Кредит «тәмле» дә була ала

Кредит «тәмле» дә була ала

Кредитлар тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелсә дә, күбебез аның турында бик аз белә. Кайсы банкка сорап барырга? Кайда процент күрсәткечләре түбәнрәк? үтенечне кире какса, акча кайдан табарга? Кайбер банкларда булган яшерен процентларны ничек ачыкларга? Кредиттан башка үз тормышын күз алдына китерә алмаган кешеләр дә шушы һәм башка сорауларга җавап эзлидер.

Шәхсән үземә шушы сорауларга җавап табарга «Одобрено.ру» брокерлык агентлыгы ярдәм итте. Әлеге агентлыкның директор урынбасары Гөлнара Солтанова янында булып кайткач, аларның эшчәнлеге хакында башкалар да белергә тиеш дигән фикергә килдем.

– Гөлнара, сезнең агентлык ничек оешты һәм эшчәнлегегез нидән гыйбарәт?

– Җитәкчеләребез Д.Макаловский һәм С.Королев элек бик зур банкларның берсендә эшләгән. Андый урында эшләгәндә, төрле таныш-белеш кредит, ссуда алу буенча киңәш-ярдәм сорап килә бит инде. Менә шундый чакта алар кешенең кредит алырга теләп тә, төрле кыенлыкларга юлыгуын, яртысыннан артыгына бөтенләй кредит бирелмәвен күреп, башкаларга ярдәм итүче бер оешма булдырырга уйлый. Банк эшчәнлеген яхшы белүче, анда тәҗрибә туплаган кешеләрне җыйнап, алар шушы оешманы ачып җибәрә.

Безгә клиент килеп, аңа нәрсә алу өчен кредит кирәк булуын әйтә. Фатир, машина, башка берәр кирәк-яракмы… Үз паспортын алып килә. Без аны үз программаларыбыз белән тикшереп, кайсы банкка мөрәҗәгать итсә кулайрак һәм арзанрак булачагын аңлатабыз. Булыша алабызмы, юкмы һәм ничә көннән кредит алырга килергә икәнен әйтәбез. Ул банкларга йөрми, эзләнми, теләнми дигәндәй… Кайсы вакытка, нинди сумма кирәген әйтә дә эше бетә. Безнең финанс консультантлар шунда ук 30дан артык банк арасыннан нәкъ менә бу кешегә иң кулай һәм арзан процентлы банкны сайлап ала. Без аңа барысын да эшләргә булышабыз.

– Мәсәлән, мин 20 елга алырга телим ди…

– Кешенең менә шушы теләге үк хаталы. Клиент банкка килә дә 20 елга ипотека алырга теләвен әйтә. Ләкин теләсә кайсы банк хезмәткәре бу очракта 20 елга ипотека рәсмиләштерүнең кулай булмавын, 15 елга теркәсәң, арзангарак чыгасын әйтә ала. Ләкин ул аны әйтми, чөнки банкка керем күпме күбрәк керсә, клиент процентларын күпме арттырып түләсә, банкка шулай кулайрак. Мисал өчен әйтәм: 15 еллык ипотека өчен мин ай саен 25 мең сум түлим ди, ә 20 еллыкка ясатсам – 24 700 сум түлисе булачак. Монда аерма нибары 300 сум гына, ләкин кеше тагын 5 елга кредит тоткынлыгына эләгә. Шуңа күрә дә андый зур кредитлар алганчы, белгечләр ярдәме алыштыргысыз, минемчә. Шушы 300 сум аркасында тагын 5 ел кредит түләп, банк кесәсенә йөзләрчә мең арттырып түләү үзеңә үк зыянга бит.

– Күп кенә банкларда процент күрсәткечләре кечкенә кебек, ләкин ахырдан саный башласаң, яшерен процентлар булуы да ачыклана. Сез үз клиентыгызга ярдәм күрсәткәндә яшерен процентлар турында истә тотасызмы?

– Әлбәттә. Күптән түгел генә банклар эшчәнлегенең ул моментына карата закон да кабул иткәннәр иде, тик әлегәчә яшерен процентлар белән эшләүче банклар бар. Бер банк рекламасында, мәсәлән, кредит 16%лы гына дип әйтелгән, ләкин яшерен процентларны да өстәгәч, ул 38%ка әверелә. Кешеләр рекламага ышанып шунда бара, анкета тутыра да кредит ала, түли башлагач кына кая килеп эләгүен аңлый. Без аларны алдан ук бу ялгыштан саклап калабыз.

– Кайбер оешмалар минималь хезмәт хакын гына рәсми рәвештә күрсәтеп, калган хезмәт хакын конвертта бирә. Шулай итеп салым хезмәтеннән качып калырга тели. Андый түбән хезмәт хаклы кешеләр ничек тә булса кредит ала аламы?

– Бер апа килеп, рәсми хезмәт хакы 5200 сум исәпләнеп, өстәмә керемнәре булуы турында сөйләгән иде. Фатирын арендага биреп торып, аена тагын 20 мең сум эшли икән. Рәсми һәм рәсми булмаган керем проблемасы белән кредит ала алмыйча йөрүчеләргә күп ярдәм иттек инде.

– Шул ук вакытта хезмәт хакы бик яхшы булып та, банкларның кредит бирүдән баш тарту очраклары бар. Бу вакытта нишләргә?

– Һәр банкның үз клиентын тикшерүнең аерым бер шартлары бар. Монда сәбәпләр бихисап булырга мөмкин. Беренчесе – анкета дөрес тутырылмаган. Икенчесе – менеджерның кәефсез чагы туры килгән һәм ул кредит теркәү буенча кәгазьне дөрес тутырмаган. Яки документлар дөрес китерелмәгән булган. Сезнең эш урыныннан бирелгән белешмәдә хисапчы ялгыш җибәреп, аналитиклар бу документларны ялган дип табарга да мөмкин. Хисапчыга шалтыраткан булсалар да, ул вакыты юклыгын, андый мәгълүматның чит кешегә бирелмәвен әйтә ала. Кыскасы, сәбәпләр дистәләгән. Бездә күптән түгел шундый очрак булды. Бер гаилә үз фатирын сатып, банктан кредит алып, зуррак фатирга урнашырга тели иде. Ике ай буена төрле банкларга йөргәннәр һәм аларга ипотека теркәмәгәннәр. Хезмәт хаклары бик яхшы булса да. Ә монда инде үз фатирларын сатып алырга теләүче дә табылган. Алар безгә килде. Документларын карадык та, кредит бирелмәү сәбәпләрен ачыкладык. Шул ук документлары белән өр-яңадан анкета тутырдык, иң түбән процентлы банкны эзләп таптык һәм бу сорау бер тәүлек эчендә хәл ителде.

– Сезгә районнардан да киләләрме?

– Әйе, Әтнә, Арча районыннан бик еш киләләр. Ни өчен дигәндә, мин үзем шул яктан һәм иң беренчеләрдән булып үз туганнарымның кредитларын көйләргә алындым. Мәсәлән, үз туганнарым 300 мең сум беренчел кертем белән машина алган һәм шул автокредит өчен ай саен 5600 сум түлиләр икән. 130 мең сум өчен ай саен шулкадәр акча түлә әле син! Банк авылга якынрак булганга, алар анда барып кредит алган икән. Шуны миңа әйткән булсалар, ай саен 1500 сум түләрлек итеп тә эшләп була иде.

– Гөлнара, газета укучыларга нинди теләкләрегез бар?

– Кредиттан куркып яшәүчеләр бар. Ләкин кредитны ала белеп алсаң, үзеңә генә ышанмыйча, белгечләр киңәшенә дә таянсаң, аның бер куркынычы да юк. Ә без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер!

Илдинә ЯДКӘРОВА.

P.S. «Финансовые решения» ҖЧҖ офислары Казанда гына түгел, республикабызның төрле почмакларында эшли. Сез аларга түбәндә күрсәтелгән телефон номерларына шалтыратып үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба аласыз.

Казан (843) 230-03-03, Әлмәт (8553) 310-303, Түбән Кама (8555)423-006, Яр Чаллы (8552) 300-303, Ижау (3412) 912-562, Яшел Үзән (84371) 49-515 Кредит «тәмле» дә була ала , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии