- 26.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №17 (27 апрель)
- Рубрика: Архив
26нчы апрельдә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында яңартылган хәбәрләр тапшыруы чыга башлады. Бу вакыйгага багышланган матбугат очрашуында татарча хәбәрләр төркеменнән берничә кешенең китүе танылса да, коллективның заманчарак дәрәҗәгә күтәрелеп эшләргә җыенуы тәкрарланды.
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында үзгәрешләр баруы, хезмәткәрләрнең кыска вакытлы килешүләргә күчүе һәм озак еллар буе эшләгән кайбер хезмәткәрләрнең китүе турында хәбәр иткән идек инде. («ТНВ яңалыкларын «сынауга» утырталар», «Безнең гәҗит», №11,16нчы март, 2016). Дүшәмбе көнне узган матбугат очрашуында бу хакта сүз куертмасалар да, берничә хәбәрченең эштән китүен таныдылар.
«Балалы хатын-кыз хәбәрчеләр шундый кызу темпта эшли алмауны танып, үзләре китү теләген белдерде», – дип аңлатты каналның мәгълүмати тапшырулар мөдире Мәдинә Тимерҗанова. Китүчеләр арасында озак еллар буе эшләгән Альфред Мөхәммәтрәхимов тә бар. Аның ни сәбәптән китүенә ачыклык кертелмәде. Ул хәзер башка мәгълүмат чарасы белән хезмәттәшлек итә.
Тимерҗанова сүзләренчә, татар редакциясе нигездә сакланып калган, әмма рус телле хәбәрләрдә эшләүчеләр күбесе кастинг аша үткән, алып баручылар да сынауга килгән 190нан артык кеше арасында сайлап алынган. Матбугат очрашуында әйтелмәсә дә, яңа хезмәткәрләр арасында элек Тимерҗанова җитәкләгән KZN каналында эшләгән хәбәрчеләр дә бар.
ТНВ җитәкчелеге шулай ук ике телдәге хәбәрләр тапшыруының Татарстан һәм Русия байраклары төсләрендәге видеобизәлешен, вакыйга барган урындагы хәбәрче белән турыдан туры эфирда тоташып алу мөмкинлеген, студиянең заманча бизәлешен дә күрсәтте.
Мәгълүмат чаралары вәкилләрен яңа капка төреп бирелгән «Хәбәрләр» тапшыруының эчтәлеге дә үзгәрерме, гел матур әйберләр турында гына сөйләмәсме?» – дигән сорау да кызыксындырды. «Яңа гасыр» телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов: «Без һәрвакыт тормышның проблемалы якларын яктырттык һәм алга таба да шулай булачак», – диде. Мәдинә Тимерҗанова да бәхәсле темаларда ике тарафка да сүз биреп, профессиональ дәрәҗәдә эшләячәкләрен ышандырды.
Илшат Әминов телеканалның проблеманы сөйләп кенә калмыйча, аны чишү юлларын күрсәтүгә дә игътибар бирүен һәм позитив рухта тапшырулар алып бару концепциясенә тугрылыклы калуын кабатлады.
Тагын бер яңалык – татар һәм рус телле редакцияләрнең берләштерелүе. Русча һәм татарча камил белгән хәбәрчеләр ике тапшыруга да хәбәрләр әзерли алачак икән. Эше артса да, эш хакы артуы көтелми, дип әйтелде матбугат очрашуында.
«Татарстан – Яңа гасыр» каналы җитәкчелеге шуның белән бергә әлеге яңарту эшләрен телеканалның 15 еллыгына багышлап үткәрелүе һәм алга таба да тапшырулар тәртибендә зур үзгәреш көтелүен игълан итте. Әмма аларның нәрсәдән гыйбарәт булуын әлегә ачыкламады.
«ТНВ-Планета» телеканалын караучы читтәге татарлар «Ак Барс» хоккей командасы уеннарын күрсәтүне сорап безгә күпләп хатлар яза, – дип сөйләде Әминов. – Әлеге канал күбесенчә татарча сөйләүче һәм татарлар өчен булганга күрә, хоккейны татарча комментарий белән чыгара башларга уйлыйбыз».
Бикә ТИМЕРОВА, Байбулат ДӘҮЛӘТ
Марсель Шәмсетдинов: «Путин үзенең бюрократиясе белән генә көчле»
Чаллыда җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Марсель Шәмсетдинов гаделсез сайлаулар, дәүләт матбугат чараларын бетерү кирәклеген белдерде.
Очрашуда ясаган чыгышының беренче өлешен Шәмсетдинов Русия чиновникларының халыкны хөрмәт итмәүләре, керемнәренә генә яшәргә теләмәүләре, халык түләгән салымнар хисабына кыйммәтле машиналарда җилдерүләрен, зиннәтле сарайларда яшәүләрен, кыйбатлы ял итү урыннарында даими булулары хакында сөйләүдән башлады. Шул ук вакытта Президент тарафына да уклар җибәрде:
«Путин – көчле түгел. Ул Русия бюрократиясе белән генә көчле булып күренә. Быелның 18нче сентябренә, сайлауга кадәр Русиядә акча җитәргә мөмкин. Аннан соң инде телевизорны суыткыч җиңәргә мөмкин. Ягъни, халыкны ашау, тамак, тормыш-көнкүреш ягы күбрәк борчый башлаячак. Акчаны каян алсыннар? Нефть бәясе 130 доллар булганда гына алар бераз халык мәнфәгатенә дә бирә алды. Путин демократик юл белән әлеге хәлләрдән чыгу вазгыятен таба алмаячак. Ул бит юкка гына 300-400 мең кешелек «нацгвардия« төзү турында белдермәде. Аның бөтен армиясендә бер миллион чамасы кешедер. Барысы да начар барганда халыклар инкыйлаб ясый да инде», – диде Марсель әфәнде.
Аннан соң Шәмсетдинов илдә гадел сайлауларның, депутат тикшерүләренең булмавы, җәмгыятьнең, сайлаучыларның халык хезмәтчеләре булган чиновниклар өстеннән бернинди дә контрольгә хокуклары булмавын да ассызыклады. «Хәзер алар түгел, без хезмәтчеләр булып калдык», – ди ул.
Җыен барышында сорау бирелде: «Путин китсә, Русиядә гадел сайлаулар булырмы соң? Шундыйлар ук хакимияткә киләчәк һәм барысы да шулай булып калачак бит?»
«Без башкачарак реформалар тәкъдим итәчәкбез. Аның буенча чиновниклар сезнең белән безнең контроль астында булачаклар. Русиядә тулысынча сайлау системасын үзгәртәчәкбез. Сайлау комиссияләре шул ук чиновниклар тарафыннан төзелә һәм шуларның гына мәнфәгатен кайгырта. Безгә алга киткән илләрдәге үрнәкләрне кулланырга кирәк. Инде Украинаны гына алсак та, анда хәзер сайлауларда 38ләп фирка катнаша. Сайлау комиссияләренә дә 38 кеше кертелә. Кемдер ниндидер кагыйдәне боза икән, бер-берсен «чәйнәргә» дә мөмкиннәр. Бу сәяси көндәшлек дип атала. Украина әле азат булып ике ел чамасы гына яши. Алар инде сайлау эшләрендә ниндидер кагыйдәләргә килде. Сайлаулар Европадагыча булса, безнең комиссияләрдә «Бердәм Русия» белән бергә ПАРНАС, «Гадел Русия» һәм башка фиркаләр булыр иде. Без бер-беребезгә хәрәмләшүләргә ирек бирмәс идек», – дип фикер йөртә Марсель Шәмсетдинов.
ПАРНАСның Татарстандагы җитәкчесе матбугат буенча да нинди уйда булуын әйтте. «Дәүләти матбугат чараларын бетерергә вакыт җитте. Безнең салымнар хисабына яшәгән мәгълүмат чаралары аша губернатор яки президент мәктәпләр ачып, кызыл тасмалар кисеп йөри. Аның ул мәктәпләре дә шул безнең салымнар хисабына төзелгән бит. Президентлар, губернаторлар ул мәктәп-бакчаларны, хастаханәләрне үз акчаларына төземәгән. Нинди дә булса ширкәт ачылганда да эшмәкәр үз акчасына, кредит алып төзи. Шәхси газеталар да булдыра алганча язалар, реклама эшли һәм саталар. Ә дәүләт газеталары «халява»да. Татарстан матбугатына казнадан 2,5 миллиард сум бүленгән. Шушы ук безнең салымнар акчасына безне «Ватанны яратырга» өйрәтәләр.
ПАРНАС демократик фиркасенең мәгълүмат чаралары буенча мондый тәкъдимнәре бар: Русиядә җәмәгать мәгълүмат чаралары гына булырга тиеш. Мөһим, зуррак басмалар мөхәррирләре депутатлар, губернаторлар кебек үк сайланып, башкарма хакимиятләрдән дә, парламенттан да бәйсез булырга тиешләр. Шулай ук мин чиновникларны да, район полициясе башлыгын, судьяны, башкаларны сайлап кую ягында. Бүген хөкемдарларны президент билгеләп куя. Алар хакимияткә ничек кирәк, шундый карарлар чыгара», – дигән сүзләрне ишетте җыелган халык.
Очрашу азагында Марсель Шәмсетдинов быелның 18нче сентябрендә Русия Думасына сайлаулар билгеләнүен искәртте. «Без Чаллыдан хәзерге вакытта бернинди дә фиркадә тормаган Рузил Мингалимовны Думада депутат итеп күрергә телибез, шул юнәлештә эш алып барабыз», – диде ул җыен азагында. Мингалимов әлеге җыенда үзе дә булды һәм кайбер фикер алышуларда катнашты.
Гафиулла ГАЗИЗ
Лавров Жириновскийның урысларны яклау эшчәнлеген хуплый
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновскийның 70 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән фильмда интервью биреп, аның «мин урысларны яклаячакмын» дигән күптәнге тезисы белән тулысынча килешүен белдерде.
«Бу тезиста һәм «Урыс дөньясы» дигән терминда бернинди милләтчелек тә юк, ул безнең ватандашларны яклау, «Урыс дөньясы» идеалларын һәм кыйммәтләрен тарату максатындагы тышкы сәяси доктринаның бер өлеше булып тора һәм безнең күп милләтле мәдәниятебезне чагылдыра, – ди Лавров. – «Урыслык» турында сүз алып барганда без беренче чиратта уртак мәдәниятебезне күз алдында тотабыз, һәм, әлбәттә, урыс халкының бу мәдәниятне формалаштырудагы, бу илнең шундый булуы өчен кирәкле шартлар тудырудагы, традицияләрне һәм ата-бабаларыбыз яулап алган мирасны саклаудагы һәм, ниһаять, «Урыс дөньясын» аның мәдәниятен һәм телен формалаштырудагы ролен таныйбыз». Министр шулай ук Жириновскийны сәләтле, күпьяклы тирән белемгә һәм дипломатлар өчен мөһим булган башка сыйфатларга ия сәясәтче дип атый.
Чыннан да, Русия Тышкы эшләр министрлыгы соңгы елларда нәкъ шушы доктрина нигезендә эш алып бара. Читтә яшәүче ватандашларның узган көздә Мәскәүдә узган конгрессында Лавров Европа татарлары альянсын төзүне урыс дөньясын консолидацияләүнең бер өлеше дип бәяләде. Брюссельдә Мәскәү ярдәме белән оешкан ул альянсның рәисе итеп билгеләнгәч, Флүр Шәрипов баштан ук: «Без урыс дөньясының бер өлеше», – дип әйтеп куйган иде.
Жириновский инде күптәннән кремльдәгеләрнең уенда булган, әмма алар әйтергә кыенсынган фикерләрне яңгыратучы санала. Мисал өчен, Бельгиядәге террор һөҗүмнәреннән соң ул Европада андый шартлауларның ешрак булуын, европалыларның кырылуын теләве турында әйтеп, моның урысларга файдалы булачагын аңлатты. Ә былтыр Русиянең көнбатышында зур җилләткечләр куеп, Балтыйк илләренә радиацияле һава кудырырга тәкъдим иткән иде.
Лавров күп милләтлелек дигән сүз кулланса да, чынлыкта бу «Урыс дөньясы»на татар-башкортлар һәм башка халыклар үз милләтен һәм телен, динен оныткан очракта гына керә ала. Жириновский хәтта Татарстан белән Башкортстанны да юк итеп, Казан һәм Уфа губерналары төзергә чакырган иде. Ул шулай ук «Татарский язык забудьте, будете говорить на нем только на кухне, а вот полковник КГБ будет вашим президентом», – дип тә өстәде.
Илдә урыс булмаган кешеләрнең артуына борчылучы Жириновский Русия телевидениесенең «Поединок» тапшыруында Төньяк Кавказда халык саны артуны контрольдә тотарга һәм бер-икедән дә күбрәк бала тудыручы гаиләләргә штраф салырга, шулай ук төбәкне тимерчыбык белән уратып алырга тәкъдим итте.
Русия тышкы эшләр министры мактаган бу сәясәтче татарлар белән башкортларны киметү өчен тагын да рәхимсезрәк ысуллар тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу халыкларны Монголиягә депортацияләргә кирәк, «сифилистан үлеп, кырылып бетсеннәр».
Менә шундый «Урыс дөньясы».
Наиф АКМАЛ
Төбәкләрне берләштерү идеясе яши әле
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Русиянең аерым төбәкләрен эреләндерү кирәклеге турындагы фикерен тагын бер кат кабатлады. Аның фикеренчә, кайбер төбәкләр начар губернаторлар булган өчен түгел, ә объектив сәбәпләр аркасында үз-үзен тәэмин итәргә әзер түгел. Ул бу хакта НТВ каналына әйтте.
Матвиенко фикеренчә, эреләндерү нигезендә икътисади, инвестицион сәбәпләр ятарга тиеш. «Кешеләр аз керемле, үсеш өчен перспективасы булмаган төбәкләрдә яшәгәннәре өчен гаепле түгел. Хәзер реформалар уздырып, икътисади һәм социаль үсеш, ә иң мөһиме – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен вакыт җитте», – диде ул.
Билгеле булганча, 2013нче елны Казанга сәфәре барышында Матвиенко «Русия өчен 83 субъект – ул күп», – дип белдергән иде.
Ул вакытта Федерация Советы рәисе Русиядә төбәкләрне эреләндерү сәясәтенең дәвам итәчәген әйтте.
«Кайсы төбәкләр үзара кушылуга, берләштерүгә мохтаҗ – моны мин әйтмим. Чөнки бу Федерация Советы түгел, ә төбәкләрнең үз эше. Моны субъектлар өстән кушып мәҗбүри түгел, ә референдум аша ирекле рәвештә эшләргә тиеш», – диде ул чакта Матвиенко.

Комментарии