- 26.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Архив
Мин, Арча педагогия көллиятен тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алган кеше. Дүртенче курста үз һөнәребез буенча практика уза идек. Башта укытучының дәресен карыйбыз, аннан тиешле киңәшләр алабыз, соңыннан берәр атна, ай дәвамында үзебез дәрес бирәбез.
Бу язмам дүртенче курс студенты Һидият Шакиров уздырган татар теле дәресендә туган маҗара хакында булыр.
Һидият планлаштырылган материалны җиренә җиткереп, дөрес алымнар кулланып балаларга җиткерде. Дәресне караучы методист һәм укытучылар да, без дә сөенеп, дәрес «5»легә бәяләнер дип утырдык.
Ләкин дәрес тәмамланырга аз гына вакыт калгач, Һидият авыл күренешен тасвирлаган картина элеп, укучылар белән әңгәмә оештырырга кереште. Рәсемдә бер йорт, ишек алды, анда бер оя каз, тавыклар, бер гайрәтле әтәч сурәтләнгән иде.
Һидиятебез: «Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Алар ни эшлиләр?» – кебек сорауларга җавап алды. Инде укучыларның җавап запаслары беткәч, укытучы тагын: «Әтәч нишли?» – дип сорап куйды.
Көтмәгәндә, сыйныф саен икешәр ел укыган Марсель, бик актив укучы кебек кул күтәреп: «Печәнлектән йомырка салып төшкән тавыкны әтәч аның өстенә менеп таптый», – дип ташламасынмы. Бу җавап аяз көндәге яшен кебек булды. Һидият нәрсә эшләргә дә белмичә, дәресне тәмамлады. Әле ярый, ярдәмгә кыңгырау тавышы яңгырады.
Без, студент малайлар, бик озакка кадәр: «Әтәч тагын ни эшли?» – дип шаяртып йөрдек. Билгеле, безнең шаяру «тычканга үлем, мәчегә көлке» дигән шигарьгә охшый иде.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
Түбән Кама шәһәре.
Комментарии