Русиядә ришвәткә каршы көрәш АКШныкыннан нык аерыла

Русиядә ришвәткә каршы көрәш АКШныкыннан нык аерыла

Кодекслар арта, үтәлгәннәре генә аз

Илдәге сәяси системаны, ә аннары халыкның яман гадәтләрен үзгәртми торып, ришвәтне дә, кануннарга төкереп карауны да бетереп булмый, ди белгечләр.

Дәүләт Думасы, соңгы укылышта, ришвәтчелек өчен җәзаны кырыслату канунын кабул иткән көннәрдә, Татарстанда да бер документ пәйда булды. Президент Миңнеханов махсус кодекс имзалады. Ул республикада дәүләт хезмәтендә булган түрәләр өчен үзенә күрә бер әдәп кагыйдәләре җыелмасы булып тора. Рәсмиләр әлеге кодекс ришвәтнең тамырын корытуга китерер, дип ышандыра. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Юрий Багров әлеге документ хакында үз фикерен белдерергә өлгерде инде. Кодексның өчен әллә ни яңалык алып килмәвенә ымлап, «Российская газета»га ул: «Республикада дәүләт хезмәтендәгеләрнең алуына каршы көрәшкә зур игътибар бирелә», – диде. Министр урынбасары фикеренчә, республикадагы хәлләр тәртиптә булырга тиеш.

Тәртипсезлек урамга чыгуга күренә

«Мәгълүмат челтәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Марат Бикмуллин, бу көрәшнең нәтиҗәсез булуы өйдән урамга чыгуга ук күренеп тора, ди. Бикмуллин 1999 елдан 2010 елга кадәр шәһәре думасы депутаты була. Шул гомер эчендә идарәдә иң хәйләкәр һәм пычрак ысуллар кулланылуын күп күрергә туры килүен әйтә. «Бөтен җирдә тәртипсезлек. Бездә хәзер яз, бөтен җирдә пычрак һәм тузан котыра. Бу хәл тыштан ук дәүләтнең нинди икәнлеген күрсәтеп тора. Русия әлегә бик көчсез ил. Кануннар монда үтәлми. Урамга чыгуга ук ул кануннарның үтәлмәве, бөтенесенең аңа төкереп караганы күзгә бәрелеп тора. Шәһәрне тәртиптә тота торган күрсәтмәләр бар. Әмма беркем дә аларны үтәми. Беркем дә бу эштәгеләрне җаваплылыкка тарттырмаячак. Бөтен җирдә үз кешеләре, ягъни крышалары бар», ди Бикмуллин.

Карга күзен карга чукымый

Миңнеханов кабул иткән документта кода-кодачалык, әшнәлек турында ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, дәүләт хезмәтендәгеләрнең әти-әниләре, хатыны, ире, балалары, бертуганнары турыдан-туры аның контролендә булган урында эшли алмый, диелгән. Журналист Искәндәр Сираҗи Татарстанда кода-кодагыйлык, төрле кланнар, туган-тумачалык җепләренең хәйран тирәнгә киткән булуын әйтә. «Татарстан Президенты үзенең энеләренә тияргә җыенмыйдыр бит. Яхшы гына эшләп торалар бит әле. Бу кагыйдәләрне укыгач, бик күп сораулар туа һәм ришвәткә каршы көрәшү дә шактый мәзәк тоела. Минемчә, аны көрәшәбез дип кычкырып йөрергә түгел. Ә көрәшне реаль утыртулардан башларга кирәк. Бүген прокурорлар, Президентлар гына түгел, бар да белә – түрәләр арасында тотып алып утыртырдайлар бар. Бөтен милекләрен дәүләткә тартып алып утыртсалар, шул вакытта көрәш барын күрербез. Ә бүген мин көрәш күрмим», – ди И. Сираҗи.

Үзләрен хан итеп тоючылар да бар

Татарстан кечкенә генә ханлыклардан тора, дип сөйләнүләрне еш ишетергә туры килә. Кайберәүләр район башлыкларын хәзерге заман «алпавытлары», дип атый.

Миңнеханов имзалаган кодекста түрәләргә халык белән аралашканда тәкәбберлек, тупас сүзләр сөйләү, хәтта тәмәке тарту да тыелган. Журналист Илфак Шиһапов кайбер район башлыкларының гади кешеләрдән бик ерак торуын әйтә. Күпләр халык белән аралашуны кирәк санамый да. «Үзләрен хан итеп сизгәннәр халыктан бик ерак тора. Бу кодексны кабул итеп кенә тормыш үзгәрмәс. Әгәр президент өстәл сугып, үз шәһәрегезне, район үзәгегезне җәяү әйләнегез, халык белән аралашыгыз, эшегезгә җәяү барыгыз, дип әйтсә, бәлки, хәлләр әзрәк үзгәрер иде. Аларның бит күбесе тормышны күрми дә. Өстәгеләр ни генә кыланмасын, яшертен ниләр генә эшләмәсен, без капчыкта ятмый.
Күпме генә яшерергә тырышмасыннар – яхшы адымың да, начары да беленә. Акчасының күпме икәнен, ничә йорты, күпме машинасы, ничә сөяркәсе һәм нинди бизнесы бар икәнен дә», – ди И. Шиһапов.

Президент сайлау якынлаша

Яңа елдан соң Русия җитәкчелеге ришвәт һәм аңа каршы көрәш турында сөйләүне янә куертып җибәрде. Яңа документлар да пәйда була. «Ришвәтнең күләменә карап җәзаны арттыру мәсьәләсе – бу иң көлке әйбер. Ришвәт бит бөтенләй булмаска тиеш. Бу ришвәткә прейскурант кую кебек. Русия ришвәтсез яши алмый һәм беркайчан да яшәмәгән. Аңа каршы көрәш көчәеп китә икән, димәк, бу хәл сайлау якынлаша дигәнне аңлата», – ди И. Сираҗи.

2012 елда Русиядә Президент сайлау көтелә. Нинди генә кануннар, документлар кабул ителмәсен, ришвәт кимеми. Гадәттә, сайлау узгач, барысы да үз хәленә кайта. «Болар барысы да сәяси мохитнең чирле булуына дәлил. Русиядәге төрле фиркаләр арасында гадел ярыш, бизнеста кануный көндәшлек булганда гына мохит сәламәт була. Бүгенге монополияләр бары тик чиргә генә китерә», – ди Бикмуллин да.

Наил АЛАН

«Сибиряк»лар урыслардан гарык

Себердә үсеп килүче яшь буын өчен Русия ерактагы икенче бер «дөнья». Соңгы күрсәткәнчә, Себердә урыс урынына «сибиряк» дип язылучылар арткан.

Мәскәү җитәкчелеге игътибарын Кавказны буйсындыруга юнәлткәндә, Себердә Русиядән аерылырга теләүчеләр арта бара. Русия статистика идарәсе (Росстат) башлыгы Александр Суринов соңгы җанисәптә шактый халыкның «сибиряк» булып язылуын белдерде. Һәм хәтта киләчәктә «сибиряк» дигән милләт барлыкка килергә мөмкинлегенә ишарәләде. Әлеге хәбәр интернетта шактый шау-шу уятты. Һәм, чыннан да, Себердә яшәүчеләрнең үзбилгеләнүгә омтылуы бу язуларда ачык чагылыш тапты.

Аеруча үсеп килүче буын өчен, Русия, Мәскәү дигәндә күз алдына ниндидер ерак җирләр һәм башка «дөнья» килеп баса. Ата-аналарыннан да аның турында бер юньле сүз ишетмәгән, ә Мәскәү якларына барып күреп кайту, гомумән, бер хыял гына булган бу яшьләргә аларның туган иле бары Себер кебек кенә тоела.

Бүген себердәгеләрнең күпчелеге, Мәскәү дигәндә, аларның табигать байлыкларын «үзләштерергә» килгән «зур» җитәкчеләрне истә тота. Чөнки алар аннан урман, күмер һәм башка шуның ише байлыкларны алып чыга. Ә аларга бары хәерче тормыш кала. Шуңа Себердә гомер итүчеләрнең күпчелеге өчен Русия күңел кайтаргыч хис тудыра. Һәм алар үзләрен алар белән беррәттән күрәселәре килми. Моны соңгы җанисәп тә ачык күрсәтә. Росстатның төбәк идарәләре Төмән, Омск, Новосибирск, Кемерово, Красноярск, Иркутск, Барнаул, Якутскида элек үзләрен урыс дип белдерүчеләрнең күпчелегенең хәзер «сибиряк»ка әйләнүен әйтә.

«Сибиряк» урыс түгел

Иң башта «сибиряк», дип язылу тәкъдиме интернетта туды. Әмма аны барысы да яшьләрнең вакытлыча юләрлеге, дип кабул итте. Ләкин бу тәкъдим шактый тиз үсеш алды һәм инде интернет даирәсеннән җәмәгатьчелек арасына таралды. Гәрчә җанисәп алдыннан дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары «бернинди «сибиряк»лар да юк, ә бары урыс, татар, украин һәм тагын башка күп кенә милләтләр бар» дигән мәкаләләр белән «чыгыш ясаса» да, башка милләтләрдән аермалы буларак, урысларның кайберләре моңа бөтенләй игътибар итеп тормаган. Мисал өчен, Красноярск блогеры Александр Коновалов мәскәүлеләр – бер төрле, ә себердәгеләр бөтенләй икенче холыклы халык дигән фикердә. Ләкин мәскәүлеләр дигәндә ул, беренче чиратта, Русия башкаласындагы халыкны гына түгел, ә киңрәк мәгънәне истә тота.

Экстремистларга тиңлиләр

Әлбәттә, Мәскәү җитәкчелегенә Себернең аерылу мөмкинлеге турындагы хәбәрләр бик көлке тоела. Бәлкем, себердәгеләр үзләре дә моны тормышка ашмаслык хыял буларак кабул итәдер. Әмма алар инде урыс белән бәйле булган һәрнәрсәдән качу ягын карый. Хәтта Новосибирскидагы бер төркем яшьләр нәкъ шуның өчен генә аракы эчү һәм тәмәке тартуларын ташлаган. Алар фикеренчә, урыс дигәндә, беренче чиратта, аларның күз алдына нәкъ сәрхуш килеп баса.

Мондый кечкенә генә яшьләр төркеменнән тыш, инде Урал тавы сырты артында чын мәгънәдә «яңа дәүләт» төзү белән шөгыльләнүче шактый җитди оешмалар да бар. «Русский репортер» язуынча, аларның башлангычында элекке ОМОН хезмәткәре Александр Будников тора. Аңа һәм тагын берничә кешегә инде дүртенче җинаять эше ачканнар. Алар корал ярдәмендә Себерне Русиядән аеруны максат иткән экстремистик җәмгыять оештыруда шикләнелә. Будников фикеренчә, алар Русия белән конфедерация төзү яклы. «Ул мәсьәләдән барыбер ерак китеп булмаячак. Ләкин аның нинди юл белән тормышка ашачагы гына сорау булып кала. Ягъни аз кан коешлы булырмы, күп кан коешлы булырмы?» – ди А. Будников.

Түрәләргә ышаныч юк

Узган ел Будников тарафдарлары, ягъни йөзләп кеше Федерация Шурасы һәм Дәүләт Думасына рәсми хат та җибәргән иде. Алар җитәкчелекнең эшчәнлеге белән риза булмавын һәм хакимият оешмаларыннан үз вәкаләтләрен алуларын әйткән. «Түрәләр үз эшләрен башкара алмый икән, без үзебез белән үзебез идарә итә алабыз. Конституциядә бу каралган», ди ул. Якын киләчәктә алар Таулы Алтайда үз бистәсен төзергә җыена. Һәм Русия дәүләтенә параллель рәвештә хәрәкәт итәчәкләрен белдерәләр. Әлбәттә, мондый төркемнәргә фетнә чыгаручы сепаратистлар буларак караучылар шактый. Алар фикеренчә, бу хәлләр бары сугыш тудырырга мөмкин. Мисал өчен, фәлсәфә фәннәре докторы Юрий Плюснин «сибиряк»ларның аерым милләт булып аерылуы мөмкин хәл дип саный, әмма ул аларның барыбер Русия халкы хисабында калачагын әйтә. «Урыс сүзе ул җирлекне билгеләүче сыйфат кына. Без Русиядә яшәүчеләр барыбыз да урыслар: урыс татарлары, урыс чеченнары, урыс сибиряклары», ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА


Татарстан Президенты хатыны акчалырак

Татарстан Президентының рәсми интернет сәхифәсендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынының керемнәре бәян ителде.

Рөстәм Миңнеханов үткән 2010 елда 7 миллион 433 мең 555 сум табыш алган. Ә аның хатыны Гөлсинә Миңнеханованың кереме күбрәк – 8 миллион 95 мең 213 сум эшләгән. Моннан тыш, Президентның Land Rover Range Rover 5.0. машинасы һәм 263,2 квадрат метр мәйданлы торак йорты бар. Ә хатынында – 1776 һәм 414,89 квадрат метр мәйданы булган ике җир урыны, 110,7 һәм 263,2 квадрат метрны тәшкил иткән ике торак йорт, 174,6 квадрат метрлы фатир һәм 15,8 квадрат метрлы урыны барлыгы язылган. Шулай ук президентның улында кулланыштагы 263, 2 квадрат метр мәйданлы торак йорт бар икән.

Әйтергә кирәк, Миңнехановның кереме Русия җитәкчеләреннән күбрәк булган. Мисал өчен, Русия президенты Дмитрий Медведевның кереме – 2010 елда 3 миллион 300 мең сум, Владимир Путинның – 5 миллион сум булган.

2009 елда Миңнехановның да кереме шул тирә иде. «Бизнес Оnline» язуынча, ул 4,5 миллион сум тәшкил иткән.

Шулай итеп, соңгы елда Татарстан Президентының кереме ике тапкырга диярлек арткан. Ләкин бу башка төбәк җитәкчеләре белән чагыштырганда, әллә ни күп түгел. Мисал өчен, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның узган елгы кереме 11 миллион сум булган.

Миңнехановның үз кереме артса да, хатыныныкы шул тирә калган. Luciano Beauty Studio матурлык салоны җитәкчесе булган Гөлсинә ханымның 2009 елда да кереме 8,1 миллион сум иде.

халык санын арттыруга керешә

Владимир Путин Русиядә бала тудыруны арттыру өчен миллионнарча доллар акча бүләргә вәгъдә итә. Бу юл белән ул илдә нык кискенләшкән демография мәсьәләсен хәл итәргә уйлый.

Демография мәсьәләләре Русия премьер-министры Владимир Путинның яраткан темасына әйләнде кебек. Чөнки ул әледән-әле бу проблемага әйләнеп кайта. Русия Дәүләт Думасы депутатлары алдында хөкүмәтнең узган елгы эшчәнлеге турында хисап тотканда да ул балалар тумышын арттыруга бәйле шактый кызыктырырлык сүзләр сөйләде.

Күрәсең, Русия җитәкчеләре инде җанисәпнең чын нәтиҗәләрен белә, һәм бу премьерны демографиягә икенче күзлектән карарга этәргәндер. Путин туучы балалар санын арттыру өчен ул 2015 елга кадәр 1,5 триллион сум тотылачагын әйтте. Бу биш ел дигәндә балалар тумышын 25-30%ка арттырырга тиеш икән.

Әлбәттә, бу шапырынулар киләсе елда узачак Президент сайлавына да бәйләнгән була ала. Чөнки Путинның бу чыгышы нәкъ сайлау алды программасына охшаган иде. Ул үзе дә кабат президент итеп сайлану мөмкинлеген кире какмады.

президент булгач та, киләсе сайлауда Путинның кабат Кремльгә кайтып утырырга мөмкинлегенә беркем шикләнмәде. Пәнҗешәмбе көнге чыгышыннан соң, моңа инанучылар тагын да артты.

Уртача гомер озынлыгын 71 яшькәчә җиткермәкчеләр

Хәзерге президент Дмитрий Медведевтан аермалы буларак, Путин үзен шактый кырыс холыклы сәясәтче буларак тәкъдим итә. Хисап чыгышында да ул, тиз либеральләшүгә караганда, сәяси тотрыклыкның мөһимрәк булуын әйтте.

Путин фикеренчә, бүген һич кенә дә көчсез булырга ярамый. Чөнки ул очракта үз кыйбласын тәкъдим итә торган өйрәтүчеләр табыла икән.

Әлбәттә инде, ил көчле булсын өчен, аның халкы да бүгенге кебек миллионнар белән кими барырга тиеш түгел. Мисал өчен, 90нчы еллар уртасыннан бирле ул 6% азайган. Шуңа Путин хәзер туучы балалар санын арттыру белән беррәттән, уртача гомер озынлыгын да 71 яшькә кадәр үстерүне истә тота. Аның сүзләренчә, соңгы дүрт елда уртача гомер озынлыгы 65тән 69 яшькә кадәр арткан. «Әмма бу барыбер аз», – диде ул.

Чынлыкта исә, белгечләр Русиядәге ир кешеләрнең күпчелеге 60 яшькә дә җитмичә үлүен әйтә. Балалар тууы арткан кебек тоелса да, үлүчеләр аларны уздырып җибәрә.

Балалары күп булганга, кредит бирмәгәннәр

Гаиләләрне бала табуга кызыксындыру өчен хөкүмәт рәисе инде яңа чаралар тәкъдим итә. Мәсәлән, өч баласы булган балаларга хөкүмәт җир бирәчәк. Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә фатирлар һәм йортлар салырга җыена.

Әлегә кадәр исә күп балалы гаиләләр бернинди ярдәм күрмәгән дип әйтергә була. Киресенчә, Казанда яшәүче дүрт бала анасы хәтта зыян да күрүен сөйли. «Без үз көчебез белән йорт салырга булдык. Шуңа банктан кредит алмакчы идек. «Сезнең тәрбиягездә кеше күп», – дип банк кредит бирмәде. Социаль яктан дәүләт тарафыннан якланырга тиешле гаиләләр шулай интегергә мәҗбүр», – ди ул. Әлеге дүрт балага аена 1 мең 200 сум акча ала. Шулай ук тиздән социаль ипотека буенча ике бүлмәле фатир бирергә тиешләр. Әмма алар аның айлык акчасын түләп бара алуында шикләнә.

«Бала таптыру өчен кызыктырырлык чаралар булды-булуын. Ә менә аларны тәрбияләп үстерү өчен бернинди дә ярдәм юк. Бюджет өлкәсендә эшләп аз акча алучы ата-аналар өчен аеруча да авыр», – ди дүрт бала анасы.

Ландыш ХАРРАСОВА

Русиядә ришвәткә каршы көрәш АКШныкыннан нык аерыла

Пулитцер бүләге иясе Клиффорд Леви Русиядә ришвәткә каршы торырдай юридик система юклыгын һәм илдәге төп мәгълүмат чарасы булган телевидениенең проблемаларны күрергә теләмәвен әйтә.

Клиффорд Леви – New York Times газетасы журналисты. Русиядәге мәхкәмә системасын ачып салган өчен ул яңа гына икенче тапкыр Пулитцер бүләгенә ия булды. Әлеге проблемага багышланган тугыз мәкалә язылган һәм алты видео эшләнгән. «Советлар Берлеге таркалганнан соң илдә юридик системаның ничек үзгәргәнен ачыклыйсыбыз килде», – ди К. Леви.

Алар хезмәттәше Эллен Барри белән (шулай ук New York Times газетасы журналисты) Русиядә зур шау-шу тудырган ЮКОС, «Химкинская правда» газетасы мөхәррире Михаил Бекетов, «Мемориал» директоры Олег Орлов эшләрен яктыртканнар.

New York Timesта тарафыннан гаепләнгән бер экологик оешма, хакимиятләр көчле басым ясаган Мәскәү өлкәсе журналистлары, Чечня Президенты гаепләгән Олег Орлов турында мәкаләләр дә дөнья күрә.

Боларның барсына да Наталья Эстемирова үлеме этәргеч биргән. «Кичекмичә гаеплеләрнең җинаять җаваплыгына тартылмавы, хокукый наданлык турында язарга кирәк иде», ди К. Леви.

Чит ил журналистлары, түрәләрнең гаепле булуына карамастан, җинаять җаваплыгына тартылмавын, ришвәтнең төрле очракларын җентекләп тикшерә. Һәм Русиядә болар аерым күренешләр генә булмауны, ә тулаем системаның, ягъни астан алып өскә кадәр идарәнең зур проблемнарга дучар икәнен күрсәтә.

Медведевнең абруе төшә

Билгеле, Русия Президенты Дмитрий Медведев соңгы вакытта үзен ришвәткә каршы көрәш каһарманы итеп танытырга тырыша. «Ирексезлеккә караганда, ирек яхшырак», «Ришвәт белән көрәшергә кирәк!» дигән белдерүләр ясый. Медведев юридик фәннәр кандидаты булганга илдәге тәртипсезлекләр белән чынлап торып торып көрәшергә тели, дип аңа ышанучылар да бар.

Биш ел буе Русиядә яшәгән Клиффорд Леви да, «Медведев чын күңеленнән ришвәткә каршы көрәшергә тели һәм илдә бик киң таралган хокукый наданлыкка уңайсызлана дип уйлыйм», ди.
Кайбер Көнбатыш журналистлары, аналитиклар Медведев президентлык эшенә керешкәндә аны Горбачев белән чагыштырган иде. Әмма кешеләргә бәя сүзләренә түгел, ә эшләренә карап бирелә. Күпме генә либераль чыгышлар ясамасын, милицияне дип үзгәртмәсен, Леви халыкта Медведевка карата «шик туа башлавын» әйтә. Үзенең дә күңеле кайта башлаганын яшерми.

Телевидениедә сүз иреге юк

Алга киткән демократик илләрдә түрәләрнең кечкенә генә кыек эшләре сизелүгә, шул ук вакытта, төрле каналлар сөйли башлый, газеталарда басыла. Нинди генә дәрәҗәдә булмасын, хокук бозылулар, кыерсытылулар дөньяга чыга. Журналистлар ришвәткә кагылганнарын бигрәк тә каләм очында тота.

Русиягә килгәндә исә ил җитәкчелеге үзенә файдага булган хәлләрне генә телевидениедән күрсәтергә рөхсәт итә. Күп очракта язмаларда бер якның – Мәскәүнең генә фикере яңгырый. «Телевидениедә сүз иреге булмый торып, ришвәткә каршы көрәш җиңү китермәячәк, журналистлар күрсәтергә тиеш», – ди К. Леви.

Әмма аның фикеренчә, Русиядә телевизор алдына утырган һәркем сөйләмәсәләр дә, илдә зур проблемалар бар икәнен болай да белеп тора. Яңалыкларда: «Барысы да яхшы!» – дип тәкрарлауга карамастан, аларны яшереп булмый, халык башка җирдән хәбәрдар.

Клиффорд Леви Кушма Штатлардагы коррупция белән көрәш Русиянекеннән аерылып торган кебек, Русиядәге тележурналистлар үзләре дә иҗади кыюлыклары чикләнгән булуы белән илдәге башка журналистлардан аерылып тора, дип исәпли.

Наил АЛАН

Русиядә ришвәткә каршы көрәш АКШныкыннан нык аерыла, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии