Тукайның 130 «яшьлеген» үткәрдек

Тукайның 130 «яшьлеген» үткәрдек

Быел да 26нчы апрельдә Тукай милләттәшләрен мәйданга җыйды. Опера һәм балет театры янына берәүләр шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салырга, икенчеләр шигырь тыңлап илһамланырга, өченчеләр исә Дәүләт бүләгенең яңа гына табадан төшкән ияләре хакында фикер алышырга, дип килде.

Татарстан Президенты карары нигезендә, быел Тукай премиясен рәссам-нәкышчы Нәҗип Нәккаш (шәмаилләр циклы, «Ярдәм» һәм Түбән Кама районының Шәңгәлче мәчетләрен бизәгән өчен), шагыйрь Газинур Морат («Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен) һәм «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркеме (8 кеше) алды. Беренче ике лауреат буенча халыкта ризасызлык тумады. Менә өченче лауреат… «Ул нинди экспозиция икән соң, нишләп без аны бер дә белмибез? Халык белмәсә дә, Дәүләт бүләге бирергә лаеклы микәнни?» – дип, аптыравын белдерде бәйрәм карарга килгән Сәлимә Хакова. Хәер, бу төркемгә һичшиксез бирелер, дип күпләр башта ук фаразлаган иде инде. Атамасына «Болгар» дигән сүз керсен дә, ничек бирелмәсен ди инде?!

Быел премиягә 14 кандидат (шулар арасында бер иҗади төркем) тәкъдим ителгән иде. Шуңа күрә, бәлки, лауреатлар саны өчтән күбрәк тә булыр әле, дигән сыек кына өмет яшәде. Юк, комиссия лауреатлар санын арттырмаска уйлаган. Югыйсә, узган елларда дүрт-биш кешегә дә бирелгәне булды. «Мин быелгы лауреатлар, аеруча Газинур Морат өчен бик шат. Тукайның 130 еллыгы ук булгач, күбрәк кешегә бирелер, дип уйлаган идем, лаеклылар тагын бар иде бит. Күрәсең, финанс юрганына карап аякларын сузганнар инде, бәясе зуррак шул», – дип белдерде баянчы Фәрит Хатыйпов. Премиянең күләме – 500 мең сум. Илдә кризис булганда, премия өчен миллион ярым бүлеп бирсәк тә җитәр, дигәннәр, күрәсең.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Гөлзада Бәйрәмова: «Премия Фәүзия Бәйрәмовага да бирелсә, дәүләтнең дәрәҗәсе күтәрелер, Шәймиевнең: «Без булдырабыз!» – дигән сүзе акланыр иде. Фән һәм техника өлкәсендә казанышлар өчен бирелә торган аерым Дәүләт бүләге бар бит инде, Тукай премиясен әдәбият һәм сәнгатьне үстерүчеләргә генә бирергә кирәк», – диде. Фаразлар арасында «Кая ул, Фәүзиягә бирмәсләр!» белән беррәттән: «Уйламаганда биреп тә куярлар әле», – дигәне дә бар иде шул. Хәер, оештыручыларның: «Айдар Хәлимгә, телевидение турыдан туры эфирны төшереп киткәч, сәгать бердән соң гына сүз бирегез», – дип сөйләшкәнен ишетеп, бу фаразның бөтенләй урынсыз булганлыгын аңладым. Юк икән, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим кебекләргә Тукай бүләген бирергә әзер түгел икән әле безнең җитәкчелек.

Телевидение төшереп киткәч, сәгать 13:04тә сүз бирделәр Айдар Хәлимгә. «Ярамаган» сүзләр әйтмәде: «Йөрәгебездә Тукай җебе беркайчан да өзелмәсен, күңелне төшермәсәк һәм сындырмасак иде», – дип, «Татарстан» дигән бер шигырен генә укыды.

Шулай итеп, Тукайның 130 яшьлеген дә бәйрәм итеп кайттык. Юк, ялгыш язмадым, 130 еллыгын түгел, нәкъ менә 130 «яшьлеген» билгеләп үттек. Бәйрәмне алып барган Фәнис Җиһанша да шулай дип тетте генә, Камал театрына эленгән язуда да Тукайны 130 «яшьлеге» белән котлаганнар иде. Бездә үзең белмәгәнне кешедән сорау дигән нәрсә юк шул, югыйсә, тел белгечләреннән, язучылардан сорасаң, алар: «Вафат булган кешенең яшен түгел, елын билгеләп үтәләр», – дип аңлаткан булыр иде. Татар телен өйрәнә генә башлаган, ә Тукайның кемлеген бөтенләй белмәгән чит ил студентлары: «Сездә исән кешегә дә һәйкәл куялармыни?» – дип сорамас та иде аннары. Сорадылар шул, 130 дигәнен аңлап бетермәгәннәр, күрәсең. Миңа оят булды. Тукай үзе дә каберендә әйләнеп яткандыр, мөгаен.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Тукайның 130 «яшьлеген» үткәрдек, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии