- 26.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Архив
Ижауда яшәүче 37 яшьлек адвокат Рөстәм Вәлиуллин Таулы Алтайга ял итәргә турист буларак килгән һәм Катунь елгасында су коенганда баткан. «Lifenews» язуынча, елга ярында аның киемнәре һәм ризыклар табылган.
Алтайның Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Вәлиуллинның мәетен Маймин районында суда һәм елга кырыйларында эзләү бара. Аның шәхси әйберләре туганнарына тапшырылачак.
Рөстәм Вәлиуллин – милли һәм динара мәсьәләләр нигезендә эшләүче иң танылган адвокат. Заманында Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата җинаять эшендә аның яклаучысы булды. Әмма соңрак ул һәм тагын бер яклаучы – Светлана Сидоркина бу эштән читләштерелде. Чөнки тикшерүче аларга мәгълүматларны таратмау турында имза куярга тәкъдим иткән иде, әмма алар моннан баш тартты.
Ул чакта Вәлиуллин «Азатлык» радиосына: «Үз эшен белгән яклаучыларны төрле сәбәпләр табып читләштерү хәзер Русиядә гадәткә керде», – дигән иде.
Шулай ук ул хокук саклаучылар тарафыннан эзәрлекләнүче Чита мөселманнары мәнфәгатьләрен яклап йөрде. Байкал буе хокук яклау үзәге Чита мөселманнары шикаятьләре нигезендә тикшерү уздырып, аларның милиция бүлегендә дини һәм милли нигездә мыскыллануын, аларны физик һәм рухи «сындыру» өчен төрле алымнар кулланылуын әйтте. Инде бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган Вәлиуллин әлеге эштә белгеч буларак катнашты.
Шулай ук «Хизбут-Тәхрир» оешмасына бәйле җинаять эшләрен тикшерүдә катнашты. Әлеге оешма Русия иминлегенә куркыныч тудырмый, дип белдергән иде ул.
–Ул тыелган оешма диелә, хәтта югары мәхкәмә аны террор оешмасы ди, әмма чынлыкта террорчылыкка аның бернинди катнашы юк. Һәм Русия дәүләт иминлегенә аннан куркыныч янамый. Аның идеологиясен алганда, ул – сәяси системаны үзгәртү яклы. Әмма ниндидер көч куллану юлы белән үзгәртүне күздә тотмый. Билгеле булганча, «Хизбут-Тәхрир» үзен партия дип атый. Һәм һәрбер партия үз алдына сәяси максатларны куя, мисал өчен – сайлауда катнашу. Шулай ук һәрбер фирка сәяси системаны үзгәртүне күздә тота, ә бу башкаларда җинаять дип саналмый бит», – диде Вәлиуллин.
Моннан ике елга якын элек ул Татарстанның Әлмәт шәһәрендә хокук саклаучылар тарафыннан тоткарланган иде: бер мөселманны якларга тырышканда кулга алынды. Вәлиуллиннан махсус милиция исемлегенә куела торган ун бармак эзен алмакчы булалар. Адвокат моннан баш тарта, чөнки кануни нигездә бу тыелмый. Шуннан соң Вәлиуллин каты кыйнала, аңа янаулар була.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Кәгазь газеталар бетә
Традицион киңкүләм мәгълүмат чараларының дигитал форматка күчүе котылгысыз. Бу күренеш шушы унъеллык ахырына ук тәмамланырга мөмкин. Басмалар үз укучылары белән бәйләнешләрнең яңа төрен, шулай ук акча эшләүнең дә яңа ысулларын эзләргә мәҗбүр булачак. Мәскәүдә үткән «Киләчәк медиасы» исемле форумда чыгыш ясаган белгечләр шундый фикерләр әйтте.
Анда абруйлы аналитиклар һәм дөньядагы киңкүләм мәгълүмат чаралары белгечләре журналистика тәрәккыятенең төп юнәлешләре, интернетның тәэсире һәм гадәти вакытлы матбугатның киләчәге турында фикер алышты.
Америка медиа аналитигы Кен Доктор: «Элекке хәбәрләр дөньясы үткәндә кала. Зур тизлек белән ерагая бара. Без моны танырга тиеш», – диде.
Кен Доктор әйтүенчә, соңгы берничә елда Кушма Штатларда газеталарның 20 проценты бөлеп ябылган, шул сәбәпле ун меңнән артык кеше эшсез калган. Әлегә ябылмаганнары исә кәгазь аша түгел, ә дигитал җиһазлар аша таратылганда гына исән кала алачак, ди Доктор.
АКШ халкының инде өчтән берендә диярлек планшетлар бар. Күп кенә илләрдә смартфон кулланучылар 50%тан арткан. АКШта үткәрелгән бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, мондый җиһазлар кулланучылар яңалыкларны көненә 13 минутка күбрәк укый башлаган.
Доктор шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларына социаль челтәрләрдә актив эшләргә, интернетта укучыларны, мәгълүмат таратуны һәм мобиль элемтәне контрольдә тотучы «Google», «Apple», «Facebook», «Amazon» кебек интернет гигантлары белән хезмәттәшлекне дә онытмаска тиеш, ди.
Киләчәктә вакытлы матбугат үз язмаларына традицион язылу системасын гына түгел, үзләре оештырган төрле төркемнәргә түләүле әгъза булып язылу тәртибен дә кертә алачак. Мәсәлән, «Chiсago Tribune» архив материалларын дигитальләштереп төрле темаларга электрон китаплар әзерли башлаган.
Кен Доктор «биш экран» концепциясен дә тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, мәгълүмат компьютер экранына, смартфонга, планшетка, интернетка тоташкан телевизорга һәм машинадагы мультимедиа җиһазына таратылырга тиеш булачак.
Бу фикерне «The Boston Globe» вице-президенты Джефф Мориарти да хуплады. Русиядәге киңкүләм мәгълүмат чараларына килгәндә, Европадагы газеталар белгече Джим Чизхолм төп игътибарны смартфоннарга һәм планшетларга юнәлтергә чакыра.
Татар интернеты һәм матбугат чаралары белгече Раил Гатауллин Русия бу өлкәдә алга киткән илләрдән 15-20 ел калышып бара, шуңа күрә безгә бу үзгәрешләр шулкадәр соңарып киләчәк дигән фикердә. Вакытлы басма матбугат бөтенләй бетәчәк дигән фикер белән ул һич килешми, алар бераз кимиячәк, әмма бетмәячәк, ди Гатауллин.
Бу үзгәрешләр татар вакытлы басмаларына әлегә бик нык тәэсир итмәс, татар телен кулланучылар арта бара һәм татарлар ныклап торып телне сакларга тырыша икән, ул вакытта газеталар да, аларны укучылар да булачак, диде ул «Азатлык» радиосына, милли басмаларның бу унъеллыктагы язмышы өчен борчылырга зур сәбәп күрмәвен аңлатып.
Наиф АКМАЛ.
Казанда «Swissotel» төзеләчәк
Гомум мәйданы 150 мең квадрат метр булачак кунакханә Казандагы «Ривьера» кунакханәсе янында ук диярлек урнашачак. Аны өч ел эчендә төзеп бетерергә ниятлиләр. Ә 8 ел эчендә кунакханә өчен салынган инвестицияләр табыш китерә башлаячак дип белдерелә.
Кунакханәне «Riviera Tower» компаниясе төзиячәк. Әмма әлеге компаниянең кемнәрнеке булуы турында матбугат очрашуында сорагач, ширкәтнең генераль менеджеры Иван Войтко бу сорауга җавап бирүдән баш тартты. Ул мондый сорау бирелер дип көтмәгән иде, ахры, залда бер мәл тынлык урнашты. Журналистлар үзара: «Димәк, кунакханә төзелешеннән «зур кешеләр» дә керем ала, шуңа бу мәгълүматны яшерәләр», – дип пышылдашып алды.
«Swissotel» ширкәтенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка регионнарындагы кунакханәләрнең җаваплы вице-президенты Франсуа Боден, Казанда төзеләчәк кунакханәдәге бер бүлмәдә төн куну бәясенең базар вәзгыятенә бәйле булачагын белдерде. Әмма «Swissotel» бәясенең Казандагы башка кунакханә бәяләреннән югары булачагын үз сүзләренә өстәде.
Яңа төзеләчәк «Swissotel» «Ривьера» кунакханәсе янында ук төзелсә дә, аның белән көндәшлек итмәячәк. Иван Войтко сүзләренчә, ике кунакханәдә йолдызлар аермасы булачак һәм килгән клиентлар үз кесәләренә карап ике кунакханәнең берсен сайлап ала алачак.
Казансу елгасы кырына ук салыначак кунакханә Татарстан өчен генә түгел, Русия күләмендә дә уникаль отель булачак дип әйтелә. Кунакханә хуҗалары сүзләренә караганда, монда берүк вакытта торак йортлар да урнашачак, шулай ук конгресс залы, сәүдә үзәге, рестораннар, фитнес-клуб, 1500 квадрат метр мәйданлы сәламәтләндерү үзәге һәм башкалар урын алачак.
Райнур ШАКИР.
Китаплар тыюның чиге күренми
Оренбургның Ленин районы мәхкәмәсе 65 мөселман китабын тыйды. Бу уңайдан Русия мөфтиләр шурасы махсус белдерү белән чыкты. Белдерүдә әлеге хәлнең беренче тапкыр гына күзәтелмәве әйтелә. Дамир Мөхетдинов мөселманнар моңа бергәләп каршы торырга тиеш дип саный. Бу хакта ул «Азатлык»ка сөйләде.
– Дамир хәзрәт, мөселман китапларын тыю беренче генә очрак түгел. Бу кайчанга кадәр шулай дәвам итәр дип уйлыйсыз?
– Кызганычка каршы, моның чиге күренми. Авылдагы бер мәхкәмәнең китапларны тыюы безне бик борчый. Без җәмәгать пулаты әгъзалары буларак, Президент һәм пулат исеменә хатлар әзерләдек. Мөселманнар исеменнән бу мәсьәләне тагын бер кат күтәрергә, хәл итәргә ниятлибез. Бу хакта мөфтиятләр, гади мөселманнар, иҗтимагый оешмалар бертавыштан моңа каршы булуын күрсәтергә тиеш. Ләкин мөфтиятләр арасында да фикер каршылыклары бар. Кайберәүләр ул китапларны яхшы дип күрсә, икенчеләре хупламый. Бердәмлек булмаганда, мондый хәл килеп тууы гадәти. Мисал өчен, бу көннәрдә Казанда мөселманнар җыены булды, бу хакта беркем сүз кузгатмады. Кайбер мөфтиләр барс сыны турында төрле әкиятләр сөйләде. Кирәкле, борчыган мәсьәләләргә бәйле җавап ишетә алмадык.
– Русиядә китапларга бәя бирүче эксперт шуралар да төзелде. Әмма бу яңа тыелган мөселман китапларына бәя бирү өчен Мәскәү православ академиясе укытучысы Юрий Максимов җәлеп ителгән. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Үткән атнада Русия җәмәгать пулатында китапларны тыю һәм хуплауга багышланган бер җыелыш узды, пулат вәкиле булсам да, миңа бу хакта бернинди хәбәр килмәде. Мөселманнарның сүзен шунда җиткерә алыр идем. Шулай да, мин үз блогымда, экспертиза шуралары Юстиция министрлыгы каршында түгел, ә җәмәгать пулатында һәм билгеләнгән галимнәр тарафыннан эшләнсә файда китерер иде, дип яздым. Ә безнең Ислам китапларына бәя бирү өчен Роман Силантьев һәм башка исламофобларны билгеләп куйганнар икән, мондый хәлнең килеп тууы гадәти.
– Бәя бирү өчен православ миссионерына мөрәҗәгать итү үзе үк гаҗәп түгелме?
– Әлбәттә, гаҗәп. Сәхифәләрне, телевизорны караган вакытта кайбер мөселманнарның чиркәүгә барып христианнарны Олы көн белән тәбрик итүләрен күрәбез. Ул башка сыймый торган әйбер. Мөфти Тәлгать Таҗетдинның Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиевка безнең Үзәк диния нәзарәте рәисе булырга тәкъдим итүе дә бик кызык хәл. Без бүген шундый гаҗәеп хәлдә яшибез.
– Бу 65 мөселман китабын тыю карары шулай калыр дип уйлыйсызмы?
– Юк дип уйлыйм. Ләкин мөфтиләр, имамнар үз хокукларын, китапларны яклый алмасалар, бу хәл кабатланачак. Төркия Диния нәзарәте дә үз сүзен әйтергә тиеш. Алар Фәтхулла Гүлән, Госман Нури Төпбаш китапларының шулай җиңел генә тыелуына канәгатьсезлек белдерүен Русия Тышкы эшләр министрлыгына җиткерергә тиеш. Кануни нигездә адвокатларны яллап, үзләренең хокукларын яклау да дөрес булыр.
– «Сады праведных» хәдисләр җыентыгы, галим Фәтхулла Гүлән һәм башка шундый танылган китаплар тыелуы күп мөселманнарны аптырашта калдырды…
– Монда тагын бер мәсьәлә бар: бу китапларны тәрҗемә итүчеләр югары дәрәҗәдә эшли белми. Шуңа күрә кайбер хаталар булырга мөмкин. Бу хакта мин хакимият вәкилләреннән ишеттем. Хөкүмәт билгеләнгән авторны түгел, аның гарәп яки төрек теленнән хаталы тәрҗемәсен тыюы турында әйтә. Ләкин бу бер сылтау гына. Гомумән, бүген китап турында гына сүз алып барырга тиеш түгелбез. Ул дәүләтнең мөселманнарга бер карашы, бер сәясәте икәнен аңларга кирәк.
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии