- 26.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Архив
«ЯРАТМАГАН БАЛАМНЫ КАЯ КУЙЫЙМ?« (№3, 23 гыйнвар, 2013 ел)язмасы укучыларыбызны битараф калдырмады. Ул язмага карата бик күп кайтаваз хатлар алдык. Ананың үз баласын яратмыйм дип әйтүе дә, күпләр өчен бик авыр күренеш икән. Ә бит арабызда, баласын тапкач та калдырып китүче «йонлы» йөрәкле хатыннар да (аларны ана дип атыйсы да килми) күп. Балалар йортлары ятимнәр белән генә түгел, нәкъ менә ата-аналы «ташландыклар» белән тулы.
Казан шәһәренең «Гаилә» гаиләне планлаштыру үзәге психологы Лариса ФРОЛОВА, 2009 елдан бирле, үз баласыннан таш тартырга теләүче аналар белән эшли. Шуны белә торып һәм югарыда телгә алынган язма да кызыксыну уятканга, без аның белән «күке әниләр» хакында әңгәмә оештырырга булдык.
– Лариса ханым, үз нарасыеннан баш тартырга теләүче аналар турында каян белеп алып, ничек ярдәм итәсез?
– Бала табу йортлары белән турыдан-туры эшлибез. Алар шундый очрак булуга безгә шалтыраталар һәм шунда ук юлга чыгабыз.
– Аналар психологны ничек кабул итә? Сөйләшәләрме?
– Больницага килгәч тә, табиб түгеллегебезне аңлатып, «Гаилә» социаль яклау үзәгендә махсус акция баруын әйтәбез. Сезнең белән генә түгел, бөтен кеше белән дә шундый сөйләшүләр үткәрәбез. «Сезнең очрак башкалардан үзгәрәк, тик шулай да без сезне ачуланырга килмәдек, чөнки хөкем итә торган орган түгелбез, әйдәгез хәзер «Гаилә» социаль яклау үзәгендәге «Счастье быть рядом» программасы турында сөйләшик», – дибез дә, сөйләшә башлыйбыз. Балаларыннан баш тартырга теләүче аналарга, алар үз карарын үзгәрткән очракта, 5000 сум күләмендә материаль ярдәм бирелә. Бу балаларның беренчел кирәк-яракларын алу өчен. Моннан тыш безнең иганәчеләр дә балаларга карават, коляска ише зур бүләк яки киемнәр тупламасы бүләк итә. Бу ана үз районының социаль яклау үзәгенә патронажлыкка куела. Әгәр аның авырлы вакыты күзәтүсез узган икән, анага документлар эшләтергә ярдәм итәләр. Пособие түләнә. Шулай ук безнең үзәктә һәр ел саен 15нче майда гаилә көне үткәрәбез. Шул бәйрәмгә дә андый аналарны чакырабыз һәм бүләкләр бирәбез. Быел да менә 15 гаиләне чакырдык.
– Сездә ниндидер статистика да алып барыладыр. Быелның 5 аенда нарасыеннан баш тартырга теләүче ничә ана үз карарын үзгәртте?
– 12 шундый ананың җидесе баласын больницадан үзе белән бергә алып чыгып китте.
– Бу адымга күбрәк яшьләр барадыр…
– Элек бу, чыннан да, шулай иде. Хәзер исә алай яшь буенча бүлеп карап булмый. Өлкән яшьтәге апалар да, икенче, өченче баласын калдырып чыкканда, яп-яшь хатын да, баласын ялгызы гына тәрбиялисе булса да, аны үзе белән алырга мөмкин.
– Исегездә калган бер-ике очракны тасвирлый аласызмы? Аналар ни өчен үз баласыннан баш тарта?
– Күптән түгел генә 27 яшьлек бер хатынның баласын больницада ук калдырып чыгарга теләве турында шалтыратып әйттеләр. Бу аның икенче баласы икән инде. Беренчесе элеккеге иреннән. Хәзер исә ул кияүдә түгел һәм байтак вакыт 42 яшьлек бер ир белән язылышмыйча яшәгән булганнар. Авырына 6 ай тулгач, үзара низаг килеп чыгып, бу хатын иптәш кызына күченеп киткән. Иптәш кызы да ирдән аерылган һәм ялгызы гына бала тәрбияләүче хатын икән.
Беренче тапкыр янына баргач, ул минем белән сөйләшергә теләмәде. Икенче тапкырында, мин барында аңа кемдер телефоннан шалтыратты. Һәм шул сөйләшүне тыңлап торып, бу хатынга иптәш кызының тискәре йогынты ясавын аңладым. Бу сөйләшүебез дә нәтиҗә бирмәде.
Табиблар баланың атасы да больницага килеп йөрүен әйткәч, телефон номерын калдырып, аңа безнең белән элемтәгә чыгарга куштык. Бераздан шушы баланың атасы шалтыратты. Иптәш кызларының «ул карт, ышанычсыз, бай түгел», дип әлеге хатынны даими рәвештә аңа каршы котыртып торуына зарланды, баласының әнисен бик яратуын сөйләде. Бу ир хатын-кыз консультациясенә килеп хатынның хәлен белешеп торган, бала табу йортына да килгән булган, ләкин теге хатын моны белмәгән дә, чөнки аралашырга теләмәгән. Ахыр чиктә, бу ир белән хатын арасына керүче, гаиләне таркатырга теләүче төп сәбәпче аның иптәш кызы булып чыкты.
Аңлыйсыздыр, әгәр ана үз баласыннан баш тарта, ә ата кеше аны үзе тәрбияләргә риза икән, димәк, бала әтисе кулына кала. Ә бу очракта, ир кеше моңарчы бер тапкыр да өйләнмәгән һәм бер баласы да булмаган, шуңа күрә аңа әлеге бала бик кадерле. Мин шушыларның барысын да теге хатынга аңлаттым. Әлбәттә, ул моңа каршы килде, кычкыра башлады. Аңа кызының приютта булуы, балалар йортында тәрбияләнүе яхшырак иде. Шуннан соң гына аңлашылды: ул бит шушы гамәле белән иргә үч итә икән.
Хатыннар, баладан баш тартканда, ул шунда гына ятар, аны беркем дә алып китмәс, аннары бераз соңрак килеп алырмын, дип уйлыйлар һәм бик нык ялгышалар. Баланы, бигрәк тә сау-сәламәтен, шунда ук уллыка-кызлыкка алалар. Кемгәдер үч итәм дип баланы калдырып чыгу ярамый! Беткә үч итеп тун ягу шушы була инде!
– Бу тарих ничек тәмамланды?
– Шуннан соң мин аның иптәш хатыннары белән дә сөйләштем. Ананың үз баласыннан баш тартуы алар өстенә дә гафу ителмәслек гөнаһ булып төшәчәген әйттем. Ахыр чиктә, 27 яшьлек бу хатын белән 42 яшьлек ир язылыштылар. Ата кешенең беренче тапкыр үз кызын кулларына алып, күзләре яшьләнеп, «мин иң бәхетле кеше» дигәнен күрү кирәк иде бу минутта!
– Кияүгә чыкмаган яшь кызлар белән бәйле берәр вакыйганы да гыйбрәт итеп искә төшерә алмыйсызмы?
– Андыйлар бик сирәк була. Шулай да әле менә күптән түгел генә охшаш очрак булды. Университетның икенче курсында укучы яшь кенә кыз балага узган. Әти-әнисе ахыргача бу хакта белмәгәннәр. Корсагын гына түгел, бала табуын да белми калганнар. Ул бала табу йортына киткәндә, имтиханнарга әзерләнергә иптәш кызына дип китеп барган. Әйтер иде, кырыс ата-ана кызларын кичке 9дан соң хәтта урамга да чыгармый торган булган. Гел бишлегә генә укыган. Шәһәр кызы. Кемнән балага узганын ачыклый башлагач, ата кешенең армиядә булуын белдек.
«Ул армиядән кайткач баланы нишләтергә икәнен хәл итәрбез әле», – ди бу кыз. Аның белән сөйләшү барышында баланың атасына шалтыраттык, ул баланы үзе тәрбияләп үстерү яклы иде. Хәрби комисарриатка барып, әти кешене чакырып кайтарту турында гариза яздык. Бала тапканның икенче көнендә инде бу кыз больницадан өенә кайтып китте, әти-әнисе әле дә берни белми иде. Икенче көнне үк егет армиядән кайтты, әти-әнисе белән сөйләшеп, кызның кулын сорарга бардык. Шунда мин үземне больницадан килгән табиб дип таныштырдым һәм бала турында да серне чиштем, дөресен әйтә алмый идем, чөнки кыз әти-әнисенә үзенең баланы калдырып чыгарга теләве турында әйтмәскә кушты. Әлбәттә, бөтен тавыш минем өскә яуды. «Кияүдә булмаган кызның бала табуы турында әти-әнисенә сез хәбәр итәргә тиеш идегез», дип ачуландылар. «Гаилә» үзәгеннән биреләсе ярдәмне дә больницадан дип әйттек. Шул арада никах та укыттылар, чөнки ата армиядә булганда туган балага 11 мең пособие бирелә икән.
– «Күке ана»ны баласын ташламаска күндерерлек ниндидер гомуми сүзләр бармы?
– Юк, һәр очрак индивидуаль. Һәркайсының үз сәбәпләре бар, шуны ачыклау кирәк. Андый хатыннарны ачулану ярамый, чөнки күңел түрендә алар үзләре дә начар эш эшләүләрен аңлый. Алар үз-үзләрен сүгә, уйлана. Әле читтән дә шундый басым булса, бу бик начар. Һәр анада да бала тапканнан соң депрессия була һәм шуның аркасында да алар баланы калдыру турында уйланырга мөмкин, шушы депрессия турында да аңлатырга кирәк. Аның турында язылган махсус буклетлар да бар, без шуларны бирәбез. Аннары бу ана белән тыныч кына сөйләшергә, 10-20 елдан үзен ничек күз алдына китерүен сорарга кирәк. 10 елдан аның инде үз янында да балалары булачак. Шуларга карап ул кайдадыр калган баласын уйламасмы? Ташлап калдырган баласының туган көнендә йөрәге телгәләнмәсме? Менә шулар хакында уйланырга кушабыз.
***
Тормышта төрле хәлләр була. Баласыннан баш тарткан аналар гына түгел, аны урамда ташлап калдыручылар, үз куллары белән үтерүчеләр турында да еш ишетәбез. Әле менә узган атнада гына Свердлау өлкәсендәге бер кибетнең суыткычыннан ике игезәк бала мәетен табып алганнар. Бу балалар анда берничә ел яткан. Эзли башлагач, кайчандыр биредә эшләгән хатынның эзенә төшкәннәр. Менә шундыйлар да бар тирә-юньдә. Аларны аклап-яклап булмаса да, алар бар…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Комментарии