Кояшлы боз

Кояшлы боз

Сишәмбе көнне газетабызны типографиягә тапшырып утырганда, ягъни көндезге сәгать өч белән дүрт арасында, Казанда яшенләп яңгыр явып китте. Яңгыр гына дип караган идек, җирнең агара баруын күргәч, боз яуганын аңладык. Биш-ун минут дәвамында фотодагы кебек бармак башы хәтле боз яуды. Кояш болыт арасына качмады үзе, тик яңгыр бик каты яву сәбәпле, шушы бер боз кисәген генә эләктереп кала алдык.

Комментарии