- 26.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Архив
Үз гомеремдә күргән иң тугрылыклы кеше – ул минем туганнан-туган апам. Без, күбесенчә, әби-бабам авылында җәйге каникулларда күрешәбез. Шул авылдан бер егетне яратты апам (исемен атамыйм, Вәсил булсын). Һәр кич ул, аны күрү өчен генә, авыл мәдәният йортына чыгып китә. Төнне апамның калтыранып елаган тавышына уянып китә идем. «Тагын Вәсилме?» – дип сорыйм. «Әйе», – дип, үкси-үкси җавап бирә ул. Иртән уянып, урамга чаба, күккә карый да сөенә. Нигәме? Шул көнне яңгыр булмыйча, Вәсил белән очрашуына шатлана ул. Көндез миңа: «Айсылу, Вәсил машинасы берәр җиргә барса, миңа әйтерсең әле, яме?» – ди. Телевизор карарга утырсак, һәрбер машина тавышына сискәнеп, тәрәзә төбенә йөгерә. Ләкин бу беренче елларда гына шулай булды. Соңрак инде ул Вәсил машинасы тавышын таный башлады бугай. Хәтта мунчада да ул миңа бары тик аның турында сөйли иде. Иртә, көндез, кич – ул гел аның белән яши иде. Төш күрсә, «төш юрау» китабына чаба, бәлки туйга юрап буладыр? Таш, болыт, яфрак йөрәк формасындагы предмет төшенә кергән икән, димәк бу – билге. Апама хәзер 20 яшь кенә дә түгел инде һәм күптән түгел ул миңа: «Беләсеңме, Айсылу, мин бит һаман да бары тик аны яратам», – диде. Сигез ел! Мин елыйм. Шундый мәхәббәт тә була икән! Сигез ел буе һәрбер төн елау, һәрбер көн уйлау. Вәсил дә ярата бугай апамны. Аны гел үз машинасында йөртә, ә төннәрен икенче авыллардагы мәдәният йортларына алып бара иде. Үтеп киткәндә машина гудогы белән сәлам бирә. Апам аңа елмаеп куя, ә киткәч: «Күрдеңме? Ул миңа сәлам бирде! Ничек шәп, ә? Матур көн бүген!» – дип куана иде ул. Хәзер дә шулай Вәсил сәлам бирсә, апа үз тотышын үзгәртмәс дип уйлыйм. Күпме вакыт үтте, ә ул һаман да бер егеткә генә тугрылыклы, яшьлегендәге сыман гашыйк. Ләкин алар беркайчан да пар булмадылар, бер-берсенә «Яратам» димәделәр. Хәзер алар олыгайды, юллары аерылды. Апам бер шәһәрдә, Вәсил – икенчесендә. Ике бәхетле «җүләр».
Сөйләшеп утырып узган кыска төннәр, үпкәләүләр, дуслар белән бергәләшеп су керүләр – менә апам яшьлеге. Ни генә булса да, алар барыбер мәңге бер-берсенә гашыйк булачаклар…
Айсылу ГАЛИЕВА,
Чаллы шәһәре.
Комментарии