«Урыс дөньясы»н тотуга акча җитми»

«Урыс дөньясы»н тотуга акча җитми»

Чаллыда пенсия яшен һәм ягулык бәяләрен арттыруга каршы урам җыенына 500ләп кеше чыкты.

Чараны «Русия коммунистлары» фиркасенең Чаллы бүлеге оештырды. Фирка җитәкчеләре шәһәр хакимиятеннән бу урам чарасына рөхсәт алганда «22нче июнь – сугыш башланган көн. Сугышта һәлак булучыларны искә алырга җыелабыз» дигән сүзләр дә өстәгән.

Икенче бөтендөнья сугышы турында берничә чыгыштан соң, сүзләр бүген Русиядә пенсия яшен арттыру мәсьәләсенә күчте. Пенсия яшен арттыруга карата кискен фикерләр әйтелә башлагач, каршылык чарасын оештыручы, фирканең Чаллы бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьеваны тәртип саклаучылар читкә чакырып алды. Гурьева шушы сөйләшүдән соң халык алдына чыгып аңлатма бирде. «Миңа карата урам чаралары кануннарын бозган өчен беркетмә төзеләчәк. Органнар урам җыенын шушы билгеләнгән урында туктатуны таләп итте. Чөнки без гаризабызда бу чарада 400 кеше катнашачак дип күрсәткән идек. Хокук органнары бирегә килүчеләрнең 400 кешедән артып китүен һәм шуның белән безнең тәртип бозуыбызны, штрафлар салыначагын искәртте», – диде ул.

Гурьева һәм аның тарафдарлары чара өчен бирелгән мәйданнан Җиңү паркында торган танклар янына барып, пикетны шунда дәвам итте. Тавыш көчәйткечләр булмаганлыктан, күп кеше сөйләнгәннәрне ишетмәде. Аларга оештыручылар «бу – безнең чынбарлык, болар-безнең хокукларны кысу. Кануннарны боза алмыйбыз. Шуңа тавыш көчәйткечсез генә сөйләргә мәҗбүрбез» дип җавап бирде.

«Президент белән килештермичә берни дә эшләнми. Аның вәкаләтләре чикләнмәгән. Ул теләсә кайсы канунны туктатып тора яки эшләтеп җибәрә. Әгәр кешеләр пенсия яшен арттыруны «халыкка каршы канун» дип кабул итә икән, шушы сүзләргә колак салып, ул бу канунны гамәлгә керттермәскә мөмкин. Әгәр пенсия кануннары гамәлгә керә икән, Путин отставкага китәргә тиеш. Ул бит «мин президент булган чакта Русиядә пенсия яше артмаячак» дип белдергән иде», – диде. Аның фикеренчә, халык моны болай гына калдырмас, «Бездәге халык түземле. Түзә-түзә дә, шундый итеп бәрә, бар Русияң селкенеп торырга мөмкин».

Пикет-җыенда кабул ителгән резолюциядә «Без Русия хакимиятләренә үзебезнең конституцион хокукларыбызның катгый кысылган шартларда яшәргә теләмәвебезне белдерәбез. Илнең хәле катастрофага тиң. Социаль хокуклар һәм халыкның яшәеше буенча без 100 елга артка ыргытылган. Халыкның эшкә һәм иң кечкенә хезмәт хакына булса да хокуклары гарантияләнмәгән» диелә. Шушында ук «хәерчеләр хезмәт хакы»на кешеләрчә яшәп булмавы, балаларны тәрбияләп үстерү мөмкин түгеллеге белдерелә. Русиядә пенсия яшен күтәрү – ул халыкны талауга, аның бер өлешен эшсез дә, пенсиясез дә калдыруга юнәлдерелгән булуы әйтелә. «Эшсез дә, пенсиясез дә калган халык бары үлемгә генә хөкем ителә», – дип тә белдерелде.

Гафиулла ГАЗИЗ

«Төп теләгебез – балаларга татар мохитын булдыру»

Казанда, гадәти лагерьлардан тыш, хосусый балалар бакчалары да җәйге аланнар оештыра башлады. Бүген Казанда татар мохитлы ике хосусый балалар үзәге эшләп килә.

«САБЫЙЛАР» ҮЗӘГЕ

«Сабыйлар» балалар үзәге бу җәйгә яхшы әзерләнгән: 4-15нче июнь көннәрендә әхлак һәм дини тәрбиягә юнәлгән «Рамазан» аланы узса, 18-29нчы июньдә инглиз телен өйрәнүгә юнәлдерелгән «Билингва» аланы булды.

«Сабыйлар» үзәге маркетологы Ләйлә Нурмөхәммәтова сүзләренчә, чараларны «Рамазан» ае темасыннан башладык, Ураза гаете белән тәмамланган аланны үткәрдек. Хәзер безнең «Билингва» чарасы бара. Ике укытучыбыз дәресләрне инглизчә өйрәтә, татарча аралашу да саклана. Бу алан ата-аналар арасында иң популяры, урыннар тиз бетә. Ник дисәң, татар мохитыннан тыш инглизчә дә өйрәнү каралган».

Июль башында узачак «Милли иҗат» аланына кызыксыну әзрәк. Биредә тарихи темаларны өйрәнү, милли уеннар, түбәтәй, чулпы ясау кебек остаханәләр каралган. Ике тапкыр оештырылачак «Рух» аланында балалар пәйгамбәрләр тарихы кыйссаларын өйрәнәчәк.

«Безнең чаралар иртән башланып, алты сәгать бара. Һава торышы яхшы булганда ул урамда уза. Төштән соң өстәл уеннары, ком терапиясе, интерактив укулар», – дип тасвирлады бер көнне Ләйлә Нурмөхәммәтова.

Татарча оештырылган мондый аланнарга кеше күп йөриме, дигән сорауга Ләйлә ханым «Һәр аланда тагын 3-5 баланы яздырырга мөмкинлек бар. Август аена язылачак балаларга әле ташламалар да тәкъдим ителә», – диде.

«Алан тулысынча татарча уза, татарча белгән балаларны алабыз дисәк тә, урысча сөйләшкән балалар да килә шул. Шул ук вакытта сокландырырлык дәрәҗәдә татарча сөйләшүче балалар да бар, ләкин 100 процент татарча сөйләшәләр дип әйтеп булмый», – ди Ләйлә ханым.

БАЛА-СИТИ

Быел татар рухлы җәйге аланны «Бала-сити» хосусый мәктәбе дә оештыра. Бу мәктәптә директор булып Энгель Фәттахов вакытында милли мәсьәләләр буенча мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Илдар Мөхәммәтов эшли.

«Быел мондый лагерьны беренче тапкыр оештырабыз. Максатыбыз – балаларга татар мохиты тудыру, татарча аралашу, мастер-класслар уздыру, кызыклы шәхесләр белән таныштыру», – ди ул.

Аланда һәр теләгән кеше катнаша ала. «Бала-сити» үзе биш төрле алан оештыра, шуларның берсе тулысы белән татар теленә багышлана. Ул 9-20нче июль көннәрендә уза.

Чаралар иртәнге тугызда башланып, кичке алтыда тәмамлана. Дүрт тапкыр ашату каралган. Ике атналык алан 12 мең сум торачак.

«Әйдаманнар – үзебезнең укытучылар, КФУ студентлары. Алар безнең белән хезмәттәшлек итә. Милли кыйммәтләрне белгән, татар теле өчен бирелеп эшләгәннәрне күрергә телибез», – ди Илдар Мөхәммәтов.

«Бала-Сити»да хосусый балалар бакчасына 500 бала йөри, 1-4нче класста 80 бала булачак.

«ЯБАЛАК»

Узган ел ачылган «Ябалак» хосусый балалар бакчасында җәйгә аерым аланнар оештырылмаган. Аның хуҗасы Азат Миргаязов: «Киресенчә, җәйге вакытка зур төркемне туктатып тордык. Бездә процесс җайлы оештырылган, теләгән кеше баланы берничә сәгатькә, ярты көнгә яки тулы көнгә алып килә ала. Гадәти режим белән эшлибез, иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр баланы калдырып була», – ди ул.

Шулай да җәй көннәрендә үзгәрешләр бар. «Июнь башында Сабантуй үткәрдек. Җылы көннәрдә күбрәк саф һавага чыгарга, күп вакытны шунда үткәрергә тырышабыз. Дәрес темаларының күбесе җәйге табигатькә багышланган. Моннан тыш ашарга да күбрәк бакча җимешләрен бирәбез, карлыган чәе белән сыйлыйбыз. Ата-аналар белән табигатькә чыгып, гаилә көнен уздыру теләге дә бар», – дип сөйләде Миргаязов.

«Ябалак»та баланы көн саен йөртергә теләгән әти-әниләр бер айга 12 мең сум түли. Ярты көн төркеме бер айга 8,5 мең сум тора. Аерым бер көнгә китерү ата-анага 800 сумга төшә, баланы татар рухлы бакчада бер сәгатькә калдырып тору 150 сум.

«Кызганычка, башка чарабыз юк»

19нчы июньдә Русия Думасы «Мәгариф турында»гы канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде.

Канун өлгесе авторларының берсе Алена Аршинова үзенең чыгышында, төбәкләрдә бик күп зарланулар булды, кайбер төбәкләрдә Русия дәүләт теленә зыян салына иде, чөнки аларда милли республика телләре урыс теленнән күбрәк укытылды, дип сөйләде. Кайбер республикаларда туган телләрне укыту мәсьәләсендә хилафлыклар булуы турында да әйтте. Аның чыгышында милли телнең урыс теленә караганда күбрәк укытылуы, ата-аналар фикере исәпкә алынмавы, лицензияләнмәгән дәреслекләр белән укыту кебек кагыйдә бозулар саналды. Татарстан белән Башкортстан бөтен пунктларда да аталды.

Думаның мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов Русиядә милли телләргә бәйле вазгыять турында сөйләде. Күп телләрнең язмышы кыл өстендә, дәреслекләр генә түгел, гомумән, телләр фән буларак бөтенләй өйрәнелмәгән, бернинди стандартлар юк, диде. Әлеге канун телләргә ярдәм итәчәк, дип ышандырды.

Якутиядән сайланган депутат Федот Тумусов гаризалар республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү өчен түгел, «мин өйрәнергә теләмим» дип язылырга тиеш, диде. «Республикаларның дәүләт телләрен укытуны республикаларның кануны хәл итәргә тиеш. Федераль дәүләт стандартларында аның бары тик уку сәгате буенча планкасы гына булырга тиеш», – дигән фикердә ул.

Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов: «Путин, сайлау хокукы булырга тиеш, диде, ләкин ул телләрне мәгариф системасыннан алып ташларга кушмады. Моны кануннар белән ныгытырга кирәк иде, шуңа күрә канун өлгесе кертелде. Әллә ни сөенеч юк, Путинның йөкләмәсен үтәү өчен нишләргә кирәк дигән аңлау бар. Әлеге канун өлгесен кабул итми башка юлыбыз юк. Югыйсә, без язгы сессиядә ахыргы карарга килә алмаячакбыз».

Чыгышлардан соң мәсьәлә тавышка куелды. 373 депутат уңай тавыш бирде. Ни бары өч депутат каршы булды – Ризван Корбанов (Акъяр, Калининград, Кырым, Дагыстан), Валентин Шурчанов (Мордовия, Чуашстан, Мари Иле) һәм Рифат Шәйхетдинов (Башкортстан).

Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е туган телләрне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесен хуплап тавыш бирде. Алар Ирек Богуславский, Морат Гаделшин, Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Фатих Сибагатуллин, Александр Сидякин, Айрат Фәррахов, Ринат Хәйров, Айрат Хәйруллин, Равил Хөснуллин, Валентин Чайка.

Бер депутат тотылып калды – Иршат Минкин. Калган дүрт депутат тавыш бирүдә катнашмады – Марат Бариев, Ирек Зиннуров, Ольга Павлова һәм Юрий Синельщиков. Сүз уңаеннан, Синельщиков КПРФтан сайланган депутат, калганнары – «Бердәм Русия» фиркасеннән.

Дума утырышыннан соң «Азатлык» Илдар Гыйльметдинов белән элемтәгә керде. «Минем бу канунга каршы тавыш бирүемнән кемгә файда? Кызганычка, башка мөмкинлегебез, чарабыз юк. Беренче укылышта кабул ителгән карарда туган телне өйрәнү мәҗбүри өлешләрендә кала, әмма урыслар урыс телен сайлый, татары – татарчасын. Тагын ни аңлашылмый сезгә? Татар баласы татар телен сайлыймы – анысы ата-анадан тора. Татар баласы татар телен сайламаган дәрәҗәгә җиткергәнбез икән, гафу итегез, монда кем гаепле? Ник шулай нәтиҗәсез укытабыз, ник дәреслекләр начар, ник балалар укымый торган китаплар чыгарабыз? Нәрсәгә ул татар баласына 12 урыс теле дәресе? Урыс баласына да кирәкми. Минем балага ул кирәкми, димәк, балам татар телен сайлаячак», – диде ул. Депутат ата-аналарның урыс телен БДИны туган телдә бирергә мөмкинлек булмаганга сайлавы турында ишетергә дә теләмәде.

Дума утырышында республикалардагы дәүләт телләрен кыюсыз гына искә алу булды, әмма аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен ишетмәмешкә, күрмәмешкә салыштылар. Димәк, Русия Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән һәр республика дәүләт телләрен укыту, мәгариф системасын булдыру, шартлар тудыру хокукын канун исәпкә алмый булып чыга. «Мондый сорауның күтәрелүе урынсыз. Бу низаг чыгарачак. Татар телен дәүләт теле буларак ничек укытырга телисез соң? Татарстанда барысына да мәҗбүри укытып карадык бит инде. Шуның аркасында низаг китереп чыгардык бит», – диде Гыйльметдинов.

Татарстаннан сайланган депутат Александр Сидякин исә: «Икенче укылышта үзгәрешләр булачак. Татарстанны канун өлгесендә В пункты канәгатьләндерми иде, без ана теле мәҗбүри өлештә калмас дип курыктык. Карарда бу мәсьәлә хәл ителәчәк, дип төгәл язылган. Димәк, мәҗбүри укыту планында ана теле шул ук күләмдә калачак. Әгәр ул шулай калса, безнең халык өчен берни үзгәрмәячәк. Бүген кабул ителгән документ төгәл укыту стандартлары үсешенә, методика, мәктәп программалары, дәреслекләрне эшләүгә китерәчәк. Без кабул иткән редакция калса, аның минуска караганда плюслары күбрәк», – диде.

«Азатлык» башка депутатларга да шалтыратты, әмма аларның тел мәсьәләсе турында сөйләшергә мөмкинлеге булмады.

Комментарии