Гаделлек исе килә башлады!

Гаделлек исе килә башлады!

Нурлатта яшәүче бертуган Сәйфуллиннарның «гаишниклар», тикшерү комитеты, прокуратура, кыскасы, тулы бер система белән «сөзешүе» дәвам итә. Моңарчы гел бертуганнарны гаепләү юнәлешендә барган эштә гаделлек исе сизелә башлады. 22нче июльдә Татарстан Югары суды Нурлат район судының, Сәйфуллиннарга 100әр мең сум штраф түләтергә, дигән карарын гамәлдән чыгарды.

Без Сәйфуллиннар турында күп яздык («ЮХИДИгә кабырга сындыру рөхсәт ителәме?», №32, 12 август, 2015, «Гаделлек җиңәрме, әллә кабат полицияме?», №19, 11 май; №23, 8 июнь, 2016). Тик республикадагы башка мәгълүмат чаралары (татарчасы да, урыс телендәгесе дә) әлеге теманы яктыртырга алынмады. Хәтта шактый кыю саналган басмалар да Нурлатта булган хәлләр турында дәшми калуны хуп күрде. Безгә шыпырт кына килеп әйттеләр: бөтен Эчке эшләр министрлыгына тап төшерә торган вакыйганы яктыртырга «өстән» рөхсәт булмаган икән. Югары судта Сәйфуллиннарны аклаганнан соң гына «Эфир» телеканалында бу турыда телгә алып киттеләр.

Без исә теманы башыннан ахырына кадәр күзәтеп бардык. Актык судтан соң Ранас Сәйфуллин белән күрешеп сөйләштек. Моңарчы гел борчулы йөргән Ранас абый тынычланган, туганнары да җиңел сулап куйган. Гаделлек өчен көрәштә беренче уңышлары күренә башлады бит! «Югары судта безгә яңа адвокат бирделәр. Ул, хөкемдар алдында чыгыш ясаганда, Нурлат тикшерү комитетының һәм прокурорның хаталарына төртеп күрсәтте. Алар безнең эшне яхшылап тикшермәгән дә иде бит. Алай гынамы, хәтта буталчыклар махсус тудырылды. «Гаишниклар» Риас энекәшнең кабыргаларын сындырды, ягъни сәламәтлегенә җитди зыян салды – Нурлат тикшерү комитеты бу фактка күз йомды, «гаишниклар»га тикшерү эше дә ачып тормадылар. Безнеке кебек маддә буенча хөкем ителүчеләрне (318нче маддәнең 1нче бүлеге) изоляторга ябарга тиеш түгелләр, читкә чыгып китмәү турында кәгазь генә имзалыйсың. Ә безне өч ай буена СИЗОда тоттылар», – дип сөйләде Ранас Сәйфуллин. Изоляторга ябып куюның сәбәбе дә кызык кына. Ранас абыйга полициягә чакыру кәгазен әллә кайчан яшәгән адресы буенча җибәргәннәр! Ул өч көннән соң да полициягә килмәгәч (ничек килсен, чакыру бөтенләй башка адреста ята бит!), качып йөри дип, эзләүгә бирәләр. Икенче Сәйфуллин – Риас – бу вакытта сынык кабыргалары белән больницада «качып ята». Менә шулай ябып куялар да инде «качкыннар»ны.

Сәйфуллиннар беренче этапны үтте – үзләренең гаепле түгеллекләрен Югары суд карары белән исбатлады. Хәзер икенче этап китә: «гаишниклар»ның гамәлләрен (Риасны кабыргалары сынганчы кыйнау, татар милләтен кимсетә торган сүзләр әйтү) тикшертү. Бертуганнарның Татарстандагы системага ышанычлары калмаган. Ни өчен дигәндә, алар югары инстанцияләрдән, ЮХИДИ хезмәткәрләренең типкәли-типкәли кыйнавы законны бозмый, дигән эчтәлектәге хатлар алдылар бит. Шуңа күрә Русия ФСБсына мөрәҗәгать иткәннәр. Ә без исә теманы күзәтеп баруны дәвам итәчәкбез. Көннәрдән бер көнне «Гаделлек җиңде!» дигән баш исеме астында мәкалә бастыруга өметләнәбез.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии