие зур эш башлаган, әмма татарлар барыбер мәчетләргә йөрми, башкалар татарча аңламый, дип, йөз сәбәп табып, аның бу башлангычына аяк чалачаклар. Сүз уңаеннан, мәчетләрдә урысча сиптерү модасы Мәскәүдән башланды. Анда да төрле халык җыела, алар аңламый, дип акландылар. Безнең Киров өлкәсендә да шулай. Татарлар йөрми, биздерделәр. Шуңа күрә, каршылыклар булачагына иманым камил», – дип белдерде ул «Азатлык»ка.

* * *

Сүз уңаеннан, Татарстан мөфтие Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү кирәклеге хакында да фикер белдерде. «Коръәнне бүгенге заман татар телендә чыгару ихтыяҗы бар. Хәзерге вакытта аның татар телендә берничә тәрҗемәсе бар, әмма алар бәхәсле. Ул халык тарафыннан хупланырга тиеш», – дип әйтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ландыш ХАРРАСОВА, Римма ӘБДРӘШИТОВА

Әби-патшага – юк, «Сөембикә»гә – әйе!

23нче июльдә Казанда Әби-патшага һәйкәл куюга каршы һәм Казанның метро тукталышына «Сөембикә» исеме бирүне таләп итеп ялгыз пикет үтте.

Бауман урамында узган чарада Ринат Ризванов «Екатерина II һәйкәленә Татарстан башкаласы Казанда урын юк! Нет памятнику Екатерине II в Казани!». «Сөембикә исемен-метроның яңа тукталышына! Из 10 названии метро только 2 татарских. Требуем: присвоить имя «Сююмбике» новой станции метро», – дип татарча һәм урысча язылган шигарь күтәреп торды.

Пикетчы татар халкына үз тарихына күз салу кирәк, дип саный: «Безгә Екатерина Икенченең татар халкы өчен нинди яхшы булуын мәктәптән үк өйрәттеләр. Әмма аның 700 мең ногай татарын суюы турында беркем белми. Халкыбыз менә шуларны да белсен иде. Үзенең үткәнен, тарихын. Мин, кан коюда Петр Беренчедән дә, Явыз Иваннан да ким булмаган Әби-патшага һәйкәлнең Татарстанның бер генә җирендә дә куелуын теләмим», – дип белдерде ул «Азатлык»ка.

Ризванов шундый ялгыз пикетлар белән каршы чыгып, халыкны бераз гына булса уйландырырга теләвен әйтте.

«Мин, әгәр һәйкәл куела калса да, һаман да шундый чаралар оештырып, халыкка Әби-патшаның кем икәнен аңлатып торачакмын. Хәтта һәйкәле янына басып, кешеләргә аның татар халкына нинди «файдалары» булганын искә төшерәчәкмен», – ди Ризванов.

Пикетчы Екатерина Икенчегә һәйкәл Татарстанда гына түгел, Русиядә дә булмаска тиеш, дип саный.

«Әби-патша татар халкына гына түгел, башка халыкларга карата да җинаять эшләгән. Моны тарих сөйли. Аның һәйкәленә хәтле башта безнең татар халкының данлыклы шәхесләренә һәйкәл куелсын иде. Алар меңләгән. Мин Татарстан, Казан түрәләренең ни өчен Әби-патшага һәйкәл куйдырырга теләүләрен һич аңлый алмыйм. Алар үзләренә берәр мәнфәгать эзлиләр микән?

Тарих китапларында, Явыз Иван Казанны басып алгач, татар кнәзләренең бер-берсенә хат язышканнары әйтелә. Кнәзләр Иван патшаны мактыйлар да, ахырдан үзләренә берәр тун, йә бүтән берәр нәрсә сорап куялар. Бүгенге көндә дә татар түрәләре шундый ысулдан файдаланмый микән, һәйкәл каршылыгында үзләренә берәр нәрсә сорамыйлар микән?» – дип белдерде Ризванов.

Бер сәгать чамасы барган ялгыз пикет тыныч узды. Кемдер пикетчы янына килеп теләктәшлек белдерде, кемдер Әби-патшага һәйкәл кирәк ул, дип бәхәсләште. Күпләр исә, миңа барыбер дип, тизрәк борылып китү ягын карады.

Райнур ШАКИР

Әйтергә курыкмыйм

Булды бу, җәмәгать. Булдырдык. Башта Кырым дөньяны кап икегә бүлде. Туган белән туган, таныш-белеш, дуслар үз фикерен яклап, талашып, аерылышып бетте. Аннары Украинадагы вазгыять тагын шушы ук хәлне кабатлады. Хәзер менә украин журналисты Анастасия Мельниченко Интернет кулланучыларны кабат икегә бүлде дә куйды. Ул башлап җибәргән #ЯнеБоюсьСказати акциясенә кушылып, җенси көчләү кичергән хатын-кызлар үз тарихын сөйли. Әлеге һэштег белән татар телле Интернет кулланучылар тарихы күренмәсә дә, бу акция турында һәркем үз фикерен белдереп калырга ашыга.

Ир-ат язган фикерләрдә хатын-кыз гаепләнсә, хатын-кыз, киресенчә, гаепне ир-атка өя. Бүген «көчләүләрдә хатын-кыз үзе гаепле», «киенеп йөрсеннәр» дигәнрәк берничә ир-ат фикерен укыдым. Имеш, ярым-ялангач йөриләр дә, аннары җенси яктан нәфесләнгән ир кичен, караңгы почмакта теләсә кайсы хатын-кызны көчли, көчле затның табигате шундый.

Угрылык өчен мөселман илләрендә кулларын кисүләрен беләбез. Шуңа анда урлашмыйлар. Күрше бакчасында кызарып пешкән алмаларны урлаучы кешене гаепләр урынына, бүген без бакча хуҗасын гаепләмәкчебез бит. Бакчасын яхшы итеп саклыйсы булган, алмаларын яшеребрәк, каплабрак куярга кирәк булган димәкчебез. Ымсындырып торгач, алманы кем дә алыр, дип угрыны жәллибез дә хәтта. Әлеге угры үз бакчабызга төшкәнче генә икәнен онытабыз шикелле. Ә кыз/хатын/баланың яшьлеген, хыялларын урлаучы кешегә нинди ләгънәт сүзләре җиткерәсе?

Көчләнгәннәрне гаепләргә тырышып, без хайвани нәфесен тыя алмаучыларны акларга маташабыз.

Айгөл ГЫЙМРАНОВА

Ташкирмәндә аударылган тәре канунсыз куелган булган

Лаеш районы башкарма комитеты вәкиле Рәсим Хаҗиев Ташкирмәндә аударылган тәренең канунсыз куелган булуын белдерде. Хаҗиев сүзләренчә, тәре аудару гына түгел, ә аны кую мәсьәләсендә дә бөтен яклап тикшерү эшләре бара.

Русия мәгълүмат чаралары, бер яктан, патриарх Кириллның Татарстанга тәүге сәфәрен, аның Богородица (Мәрьямана) чиркәвенә нигез ташы салуын, тәре йөрешен әйдәп баруын яктыртса, икенче яктан, бал чүлмәгенә бер кашык дегет дигәндәй, Ташкирмән авылында куелган тәренең кем тарафыннан аударылуын бәйнә-бәйнә яза башлады. Эре агентлыкларның берсе – «РИА Новости» да тәрене аударуны онытмый, җае чыккан саен мәгълүмат биреп тора. Бу хәлне «Интерфакс» та эләктереп алды.

21нче июльдә, күрәсең, Русиядә сайлау алды кампаниясе кыза төште, Ташкирмәндә тәрене аударган Петр Кузнецов гамәленә карата «Гадел Русия» фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов нәкъ «РИА Новости» аша үз фикерен белдереп калырга тырышты.

Лаешта балык җитештерү ширкәте җитәкчесе Кузнецовны Миронов «диндарлар акчасына җыелган» тәрене «варварларча юк итү»дә гаепләде. Алдан мәгълүмат чаралары Кузнецовны «Гадел Русия» вәкиле дип язып чыккан иде, Миронов бу хәбәрләрне кире кагып, аның дүрт ел элек үз фиркаләреннән чыгарылуын дә әйтә. Аның сүзләренчә, тәре аударучы – «Бердәм Русияле». Әнә шулай итеп тәре белән булган хәл Русиянең эре фиркаләренең берсе булган «Гадел Русияне» сайлау алдыннан үзен ак итеп күрсәтергә дә мөмкинлек тудырды.

Татарстан мөселманнары диния идарәсе дә Ташкирмән мәсьәләсендә читтә калмады. Мөфти урынбасары Рөстәм Батров мәгълүмат чараларына: «Мондый вәхшилек гаепләнергә тиеш һәм без бу хәлне гаеплибез дә», – дип белдерде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, «вандаллык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, гаепле дип шикләнелүче Кузнецовка читкә чыкмау шарты куелган. Мәгълүмат чаралары бары тик бер юнәлештә генә – православлар өчен изге булган тамганы аударып җинаять кылынган дигән фикерне халыкка җиткерү өчен эш алып бара.

Шулкадәр зур шау-шу тудырган тәре кануни рәвештә куелган булганмы? Бу тамганы куйган вакытта Лаеш районындагы бөтен кагыйдәләр дә сакланганмы? Әллә районда андый кагыйдәләр юкмы, кем кая тели, шунда куя һәм кем тели шул аудара аламы? Лаеш районы башкарма комитеты сүзчесе Рәсим Хаҗиев «Азатлык»ның әлеге сорауларына аңлатмалар бирде.

– Сезнең районда ниндидер дини билгеләр йә булмаса һәйкәлләр куелганда кабул ителгән кагыйдә-таләпләр яки кануннар бармы?

– Безнең районда аерым кануннар юк, әмма өч шарт үтәлергә тиеш. Әгәр, бу очракта тәре куюны алсак, беренчедән, шул авылда яшәүче авыл халкы белән килештерү зарур. Халык җыены үткәреп, анда кем бу хәлне хуплый, кем каршы икәнлеге ачыклана. Тәре кую җирле үзидарә советы белән дә килештерелергә тиеш. Өченчедән, дини тамга булган очракта, дини кануннар нигезендә урнаштырылырга тиеш.

– Ташкирмәндә тәре 12нче июль төнендә куела һәм бер тәүлектән соң аударыла да. Аны кую бөтен шартларны да үтәп эшләнгәнме?

– Монда бөтен проблема нәкъ шунда. Беренчедән, ул тәрене төнлә куйганнар. Аны кую өчен Татарстан митрополиясеннән дә, райондагы дини оешмадан да бернинди рөхсәт алынмаган. Тәре кую башында авылдагы Виталий Беляев атакай йөргән, әмма беркайдан да рөхсәт алмаган. Әлеге хәл башбаштаклык буларак бәяләнә.

Алар халыктан имзалар җыйдык, дип әйтәләр. Мондый очракларда алай эшләнергә тиеш түгел, ә халык җыены узарга тиеш. Тәре кую өчен җирле үзидарә советыннан да бернинди рөхсәт алынмаган. Авыл хакимияте тәре куюны белми дә калган.

– Сезнең сүзләрегезгә караганда, бу тәре канунсыз куелган булып чыга.

– Әйе.

– Нәкъ менә шушы яктан караганда, канунсыз куелган әйберне алып ташлаган кешене, Петр Кузнецовны җинаятьтә гаепләргә тырышу үзе үк канун бозу була түгелме? Район җитәкчелеге әлеге хәлнең бу ягын ничегрәк бәяли?

– Башта шуны әйтәсе килә: Петр Кузнецов халык тарафыннан да, район җитәкчелеге тарафыннан да хөрмәттәге кеше. Без аның турында бер генә начар сүз дә әйтмибез, дәрәҗәле кеше булып санала ул бездә.

Халык тәрене канунсыз куюга каршы булган. Кузнецов әнә шуңа күрә, халыкка теләктәшлек белдереп, тәрене аударырга карар кылган. Тәре аударуга бөтен кеше дә ябырыла алмый бит, Кузнецов бу эшне үз өстенә алырга батырчылык иткән.

– Хәзер тикшерү бара. Кузнецов өстеннән мәхкәмә булганда, район җитәкчелеге аны яклап чыгарга җыенамы? Чөнки сезнең район хакимияте тәре кануни куелмаган, дип белдерә.

– Бу хәл, иң башта, ахырына кадәр тикшерелергә тиеш. Монда барысы да буталып беткән. Тикшерүләр тәмамлангач без (Лаеш районы җитәкчелеге) ниндидер карарлар чыгара алабыз.

– Бу мәсьәләдә райондагы юристлар белән килешеп эшлисезме?

– Әйе, алар гына да түгел. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы кешеләр дә – бөтенесе үз ягыннан ниләрдер ачыкларга тырыша.

Тәре куелган җирнең дә ниндидер проблемалары бар икән, дигән сүзләр чыкты. Бу җирнең кемгә караганын да беркем белми. Тәрене тотканнар да, кемнеке икәнлеге аңлашылмаган җиргә утыртканнар булып чыга. Әгәр тәре кую мәсьәләсе күтәрелә икән, аның муниципалитетка караган җиргә куелуы әйбәтрәк бит.

– Сездә булган мәгълүматларга күрә, бу тәрене кую тәкъдиме белән кемнәр чыккан соң?

– Ташкирмәндәге христиан дине вазифаларын башкаручы иерей Виталий Беляев атакайныкы һәм әлеге тәрене куярга теләүче меценат теләге булган ул.

****

«Азатлык» Ташкирмән кергән Макаровка авыл җирлеге башлыгы Виктор Кормачев белән дә сөйләште. Кормачев: «Миңа шалтыраткан мәгълүмат чаралары барысы да булган хәлне дөрес яктыртмады, мин сөйләгәннәрдән үзләренә кирәк фикерләрне генә чүпләп алып язды. Чын хәлләрне ачып бирүче булмады», – диде.

Наил АЛАН

Комментарии